Деятельность в РИП ПМЦПК и ППРО

Токранова Эльвира Ильясовна

 На этой странице представлен отчет по работев РИП ПМЦПК и ППРО на тему " Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования"

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Отчет об инновационной деятельности за 2016 год

Информационная карта инновационной деятельности

Полное наименование образовательной организации (учреждения)

МБОУ «Рыбно-Слободская СОШ №2»

Контактные данные: почтовый адрес, телефон, адрес официального сайта, электронная почта

424650 Рыбно-Слободский район, пгт. Рыбная Слобода ул. 60 лет Октября, д.9  

 сайт школы: S.Rs@tatar.ru

tokranova-e@yandex.ru  тел. 89027116244

Тема инновационной разработки

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру ысуллары”

Автор, авторский коллектив инновационной разработки

Творческая группа школы,

Токранова Эльвира Ильясовна

Краткое описание инновационной разработки (актуальность, новизна, цель, задачи, ресурсы, содержание работы, полученные результаты (либо ожидаемые результаты, если только приступили к этой теме)

           ФДББС бүгенге дәресләрдә укучыларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны максатын итеп куя. Шуңа күрә әлеге тема бүгенге көн өчен аеруча актуаль. Дәрескә әзерләнгәндә планлаштырылган күнегүләребездә тиешле  уку гамәлләрен табып күрсәтергә була. Ә аерым темаларны өйрәнгәндә  теге яисә бу гамәлне формалаштыру өчен махсус күнегүләр системасын булдыру катлаулырак, ләкин кирәкле гамәл дип исәплибез. Бу үзенчәлек безнең эшебезнең яңалыгын билгели.  Универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда күнегүләр системасын булдыру- безнең эшчәнлегебезнең максаты. Аның бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

  1. Махсус сайланган текстка таянып УУГ формалаштыруга караган төрле типтагы биремнәр төзү;
  2. Биремнәрне яшь үзенчәлекләре һәм катлаулылыгына карап төзү;
  3. Бүгенге көн өчен актуаль һәм мәгълүмати текстларны барлау һәм алар белән эшләү;
  4. Төзегән күнегүләрне административ тикшерү эшләре үткәрү өчен куллану;

Әлеге эшчәнлекне үткәрүнең ресурс чыганаклары булып түбәндәгеләр тора:

  1. Укытучы эшли торган сыйныфларның УМКлары.
  2.  Текст чыганаклары буларак төрле авторларның әдәби әсәрләре.
  3. Универсаль уку гамәлләрен формалаштыруһәм үстерүдә дәвамчанлык: мәктәпкәчә белем бирү(1-11сыйныф).-Казан:”Школа”, 2016.-44б.
  4. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек/ төзүчеләр: А.Х.Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева,- Казан: ТРМҮИ, -2015, 68б.
  5. Т.Ю. Бутурлакина. Методическое пособие по созданию современного урока по ФГОС(для преподавателей гуманитарных дисциплин образовательных учреждений СПО и НПО)- г.Армавир, 2013г.

Инновацион эшчәнлекнең эчтәлеге “Балык Бистәсе 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең 2013-2016 нчы еллар өчен « Төп мәктәп укучыларының интеллектуаль үсеше һәм төп компетенцияләрне  бәяләү системасы мониторингы» дигән инновацион эш планы нигезендә тормышка ашырыла. Бу юнәлештә мәктәп укытучылары тарафыннан түбәндәге эш төрләре башкарылды:

  1. Эш планын булдыру.
  2. УУГ( регулятив, танып-белү һәм коммуникатив) формалаштыруга юнәлтелгән биремнәр үрнәкләрен төзү.
  3. УУГ бәяләү критерийларын билгеләү һәм бәяләүне башкару.
  4. Информация белән эшләү төре буларак мәгънәви уку өчен тәкъдимнәр системасын булдыру.
  5. УУГ формалашуны бәяләү өчен диагностик биремнәр төзү.
  6. Эш нәтиҗәләре белән коллектив каршында чыгышлар ясау.

           Мәктәп күләмендә эшләп килүче төркем укытучылары үзләре укыта торган сыйныфларда УУГ үсеше динамикасын бәяләп баралар һәм эшчәнлекләрендә кулланалар. Югарыда күрсәтелгән эш төрләре буенча  эшчәнлек даими рәвештә алып барыла.

Сведения о распространении инновационного опыта:

-        участие в научно-практических конференциях

-        открытые уроки по инновационной деятельности на уровне муниципального района и республики:

-участие в конкурсах, семинарах по инновационному направлению деятельности:

-печатные работы за отчетный период и др.

     Укытучы тарафыннан  инновацион эш алып бару чорында түбәндәге эшләр башкарылды:

Чара исеме

Тема

нәтиҗә

катнашу елы

1

Балык Бистәсе р-ны, Туган илем – иркә гөлем” семинар на  базе МБОУ «Нижне- Тимерликовская СОШ»

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү”

чыгыш

2015

2

г.Тюмень. Научно практическая конференция ”Диалог культуры: сохранение и развитие родного языка”

Разработка урока

Сертификат участника

2015

3

Г. Чистополь. Пед чтения ”Современное образование: новые требования, новые возможности”

Инновационные технологии на уроках татарского языка и литературы

диплом

Март 2016

4

Выступление на педсовете «Реализация системно-деятельностного подхода»

“Системно-деятельностный подход                                                                                                         в преподавании татарского языка и литературы»

Ноябрь 2015

5

2-я республиканская конференция учителей и учащихся  посвященная памяти Туфана Миңнуллина, МБОУ “Гимназия №12” г.Казани

Разработка урока

катнашучы сертификаты

март 2016

6

Балык Бистәсе р-ны, “Ямаш төп белем бирү мәктәбе” Семинар “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеге”

“Проект эшчәнлеге: дәрестә һәм дәрестән тыш”

чыгыш

Апрель 2016

7

Тукай укулары .“Тукай иҗатын укытуда методик традицияләр һәм заманчалык» дигән темага  чыгыш

чыгыш

1 тур

Апрель 2016

8

Мастер-класс “Туган тел” бәйгесе

конкурс материаллары

1 тур

Апрель 2016

9

“Мәктәп-бакча” хезмәттәшлеге” Балык Бистәсе районы  Олы Елга балалар бакчасы базасында семинар

чыгыш

ноябрь 2016

Сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки (положительная динамики):

-        конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов обучающихся (муниципальный, республиканский всероссийский

уровень);

-        качество образования (высокобалльники); -др.

 Укучылар белән эшчәнлектә түбәндәге эш нәтиҗәләрен күрсәтергә була:

Олимпиадаларда катнашу

Предмет

Уровень

Результат (занятое место)

Дата проведения  олимпиады

 Документы (при наличии высоких результатов)

татарский язык

район

1

2013-2014

Диплом, рег.№ 123

татарский язык

район

2

2014-2015

диплом

татарский язык

район

2

2014-2015

диплом

татарский язык

район

2

2015-2016

татарский язык

район

1

2015-2016

татарский язык

татарский язык

республиканский

участие

2015-2016

татарская литература

республиканский

призер

2013-2014

Диплом, рег.№ 124

татарская литература

район

призер

2014-2015

диплом

татарская литература

район

победитель

2014-2015

диплом

Конференцияләрдә катнашу

2-я республиканская конференция учителей и учащихся  посвященная памяти Туфана Миңнуллина, МБОУ “Гимназия №12” г.Казани, март 2015

«Т.Миңнуллин публицистикасында тел һәм әдәбият мәсьәләләренең бирелеше»

республиканский

лауреат 1 степени

диплом

Ежегодная школьная конференция «Будущее в наших руках»

“Общая лексика татарского и таджикского языков”

образовательное учреждение

3 место

диплом

Межрегиональная олимпиада КФУ по татарскому языку

межрегиональный

призер 1 тура

2015

Свидетельство

Конкурс сочинений «Моя будущая профессия» Министерства труда и занятости

район

призер

2015

Грамота

Международная олимпиада по татарскому языку «ТатарТеле.ИНФО»

международный

победитель

2015

Диплом

Международная олимпиада по татарскому языку «ТатарТеле.ИНФО»

международный

победитель

2015

Диплом

Соңгы 2 елда чыгарылыш сыйныфы укучылары белән эшләмәдем.

Форма представления инновационной деятельности (указать одну из предложенных):

«Мастер-класс» учителя по инновационной деятельности в рамках программы ПК

+

“Р.Фәхретдинов укулары” фәнни-гамәли конференциясе материаллары, 2015ел

Р.ФӘХРЕТДИНОВНЫҢ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ АША ТӘРБИЯВИ МАКСАТКА ИРЕШҮ

Апрель 2015



Предварительный просмотр:

Токранова Эльвира Ильясовна,

 “ Балык Бистәсе 2нче урта мәктәбе” МГББУнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру  туган телгә өйрәткәндә зур әһәмияткә ия. Бу максатны тормышка ашыру, бәйләнешле сөйләм, фикерли белү һәм предмет буенча кирәкле белемнәрне үзләштерү өчен еш кына сыйныфка бер мәгълүмати чыганаклы текст һәм төрле типтагы сүзлекләр дә җитә. Калганы укучыларны төрлечә әзерләү ысуллары һәм укытучының осталыгыннан тора. Башлангыч сыфныфларда һәр эш төренә өйрәтүнең нигезен салабыз, шулай да 3-4 нче сыйныфларда инде мөстәкыйль һәм парлап, төркемдә эш төрләрен кулланып тулы күләмдә эш алып барырга була. Бу эшчәнлек 4нче сыйныфта үткәреләчәк мониторингка да әзерли.  Без аерым бер текстка таянып төзелгән төрле универсаль  уку гамәлләрен үстерүгә нигезләнгән  эш төрләре тәкъдим итәбез. Шулай ук аларның нинди күнекмәләр булдырырга юнәлтелгән булуы да билгеләнде.

Имән

(1)Борынгы Рим хал.ы имәнгә “кверкус” -  “матур агач” дигән. (2)Чынлап та, күркәм, матур һәм нык агач ул. (3)Имәнгә охшаталар ирнең асылын: имән кебек нык, диләр.(4) Безнең авыл янындагы тугай уртасында пәһлеван бер имән үсә.(5) Авылны. түбән очын.ан ук күренә, Алып батыр диярсең! (6)Үзен ник бер агач ышыкласын, җил ягы да бирешми. (7)Җәй коры килсә дә әллә ни исе китм.. (8)Дымны әллә кай тирәнлектән ала ул: күп санлы тамыр-тармакларын тирән җибәргән. ... (9)Имән өч йөз яшькә тикле чәчәк ата.(10) Егерме-утыз яшеннән .к башлый да, ел саен армый- талмый чәчәк ата.(11) Үзе биш йөзне, меңне тутыра, хәтта ике меңне тутыра.(12) Йөз егерме - йөз кырык яш.ләрдә буйга үсеп туктый да шун.ан инде юаная гына бара. ( Г.Хәсәнов. Табигать могҗизалары.- Казан: Мәгариф, 2004 ел.)

Танып-белү ууг:

  1. Сүзлек буенча текстта очраган  “күркәм”, “асыл”, “пәһлеван” һәм башка мәгънәләрен белмәгән сүзләрнең аңлатмасын тиешле сүзлектән тап. Әлеге сүзләрне кертеп  башка темага җөмләләр төзеп кара. (әдәбиятны таба һәм аның белән эшли белү, алынган белемне башка ситуациядә куллана белү)
  2. Текст сүзләрендәге төшеп калган хәрефләрне яз, аларның язылыш дөреслеген тиешле сүзлектән тикшер (эмпирик эзләнү, әдәбиятны таба һәм аның белән эшли белү).
  3. Тексттан сүз  белән белдерелгән саннарны тап һәм цифрлар белән яз. (белемнәрне практик куллану).
  4. Текстны  абзацларга бүл (бөтен һәм аның өлешәре, өлешнең бәйләнеше турында мәгълүматлы булу).
  5. 1,4,9 җөмләләрнең иясе һәм хәбәре астына сыз, шул сүзләрнең өстенә сүз төркемен язып куй(белемнәргә таянып тәртип буенча эшли белү).
  6. Тексттагы сүзләрне кулланып таблицаны тутыр:

сүз төркеме

сүзләр

исем

фигыль

сыйфат

алмашлык

кисәкчә

бәйлек

( тиешле мәгълүматны сайлый белү, анализ-синтез, классификация)

Регулятив ууг:

  1. Тексттагы сүзләр һәм дәреслектәге билгеләмәгә таянып “сыйфат” сүз төркеме турында сөйлә ( мәгълүматны сайлап алу һәм синтез).
  2. Тексттан сүзләр алып 10-15 сүздән торган сүзлек диктанты төзе. Диктант “Я,ю,е” кушма аваз хәрефләре, “Х,һ” хәрефләре язылышын истә калдыру, алфавиттагы татар теленә хас аваз хәрефләре  “ә, ү,ө, җ,ң,һ” ларның язылышын тикшерсен (мәгълүматны сайлап алу, үзбәя).
  3. Текстта язылышы үзең өчен авыр булган 3 сүзне билгелә, аларны күршеңә яздырып кара, шул сүзләр белән төрле темага 2-шәр җөмлә төзе(үзанализ, үзбәя, коррекция).
  4. Текст материалы буенча 3 сорау әзерлә, аларны иптәшеңә бир, үзең иптәшеңнең сорауларына җавап бир(үз-үзеңне регуляцияләү).
  5. Түбәндәге билгеләмәләргә туры килгән фигыльләрне тап:                                        - юклык формасындагы ф.; - үткән заманф.;  - хәзерге заман ф.;  -барлык формасындагы ф.; ( анализ, үзбәя)

Шәхескә юнәлдерелгән ууг:

  1. Текстны укы һәм сорауларга җавап тап “Имән кебек нык” дип нинди ирләрне атыйлар, ни өчен? (әхлакый юнәлеш)
  2.  Имәнгә бирелгән “Матур агач”, “пәһлеван” дигән билгеләмәләр белән син килешәсеңме? Үзеңнән бу билгеләмәгә дәлилләр китер(әхлакый- эстетик бәя).
  3. Текстта бирелгән мәгълүматларны баетыр өчен төркемегездә түбәндәге эш төрләрен бүлешегез. Һәр биремне һәркайсыгыз үзегезгә һәм иптәшләренә бүлсен. Кемнең биремнәре 3-4 тапкыр туры килгән, ул шуны башкара. А)Имәннең файдасы турында мәгълүмат тупла һәм сөйлә. Б) Тексттагы имән рәсемен яса. В) Имәнне тасвирлауда кулланылган сыйфатларны ата. Г) Имән янәшәсендә тагын нинди агачлар үсә?(үзбәя, калганнарны сыйфатлау, бәяләү, сайлап алу)
  4. Тормыш тәҗрибәсе, әдәби әсәрләр, әлеге текстка, үзеңнең күзаллауларыңа таянып ассоциация(күзаллау) бәйләнешен төзе, аңлатма яз.

агач

ассоциация

бәяләмә

имән

батыр, асыл ир-егет

нык, куәтле, көчле, җилләргә бирешми

каен

чыршы

юкә

үзең уйлаган агач

 (әхлакый- эстетик ассоциация, тормыш тәҗрибәсенә таянып эшли белү)

  1. Ә син үзеңне нинди агач ка ошатасың? Ни өчен? Сөйләп яки ясап бир(үзбәя, схемалаштыру).

Коммуникатив ууг:

  1. Тексттагы 5 сүзгә төркемдәге һәр укучы синонимнар уйласын, аларны бер-берегез белән сөйләшеп тикшерегез, үзгәртергә кирәк булса, тәкъдимнәр кертегез (кеше фикерен тыңлый, килешә яки кире кага белү).
  2. Текстны чылбыр буенча “өзмичә” укыгыз(командада эшләү, үзеңнең әһәмиятеңне аңлау).
  3. Текстның һәр җөмләсе буенча сорау җөмлә төзеп әйтегез, җөмләсен әйткән кеше чираттагы җөмлә төзүчене билгели. (командада эшләү, үзеңнең әһәмиятеңне аңлау, сайлый белү)
  4. Текстта имән турында әйтелгән сыйфатларны “уйнап” күрсәтегез( рольле уеннар).
  5. Тексттагы сөйләү тәртибенә таянып сирень куагы, яки башка бер агач (куак, чәчәк, үсемлек) турында сөйләп кара(мәгънә бәйләнешләрен төзи белү).