татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (9 класс) по теме

Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_kl._tat._tele.doc421.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”

“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н.

   Беркетмә №1.   “____” ___________ 2012 ел.

“Килешенде”

 “Югары Стәрле авылы төп гомуми белем  мәктәбе” укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: ______Төхбәтуллина Г.Р.

                                        “____” _________  2012 ел.

“Раслыйм”

Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе” директоры:

  ________________Хәсәншина А.В.

  Приказ №1.  “____” ________ 2012 ел


   

Татарстан  Республикасы Азнакай муниципаль  районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Югары Стәрле авылы төп гомуми белем  мәктәбе”

9 нчы  сыйныф  өчен

татар  теленнән  эш  программасы

Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать  кызы

( I  квалификацион  категорияле  татар  теле  һәм әдәбияты  укытучысы )

                                                                                                                                                  Педсовет   утырышында  каралды.

                                                                                                                                                             Беркетмә №1 “____”  _____________2012 нче  ел.

                                                                                                                             

                                                                    2012-2013 нче  уку  елы.

                                                                                         АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. Белем бирүнең  вакытлы дәүләт стандартын раслау турында, ТР Мәгариф  һәм фән министрлыгы. № 499/09 , 4 нче март, 2009 нчы ел.
  6. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа .5-11 нче сыйныфлар. (төзүчеләре: М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов, Н.В.Максимов, Д.Г.Тумашева,Ч.М.Харисова, К.З.Зиннәтуллина, Б.М.Мифтахов).  – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  7. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп базислы укыту планына, Татарстан Республикасы  Азнакай муниципаль районы  муниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе  Югары Стәрле төп гомуми белем мәктәбенең 2012-2013 нче уку елына төзелгән  укыту планына нигезләнде.

5-9 нчы сыйныфларда татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары:

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Төп бурычлар:

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.
  2. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
  3. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

        

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)

  1. Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.
  2. Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.
  3. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.
  4. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.
  5. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.
  6. Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
  2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен  - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
  3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
  4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
  5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
  6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
  7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
  8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
  9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
  10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.

Укыту-  методик  комплекты

Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек /М.З.Зәкиев, С.М. Ибраһимов– Казан: Мәгариф, 2008. ( № 70, утвержден  Приказом МО и Н РТ  № 2426/1 от 15.05. 2011 )

Татар теленнән гомуми  белем бирүнең  дәүләт стандарты,  2008

Программа. Казан, "Мәгариф", 2010.Татар телендә урта гомуми белем  бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа. . М.З.Зәкиев, С.М.Ибраһимов, Н.В.Максимов.  5-11.  Казан   “Мәгариф”  нәшрияы,  2010 .  ( № 235,  утвержден  Приказом МО и Н РТ  № 426/1 от 15. 05 2011 )

Методик ярдәмлекләр:

  1. 1. Вәлиева Ф.С.,Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  2. Зәкиев М.З. 7-8 нче классларда татар теле дәресләре: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
  3. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”,

2004.

4. Максимов Н.В., З.В. Шәйхразиева. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы: укытучылар өчен методик кулланма.- Казан: “Мәгариф”, 2005.

ТАТАРСТАН   МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН  МИНИСТРЛЫГЫ  ТАРАФЫННАН НӘШЕР ИТЕЛГӘН   “ТАТАР ТЕЛЕННӘН  ГОМУМИ  БЕЛЕМ  БИРҮНЕҢ  ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЫ”НА  НИГЕЗЛӘНЕП  ТӨЗЕЛГӘН ГОМУМИ  ТӨП БЕЛЕМ  БИРҮ  МӘКТӘБЕНЕҢ

9 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН  ТАТАР   ТЕЛЕННӘН ЭШЛӘНГӘН  ПРОГРАММАНЫҢ  ЭЧТӘЛЕГЕ

2010 нчы елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән программа буенча татар теленә 68 дәрес каралган, мәктәпнең базис укыту планы буенча  уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Өстәлгән ике дәрес йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү максатында файдаланыла. Һәр тема нигездә программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик ике дәрескә генә ка-рый. «Лексикология»  темасында  4 сәгатьнең - берсе , «Синонимнар» темасында 6  сәгатьнең  берсе диктант  өчен алынды. Төп программада (Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010) “Тел турында мәгълүмат. Телнең иҗтимагый әһәмияте” бүлеген өйрәнү өчен 10 сәгать бирелүе күрсәтелгән. Ләкин ,чынлыкта , тема-ларны өйрәнү өчен бирелгән гомуми сәгатьләр саны, кабатлау белән бергә,  8 сәгать кенә, Шуңа күрә планның “Төп программада бирелеше” графасында 10 сәгать дип түгел, 8 сәгать дип күрсәттем. Артык 2 сәгать 1 сочинение һәм 1 тест өчен файдаланылды.

       Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Төп программаның 11 нче битендә күрсәтелгәнчә, 8 изложение яздырту планлаштырыла; 37 нче биттә 2 изложение яздыру турында әйтелә, ә 62 нче биттә 4 изложение яздыру кирәклеге күрсәтелә. IX сыйныфта текстлар озын, сүз саны күп, 45 минут эчендә тулы изложениене язып өлгерү мөмкин түгел. Шуңа күрә ике контроль изложение яздыру өчен, бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелгән сәгатьләрнең 4 се алынды. Ә изложениеләр санын, имтиханга әзерләнү максатында,  5 итеп алдым, чөнки дәүләт йомгаклау аттестациясенең яңа формасында да, традицион формада да изложение яздырырга кирәк.Алдагы елларда тестлар эшләүгә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып,  сәгатьләрнең 2 се  ДЙАдагы КҮМның С1, А һәм В өлешләрен  язмача башкару максатында файдаланыла. Конспектлар төзү, тезислар язу, аларны редакцияләү, сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен текстлар өстендә эшләп камилләштерү, язмаларны тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылыгы ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү  эшләре; китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет ресурслар  һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү темаларны өйрәнү барышында башкарыла.

                 Дәрес  темасы

Сәгать саны

Дик-

тант

Изло-

жение

Сочи-

нение

Б.С.Ү.

(бәйләнешле сөйләм үс-терү)

Тест

   Искәрмә

төп программада

эш программасында

Фонетика. Сөйләм авазлары, аларның кулланылышы: авазларның охшашлануы, чиратлашуы; авазлар чиратлашканда, мәгънәнең үзгәрүе

2

2

Дөрес сөйләү һәм язу: сүзнең әйтелеше һәм язылышы, сүз ярдәмендә белдерелгән мәгънә

2

2

Лексикология.Татар әдәби теленең сүзлек составы. Сүзнең лексик мәгънәсе, бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзнең туры һәм кү-черелмә мәгънәләре. Синоним, омоним, антоним сүзләр. Фразеологизмнар. Про-фессионализмнар. Диалектизмнар. Неоло-гизмнар. Архаизмнар. Алынма сүзләр. Сүзлекләр.


4


3


1 к.


1 ( те-маны өйрәнү эчендә)


1 сәгать диктантка алынды

Сүз төркемнәре: мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре

2

2

1 -текст өстендә эш

Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр

2

2

Кушымчалар: ясагыч һәм төрләндергеч кушымчалар, модальлекне белдерүче һәм бәйләгеч кушымчалар, бифункциональ кушымчалар; кушымчаларның язылышы

2

2

Гади җөмлә синтаксисы. Гади җөмлә синтаксисы.Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре: ияртүле һәм тезүле бәйләнеш. Җөмләдә кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы; сставында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре

4

4

1- әдәбият дәресен-дә язылган сочине-ниене тел, төгәллек һәм сөйләм матур-лыгы , грамоталы-лык ягыннан бергә-ләп тикшерү

1 Дәүләт  йомгаклау ат-теста-циясенә  әзерлек

Кушма җөмлә синтаксисы. Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш: тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр; теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре; аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре

6

6

2 с. –контроль изложение

1 к. Дәүләт  йомгаклау ат-теста-циясенә  әзерлек

Стилистика һәм сөйләм культурасы. Стилистика. Әдәби сөйләм, аның стиль-ләре. Функциональ стильләр: матур әдә-бият стиле, аның лексик һәм грамматик үзенчәлекләре; көндәлек матбугат стиле, аның үзенчәлекләре; фәнни стиль, аны үстерү өчен кирәкле шартлар; рәсми стильгә хас үзенчәлекләр; эпистоляр стиль, аның телебез тарихында тоткан урыны.

Төрле сүз төркемнәренә тупланган сүзләрне сөйләмдә куллану. Грамматик синонимнар, аларның төрләре: морфоло-гик һәм синтаксик синонимнар. Морфо-логик синонимнарны сөйләмдә куллану үзенчәлекләре. Синтаксик синонимнаның үз эчендәге төрләре: сүзтезмәләрнең си-нонимлыгы, җөмлә кисәкләрен синони-мик куллану, бер һәм ике составлы җөм-ләләрнең синонимлыгы, фигыль юнәлеш-ләре белән бәйле синонимлык (актив һәм пассив төзелмәләр синонимлыгы), туры һәм кыек сөйләм синонимлыгы. Анали-тик һәм синтетик иярчен җөмләләрнең синонимлыгы, иярчен кисәк һәм иярчен җөмлә синонимлыгы, тезмә кушма җөм-ләләрне синонимик куллану.

Лексик һәм грамматик калькалар, аларның татар сөйләмендә кулланылышы.      

Сөйләм культурасы, аның нигезләре: төгәллек, аңлаешлылык, чисталык, җый-наклык, аһәңлелек.

20

6








6
















2


6

19

6








5
















2


6










1 (те-ма-ны өй-рәнү эчен-дә)











1 к.




























1


























1

1- конспект һәм тезис язу




1-үтенеч, ышанычна-мә язу



1- изложение язу.










1 сәгать кон-троль диктант-ка алынды

Тел турында гомуми мәгълүмат.  Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат.Тел һәм тарих, хәзерге милли татар әдәби теленең тамырлары, милли та
тар әдәби теленең формалашуы. Хәзерге татар әдәби теленең үсеше.

Татар сөйләмә теленең диалектлары. Татар әдәби теленең сафлыгын, аһәңен, матурлыгын, гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияви көчен саклау.

Икетеллелек. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы.

Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре

Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре

      Кабатлау


8





4









2


2


8





4









2


2


















1 к.












1 –рецензия язу




2 –контроль изложение

 Резерв


4


2

1 с.к. диктант-ка, 1с.тестка, 1с. сочинение-гә , 1с. к. изло-жениегә алын-ды

Барлыгы

54

50

3 к.

1

1

10

2 ( 1с. Б.С.Ү. дән , 1 с. ре-зерв-тан алы-нып күрсә-телде)

6 ( 1с. “сочине-ние “  графа-сында күрсә-телде)

                                                                                                     

 

Укыту-тематик планлаштыру

Сыйныф  - 9

Сәгатьләр саны:

Барлыгы    -  70 сәгать,   атнага -  2 сәгать

   

Язма эшләр

I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Барлыгы

Диктант

1(к.)

-

1 (теманы өйрәнү эчендә) + 1 (к.)

1 (к.)

4 (3 к.)

Изложение

1 (теманы өйрәнү эчендә)

1 (к)

1

1 + 1 (к)

5(2 к.)

Сочинение

-

-

1

Тест

1

1 (к.)

-

-

2 ( 1 к.)

Б.С.Ү.

1

2

2

2

7 (+ 4 с. изложение)

                                                          Календарь –тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәг.

са-ны

Уку-укыту эшчәнлегенең төрләре

Материалны үзләштерүдә көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

План

Факт

I  чирек – 18 сәгать

Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау.- 24 сәгать. Фонетика- 4 сәгать

6.09

1

Фонетиканың өйрәнү объ-ектлары һәм юнәлешләре.

1

Фонетик зарядка. Дәреслек белән эшләү. Конспектлау методикасы белән таныштыру. Үтелгән мате-риал буенча сорауларга җавап алу.

Авазларның үзенчәлекләрен әйтеп бирә белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү.

2

Сөйләм авазлары, аларның кулланылышы.

1

Җөмләләрне уку һәм аваз үзгә-решләрен билгеләү. Сүз, җөмлә, текст транскрипциясен язу.

Сөйләм авазларын аера белү, фонеманың аваздан аермасын аңлау, аларны дөрес кул-лану.

7.09

3

 Дөрес сөйләү һәм дөрес язу.

1

Фонетик зарядка. Сүзләрне иҗек-ләргә бүлеп, аларның төрләрен әйтү. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Авазларны дөрес әйтә һәм язуда дөрес кул-лана белү; иҗекләрнең төрләрен күрсәтә белү; фонетик анализ ясый белү.

13.09

4

Сүзнең әйтелеше һәм язылы-шы.

1

Татар орфографиясенең төп прин-циплары белән танышу. Орфогра-фик һәм орфоэпик сүзлекләр бе-лән индивидуаль эш. Сорауларга җавап бирү. Тест эшләү.

Татар орфографиясенең принципларын бе-лү.Сүз ярдәмендә белдерелгән мәгънәне аңлау.

14.09

Лексикология – 3 сәгать+ 1 к. диктант


20.09

5

Татар әдәби теленең сүзлек составы. Сүзнең лексик мәгънәсе. Миниатюр изло-жение.

1

Сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен билгеләү.  Изложение язу.

Сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънә-ләрен таба белү.Синоним,антоним, омо-

нимнарны таба һәм куллана белү, архаизм, диалектизм, алынма сүзләр һәм профес-сионализмнарны аера белү. Изложение текстын язганда сүз байлыгы белемнәрен куллана алу.

6

Фразеологизмнар, аларның кулланылышы.

1

Мисаллардан фразеологик әйтел-мәләрне табу һәм мәгънәләрен аң-лату

Фразеологик әйтелмәләрне тексттан таба һәм сөйләмдә куллана белү.

21.09

7

Татар теленең кулланылыш өлкәсе һәм дәрәҗәсе ягын-нан сүзлек составы. Сүз-лекләр.

1

Укытучы сөйләме.Сорауларга җавап бирү. Синоним, омоним, антонимнарны табу, билгеләмә-ләрен әйтү.Тексттан архаизм, алынма сүзләрне, диалектизм һәм профессионализмнарны табып язу.  Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.Аңлашылмаган сүз-ләрнең мәгънәләрен язу. Практик эш.

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләрен аера белү. Сүзлекләрнең төрләрен аера һәм куллана белү.

27.09

8

Гомуми белем һәм күнек-мәләрне тикшерүгә кереш контроль диктант.

1

Диктант яздыру.

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү

28.09

Морфология – 6 сәгать + 1 с. Б.С.Ү.


4.10

9

Хаталар өстендә эш.  Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре.

  1

Эзләнү, тикшеренү: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү. Сүзләргә морфологик анализ ясау.

Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәрен белү.Сүзләргә морфологик анализ ясау, сөйләмдә дөрес куллану.

10

Бәйләнешле сөйләм үстерү. № 1. Сәнгатьле уку, текст өстендә эшләү.

1

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм сөйләп карау.

Текстның темасы, төзелеше һәм төп фике-ре турында белү. Текст эчтәлеген кыскача сөйли алу.Тәрбияви әһәмиятен аңлау.

5.10

11

Сүз төркемнәре. Ярдәмче сүз төркемнәре.

1

Эзләнү, тикшеренү :аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үт-кәрү. Сүзләргә морфологик ана-лиз ясау.

Мөстәкыйль, бәйләүче, модаль мәгънә бел-дерүче сүз төркемнәрен таный һәм сөйләм-дә куллана белү.

11.10

12

Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы.

1

Бирелгән сүзләрнең мәгънәле ки-сәкләрен табу, төзелеше ягыннан тикшерү.Сүз ясалышы ысуллары-ның һәрберсенә мисаллар уйлап язу. Тексттагы тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып әйтү, ясалма сүз-нең тамырын һәм кушымчасын билгеләү.

Сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү, ясал-ма һәм тамыр сүзләрне аера һәм сөйләмдә куллана белү. Татар телендә сүз ясалыш ысулларын ( кушымчалау, сүзләр кушылу, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү-конверсия, сүзләрне кыскарту, фонетик, сүзнең мәгънәсен үзгәртү) белү.

12.10

13

Сүзләрнең ясалышы һәм язылышын ныгыту күне-гүләре.

1

Сүзләрне ясалышы һәм төзелеше ягыннан тикшерү.  Сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау өчен күнегүләр эшләү.

Сүзләрнең ясалышы һәм дөрес язылышын белү.

18.10

14

Кушымчалар һәм аларның язылышы.

1

Сүзләрдәге кушымчаларның функцияләрен аңлату.Сүзләргә тиешле кушымчаларны куеп язу. Кушымчаларның кайсы сүз төрке-менә ялгануын әйтү.

Кушымчалар һәм аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар; мөнәсәбәт белдерүче кушым-чаларның төрләре: бәйләгечләр, модаль мәгънә белдерүче кушымчаларны аера бе-лү.  Бифункциональ кушымчаларны аңлау. 

19.10

15

Кушымчаларның дөрес язы-лышын ныгыту күнегүләре.

Дидактик материал буенча күне-гүләр эшләү, кушымчаларның төрләрен әйтү.

Кушымчаларның  сүзләргә ялгану тәрти-бен, дөрес язылыш кагыйдәләрен белү. Сүз төзелешен тикшерү.

23.10

Синтаксик берәмлекләр һәм тыныш билгеләре -10 сәгать + 3 с. Б.С.Ү. + 2 тест

16

 Гади җөмлә  синтаксисы. Сүзләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре.

1

Укытучы аңлатмасы.Бирелгән сорауларга җавап бирү.  Җөмлә-дән сүзтезмәләрне аерып язу. Кабатлау, күнегүләр эшләү .

Сүзләр арасында бәйләнеш төрләре: тезүле һәм ияртүле бәйләнешне аеру. Ияртүче һәм иярүче компонентларны билгеләү. Те-зүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итү-че чараларны таба белү. Хәбәрлекле, ачык-лаулы, аныклаулы мөнәсәбәтләрне аңлату. Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылышын бе-лү.

26.10

17

Б.С.Ү.№ 2. Тестлар ярдә-мендә укучыларның белем сыйфатларын тикшерү.

1

Тест сорауларына язмача җавап бирү.

Өйрәнгән темаларны, кагыйдәләрне искә төшереп, дөрес җаваплар язу.

1.11

18

Гади җөмләдә тыныш билгеләре.

1

Җөмлә ахырында бирелгән ты-ныш билгеләренең куелышын нигезләп бирү,  җөмләдән баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләү, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау.

Гади җөмләдә тыныш билгеләрен куя белү. Ия белән хәбәр арасына сызык кую кагый-дәләрен белү.

2.11

II  чирек – 14 сәгать

19

Составында аерымланган кисәге,   аныклагычы, тиң-дәш кисәкләре булган җөм-ләләрдә тыныш билгеләре.

1

Аерымланган кисәкләрне,   анык-лагычларны, тиңдәш кисәкләрне табу, алар янында тыныш билге-ләренең куелышын аңлату.

Җөмлә кисәкләренең аерымлану сәбәбен әйтеп бирә алу,  алар янында  тыныш бил-геләрен куя белү. Аныклагычларны тану, алар янында тыныш билгеләрен куя һәм сөйләмдә аныклагычларны куллана белү.

15.11

20

Составында гомумиләште-рүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөм-ләләрдә тыныш билгеләре.

1

Текстан өстәлмәләрне табу, ты-ныш билгеләренең куелышын аң-лату. Күнегүдә бирелгән эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

Өстәлмәләр һәм күзаллаулы баш килештә-ге сүзләрне таба белү, алар янында  тыныш билгеләрен дөрес файдалану.Өндәү билге-се, нокталар, күп нокталарны куя белү.

Эндәш сүзне җөмләдән таба , алар янында тыныш билгесен куя белү.

16.11

21

Б.С.Ү.№ 3. Әдәбият дәре-сендә язылган сочинениене тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылык ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү.

1

Сочинениеләрне сайлап укыту, тел байлыгы, грамоталылык ягын-нан тикшерү

Дөрес һәм бәйләнешле фикер йөртә,  нәти-җә ясый белү; ана теленең орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион үзен-чәлекләрен үзләштерү; телебезнең сүз бай-лыгы хәзинәсеннән файдалана белү.

22.11

22

Кушма җөмлә синтаксисы. Җөмләләр арасында  бәйлә-неш.

1

Җөмләләрне күчереп язу, бәйләү-че чараларны һәм тыныш билгелә-ренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схема төрләрен ис-кә төшерү, төзү.

Кушма җөмләне таный, аның төзелеш ягыннан төрләрен аера белү.  Тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чара-ларны билгеләү. Тыныш билгеләрен куя белү. 

23.11

23

 Тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Тезмә кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Схема төрләрен искә төшерү, төзү.

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә бәйләүче чараларны күрсәтә белү, тыныш билгеләрен дөрес кую.

29.11

24

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

1

Синтетик иярченле кушма җөмлә-ләрне күчереп язу, бәйләүче чара-ларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында тыныш билгелә-ре куелмау очрагын аңлату. Схе-маларын төзү.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрне та-ну, аеру, баш һәм иярчен  җөмләләрне бил-геләү, бәйләүче чараларны күрсәтү, ты-ныш билгеләрен дөрес кую, телдән һәм язма сөйләмдә куллана белү.

30.11

25

Аналитик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билге-ләре.

1

Аналитик  иярченле кушма җөм-ләләрне күчереп язу, бәйләүче ча-раларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату. Схема төрләрен искә тө-шерү, төзү.


 

.Аналитик иярченле кушма җөмләне та-ный , бәйләүче чараларын күрсәтә һәм алар янында тыныш билгеләрен куя белү.  Өтер һәм ике нокта  куелу очракларын ае-ра, аңлата алу. Аналитик  иярченле кушма җөмләләрне тикшерү.

6.12

26

  Кушма җөмлә эчендәге тыныш билгеләрен кабатлау.

1

Кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләре куелышына күнегүләр эшләү. Анализ ясау.                    

Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе һәм белемне укучыларның куллана белүе.

7.12

27-




28

Бәйләнешле сөйләм үстерү. № 4, 5. Контроль изложе-ние.План төзү. Караламага язу.

Сочинение элементы белән контроль изложение язу. "Кеше бәхете".

2

”Кушма җөмләләрдә тыныш бил-геләре” темасына   контроль изло-жение.Укытучы укыганны тың-лау, план төзү .Караламага язу.

Текст эчтәлегеннән чыгып, автор әйтергә теләгән фикергә мөнәсә-бәтеңне белдереп, сочинение эле-менты язу.

Бирелгән тема буенча логик эзлеклелектә  язма сөйләм төзи  , эзлекле фикерли, фи-керләрне дәлилли белү; җөмләләрне  дөрес формалаштыру, кагыйдәләрне  аңлап эш итү . Синтетик һәм аналитик иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә файдалану. Аларда тыныш билгеләрен дөрес кую.

13.12




14.12

29

Контроль изложение хата-лары өстендә эшләү. Кушма җөмлә синтаксисын ныгыту, кабатлау күнегүләре эшләү.

1

Хаталы сүз, җөмләләрне дөресләү, дидактик күнегүләр эшләү.

Хаталарны кагыйдәләргә нигезләнеп аңла-та һәм дөресли белү. Орфографик сүзлек белән эшли белү.

20.12

30

I яртыеллык  буенча кон-троль эш (ДЙА  А, В, С1 тест биремнәре буенча)/

1

Тест биремнәре буенча эшләү.

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү

21.12

Стилистика һәм сөйләм культурасы – 13 сәгать + 3 с. Б.С.Ү. +1 контроль диктант + 1 сочинение+ 1 изложение


27.12

31

Хаталар өстендә эш. Әдәби

сөйләм һәм аның стильләре.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү..

Әдәби сөйләм, сөйләм стиле, стилистика терминнарының мәгънәсен белү.

32

Функциональ стильләр. Әдәби стиль.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә ка-равын һәм нинди лексик, синтак-сик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.Өзекләр китерү.

Әдәби сөйләмнең үзенчәлекләрен белү, стилистика фәненең вазифасын аңлау. Әдәби сөйләмнең стильләрен аеру. Әдәби стильнең үзенчәлекләрен белү, әдәби стильдә бирелгән текстларны тану.

28.12

III  чирек – 19 сәгать

33

 Бәйләнешле сөйләм үстерү № 6. Конспект һәм тезис язу күнегүләре.

1

Әдәбият дәресендә өйрәнелгән материал буенча конспект язу.

Конспект һәм тезис турында белемнәрне камилләштерү, төп фикерләрне билгели һәм кыскартып яза белү.

17.01

34

Публицистик стиль.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Өзекләрне укып, аларның публицистик  стильгә каравын һәм нинди лек-сик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Өзекләр китерү.

Публицистик   стильнең кулланылышын тикшерү. Бирелгән текстның стиль үзен-чәлеген билгеләү. Газета-журналларда  стиль үзенчәлекләрен күрсәтә белү.Сөйләм стиленең төрләрен һәм аларның үзенчәлек-ләрен белү.

18.01

35

Фәнни стиль .

1

Өзекләрне укып, аларның фәнни  стильгә каравын һәм нинди лек-сик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Өзекләр китерү. Таблица ясауны дәвам итү.

Фәнни стильне аеру. Фәнни хезмәтләрнең стилен тану. Сөйләм стиленең төрләрен һәм аларның үзенчәлекләрен белү.

24.01

36

 Рәсми стиль.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Өзекләрне

укып, аларның рәсми стильгә каравын һәм нинди лексик, син-таксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау. Аерым стильгә караган өзекләр китерү.

Рәсми стильнең кулланылышын күзәтү. Эш кәгазьләренең  төрләрен аеру.  Рәсми стильне файдалана белү.

25.01

37

Бәйләнешле сөйләм үсте-рү.№ 7. Үтенеч һәм ышаныч язу.

1

Үтенеч һәм ышаныч язу тәртибен кабатлау, искә төшерү, ныгыту күнегүләре. Мисаллар белән та-нышу.

Эш кәгазьләрен яза белү.

31.01

38

Сөйләмә стиль

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү. Өзекләрне

укып, аларның сөйләмә стильгә каравын һәм нинди лексик, син-таксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.Аерым стильгә караган өзекләр китерү. Хатлар уку.

Сөйләм стиленең төрләрен һәм аларның үзенчәлекләрен белү. Эпистоляр стиль турында төшенчә алу. Хат төрләрен аңлау.

1.02

39

Стилистиканың нигезе буларак синонимия.

1

 Морфологик синонимнар һәм аларны сөйләмдә куллану үзенчә-лекләре турында укытучы аңлат-масы.

Стилистика нигезе буларак синонимик күренешнең әһәмиятен аңлау. Сүз, сүз формалары, сүзтезмә, җөмләләр синоним-лыгы.Синоним һәм аның төрләрен белү, практикада куллана белү.

7.02

40

Морфологик һәм синтаксик синонимнар.

1

Уку мәсьәләсен кую,  эшнең                     дөреслеген тикшерү, чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау

Морфологик һәм синтаксик синонимнарны аера белү. Сөйләмдә куллану.

8.02

41

Синтаксик синонимнарның төрләре.

1

Ике составлы җөмләләрнең бер составлы  синонимнарын (һәм киресенчә) төзеп, парлап язу. Грамматик биремле күнегүләр эшләү.

Синтаксик синонимнарның төрләрен: сүз-тезмәләрне, җөмләләрне, җөмлә кисәклә-рен,  бер һәм ике составлы җөмләләрне, фигыль юнәлешләре белән бәйле булган актив һәм пассив төзелмәләне, туры һәм кыек сөйләмне аңлап куллану.

14.02

42

Бәйләнешле сөйләм үстерү № 7. “Синонимнар” темасы буенча  изложение.

1

Синоним һәм аның төрләрен практикада куллана белү, текстны кыскарту алымнарын кулланып язу.

Морфологик синонимнарны: кушымчалар-ны, бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне файдала-на белү.  Бәйләнешле сөйләм  төзү. Бирелгән тема буенча логик эзлеклелектә  язма сөйләм төзи  белү, эзлекле фикерли белү,җөмләләрне  дөрес формалаштыру, кагыйдәләрне  аңлап эш итү.

15.02

43

 Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы.

1

Аналитик төзелмәләрнең синте-тик, синтетик төзелмәләрнең ана-литик синонимнарын төзеп  язу.

Синтетик һәм аналитик җөмләләр сино-нимлыгына  төшенү. Синтетик бәйләү чараларын, аналитик бәйләү чараларын аеру, дөрес файдалану. Иярчен  җөмләләр-нең мәгънәсен билгели белү. Синтаксик синонимнарны тану, аеру, сөйләмдә дөрес куллану.Аналитик һәм синтетик синоним-нарны төзи белү.

21.02

44

Тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану. Диктант.

1

Күнегүләр эшләү, сорауларга җа-вап, нәтиҗә ясау .Синоним һәм аның төрләрен практикада кулла-ну, диктант язу.

Үзара синоним булган  гади һәм кушма җөмләләрне,  тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану.

22.02

45

Лексик һәм грамматик калькалар.

1

Лекция. “Сөйләм теле калькала-ры” фәнни мәкаләсе буенча прак-тик эш.  

Калька төшенчәсен аңлау. Калькаларның ясалышын тикшерү.  Лексик  һәм грамма-тик калькаларны аеру, аларның татар сөй-ләмендә кулланылышын белү.

28.02

46

Лексик һәм грамматик каль-каларның татар сөйләмендә кулланышы.

1

Калькалар кулланылган текстлар-ны тикшерү, калькаларның  татар сөйләмендә  кулланылышын күзә-тү, үзенчәлекләрен билгеләүгә практик эш.  

Лексик һәм грамматик калькаларның татар сөйләмендә кулланылышын белү

1.03

47

Сөйләм төрләре.Сочинение-хөкем йөртү.  “ Мине уй-ландырган әсәр”.

1

“Стилистика”,”Синонимия” тема-лары буенча алган белемнәрне кулланып, хөкем йөртү форма-сында сочинение язу.

Бирелгән тема буенча логик эзлеклелектә  язма сөйләм төзи  белү, эзлекле фикерли белү,җөмләләрне  дөрес формалаштыру, кагыйдәләрне  аңлап эш итү.

7.03

Сөйләм культурасы – 6 сәгать + 1 контроль диктант + 1 изложение

48

Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре. 

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарны искә төшерү, аларның кирәклесен сай-лап җөмләләрне үзгәртүгә, ияртү-че сүзгә карап җөмләдәге сүз тәр-тибен үзгәртүгә күнегүләр эшләү.

Сөйләм культурасының фонетик, орфо-эпик, орфографик, лексик, морфологик, синтаксик, стилистик нормаларын белү. Сөйләм культурасының   нигезләре: төгәл-лек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелекне аңлау.

14.03

49

Сөйләм төгәллеге. Синоним-нарны куллануның әһәми-яте.

1

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре. Синонимнарның төп мәгънәләрен һәм мәгънә аерым-лыкларын билгеләү.

Сөйләм төгәллеген аңлау, әдәби норма-ларны үтәү, синонимнардан файдалана бе-лү, кабатлауларны булдырмау, ким җөмлә-ләрне урынлы куллану.

15.03

50

III чиректә үтелгән темалар буенча белем һәм күнекмә-ләрне тикшерүгә  контроль диктант.

1

Грамматик биремле диктант язу.

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү

21.03

51

Хаталар өстендә эш.  Сөй-ләмнең  аңлаешлы булуы.

1

Җөмләдә сүзләрнең урыны. Бәй-ләүче чараларны куллану. Туган тел үзенчәлеге.Җөмләләрне аңла-ешлылык  таләбеннән чыгып үз-гәртеп язу.

Сөйләмгә куела торган таләпләрне белү. Аңлаешлы сөйләм төзү. Бәйләүче чаралар-ны тиешенчә  куллану. Туган тел үзенчә-леген истә тоту.Телдән һәм язма сөйләмдә сүз тәртибеннән дөрес файдалану.

22.03

IV  чирек – 19 сәгать

52

Сөйләмнең сафлыгы. Лексик берәмлекләрне урынлы кул-лану.

1

Күнегүләр эшләү, сөйләм сафлы-гына зыян китерүче сәбәпләрне күрсәтү

Сөйләмнең сафлыгы. Лексик берәмлекләр: ымлык, кереш сүз, алынмалар. Диалекталь үзенчәлекләр. Сөйләмнең сафлыгын сак-лау. Лексик берәмлекләрне урынлы кул-лана белү.

4.04

53

Сөйләмнең  җыйнаклыгына төп таләпләр.

1

Укытучы аңлатмасы.

Күнегүләр эшләү.

Сөйләмнең  җыйнаклыгына төп таләпләр-не үтәү: артык сүзләрне кулланмау, сүз тезмәләре урынына сүз файдалану, бер үк мәгънәле сүзләрне кабатламау.Сөйләм культурасының кешедәге культураның бер билгесе булуын,  Сөйләм төгәл булсын өчен һәр сүзнең җөмләдәге үз урынын ачык күзаллау кирәклеген аңлау.

5.04

54

Сөйләмнең  аһәңлелеге. Аһәңле сөйләмгә таләпләр.

1

Кагыйдәләрне  аңлап күнегүләр эшләү, эшнең дөреслеген тикше-рү, җөмләләрне дөрес формалаш-тыру, чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау.

Аһәңлелекне боза торган кимчелекләрне: авазлар кабатлануны, күп иҗекле сүзләр куллануны, авазлары бер үк булган  сүз-ләрнең янәшә килүен булдырмау.

11.04

55

“Сөйләм культурасы, аның нигезләре” темасына  изло-жение “Чегән чишмәсе”.

1

Текстны тыңлап аңлау, план төзү, язу.

Сөйләм культурасының фонетик, орфо-эпик, орфографик, лексик, морфологик, синтаксик, стилистик нормаларын белү. Сөйләм культурасының   нигезләре: төгәл-лек, аңлаешлылык, сафлык, җыйнаклык, аһәңлелекне аңлау. Бирелгән тема буенча логик эзлеклелектә  язма сөйләм төзи  бе-лү, эзлекле фикерли белү,җөмләләрне  дөрес формалаштыру, кагыйдәләрне  аңлап эш итү.

12.04

Тел  турында  гомуми   мәгълүмат.  Телнең  иҗтимагый әһәмияте - 6 сәгать + 3 Б.С.Ү. +1 к.диктант + 2с. кабатлау + 2с. йомгаклау, имтиханга әзерләнү.

56

Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат.Тел һәм тарих. Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары. 

1

Укытучы аңлатмасы. Конспектлау.

Иҗтимагый мөнәсәбәт, җәмгыять, функ-циональ үсеш, структур үсеш кебек тер-миннарны аңлап эш итү. Сөйләмә тел, иске татар язма әдәби теле, иске төрки язма әдә-би теле, борынгы төрки язма әдәби теле терминнарын аңлап эшләү. Иҗтимагый мөнәсәбәт, җәмгыять  терминнарының мәгънәсенә төшенү.

18.04

57

Татар милли әдәби теленең  формалашуы. Хәзерге татар әдәби теленең үсеше.

1

Укытучы аңлатмасы. Сорауларга җавап бирү.Конспектлау.

Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү, аңлашу һәм аралашу чарасы буларак әһәмиятенә төшенү, язма һәм сөйләмә тел үсешен тәэмин итүче юл-ларны аңлау.  

19.04

58

Татар сөйләмә   теленең төп диалектлары, аларның язмы-шы.

1

Укытучы аңлатмасы. Аңлатманың кыскача эчтәлеген язу. Күнегүләр эшләү. Язмаларның кайсы  диа-лектка каравын билгеләү, бу диа-лектның әдәби әйтелештән аерма-ларын таба белү.

Татар сөйләмә   теленең төп диалектларын: урта, көнбатыш, көнчыгыш диалектлар,  аларның сөйләшләрен, диалекталь  үзенчә-лекләрне аеру. Һәр диалектка караган сөй-ләшне аера белү.

25.04

50

Икетеллелек. ”Татарстан Республикасы халыклары телләре турында “ Татарстан Респуликасы Законы.

1

Текстларны укып, татар-гарәп, та-тар-рус ике теллелеге йогынты-сын аңлату. “Татарстан Республи-касы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Зако-ныннан өземтәләрне укып өйрәнү, кыскача эчтәлеген язу.Укытучы аңлатмасы.

Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү. Татар әдәби телен ассимиля-цияләнүдән саклау. “Татарстан Республи-касы халыклары телләре турында” Татар-стан Республикасы законын белү.

26.04

60

Бәйләнешле сөйләм үстерү. № 8. Әдәбият дәресендә өйрәнелгән бер әсәргә яки аның бер өлешенә рецензия язу.

1

Әдәбият дәресендә өйрәнелгән бер әсәргә яки аның бер өлешенә рецензия язу. Алдагы сыйныф-ларда өйрәнгән аннотация язу тәр-тибен искә төшерү.  Рецензия үр-нәкләре белән танышу.

Рецензия язу тәртибен үзләштерү.

2.05

61

Тел гыйлеме фәне, аның төп бүлекләре.

1

Укытучы сөйләме. Сорауларга җавап бирү. Схема төзү.

Тел гыйлеменең төп бүлекләре: археогра-фия, эпиграфика, фонетика, графика, ор-фография, орфоэпия, лексикология, сүз ясалышы, стилистика, ономастика, топо-нимика турында хәбәрдар булу.

3.05

62

Тел гыйлеменең  башка фән-нәр белән бәйләнеше, тор-мыштагы әһәмияте.

1

Укытучы сөйләме. Сорауларга җавап бирү.

Тел гыйлеменең  башка фәннәр белән бәйләнешен күрсәтү, тормыштагы әһәми-ятен аңлау.

10.05

63-64

Бәйләнешле сөйләм үсте-

рү № 9,10.  “Тел турында го-муми мәгълүмат, телнең иҗ-тимагый әһәмияте” темасын йомгаклауга контроль изло-жение.

2

Укытучы укыганны тыңлау, план төзү. Караламага язу. Дәфтәргә язу.

Сөйләм телен һәм хәтерләү сәләтен үсте-рү. Бирелгән тема буенча логик эзлекле-лектә  язма сөйләм төзи  белү, эзлекле фи-керли белү,җөмләләрне  дөрес формалаш-тыру, кагыйдәләрне  аңлап эш итү

16.05

16.05

65

Синтаксис һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы буенча  үткән-нәрне кабатлау.

1

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллануга күнегүләр эшләү.

Фонетик, орфоэпик, орфографик лексик, морфологик, синтаксик, стилистик нор-маларны үтәү.

17.05

66

Еллык материалны гомуми-ләштереп кабатлау.

1

Контроль диктант язу

Белем һәм күнемәләрне гамәлдә куллана белү

18.05

67

Еллык белем һәм күнекмә-ләрне тикшерүгә контроль диктант язу.

1

Күнегүләр эшләү, кагыйдәләрне кабатлау, тест биремнәре үтәү.

Үтелгән материалның  тулысынча үзләш-терелүе

21.05

68

Хаталар өстендә эш.

1

Кагыйдәләргә нигезләнеп хата-ларны төзәтү.

Кагыйдәләрне гамәлдә куллана белү.

23.05

69

Йомгаклау.

1

Кагыйдәләрне кабатлау.

Кагыйдәләрне гамәлдә куллана белү.

24.05

70

Имтиханга әзерләнү.

1

Изложение язу методикасын кабатлау.

Изложение язу таләпләрен белү.

25.05

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

       Сүзлек диктанты — 35-40 сүз;

      Контроль диктант — 140-150 сүз;

      Катлаулы план буенча изложение язу:

      Ел башында   450-475 сүз (220-240 –язма күләме)

     Ел ахырында 475-500 сүз (240-250- язма күләме)

Сүзлек диктантын бәяләү

1.Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

2. Бер-ике орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

3.Өч-дүрт орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

4.Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

5. Хаталар “2”ле кую нормасыннан артып китсә, “1” ле куела.

Диктантны бәяләү нормалары

Таләпләр

Билге

1.


Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган эшкә

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә


«5»ле билгесе куела. «5» ле билгесе куела ала.

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә


«4»ле

билгесе

куела.

3.

2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә


«3»ле

билгесе

куела.

4.


5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә

«2»ле

билгесе

куела.

5.


6—7 орфографик, 4—5 пунктуацион хаталы, берничә төзәтүле эшкә

«1»ле

билгесе

куела.

Изложениене  бәяләү нормалары

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1

Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз), эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган; фактик  хаталар юк

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

“5”ле билгесе куела

2

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

“4”ле билгесе куела

3

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен  бозуга китергән. Язмада 1 фактик хата җибәрелгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

“3”ле билгесе куела

4

Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм  җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп.

Орфографик хаталарның саны -  3 тән, пунктуацион хаталарның саны – 2 дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

“2”ле билгесе куела

5

Текстның эзлеклелеге язмада сакланмаган; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген  аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

“1”ле билгесе куела

Контроль һәм язма эшләр графигы.   2012-2013  нче уку елы.

Предмет: татар теле.  9 сыйныф.  Укытучы  Шәйхетдинова Ф.Ф.

Тема

Үткәрү вакыты.

Тема

Үткәрү вакыты

I чирек

IV чирек

1.

“Татар әдәби теленең сүзлек составы” темасы буенча миниатюр изложение. “Соңгы истәлек.”

20.09.

“Сөйләм культурасы, аның нигезләре” темасына изложение. “Чегән чишмәсе”

12.04

2.

Гомуми белем һәм күнекмәләрне тикшерүгә кереш контроль диктант.

28.09

10.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Тел турында гомуми мәгълүмат, телнең иҗтимагый әһәмияте ” темасын йомгалауга  контроль изложение. “Яшел сандык ”

16.05.

3.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тестлар ярдәмендә укучыларның белем сыйфатларын тикшерү.

1.11.

11.

Еллык белем һәм күнекмәләрне тикшерүгә контроль диктант.

21.05

II чирек

4.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре” темасына  сочинение элементы белән контроль изложение. “Кеше бәхете”

13-14.12.

5.

I яртыеллык буенча контроль  тест. (ДЙА А, В, С1 тест биремнәре буенча)

21.12.

III чирек

6.

“Синонимнар” темасы буенча  изложение.”Ана “

15.02.

7.

“Тезмә кушма җөмләләрне синонимик куллану” темасына диктант.

22.02.

8.

“Стилистика. Синонимия” темалары буенча сочинение хөкем йөртү. “Мине уйландырган әсәр”.

7.03

9

III чиректә үтелгән темалар буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерүгә грамматик биремле диктант.

21.03.


                                                     5 – 11 нче сыйныфларда татар теле буенча укыту ярдәмлекләре.

  1. Н.В.Максимов. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе 5 – 11 сыйныфлар: укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.
  1. Я.Х. Абдрәхимова. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-11 сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005.
  1.  Ф.С. Сафиуллина.Татар теленнән тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
  1.  Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. – Казан: Мәгариф, 2005.
  1. Ф.М. Хисамова. Татар теле морфологиясе. – Казан: Мәгариф, 2006.
  1.  М.З. Зәкиев. Татар синтаксисы. – Казан: Мәгариф, 2008.
  1.  Ф.С.Сафиуллина, С.М. Ибраһимов, К.З.Зиннатуллина.Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. – Казань: Татар. кн. изд- во, 2007.
  1.  Х. Сәлимов. Татар теленнән 222 тест. – Казан: Мәгариф, 2008.
  1.  Н.В.Максимов.Татар теленнән дидактик материаллар. – Казан: Мәгариф, 2005.
  1.  Н.В. Максимов. Татар теленнән тестлар.- Казан: Мәгариф, 2008.
  1.  Ч.М. Харисова. Татар теле(теория, күнегүләр, тестлар). – Казан: Мәгариф, 2006.
  1.  Н. С. Гыймадиева. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.Казан,2005.
  1.  http://mon.tatarstan.ru/ - Министерство образования и науки
  1. https://edu.tatar.ru/ - Электронное образование РТ
  1. http://kitaphane.tatarstan.ru/ - Национальная библиотека Республики Татарстан
  1. http://www.tatknigafund.ru/ - Таткнигафонд. Электронно-библиотечная система. Книги на татарском языке
  1. http://tatkniga.ru/ - Татарское книжное издательство
  1. http://belem.ru/ - Татар телендә Интернет-белем үзәге
  1. Татар язучылары - Adiplar.Narod.Ru

Татарский Государственный академический театр им. Камала

КУШЫМТА

Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2002, 2008.
  2. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  3. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.
  4. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
  5. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.
  6. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.
  7. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
  8. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.
  9. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002
  10. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.
  11. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
  12. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995
  13. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000
  14. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
  15. Татар теленнән тестлар. Синтаксис / Ф.С.Сафиуллина, Г.Ә.Нәбиуллина. – Казан: “Яңалиф” нәшрияты. – 2006.
  16. Нигъмәтуллов М.М. Хәзерге татар әдәби теле. Сүз ясалышы. Сүз төркемнәре. – Филология факультетының татар бүлеге студентлары өчен уку әсбабы. – Яр Чаллы, 1991.
  17. Шакирҗанова Ә.Б. Татар орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Методик кулланма. – II басма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2009.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан    2009 нчы елда расланган вакытлы дәүдәт стандартларына нигезләнеп       төзелгән....

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

6 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)2. “Мәгариф турында” Татарстан Рес...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Эш программасының эчтәлеге.   1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигез...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...