Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы

татар теле һәм әдәбияты

Укытучы булу- бу шундый эш- белгәнеңне кирәк бирергә!

Профессия: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Сорау тулы күзләр сиңа карый: Бер сораумы,йөзме,меңәүме? "Белмим" сүзен,куй, юк, әйтә күрмә! Кичермиләр алар белмәүне.

Увлечения: мәгънәле әдәби әсәрләр, шигырьләр уку, һөнәрем буенча эзләнү, җыр-музыка тыңлау, хуҗабикә белергә тиешле эшләр

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Азнакай районы Үчәлле авылы

Место работы: Азнакай районы Югары Стәрле төп гомуми белем бирү мәктәбе

Звание, ученая степень: I квалификацион категорияле укытучы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/schaste
...Тәгәрәпләр йөгереп үтә гомер. Үзеңнән соң калган чиксезлеккә Без үткәргән гомер ни бирер? Уйландыра, шушы уй яндыра, Ми-йөрәгең эштә чагында, Хәрәкәтләнерлек хәл барында, Әрәм итмә көнең, (Чикле гомерең!) Яшәвеңнең юкка түгеллеген Раслап яшә вакыт алдында, Раслап калдыр Тарих алдында!
Клара Булатова

    Мин 1978 нче елда Үчәлле 8 -еллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә килдем. Шушында мәхәббәтемне очратып, тормышка чыктым, балалар үстердем.1988 нче елдан татар теле һәм әдәбиятын  укыта башладым. 10 ел укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкардым. Үзе эшләгән кеше беләдер: завучның кәгазь эшеннән башы чыкмый, фәнеңне тиешенчә укытырга вакыт җитми. Ниһаять, фәнемне генә укытуга күчеп, матур нәтиҗәләргә ирешә башлагач , 2011нче елда оптимизация җиле белән мәктәбебезне башлангыч мәктәпкә генә калдырдылар. Икенче елымны инде,40 км юл үтеп, башка мәктәпкә йөреп укытам. Ә йөрәгем авылым мәктәбендә... 33 ел хезмәтем кергән, яшьлегем үткән, хезмәттәшләрем белән шаулап эшләп йөргән мәктәбемә барсам йөрәк әрни, елап кайтам...Акыл көче, күз нуры түгелгән хезмәтләр кабинетта, өйдә. Күпме сәләтле, тырыш хезмәттәшләрем эшсез, йөрәк әрнеше белән бәргәләнеп , өйдә утыралар... Ике катлы нурлы мәктәбемне аның  бер почмагына сыенган балалар бакчасы, башлангыч сыйныфлар гына җанландыра алмый шул. Ятим ул безсез, "Сез бит мине түгел, авылны бетерәсез!"- дип, кешеләргә үпкәләп утыра кебек. Чөнки мәктәп беткәч, 2-3 әр балалы гаиләләр авылдан ук күченеп китәләр... Аңлап булмый торган вәзгыять: 50 еллар элек төзелгән шыксыз мәктәпләрне төзәтүгә миллионлаган акча түгелә, бер дигән матур 2 катлы мәктәп баласыз утыра. Акылга килгәндә соң булмасмы?!.

         Яшьләребез хиссез. Чөнки әдәби әсәрләрне компьютер, интернет кысрыклап чыгарды. Без, әдәбият укытучылары, балаларыбызны шатлыктан кычкырып көлә, кайгыдан елый белә, башкалар хәсрәтенә дә битараф кала алмаган, әти-әнисенә, туганнарына хөрмәтле була белгән, милли гореф- гадәтләребезне дәвам итүчеләр итеп тәрбияләргә тиешбез. Барыбызга да сәламәтлек, сабырлык белән эшебезнең нәтиҗәсен күрергә язсын.

О себе

    Мин, Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы, 1978 елда Казан педагогия училищесын тәмамладым. 1986-91 елларда Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында  читтән торып укыдым. 10 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкардым .Бүгенге көндә 34 ел педагогик эш стажым бар, шуның 24 елын ана телебезне укытам. Фәнемне, эшемне бик яратам. Шуңа күрә дә көненә 90-100 км араны ( бару-кайту) тәгәрмәч өстендә үтеп, башка авылга укытырга йөрим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев, Т.Миңнуллин әсәрләре.

Мой взгляд на мир

   Кешелек дөньясы кешелекле, кечелекле, әхлаклы булырга тиеш.

Мои достижения

  2011 нче елга хәтле ( эшләгән мәктәбем ябылганчы) укучыларым төрле конкурс- олимпиадаларда җиңүче-призерлар булдылар. Мин үземә үр яулауны, исем алуны максат итеп куймадым. Мәктәп администрациясе, район мәгариф идарәсе, район администрациясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләндем.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы