"Тәмле" (рецептлар белән уртаклашам)

Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы

Сметанник

Камыр өчен: 800 мл җылымса су, 3 чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы коры чүпрәне болгатып күпертергә куярга. Кабаргач, 3 йомырка, 6 аш кашыгы сыек май, 6 аш кашыгы майонез салып он белән басарга. Әзер камырны кабарырга куярга.

Эчлек өчен: 500 г каймак ( шәһәр каймагы), 4 йомырка, 6 аш кашыгы шикәр комын яхшылап болгатырга. Камыр әзер булгач үзеңә кирәгенчә калынлыкта җәеп, кырыйларын күтәртеп калдырып табага куярга һәм эчлекне салырга ( 2-3 порция чыгарырга мөмкин). Камыр кырыен үзең теләгәнчә бизәкләп бөгәргә була. Алдан кыздырылган газ миченә куеп пешерәсең.Камыры пешкәч, эчлегенә шырпы тыгып карагач буялмаса алырга мөмкин. Табадан суынгач кына бушатырга кирәк, сыек булуыннан курыкмаска кирәк, суынгач утыра. Тәмле аш булсын!