татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (9 класс) по теме

Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_kl_edeb_2013.doc480.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Каралды”

“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н.    Беркетмә №1.   “_____” _________ 2012 ел.

“Килешенде”

“Югары  Стәрле авылы  төп  гомуми  белем мәктәбе” укыту һәм тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары________Төхбәтуллина Г.Р.     “______” ____________2012 ел.

“Раслыйм”

«Югары  Стәрле  авылы төп гомуми белем мәктәбе” директоры:    ______   Хәсәншина А.В.

 Приказ №  ______“____” ___________2012 ел

Татарстан  Республикасы Азнакай муниципаль  районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Югары Стәрле авылы төп гомуми белем  мәктәбе”

9 нчы  сыйныф  өчен

татар  әдәбиятыннан  эш  программасы

Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать  кызы

( I  квалификацион  категорияле  татар  теле  һәм әдәбияты  укытучысы )

                                                                                                                                                                         Педсовет   утырышында  каралды.

                                                                 Беркетмә №1 “_____”  ____________  2012 нче  ел.

2012-2013 нче  уку  елы.

                                                                                                         

                                                                                                                               АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. РФ “Мәгариф турында”гы Законының 7 нче маддәсе.
  1. “Мәгариф турында” ТР Законы (1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь).
  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  1. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  1. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  1. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.

7. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары . 5-11 нче сыйныфлар – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010. ( №236 ,ТР Мәгариф

       һәм фән министрлыгының №  2426/1 15.05.2011 боерыгы белән расланган) .

 8. Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “Югары Стәрле гомуми төп белем бирү мәктәбенең “Укыту фәннәре, электив    курсларның эш программалары структурасы, эш тәртибе, төзелеше турында положение”се.

9. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп базислы укыту планына, Татарстан Республикасы  Азнакай муниципаль районы  муниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе  Югары Стәрле төп гомуми белем мәктәбенең 2012-2013 нче уку елына төзелгән  укыту планы.

9 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укытуның максатлары:

   1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.

   2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

   3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.

   4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматларны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.

   5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне табарга өйрәтү.

Бурычлар:

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

  2. Әдәби әсәрләрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

  3. Әдәби әсәрләрне анализлау күнекмәләре булдыру.

  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.

  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.

ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮНЕҢ ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНЕП ТӨЗЕЛГӘН ТӨП  (ГОМУМИ) БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ТӨЗЕЛГӘН ПРОГРАММАНЫҢ ТЕМАТИК БҮЛЕНЕШЕ ҺӘМ ЭЧТӘЛЕГЕ

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

1.        татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү

2.        иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү

3.        укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү

Дәүләт программасында 9 нчы сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планында һәм эш программасында уку елы дәва-мында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Өстәлгән 2 сәгать сәгать бәйләнешле сөйләм үстерүгә бирелде ( сочинение язу өчен). Әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны үзгәрешсез калдырылды.  Имтиханга әзерләнү өчен бирелгән 4 сәгатьнең 2 се тест үткәрү өчен алынды. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр үткәрү күздә тотыла.

Темалар

Белемһәмкүнекмәләр

Әсәрләрне өйрәнү

Дәрестән

тышуку

Бәйләнешле

сөйләмүстерү

сәгать

тест

Әдәбият

теориясе

Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Эш программа-сындагы сәгать саны

       1




Кереш

Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан мөһим урыны.

Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйнаган роле. Аның үсеш баскычлары: меңьеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе. Бу бүленештә әдәбиятның үз эчке закончалыклары һәм үсеш тенденцияләре, аларның үзәгендә кеше шәхесенә мөнәсәбәтнең ятуы.

Кешенең һәм татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгатьле чагылдыручы буларак татар әдәбияты.

1




1




Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге

2










Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары








Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул-чаралары, алымнары.Рун язулы истәлекләр. «Орхон-Енисей язмалары»нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер-мотивларның чагылышы.Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы — борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й. Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Бу әсәрләрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире. Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганын иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү. Шәрык әдәбиятының тәэсире.Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире, алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе.Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбиятның иҗтимагый тормыш белән бәйләнеше. Язучының җәмгыять тормышында биләгән үзенчәлекле аерым бер урыны.

4












4












1-Коръән сүрәләре












Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы

3






                 

Болгар чоры әдәбияты

Кереш. Идел — Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мәдәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар.

Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф». Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүмат-лар. Дастанның язылу вакыты һәм урыны, бүгенгәчә сакла-ну һәм өйрәнелү дәрәҗәсе. Дастан-поэманың төп сюжет сызыгы буенча охшаш әсәрләргә нисбәте. Фирдәүси һәм Кол Гали.«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә автор әйтергә телә-гән төп фикерләр. Бу фикер-ләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәте сызыгы-ның роле. Сюжетта кешеләр-не ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышы. Ислам дине алга сөргән гомумкешелек идеалларын җирдәге тормыш вакыйгала-рында җанландыру. Әсәрнең нигезендә яткан, мөселман дине мәҗүсилектән өстен һәм бердәнбер дөрес дин дип, күп Аллага табынуның хаталыгын раслаган концепцияне сән-гатьле итеп бирү өчен, Йосыф һәм Зөләйха образларының каршы куелып тасвирлануы. Йосыфның рухи ныклыгы, иманына тугрылык саклавы, мәрхәмәтле булуы, акылны хистән өстен куюы, туганлык-кардәшлек тойгы-хисләрен алга сөрүе. Мәхәббәткә туг-рылык идеалы буларак Зө-ләйха образы. Хыянәт, саранлык, тотнаксызлык, хөсетлек, үчлек кебек кешегә ят булыр-га тиешле сыйфатларны кире каккан күренеш-ситуация-ләрнең сюжет сызыгына оста кертелүе. Язмыш кысаларын-да кешенең үз гамәлләренә үзе җаваплы һәм ирекле бу-луын раслау, шуның белән кешене олылау. Аның шәхес буларак рухи дөньясын бай итеп сурәтләү.«Кыйссаи Йо-сыф» поэмасының сәнгатьчә эшләнеше. Композицион тө-зелеше. Шартлылык һәм фан-тастиканың, романтика һәм реалистик җанлылыкның, символиканың үзара тыгыз аралашып килүе, аларның укучыга эстетик тәэсире.

Поэтик детальләргә игътибар, аларның халыкчанлыгы һәм сәнгатьлелеге. Әсәрнең тра-дицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы. «Кыйссаи Йо-сыф» әсәренең татар әдәбия-тына ясаган тәэсире, алга таба үстерелгән традицияләре.

4










4










1-сочинение язу  (әдәби тема)

Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Иҗатта традицияләр һәм яңалык (новаторлык).

4


Алтын Урда чоры әдәбияты

XIII йөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар.

Котб, Харәзми, Хисам Кятиб, Мәхмүд Болгари, Рабгузый, Әхмәд Үргәнчи һ. б. язучылар әсәрләре, аларда чагылган суфичылык мотивлары турында кыскача мәгълүматлар. Суфичылыкның кеше шәхесен аңлауда уңай һәм кайбер бәхәсле яклары. Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышы һәм сәнгатьле хәл ителеше. Жанрлар үсеше, әсәрләрнең поэтик төзелешендә, тел-сурәтләү чараларында яңалыклар.

Сәйф Сарай. Шагыйрьнең тормышы турында мәгълүматлар. Иҗат эшчәнлеге. Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен «Гөлес-тан бит төрки» исеме белән ирекле тәрҗемә итүе. Сәгъдидән килә торган фикерләрне тәрҗемәченең үзенекеләре белән аралаштыруы. Сәйф Сарайның тәрҗемәче буларак уңышлары.

Сарайның оригиналь әсәрләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр: яшәү-үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгънәсе, хезмәт һәм иҗатның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм роле һ. б.

Шагыйрь иҗатында мәхәббәт, яшьлек һәм картлык, галимлек һәм наданлык, тугрылык һ. б. мәң

4








4








1-С.Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”







2-Контроль

Сочинение






















Дидактик әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә, аның милли әдәбиятны үстерүдәге роле. Әдәби багланышлар. Жанр төре һәм жанр формасы буларак газәл, касыйдә. Шигырьләрдә рифма үлчәүләре турында мәгълүматлар

5






Казан ханлыгы чоры әдәбияты (3 сәгать)



.

Кереш. Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, анда иҗтимагый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе.

Сүз һәм графика сәнгатьләренең үзенчәлекле чагылышы буларак кабер ташлары (эпитафия). Легенда һәм риваятьләр. Аларда җәмгыять тормышының кайбер яклары гәүдәләнү һәм бу чор кешесенең рухи дөньясы чагылу үзенчәлекләре.

Дастаннар. «Идегәй» дастаны турында VIII сыйныфта алган белемнәрне киңәйтү. «Дастаны Бабахан» әсәре белән кыскача таныштыру.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының аерым вәкилләре Мөхәммәд Әмин, Колшәриф, Өмми Кәмал иҗатлары турында кыскача мәгълүмат.

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.

Мөхәммәдьяр бине Мәхмүд. Тәрҗемәи хәленә кагылышлы кайбер мәгълүматлар.Мөхәммәдьярның әдәби әсәрләренә гомуми күзәтү. Аларда-гы уртак яклар (композицион төзелештә, тел-стилендә, халык авыз иҗатыннан файдалануда һ. б.).«Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары. Аларда гаделлек фикере, кешене яратуны алга сөрү. Лирик герой кичерешләренең табигыйлеге, гомумкешелек мәнфәгатьләреннән килеп чыгуы. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

3






3






Мөхәммәдьяр-

ның «Нуры со-

 дур» поэмасында гуманизм




1 –сочинение

Мөхәммәдьяр-

гуманист шагыйрь”

 Лирик герой турындагы төшенчәне киңәйтү

6





XVII йөздә әдәбият

Бу чорда илдәге иҗтимагый-сәяси шартларның татар әдәбиятында үзен-чәлекле чагылышы.Татар милләтенең хәле: милли дәүләтчелек бетү, татар халкының колониаль коллыкка эләгүе. Моның мәдәнияткә,әдәбиятка тәэсире. Әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу, мондый әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

Милләт язмышына бәйле төстә әдәбият-та суфичылык фәлсәфәсенең асылы һәм әсәрләрдә чагылышы. Милли бәйсезлек мотивларының көчле яңгыравы.Бу чор әдәбиятына кыскача күзәтү («Дәфтәре Чыңгызнамә», «Гыйса углы Амәт» һ. б.). «Җәмигъ әт-тәварих» әсәре турын-да мәгълүмат.Мәүла Колый. Тәрҗемәи хәле. Иҗаты, анда Казан ханлыгы җи-мерелгәннән соңгы чордагы татар әдә-биятының төп сыйфатлары чагылу. Суфичылык поэзиясенең югары гәүдә-ләнеше буларак бу иҗатның үзенчә-лекләре, сәнгатьлелек дәрәҗәсе.М. Ко-лый «Хикмәтләр»е, аларның үзенчә-леге, идея-эстетик байлыгы, сәнгатьчә эшләнеше.М. Колый поэзиясендә об-разлар системасы.

3














3














Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү.

Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

7










XVIII йөздә әдәбият

Бу чор татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый-икъти-сади хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык көрәшләрен сыйфатлаган әсәрләр. Сүз сәнгатенең үзенчәлекле гәүдәләнеше буларак Батырша хатлары. Пугачев хәрәкәтенең халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта чагылуы.

Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Таҗеддин Ялчыгол һ. б. язучыларның иҗатлары-на гомуми күзәтү.

Әдәбиятта суфичылык: дидактик рух-ның көчәюе, дөньяви мотив-авазларның урын алуы. Боларның чагылышы буларак әдәбиятта илаһи бәет, дастан, сәя-хәтнамә һәм риваять, мәдхия һәм мәрсия төрләренең активлашуы. Алардагы поэ-тик табышлар.

Габдерәхим Утыз Имәни. Иҗатына гомуми күзәтү. Тәрҗемәи хәле. Фәнни хезмәтләре. Шигырьләре, аларда гый-лемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу, кешене олылау, фикер хөрлеген яклау. Бу шигырьләрдәге лирик герой образының төп сыйфатлары.

Утыз Имәни — заманының алдынгы фикер иясе. Иҗатында әдәбиятның яңа сыйфат үзгәрешләрен, яңа баскычка күтәрелү үзенчәлекләрен чагылдыруы. Язучы һәм галимнең татар әдәбиятына һәм фәлсәфәсенә тәэсире.

4










4










   Урта гасыр-лар татар әдә-биятында жанрлар төрлелеге. Мәдхия һәм мәрсия.

8


Йомгак

Урта гасырларда татар әдәбиятының үсеш юллары. Андагы төп мотив һәм тенденцияләр. Әдәбиятка ислам дине-нең тәэсире. Урта гасыр гуманизмы-ның үзенчәлекләре. Кешене, аның җир-дәге урынын һәм яшәү мәгънәсен аң-лауда әдәбиятта үсеш баскычлары. Ке-ше образын сәнгатьле сурәтләүдә язу-чылар ирешкән уңышлар. Кеше белән җәмгыять бәйләнешен төшенә ,үзләш-терә бару.Әдәбиятның сәнгатьлелеккә ирешүдәге казанышлары, тел-стильдә үсеш-үзгәрешләр, художестволы ачыш-лар. Борынгы телнең үзенчәлекләре, бүгенге телдән аермалы яклары, моның сәбәпләре, борынгы телдән халыкчан әдәби телгә күчеш баскычлары, бу юлда көч куйган күренекле шәхесләр.

1







1








2- контроль

сочинение

    Тарихи-әдәби процесста әдәби бәйләнешләрнең роле. Әдәби иҗатта күчемлелек .

9
















XIX йөзнең беренче яртысында әдәбият

XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыс-кама бәяләмә-кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тор-мышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар (Казанда университет һәм типографияләр ачылу һ. б.). Татарларның Россия һәм Европа эш-ләренә күбрәк катнашуы. 1812 елгы Ватан сугышында активлыклары. Декабристлар хәрәкәтендә татарлар. Милли тормышка торган саен ныграк тәэсир иткән европалашуның сүз сәнгатендә чагылуы. Бу чор әдәбия-тында ике баскыч.Әбелмәних Карга-лый, Һибәтулла Салихов, Шәмсед-дин Зәки иҗатларына гомуми күзәтү. Бу иҗатларда чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшы-лык кылу якигөнаһка бату фәлсәфә-ләре, шәхесне бәяләүдә алариың әһәмияте. Җәмгыятьне тигез кешеләр оешмасы итеп күрү фикеренең сән-гатьле гәүдәләнешендә яңалыклар. Аерым алымнарны (антитеза һ. б.) куллануда һәм кайбер әдәби образлар-ның (мәхәббәт, үлем, елан һ. б.) гәү-дәләнешендә үзгәрешләр. Татар поэ-зиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәве-шенә бу шагыйрьләр керткән яңалыклар.

3















3















10




Габделҗәббар Кандалый

Язучының тормыш юлы. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфат-лары.

Беренче әдәби әсәрләреннән «Рисаләи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэмалары. Боларда үгет-нәсыйхәтчелек, дини дидактиканың дөньяви рух белән өртелеп бирелүе. Шагыйрь иҗатында эпиклыкның башлангычлары. Суфичылык рухы.Кандалыйның беренче шигырьләрендә уздырылган фикерләрдә хөрлекне яклау авазлары. Искелеккә, фанатизмга каршы булу. Г. Кандалый-ның алга таба иҗатында дөньяви мәхәб-бәтнең төп темага әверелүе. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрьнең әдәби традиция-ләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы. Ха-тын-кызларга багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары: «Шәфгый», «Сә-хибҗәмал», «Фәрхи» һ. б. Хатын-кыз гүзәллеген тасвирлауда, гашыйк булган кешенең хисләрен сөйләүдә, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьле табышлары. Бу идея-эстетик табышларның иҗтимагый аң үсеше белән бәйләнеше. Гашыйкны гәүдәлән-дергән лирик герой образы ярдәмендә һәркемнең шәхси бәхеткә, мәхәббәткә һәм интим тормышка хакы барлыгын раслау.Җәмгыятьнең төзелешен, бу тө-зелештә ярлы катламның авыр хезмәт белән тулы тормышын сурәтләүдә Кан-далый реализмының уңышлары. Әлегә бу реализмның башлангыч адымнар гы-на булуы. Кандалыйда крестьян («му-жик») образы.Кандалый мәгърифәтче-легенең үзенчәлекләре, анда демократик омтылышларның чагылышы.

Г. Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Иҗатына К. Насыйри, Г. Тукай кебек язучылар биргән бәяләр. Канда-лый иҗатының туплану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

3








3








1-сочинение

Шигырь үлчәмнәре.

11






XIX йөзнең икенче яртысында әдәбият (Яңа әдәбиятка күчеш

чоры)

Кереш. XIX гасырның икенче ярты-сында, бигрәк тә соңгы чирегендә, та-тарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, аңа аерым гыйльми җәм-гыятьләрнең, башка халыкларның ал-дынгы карашлы галимнәренең йогын-тысы. И. Гаспралы турыңда мәгълүмат бирү. Көнчыгыштан килә торган алдын-гы карашлар һәм фәлсәфи тәгълиматлар тәэсире.Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Реализмның ныгый башлавы. Мәгърифәтчелек реа-лизмы формалашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре. Әдәбиятта чагылган гомумкешелек кыйммәтлә-

ренең реаль эчтәлек ала баруы.XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Идеаль башлангыч урынына реаль башлангыч килү.

Мәгърифәтчеләрдән Шиһабеддин Мәрҗаии, Хөсәен Фэезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

1






1





12








Каюм Насыйри

Аның әсәрләре турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү. Иҗат әшчәнлегенең күптармаклы булуын мисаллар белән раслау.Әдәби әсәрләре-нә күзәтү. Аларда Урта гасыр Көнчы-гыш әдәбиятларыннан һәм татар әдәби-ятыннан килә торган мотивларның аралашып дәвам иттерелүе. «Әбугали-сина кыйссасы»нда мәгърифәтне, ях-шылыкны алга сөрү, гади халыкны һәм гаделлекне яклаучыны зурлау. Мәгъ-рифәт һәм гыйлемнең хаклык яклы да, явызлыкка илтүче мин-минлек яклы да булырга мөмкин икәнен күрсәтеп, бе-ренчесен алга чыгару. «Кыйсса»дагы фантастик әкиятләр стиле.«Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» җыентыгы. Андагы гуманлы фикерләр. Урта га-сырлар әдәбияты традицияләрен дәвам итү. Иҗтимагый мәсьәләләрнең сән-гатьле чишелешендә үзенчәлекләр.К. Насыйри иҗатының халыкчанлыгы. Әдәби әсәрләрендә халык авыз иҗатына киң урын бирелү.

3











3











К.Насыйри. «Кырык вәзир кыйссасы».











. Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп аңлату.

13





Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе.

Прозада жанрларның арта һәм камил-ләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төр-ләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя һ. б.). Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тән-кыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы. Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шә-рык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астына» (Ф. Әмир-хан) керә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмы-шы турында уйлануларында яңалыклар.

1







1







14





Муса Актьегетзадә.

«Хисаметдин менла» романы — мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән. Үзәк геройлар — шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре.

2





2





15








16

Ризаэддин Фәхреддин.







Фатих Кәрими.

«Әсма, яки Гамәл вә җәза». Яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм наданлык бәрелеше. Романда гомумкешелек кыйммәтләрен раслау. Әсәрнең әдәби-стиль үзенчәлекләре.





«Салих бабайның өйләнүе», «Бер шәкерт белән бер студент», «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы», «Морза кызы Фатыйма» хикәяләре. Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен гуманлы идеаллар ноктасыннан торып яклау һәм хәл итү. Геройларның дөреслек хакына барган көрәштә тәвәккәллеген, нык холыклы булуын хуплау. Хикәяләрдә халыкчан тел һәм стиль.

1








1





1








1






 Закир Һади. «Җиһанша хәзрәт».

Шакир Мөхәммәдев. «Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай». Фатих Кәрими. «Истанбул мәктүпләре».


1-Тест

1-сочинение

17










Заһир Бигиев




Әдипнең тормыш юлы. Киң белемле, алдынгы карашлы, дөнья әдәбиятын яхшы белгән, аерата төрек һәм француз әдәбиятлары белән кызыксынган зыялы рухани булып җитлегүе.

«Өлуф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын-да саф мәхәббәт белән байлык арасын-дагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы. Татар прозасында детективның реаль нигез-ләргә утыртылуы. Кеше менәзен (ха-рактерын) тормышчан җирлектә ачуда уңышлы алымнар. Зөләйханы фаҗигагә алып килгән сәбәпләрнең берсен күрсә-теп, «бала ата-ана сүзеннән чыкмаса яхшы» дигән фикер уздырылу. Байлыкка омтылышның кеше холкын бозуын, һә-лакәткә китерүен сурәтләү. Хикәяләүнең объективлаша төшүе.«Гөнаһе кэбаир» романы турында кыскача мәгълүмат. Заһир Бигиев романнарының поэтик эшләнешендә алга китеш буларак сюжет һәм композиция төзеклегенә омтылу.

«Мавәраэннәһердэ сәяхәт» әсәре ту-рында мәгълүмат бирү. Заһир Бигиев ту-рында Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан.

3










3










Роман жанры турында өстәмә мәгълүмат бирү. Сюжет һәм композиция.

18



Поэзия

Татар поэзиясенең бу чоры — яңа сыйфат үзгәрешләренә әзерлек дәвере. Яңаруның татар халкы милләт буларак формалашу, милли үзаңы көчәю белән бәйләнештә баруы. Иске формаларда яңа эчтәлек уздырылу. Лирикада кеше хисләрен чагылдыруның ачыклана төшүе. Шигъри хикмәтләрдә акыл үткенлегенең, сәнгатьлелекнең артуы.

1




1




19







Яков Емельянов.









Шигырьдә ритм һәм рифма

Иҗаты турында белешмә бирү. Бу иҗатта дини мотивлар. Шигырьләрендә гражданлык рухының көчәя баруы. Җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленүеннән ризасызлык, гади кеше хәлен реалистик буяулар белән тасвир-лау. Гадел, юмарт, юаш, яхшы кеше-ләрне мактап («Балам»), шагыйрьнең саран, яман, усал, тәкәббер адәмнәрне тәнкыйть итүе («Саран бай»). Лирик геройның рухи халәтен тасвирлауда яңа-лыклар («Кайгы»). Шигырьләренең ха-лыкчанлыгы, тел-сурәтләү чараларының гади образлылыгы, ритмика ягыннан байый һәм төрләнә баруы.

1








1

1








1

Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне укучылар хәтерендә яңарту һәм көчәйтү

20


Мифтахеддин Акмулла

Татар, казакъ, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле. Акмулланың хат алымы белән язылган шигырьләре («Замана галимнәренә», «Нургали хәзрәт» һ. б.), алардагы төп фикерләр, поэтик үзенчәлекләр. «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе». Аның романтик рухы, җанлы сөйләмгә якын булуы, халык иҗаты алым-детальлә-реннән мул файдаланып язылуы. Акмулла — чичән шагыйрь. Аның хикмәтләренең төп сыйфатлары: кыскалык, тапкырлык, образлылык. Акмулла турында Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов.

2

2

Әхмәт Уразаев-Кормашиның «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» әсәре.

21








Татар драматургия-сенең беренче адымнары

Г. Ильяси, Ф. Халиди әсәрләре. Жанр формалашу. Драматургиядә Көнчыгыш әдәбиятлары һәм Урта гасыр татар әдәбиятыннан килә торган хыялый-романтик рухны дәвам иттерү (Минһаҗетдин Әлказаный. «Ихтыярлы кыз ихтыярсыз улмыш». Ф. Халиди. «Залим ачлык, испанияле Сәет Яхъя» ).

Беренче сәхнә әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, иске тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

Төрекчә һәм русчадан тәрҗемәләр: «Комедия Чистайда», «Зәваллы чужык», «Ревизор» һ. б.

2









2









Г. Исхакый. «Өч хатын белән тормыш».








1- к.тест

Драма һәм комедия жанрлары турындагы белемнәрне тулыландыру.

22


Йомгаклау

Матур әдәбият һәм иҗтимагый-тарихи үсеш процессы. Урта гасырлар, XVIII һәм XIX йөзләрдәге әдәбиятларда төп баганалар булган иҗатчылар, күренекле әдәби әсәрләр. Аларда кеше шәхесенә карашның үсә, тирәнәя баруы. Әдәбиятта иҗтимагый мотивларның чагылыш дәрәҗәләре. Сәнгатьлелекнең үсеш баскычлары. Әдәбиятның гади халык тормышына якыная баруы.  сәгать

1

2

10 нчы сыйныф әдәбиятына сәяхәт

Имтиханга әзерләнү

4

2

           

   2с. тест




50

50

8

8 сәг.-соч.+ 2с. .-тест  +2 имт.әзерл.  

Барысы

+ 8 (ДТУ) + 6 (БСҮ)+ 4 имтиханга әзерләнү

68

70

Татар әдәбияты буенча укыту-тематик планлаштыру

Сыйныф:  I X

Укытучы: Шәйхетдинова Фәния Фәрәгатовна

Дәресләр саны:  барлыгы: 70 сәгать,  атнага 2 сәгать

теманы өйрәнү: 50 сәгать

сочинение : 6 ( 2 контроль)

контроль эшләр : контроль сочинение – 2 ;    

сыйныфтан тыш уку: 8 сәгать

бәйләнешле сөйләм үстерү:  8 сәгать

имтиханга әзерләнү: 2 сәгать

тест    -2 сәгать  

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН





Укуукытуматериалларыныңтемасыһәмэчтәлеге


Укучыларныңэшчәнлектөрләре


Көтелгәннәтиҗәләр

Теманы

өйрәнү

вакыты

план

 фактик

I чирек  -18   сәгать




Кереш -1 сәгать, татар – төрки әдәбиятының чыганаклары – 4 сәгать

1

Кереш. Чынбарлыкны  образлы  ча-гылдыручы  сәнгать төре  буларак  матур әдәбият.

Лекция тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәве-шендә язу.

Тормышны танып белүнең бер формасы һәм кеше рухи дөньясының байлыгын, күптөрлелеген ча-гылдыручы  буларак матур әдәбият; сүз сәнгате, матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тор-мыштагы роле; әдәбиятның формалашуы, шартлары, сәбәпләре, әдәбиятны чорларга бүлүнең за-кончалыклары; матур әдәбиятның милли үзенчә-леге турында төшенчә

2

Татар-төрки әдәбиятының  чыганак-лары.  Фольклор һәм  язма әдәбият. Рун  язулы истәлекләр.

Укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, “Орхон-Ени-сей” ташъязмаларын, “Су иясе”, ”Алып кешеләр” мифларын уку, материалны төп фикерләр рәвешен-дә язу.

Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы, Борынгы һәм Урта  гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе турында төшенчә. Рун язуы истәлекләре һәм аларның тел үзенчәлекләрен бе-лү. “Орхон-Енисей язмалары”нда алга таба әдәби-ятта  үстерелеш тапкан фикер-мотивларның ча-гылышын күрсәтү.

7.09

3

М. Кашгарый  иҗаты. “ Диване лө-гатет- төрк”  китабы. Й. Баласагун-лының “ Котадгу белек” поэмасы- бәхет  китабы.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар( рун, уйгур, орхон –енисей, каган, тәгин, мифология) бирү, өзекләр уку, анализлау һәм нәтиҗә ясау.

Уйгур язулы  истәлекләр, М. Кашгарыйның “ Ди-ване лөгатет- төрк” китабының борынгы төрки-ләрнең мәдәниятен, фольклор һәм әдәбиятын өй-рәнүдә әһәмиятле чыганак булуын төшенү;  Й. Ба-ласагунлы иҗат иткән “ Котадгу белек” поэмасы-ның төп фикерен, сәнгатьчә эшләнешен ачу.

13.09

4

Ә. Йүгнәки  әсәрләрендә үгет- нәсый-хәт. Ә Ясәви, С. Бакыргани  әсәрлә-ренең  идея- тематикасы.

Укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү,сорауларга җавап бирү һәм анализлау.

Ә. Йүгнәки , Ә. Ясәви, С. Бакырганый иҗатлары турында мәгълүмат бирү, әсәрләренең  идея- те-матикасын  ачу.

14.09

5

Шәрык классикасы. Коръән һәм та-тар әдәбияты.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорауга җавап, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге язмаларның конспек-тын төзү, сайлап сөйләү.

Татар фольклорындагы Коръән бе-лән бәйле элементларга мисаллар табу.

Татар әдәбиятының үсешендә  Шәрык классика-сының  роле. Коръән турында мәгълүмат . Коръән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, алар-ның әдәбиятка тәэсирен ачу.  

20.09

6

Класстан тыш уку. № 1 .  Коръән сүрәләре

Укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, китап күргәзмә-се

Коръән сүрәләрен  уку. Аларга аңлатма бирү, тәр-бияви әһәмиятен төшенү.

21.09

Болгар чоры әдәбияты – 4 сәгать

7

 Болгар-хәзәр чоры тарихы һәм  әдә-бияты. Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүматлар.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү

Болгар чоры тарихына һәм мәдәниятенә күзәтү . Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлил-ләгән фактлар. К. Гали турында белешмә бирү.    

27.09

8

К. Галинең.“ Кыйссаи Йосыф” поэ-масы һәм аның  төзелеше.

Әңгәмә, аңлатмалар бирү, “Кыйссаи Йосыф поэмасыннан бирел-гән өзекләрне сәнгатьле уку, сорау-ларга җавап бирү, теоретик матери-алны дәфтәргә язу.

 “ Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу һәм яшәү тарихы турында мәгълүматлы булу, төзелешен анализлау, традиция, новаторлык төшенчәләре белән танышу.

28.09

9

 “Кыйссаи Йосыф “ поэмасының  сюжеты.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образ-ларга сыйфатлама бирү, стиль үзен-чәлекләрен күзәтү, сурәтләү чара-ларын табу, сүзлек эше

К. Галинең “Кыйссаи Йосыф “ поэмасын уку һәм анализлау, сюжеты  белән  танышу. Билгеле сю-жетка нигезләнеп  язылса да, оригиналь  әсәр бу-луын дәлилләү.  

4.10

10

Әсәрнең идея-проблематикасы, об-разлар  бирелеше, сәнгатьчә  үзен-чәлекләре. Дастан жанры.  Иҗатта  традиция  һәм  яңалык.

Образларга сыйфатлама бирү,текст өстендә эшләү.

Әсәрнең идея-проблематикасы, образларга сый-фатлама бирү. Автор әйтергә теләгән төп фикерне уздыруда Йосыф- Зөләйха мәхәббәт сызыгының ролен күрсәтү.Поэманың  сәнгатьчә  үзенчәлек-ләре  турында  фикер  алышу. Дастан жанры.  Иҗатта  традиция  һәм  яңалык турында аңлау.

5.10

11

Б.С.Ү. № 1. “Кыйссаи Йосыф “ әсәре  буенча сочинение язу.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү

К. Галинең “Кыйссаи Йосыф “ поэмасы буенча, алган белемнәрне кулланып, сочинение язу.

11.10

Алтын Урда чоры әдәбияты – 4 сәгать

12

Алтын Урда чоры  әдәбиятының язма истәлекләре. XIV йөз әдәбиятына хас  сыйфатлар.

Укытучы сүзе, укучыларның  докладларын тыңлау, аңлатмалар (дидактик әдәбият, әдәби багла-нышлар, әдәби тәрҗемә, газәл, касыйдә, гаруз жанрлары) бирү

Алтын Урда чоры тарихына һәм мәдәниятенә күзә-тү . Бу чор әдәбиятының төп мотивларын, геройла-рын ачу, дидактик әдәбият, әдәби багланышлар, әдәби тәрҗемә, газәл, касыйдә, гаруз жанрлары ту-рында мәгълүматлы булу.

12.10

13

XIV йөз әдипләре һәм алар иҗатында суфичылык. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында күтәрелгән  мәсьәләләр. Хәрәзминең  “Мәхәб-бәтнамә”  әсәренең  үзенчәлекләре.

Эзләнүчән әңгәмә, уку, сөйләү, әсәрләрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чы-гару, сорау –биремнәргә җавап эзләү.

Язучылар турында мәгълмат бирү, әсәрләре белән танышу. Аларда чагылган суфичылык мотивларын, жанрлар үсешен, тел – сурәтләү чараларындагы яңа-лыкларны ачу. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр, образлар, сурәтләү чаралары, традицияләре.Хәрәзминең  “Мәхәббәтна-мә”  әсәренең үзенчәлекләре, образлар, традициялә-ре , сурәтләү чаралары.

18.10

14

Хисам  Кятибнең “Җөмҗөмә  сол-тан”  дастаны, идея-эстетик  үзенчә-леге. Әхмәд Үргәнчи- оптимист ша-гыйрь. М. Болгариның “Нәһҗел  фә-радис”  әсәрендә әхлак.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образ-ларга сыйфатлама бирү, текст өс-тендә эшләү.

Хисам  Кятиб. “Җөмҗөмә  солтан” дастанының идея-эстетик  үзенчәлеге, образлар, сурәтләү чара-лары, традицияләре. Әхмәд Үргәнчи- оптимист шагыйрь, М. Болгариның “Нәһҗел  фәрадис”  әсә-рендә әхлак, образлар, сурәтләү чаралары, тради-цияләре

19.10

15

С. Сараиның  “Гөлстан бит төрки” әсәрендә   тематик  төрлелек. Нәзыйрәчелек.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образ-ларга сыйфатлама бирү, текст өстендә эшләү, аңлатмалар ( нә-зыйрәчелек) бирү , анализлау.

С. Сараиның тәрҗемәи хәле, иҗат эшчәнлеге ту-рында мәгълүмат, “ Гөлестан- бит төрки” әсәрен анализлау, төп фикерләрен: яшәү-үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгънәсе, хезмәт һәм иҗат-ның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм роле һ.б. аңлау; тәрҗемәче буларак уңышларын ачу, нәзый-рәчелек турында мәгълүмат .

26.10

16

Класстан тыш уку.№ 2.  С. Сараи-ның “ Сөһәйл вә Гөлдерсен” даста-нында гуманлылык һәм дөньяви мо-тивлар. 

Сөйләү, образларга сыйфатлама бирү, текст өстендә эшләү, про-блемалы анализ.

С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен”  дастанын ана-лизлау. Идея – эстетик эчтәлеген , тел –сурәтләү ча-раларының оригинальлеге, дөньяны материалистик аңлауны чагылдырган детальләрне эзләп табу. Ша-гыйрь иҗатында мәхәббәт, яшьлек һәм картлык, галимлек һәм наданлык, тугрылык һ.б. кебек мәңге-лек темаларның яктыртылуын күрсәтү.

31.10

17-

18

Б.С.Ү.№ 2. I чиректә үтелгән темалар буенча бирелгән темаларга  контроль сочинение язу: 1) Төрки-татар әдәби-яты чыганаклары, 2) Алтын Урда чо-ры әдәбиятында мәхәббәт темасы, 3)

Иҗади эш , план төзү, сочинение язу.

Сайлаган теманы дәлилле фикерләр белән сочине-ниегә куелган таләпләрне истә тотып ача белү.

1.11

2.11

II чирек  -15 сәгать

Казан ханлыгы чоры әдәбияты – 3 сәгать

19

Казан ханлыгында  әдәбиятның  үсе-ше. Урта гасырның  аерым  ядкәрлә-ре.

Казан ханлыгы чоры тарихы һәм әдәбиятына күзәтү ясау,әңгәмә,  “Идегәй” дастанының эчтәлеген сөйләү, китап күргәзмәсе алымы, нәтиҗәләр чыгару. Казан турын-да риваять, легендалар. “Иске Казан каласы корылуы”, “Шә-һәр ни өчен Казан дип атал-ган”, “Елан тавы”,”Кеше гоме-ре ничек корылган”, “Зөһрә кыз”.

Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, анда иҗтима-гый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе. Сүз һәм графика сәнгатьләренең чагылышы буларак кабер-таш язмалары, легенда һәм риваятьләрдә җәмгыять тормышы, кешеләрнең рухи дөньясы чагылу үзен-чәлекләре. “Идегәй”дастаны турында VIII сыйныф-та алган белемнәрне киңәйтү, “Дастаны Бабахан” турында  кыскача мәгълүмат

15.11

20

ХV-ХVI йөзләрдә  иҗат иткән әдип-ләр, Өмми Камал, Мөхәммәд Әмин, Колшәриф  һәм  Шәрифи иҗатлары.

Укытучы сүзе, әңгәмә, диск яз-масын тыңлау, Колшәрифнең

“И күңел...”, “Баш күтәр гаф-дин” шигырьләрен уку, анализ-лау.

Түбән Идел-Җаек  төбәге  шагыйрьләре, Өмми Ка-мал  иҗаты, сурәтләү чаралары, традицияләре. ХV-ХVI йөзләрдә  иҗат иткән әдипләр. Мөхәммәд

Әмин, Колшәриф  һәм  Шәрифи иҗатлары,  сурәт-ләү чаралары, традицияләре, үзенчәлекләре.

16.11

21

Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле, иҗаты.  “ Төхфәи мәрдан” әсәре

Эзләнүчән әңгәмә, укытучы сүзе, сөйләү, образларга сыйфатлама бирү, текст өстендә эшләү, ча-гыштыру

Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле, “ Төхфәи мәрдан” да гуманизм фикерләренең чагылышын, Мөхәм-мәдьярның  татар поэзиясен үстерүгә керткән өле-шен раслау

22.11

22

Класстан тыш  уку. № 3. Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасында  гуманизм.

 “Нәсыйхәт” шигырен, “Нуры содур”дан өзекләр уку, сөйләү, образларга сыйфатлама бирү, текст өстендә эшләү, проблемалы анализ,

“Нуры содур”  поэмасы турында мәгълүмат бирү, анда гаделлек , гуманизм фикерләренең чагылышын күзәтү, анализлау. Лирик  герой  төшенчәсен искә төшерү. Казан  ханлыгы  чоры   әдәбияты турында белемнәрне камилләштерү.

23.11

23

Б.С.Ү. № 3.  “Мәхәммәдьяр – гума-нист шагыйрь” темасына сочинение язу.

Иҗади эш алымы, план төзү, аң-латмалар бирү, “Мәхәммәдьяр – гуманист шагыйрь” темасына сочинение язу.

Сочинение язуга таләпләрне истә тотып, теманы ача белү, фикерләрне дәлилли белү.

29.11

XVII йөздә әдәбият – 3 сәгать

24

XVII  йөз татар әдәбиятының үзен-чәлекләре һәм М.Колый иҗаты ту-рында күзәтү дәресе.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар (шигърияттә стилистик фигура-лар) бирү, материалны төп тезис-лар рәвешендә язу

XVII  йөзгә тарихи – мәдәни күзәтү ясау. Татар мил-ләтенең хәле, моның мәдәнияткә, әдәбиятка тәэси-рен өйрәнү. Милли бәйсезлек мотивларының көчле яңгырашын раслау .Суфичылык фәлсәфәсенең асы-лы һәм әсәрләрдә чагылышы.”Дәфтәре Чыңгызна-мә”, “ Гыйса углы Амәт”, “ Җәмигъ әт - тәварих” әсәрләре турында мәгълүмат . М. Колыйның тәрҗе-мәи хәле турында кыскача мәгълүмат .

30.11

25

М. Колыйның  хикмәтләре:

“Юмартлык бу күңелне рушан кы-лыр...”, ”Игенчелек гали эшдер”, “Гыйлемлек хак рәхәттер”. Алар-ның үзенчәлеге.

 Әңгәмә, сөйләү, сәнгатьле уку, текст өстендә эшләү, проблемалы анализ

М. Колыйның “Хикмәтләре”, аларның үзенчәлеге , идея-эстетик байлыгы, сәнгатьчә эшләнешен ачу.

6.12

26

Габди  иҗаты,  Шигырь төзелеше.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, дәф-тәрдә теоретик материалны конспектлау

Габди  иҗаты.  Шигырь төзелеше,  стилистик  фи-гуралар, белгәннәрне искә  төшерү,  тирәнәйтү.

7.12

XVIII йөздә әдәбият – 4 сәгать, йомгак – 1 сәгать

27

XVIII йөзгә тарихи- мәдәни күзәтү. XVIII гасыр татар әдәбиятында жанр-лар.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспектлау.

XVIII йөзгә тарихи- мәдәни күзәтү ясау. Бу чор әдә-биятында халыкның иҗтимагый- икътисадый хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына  якыная баруы. XVIII гасыр татар әдәбиятында  жанрлар төрлелеге турында мәгълүмат (мәдхия,  мәрсия, касыйдә  арасында  уртак яклар һәм  аерым-лыклар).

13.12

28

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, би-ремнәрне үтәү, текст өстендә эшләү,

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр ( Габдессәлам, Габ-делмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Таҗеддин Ял-чыгол)  турында мәгълүмат , алар иҗатында суфи-чылык: дидактик рухның көчәюе, дөньяви мотив-авазларның урын алуы турында аңлау.    

14.12

29

Г.Утыз Имәни –талантлы шәхес.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, аңлат-малар  ( мәдхия, мәрсия) бирү.

Г. Утыз Имәнинең тәрҗемәи хәле, иҗаты, фәнни хезмәтләре турында мәгълүмат бирү. Аларда гый-лемгә хөрмәтле караш чагылуны, кешене олылауны, фикер хөрлеген яклауны раслау.        

20.12

30

Г. Утыз Имәни- алдынгы фикер иясе.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү.

“Мәрсия Хәмидә зәүҗәте Габде-рәхим Болгари”, “Мөһиммәтез- заман” поэмасыннан “Йегет булмакның бәяны” бүлеген укып анализлау.

Г. Утыз Имәнинең әсәрләрен уку, анализлау. Лирик герой образының төп сыйфатларын ачу. Шагыйрь-нең һәм галимнең татар әдәбиятына һәм фәлсәфәсе-нә тәэсирен ачу.

21.12

31

Борынгы һәм Урта гасыр татар әдә-биятына йомгак ( семинар дәрес).

Эзләнү һәм тикшеренү, укучы-ларның  чыгышлары , проблема-лы ситуацияләрне анализлау, укучыларның чыгыш ясаучылар-га сораулары, тест сорауларына җавап бирү.

Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбиятына йомгак ясау . Үсеш юлларын, төп мотивларны, тенденция-ләрне , казанышларны ачыклау. Тел - сурәтләү чара-ларының үсеш – үзгәрешләре, борынгы телдән ха-лыкчан әдәби телгә күчүдә көч куйган күренекле шәхесләр турында мәгълүмат . Тарихи-әдәби про-цесста  әдәби бәйләнешләрнең роле, әдәби күчемле-лек турында белемнәрне тирәнәйтү.        

27.12

32-33

Б.С.Ү.№ 4. Контроль сочинение. Темалар:

1) Борынгы татар әдәбиятында га-деллек “темасы, 2) Татар әдәбияты тарихында М.Колыйның урыны,

3) “Г. Утыз Имәни –талантлы шәхес“

Иҗади эш: бирелгән темалар ара-сыннан берсен сайлап, сочине-ние язу.

Сочинение язуга таләпләрне истә тотып, теманы ача , фикерләрне дәлилли белү.

28.12

28.12


III чирек  -20  сәгать

XIXйөзнең I яртысында әдәбият –6 сәгать

34

XIX йөзнең I яртысындагы татар әдә-биятына бәяләмә -кереш. Поэзия.  

Ә. Каргалый, Һ. Салихов иҗатлары.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар  би-рү, материалны төп тезислар рәвешендә язу.

Шигырьләрне уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару

XIX йөзнең I яртысындагы татар әдәбиятына бәя-ләмә -кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы.

Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар.Татарларның бу чор тарихында тоткан урыны. Әдәбиятта ике баскыч , аларның үзенчәлеге. Ә. Каргалый, Һ. Салихов иҗатларына күзәтү , аларда чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләрен, яхшылык кылу, яки гөнаһка бату фәлсәфәләрен, әдәби образларны гәүдәләндерүдә яңалыкларны  ачу.

17.01

35

Ш. Зәки  лирикасында  төп  мотивлар

Иҗади уку ,укытучы сүзе, шигырьләрен укып анализлау.

Ш. Зәки  лирикасында  төп  мотивлар, суфичылык карашларының үзенчәлекләре.

18.01

Габделҗәббар Кандалый – 3 сәгать

36

Г. Кандалыйның тормыш юлы, башлангыч иҗаты.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, материалны төп тезислар рәве-шендә язу, “ Рисаләи –л- иршад “, “ Кыйссаи Ибраһим Әдһәм “ әсәрләрен уку, анализлау.

Г. Кандалыйның тормыш юлы, башлангыч иҗаты турында мәгълүмат . “ Рисаләи –л- иршад “, “ Кыйс-саи Ибраһим Әдһәм “ әсәрләрендә  хөрлекне , үгет –нәсыйхәтчелекне, дини дидактиканың дөньяви рух белән бирелүен ачу.              

24.01

37

Г. Кандалыйның  хатын –кызларга багышланган  поэмалары, шигъри хатлары.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, “Са-хибҗәмал” поэмасын сәнгатьле уку, образларга сыйфатлама би-рү; текст өстендә эшләү.

Г. Кандалыйның  хатын –кызларга багышланган  поэмалары, шигъри хатларын уку , анализлау. Алардагы новаторлыкны, лирик герой образы ярдә-мендә һәркемнең шәхси бәхеткә , мәхәббәткә һәм интим тормышка хакы барлыгын раслау.

25.01

38

Г. Кандалыйның  татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән өлеше.

Мөстәкыйль эшләр, ( тестлар, карточкалар белән эш),  укучылар чыгышы.

Г. Кандалыйның  татар шигъриятенә, шигырь тех-никасын баетуга керткән өлешен, мәгърифәтчелеге-нең үзенчәлекләре, анда демократик омтылышлар-ның чагылышын  ачыклау. Иҗатына биргән бәяләр турында мәгълүмат .

31.01

39

Б.С.Ү. № 5. Г.Кандалый  иҗаты

буенча сочинение язу (теманы укучылар сайлый).

Иҗади эш , план төзү, аңлатмалар бирү. ( якынча темалар: “ Мәхәб-бәт ул үзе -иске нәрсә”, “Татар поэзиясе үсешендә Г.Кандалый иҗатының әһәмияте”). Үзләре сайлаган тема буенча   сочинение язу

Г.Кандалый иҗаты буенча алган белемнәрне кул-ланып сочинение язу, теманы мисаллар белән дә-лилләп ача белү.

1.02

40

Әдәбият теориясе. Шигырь үлчәм-нәре.

Теоретик материалны конспект-лаштыру.

Шигырь үлчәмнәре турында белемнәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.

7.02

XIX йөзнең II яртысында әдәбият ( Яңа әдәбиятка күчеш чоры) - 19 сәгать, гомуми йомгак - 1 сәгать

41

XIX  йөзнең II яртысындагы татар әдәбияты .И.Гаспралы  эшчәнлеге

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү,

Дәреслектән уку, сорауларга җа-вап бирү, конспектлаштыру.

XIX  йөзнең II яртысындагы татар әдәбиятына гому-ми бәяләмә-күзәтү. Идеаль башлангыч урынына реаль башлангыч килү. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр-нең әдәбиятта чагылышы; И.Гаспралы эшчәнлеге, иҗаты турында мәгълүмат .              

8.02

42

Мәгърифәтчелек  реализмы  форма-лашу. Ш. Мәрҗәни, Х. Фәезханов  иҗаты.  

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү,

конспектлаштыру.

Мәгърифәтчелек  реализмының төп билгеләре һәм үзенчәлекләрен билгеләү, шәхес  һәм  мохит  про-блемасы. Ш. Мәрҗани,  Х. Фәезханов эшчәнлеге ту-рында кыскача мәгълүмат.

14.02

                                                                                                                  Каюм Насыйри иҗаты – 3 сәгать

43

Хезмәттә  узган  гомер. Каюм Насый-ри  тормышы һәм  иҗаты.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү,

алдагы сыйныфларда өйрәнгән-нәрне искә төшереп сөйләү

К. Насыйриның тормыш юлы, гыйльми - мәгъри-фәтчелек эшчәнлеге  турында мәгълүмат .

15.02

44

Туган  телнең  пар канаты. Халык  җәүһәрләрен  балкытып.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, материалны төп тезислар рәве-шендә язу

Каюм Насыйриның  туган  телне  үстерүгә  керткән  өлеше. Халык  авыз  иҗатын җыю,  күп кырлы эш-чәнлеген мисаллар белән дәлилләү.

21.02

45

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге, иҗатының халыкчанлыгы.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образ-ларга сыйфатлама бирү, сәнгать-ле уку , ”Әбугалисина кыйсса-сы”, “Фәвакиһел – җөләса фил -әдәбият “ җыентыкларына өлеш-чә анализ ,аңлатмалар ( әдәбият-ның халыкчанлыгы) бирү

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге эшчән-леге турында мәгълүмат . ”Әбугалисина кыйсса-сы”нда мәгърифәтне, гади халыкны һәм гаделлекне яклаучыны зурлау; “Фәвакиһел – җөләса фил -әдә-бият “ җыентыгында гуманлы фикерләр. К. Насый-ри иҗатының халыкчанлыгы , әдәби әсәрләрендә халык авыз иҗатына киң  урын бирелү турында мәгълүмат .

22.02

46

Класстан тыш  уку. № 4. К. Насый-риның “Кырык вәзир кыйссасы “

Эчтәлек сөйләү, нәтиҗә ясау.

Тәрбияви эчтәлекне аңлау.

28.02

47

Татар прозасының реализм нигезлә-рендә җитлегү чорына керүе.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, дәреслектәге материалның  пла-нын төзү, конспектлау.

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе турында мәгълүмат . Яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сати-рик хикәя һ.б.) ,төп тема һәм  проблемаларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителүе.Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалык-лар.

1.03

48

М. Акъегетнең “Хисаметдин мен-ла” романы –мәгърифәтчелек реа-лизмы әдәбиятының үрнәге.

Иҗади уку ,әсәрне автор артын-нан бару юлы белән анализлау, аңлатмалар белән уку, проблема-лы сорауларга җавап бирү, әңгә-мә, нәтиҗәләр чыгару

М. Акъегетнең “Хисаметдин менла” романының мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының үрнәге булуын раслау.

7.03

49

М. Акъегетнең “Хисаметдин менла” романында үзәк геройлар.

Әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, проблемалы сораулар-га җавап бирү, тел – стиль үзен-чәлекләрен күзәтү, сорау кую, нә-тиҗәләр чыгару.

М. Акъегетнең “Хисаметдин менла” романында үзәк геройларның шәхес иреге өчен көрәшүчеләр  булуын раслау, аларның асыл сыйфатларын ачу. Романның стиль үзенчәлекләре.

14.03

50

Р. Фәхретдиновның “ Әсма , яки гамәл  вә җәза “романында  мәгъ-рифәтчелек .

Р. Фәхретдиновның “ Әсма , яки гамәл вә җәза “романын анализ-лау.

Р. Фәхретдиновның “ Әсма , яки гамәл вә җәза “ романында яхшылык, һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм наданлык бәрелешен ачу.

15.03

51

Имтиханга әзерләнү. ЙДА нә әзер-ләнү өчен бирелгән тестларның С1 өлеше буенча эшләү.



21.03

52

Класстан  тыш уку № 5. З.Һади  “Җиһанша хәзрәт”,Ш. Мөхәммәдев

“ Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай”,

Ф. Кәрими“ Истанбул мәктүпләре”

Ш. Мөхәммәдев. “ Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай”, Ф. Кәрими.

 “Истанбул мәктүпләре”, З.Һади.  “Җиһанша хәзрәт” әсәрләренә кү-зәтү, кыскача  анализлау.

Ш. Мөхәммәдев “ Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай”, Ф. Кәрими “ Истанбул мәктүпләре”, З.Һади  “Җи-һанша хәзрәт” әсәрләрендә авторларның мәгъри-фәтчелек карашлары; шәхес һәм мохит проблема-сында кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсен реалис-тик хәл итү, әсәрләрдә татар җәмгыятенең өлгергән мәсьәләләре һәм үзенчәлекле яклары чагылуны бил-геләү.

22.03

IV чирек  -15  сәгать

53

Б. С.Ү.№ 6. З.Һадиның  “Җиһанша хәзрәт” әсәре буенча “Кеше – үзе яшәгән тирәлек җимеше” темасына сочинение язу.

З.Һадиның  “Җиһанша хәзрәт” әсәре буенча “Кеше – үзе яшәгән тирәлек җимеше” темасына сочи-нение язу.

Әдәби әсәр буенча  һәм тормыштан алган фикер ка-рашларга , хис-кичерешләргә нигезләнеп, сочине-ние яза белү күнекмәләрен ныгыту.

4.04






54

 Фатих  Кәрими  хикәяләрендә мәгърифәтчелек  реализмы.

Ф.Кәриминең алдагы сыйныф-ларда танышкан әсәрләрен, эш-чәнлеген искә төшерү,  “Морза кызы Фатыйма” повесте белән танышу, күзәтү ясау.

Фатих  Кәрими  хикәяләрендә мәгърифәтчелек  реа-лизмы. Әсәрне  анализлау, геройларның дөреслек хакына барган көрәштә тәвәккәллеген,нык холыклы булуын хуплау

5.04


Заһир Бигиев иҗаты – 3 сәгать

55-56

З. Бигиевнең тормыш юлы, иҗаты.

З.Бигиевнең “ Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романында саф мәхәббәт  һәм  байлык.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, фикер алышу, автор артыннан бару юлы аша анализлау, пробле-малы сорауларга җавап бирү, кыскача эчтәлеген сөйләү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару

З. Бигиевнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълү-мат .  “ Гөнаһе кәбәир”, “Мавәраэннәһердә сәяхәт” әсәрләре турында мәгълүмат .З. Бигиевнең  “ Өлүф,

яки гүзәл кыз Хәдичә” романын образлар бирелеше аша анализлау,  “бала ата-ана сүзеннән чыкмаса ях-шы “ дигән фикер уздырылу , татар әдәбиятында детективның  реаль нигезләргә утыртылуы, кеше характерын ачудагы уңышлы алымнарны раслау.

11.04

12.04

57

“Зур гөнаһлар”  әсәренә күзәтү. Роман  жанры.  Сюжет  һәм композиция.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәрдә образлар системасын ачыклау, аңлатмалар (роман жанры, сю-жет, композиция) бирү.

Зур гөнаһлар”  романына кыскача күзәтү. Роман  жанры, сюжет һәм композиция турында төшенчә. З.Бигиев романнарының поэтик эшләнешендә сю-жет һәм композиция төзеклегенә омтылуны дәлил-ләү.

18.04

58

XIX  йөзнең  II яртысындагы  татар поэзиясе- яңа сыйфат үзгәрешләренә әзерлек дәвере.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, материалны төп план  рәвешендә язу.

XIX  йөзнең  II яртысындагы татар поэзиясенә кү-зәтү . Яңаруның татар халкы милләт буларак фор-малашу, милли үзаңы көчәю белән бәйләнештә ба-руы.Лирикада кеше хисләрен чагылдыруның ачык-лана төшүе. Шигъри хикмәтләрдә акыл үткенлеге-нең, сәнгатьлелекнең артуын билгеләү.

19.04

59



Яков  Емельянов  (Җырчы  Җәкәү)  иҗаты.


Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү,

 “ Балам”, “ Саран бай”, Кайгы “ шигырьләрен укып анализлау, сорауларга җавап бирү.

Я. Емельянов (Җырчы  Җәкәү) тормышы,  иҗаты-ның  үзенчәлекләре турында белешмә, шигырьлә-рендә гражданлык рухының көчәя баруы, халыкчан-лыгы, лирик геройның рухи халәтен тасвирлауда яңалыклар турында мәгълүмат.

25.04




60

Әдәбият теориясе. Шигырьдә ритм һәм рифма.

Сорауларга җавап бирү,дәреслек

материалын уку.

Гаруз турында белгәннәрне искә төшерү, ритм һәм рифма турында турында белемнәрне тирәнәйтү.

26.04

61

М. Акмулла- татар, казакъ, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле.

Лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, материалны төп тезислар рәве-шендә язу

М. Акмулла- татар, казакъ, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле бу-луын раслау, тормыш юлы, иҗаты  хакында татар әдипләренең фикер-ләре турында мәгълүмат булдыру

2.05

62

М. Акмулла иҗатының төп сыйфат-лары.

Эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, уку-чыларның чыгышларын тыңлау, шагыйрьнең төп хикмәтләренең сыйфатларын билгеләү, сәнгатьле уку , текст өстендә эшләү.

 “ Замана галимнәренә “, “Башка милләт алга таба барыр булды...”, “ Дамелла Шиһабетдин хәзрәт-нең мәрсиясе” , “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хик-мәт белән” әсәрләрен өйрәнү. М. Акмулла иҗаты-ның төп сыйфатлары ачу. Аларның романтик рухы, җанлы сөйләмгә якын булуы, образлылыгы турында мәгълүмат .

3.05

63

Класстан  тыш уку № 6.  Әхмәт Уразаев-Кормашиның “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәре.

Әсәр турында мәгълүмат бирү, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр ясау.

Образлар бирелеше аша  әсәрнең тәрбияви әһәми-

ятен билгеләү. Охшаш сюжетлы әсәрләрне искә тө-шерү.

10.05

64

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Г. Ильясиның “Бичара кыз “ пьесасында иске гореф –га-дәтләрне тәнкыйтьләү.                                

Лекция, пьесаны рольләргә бүлеп уку, үзенчәлекләрен билгеләү, дәреслек материалы белән таны-шу.

Татар драматургиясенең беренче адымнары турын-да мәгълүмат .Драма һәм комедия  жанрлары ту-рындагы белемнәрне тулыландыру. Г. Ильясиның “Бичара кыз “ пьесасын анализлау аша аларда иске гореф -гадәтләрне тәнкыйтьләүне күрсәтү.                                

16.05

65

Ф. Халидинең “ Рәдде бичара кыз” драмасын анализлау.

Лекция, пьесаны рольләргә бүлеп уку, үзенчәлекләрен билгеләү, дәреслек материалы белән таны-шу.

Ф. Халидинең “ Рәдде бичара кыз” пьесасында гаилә һәм  мәхәббәт мәсьәләләрен саф әдәп -әхлак кагыйдәләрен яклауның чагылышы.

17.05

66

Контроль  тест.

Тест сорауларына мөстәкыйль рәвештә җавап бирү.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү, системага салу.

20.05

67

С.Т.У. № 7. Г. Исхакый “ Өч  хатын белән тормыш “ драмасында хатын –кыз иреге. 

Г. Исхакыйның  “ Өч  хатын бе-лән тормыш “ драмасын анализ-лау ,образларга сыйфатлама би-рү, нәтиҗә чыгару.

Г. Исхакыйның “ Өч  хатын белән тормыш “ драма-сында гаилә мөнәсәбәтләре  һәм хатын –кыз иреге темасын образларны сыйфатлау аша дәлилләү.

21.05

68

Йомгаклау.

Иҗади эш , дәреслек материалын уку, сорауларга җавап бирү.

IX сыйныфта өйрәнгәннәргә  гомуми йомгак ясау. Матур әдәбият һәм иҗтимагый-тарихи үсеш про-цессы. Урта гасырлар, XVIII һәм XIX йөзләрдәге әдәбиятларда төп баганалар булган иҗатчылар, кү-ренекле әдәби әсәрләр. Аларда кеше шәхесенә ка-рашның үсә, тирәнәя баруы. Әдәбиятның гади ха-лык тормышына якыная баруын исбатлау.

23.05

69

С.Т.У. № 8. 10 нчы сыйныф әдәби-ятына сәяхәт.

X сыйныфта өйрәнелергә тиешле әсәрләр исемлеге белән танышу.

X сыйныфта өйрәнелергә тиешле әсәрләр исемлеге белән танышу.

24.05

70

Имтиханга әзерләнү.

Кагыйдәләрне искә төшерү, ка-атлау.

Белемнәрне системага салу.

25.05

                                                                                                                       Укыту-методик әсбаплар

Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II к.

Фәнни редактор Л.А.Харисова

Школа.Казан

2004

Мәшһүр мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. II к.

Фәнни редактор Ә.Хәйри.

Казан

2006

Әдәби әсәргә анализ ясау.

Д.Ф.Заһидуллина,М.И.Ибраһимов

Казан,”Мәгариф”

2005

Татар милли педагогикасы.

Р.Х.Шәймәрдәнова,Р.Г.Сибгатул-лин

Казан, “Матбугат йорты”

2004

Урта гасырлар татар әдәбияты

Ф.Яхин

Казан, “Раннур”

2003

Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән

Г.Каюмова

Казан,”Яңалиф”

2003

Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты.

Н.Ф.Гафиятуллина

Казан, Школа

2004

Мәктәптә татар язучыларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү.

В.Х.Хаков.

Казан,Татарстан китап нәшрияты

1984

10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту.

А.Г.Яхин

Казан,”Мәгариф”

1995

Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр (А.Яхин программасы нигезендә)

Я.Х.Абдрәхимова

Яр Чаллы

Татар әдәбиятын системалы укыту. Эзләнүләр һәм тәҗрибә.

Г.Х.Сәмигуллин

Яр Чаллы

2006

6 класста әдәбият дәресләре.

И.Г.Гыйләҗев

Яр Чаллы

1998

Әдәбият дәресләре.

А.Г.Яхин

Казан,”Мәгариф”

2003

Татар дәдбияты. 20 нче гасыр башы.Гамәли дәресләр.Тестлар.

Т.Ш.Гыйләҗев

Казан,”Мәгариф”

2007

Татар сәхнә сөйләме.

Р.Нуриев

Казан “Мирас”

1998

Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү.

Ф.Г.Галимуллин

Казан,Татарстан китап нәшрияты

1988

Мәктәптә сәнгатьле уку.

Ф.Г.Галимуллин

Казан

1984

Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.

Ф.С.Баязитова

Казан,Татарстан китап нәшрияты

1995

5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр.

З.Н.Хәбибуллина

Казан,”Мәгариф”

2000

Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. 5-6 .

Я.Х.Абдрәхимова

Казан,”Мәгариф”

2007

Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. 7-9.

Я.Х.Абдрәхимова

Казан,”Мәгариф”

2007

Әдәбият дәреслекләре буйлап.(5-8 кл. өчен ярдәмлек)

Н.С.Гыймадиева,Ә.Г.Билалова

Казан,”Яңалиф”

2006

Әдәбият дәресләрендә.

Ф.Ә.Гайфуллина

Казан,”Яңалиф”

2006

Татар әдәбияты. Теория. Тарих.

Д.Ф.Заһидуллина

Казан,”Мәгариф”

2004

Дәреслектәге темалар һәм биремнәр буенча сочинениеләр.

Р.Рахман

Казан “Раннур”

2004

Һәр сыйныфта сочинение. 5-11

Р.Рахман

Казан “Раннур”

2003

Имтиханнар өчен сочинениеләр.

Н.Гыймадиева

Казан,”Яңалиф”

2003

Сочинение язарга өйрәнәбез.

З.Хәбибуллина

Казан,”Яңалиф”

2002

Сүз күңелдә очкын булып көйри, сүз арыслан итә йөрәкне.(чыгарылыш классы укучылары сочинениеләре)

Казан “Школа”

2003

Тукай һәм XX  гасыр мәдәнияте.

Конференция материаллары

Казан

1997

Педагогик инновацияләрне гамәлгә кертү.

Г.Х.Сәмигуллин

Яр Чаллы

2005

Педагогические технологии.

ИНПО

2007

Әдәбият белеме сүзлеге.

А.Г.Әхмәдуллин

Казан

1990

Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы

Д.Ф.Заһидуллина

Казан,”Мәгариф”

2000

8 сыйныфта татар әдәбиятын укыту.

А.Г.Яхин

Казан,”Мәгариф”

1994

9 сыйныфта татар әдәбиятын укыту.

А.Г.Яхин

Казан,”Мәгариф”

1994

11 сыйныфта татар әдәбиятын укыту.

А.Г.Яхин

Казан,”Мәгариф”

1996

Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары.5-11

Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин

Казан,”Мәгариф”

2010

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү

                                          Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныфлар

Беренче ярты еллыкта

Икенче ярты еллыкта

хәреф саны

иҗек саны

сүз саны

хәреф саны

иҗек саны

сүз саны

5

355-600

155-235

60-105

415-650

160-250

70-110

6

415-650

160-250

70-110

445-700

170-270

75-115

7

445-700

170-270

75-120

455-725

180-280

80-125

8-9

455-725

180-280

80-125

485-755

190-290

85-130

10

465-735

190-290

85-130

495-765

200-300

90-135

11

475-745

200-300

90-140

500-775

210-320

100-145

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда – 40-50% , ә 8-9 нчы сыйныфларда 50-60 %ка югарырак була.

Искәрмәләр. 1) укуның төп максаты – текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү; 2) укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, укуны бәяләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү күнекмәләре алырга тиеш.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин:

Таләпләр

Билге

1.




2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

        фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

        татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

        җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә; җөмлә – сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

        тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса;

        интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

        укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;                                                                      


“5” ле билгесе куела.

1.




2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

        кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

        сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

        җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

        укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;


“4” ле билгесе куела.

1.


2.

        Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

        текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

        текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

“3” ле билгесе куела.

1.



2.

        Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

        Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

        Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

        Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда;

“2” ле билгесе куела.

Сочинениенең  күләме һәм аны бәяләү

        Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм     үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.        Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.),  әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

               

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Сочинениене бәяләү нормалары

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик (пунктуацион яки грамматик) ялгыш бар

“5”ле билгесе куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш  бар

“4”ле билгесе куела

3

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар

“3”ле билгесе куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик, 7 пунктуацион һәм  грамматик ялгышлар бар

“2”ле билгесе куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Ялгышлары “2”ле кую нормасыннан артык

“1”ле билгесе куела

Дәрестән тыш уку  өчен тәкъдим ителгән әсәрләр: (8 сәг)

1. Коръән сүрәләре ( өстәмә алынды)- 1 сәг.

2. С. Сараиның  “Сөһәйл вә Гөлдерсен”дастанында гуманлылык һәм дөньяви мотивлар- сәг.
3. М
өхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасында гуманлылык -1 сәг.

4. К.Насыйриның  “Кырык вәзир кыйссасы”- 1 сәг.
5. З.Һади.   “Җиһанша хәзрәт” , Ш.Мөхәммәдев “Җәһаләт, яхуд Галиәкбәр агай”, Ф.Кәрими “Истанбул мәктүпләре”-1 сәг.

6. Әхмәт Уразаев-Кормаши. “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә”-1 сәг.
7.Г.Исхакыйның  “Өч хатын белән тормыш” драмасы.-1 сәг.

8. 10 нчы сыйныф “Әдәбияты”на  сәяхәт ( сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр исемлеген тәкъдим итү) -1 сәг.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

4 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәпләрендә  4 нче сыйныфының татар төркемнәре өчен  татар әдәбиятыннан эш программасы...

5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфның татар төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

7 нче сыйныфтан әдәбият өчен эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

6 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Эш программасы статусы.Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре өчен әдәбият  пр...

7 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Татар урта  мәктәпләре  өчен әдәбият программасы”на нигезлән...