Мәңгелеккә китеп барышлый...
методическая разработка по теме

Шәйхетдинова Фәния Фәрәгать кызы

Язучы һәм шагыйрь Нур Әхмәдиев иҗаты буенча дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mngelekk_kitep_baryshlyy.doc93.5 КБ

Предварительный просмотр:

Азнакай муниципаль районы муниципаль гомуми урта белем бирү

учреждениесе Үчәлле авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе.

 

(Нур Әхмәдиев иҗаты буенча)

XI сыйныф

Укытучы : Шәйхетдинова Фәния    

         Фәрәгать кызы.

 Максат:

     1. Азнакай төбәге һәм шул җирлектән чыккан әдә-бият-сәнгать әһелләре турындагы белемнәрне ныгы-ту, тулыландыру.

     2.Язучы Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе Нур

Әхмәдиевнең тормыш юлы һәм иҗаты, шигырьләре

һәм аларның тематикасы белән таныштыру.

      3.Нур Әхмәдиев иҗаты аша туган якка, туган телгә

мәхәббәт, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:

Азнакай җирлегендә туып -үскән язучы, шагыйрь-ләргә багышланган  әдәби бюллетеньнәр, Н. Әхмә-диев әсәрләреннән китаплар күргәзмәсе, матбугат ма-териаллары, компьютер, җырлар  язылган диск, кар-точка-плакат, тест сораулары ( “Кновинг” программа-сы буенча  компьютерда эшләү өчен)

                                             

Дәрес барышы:

Актуальләштерү.

Оештыру өлеше.

Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.

-Бүгенге дәреснең планы-эш тәртибе белән танышыйк:

а) Азнакай төбәге- талантларга бай як.

ә) Н.Әхмәдиевнең тормыш юлы.

б) Н.Әхмәдиев- шагыйрь һәм прозаик.

в) Н.Әхмәдиев шигырьләренең тематикасы.

г) Н.Әхмәдиев- яраткан җырларыбыз авторы.

   Укытучы. Укучылар, без  бу дәрестә якташыбыз, шагыйрь һәм прозаик, бү-генге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Нур Әхмәдиев иҗаты (Слайд № 1.) бе-лән танышырбыз, шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, автор әйтергә теләгән төп фикерләр турында сөйләшербез, яраткан җырларыбызны тыңларбыз.

      Ә хәзер туган төбәгебез, аның талантлы кешеләре турында белемнәребез-не барлап алыйк.

- Безнең Азнакай нинди байлык белән данлыклы? (Нефть, газ)

- Бу байлык мәңгелекме? (Юк)

-Әйе, бу турыда Разил Вәлиуллин менә нәрсә ди:

                              Девон малы китәр

                              Калыр җан байлыгы-

                              Елъязмадай калку әсәрләр.

                              Халык күңелендә ул җәүһәрләр

                              Дәверләрне кичеп яшәрләр.

-Девон сүзе аңлашыламы? ( Җир катламы)

-Девон малы нәрсә ул? (Нефть, газ)

-Аны язучы Гариф Ахунов нәрсә дип атаган иде? (Хәзинә)

-Хәзинә-тирән мәгънәгә ия сүз. Беренчедән, ул- җир мае, байлык. Икенчедән, шушы байлыкны табучылар, хезмәт кешеләре үзләре дә хәзинә. Ә  болардан башка тагын нинди байлык бар?  (Җан байлыгы)

-Нәрсә соң ул җан байлыгы? ( Яхшы сүз, әдәби әсәрләр, җыр, китап, уй -фи-кер)

-Җан байлыгын кемнәр тудыра? ( сәнгать әһелләре, язучы, шагыйрьләр)

-Җан байлыгы-мәңге тутыкмас, саекмас, бетмәс хәзинә. Безнең Азнакай ягы девон малы белән генә түгел, шушы җан байлыгын  тудыручылары күп бу-луы белән дә горурлана ала. Хәзер компьютерда тест сорауларына  җавап би-реп алыйк.

Тәкъдим ителгән тест сораулары:

1.Азнакайда бик күпләргә иҗат канатын ныгытырга ярдәм иткән әдәби иҗат берләшмәсе.

а) “Очкын”

ә) “Гөлбакча”

б) “Татар иле”

в) “Гөлстан”

2. “Рухият” фонды җитәкчесе кем?

а) Клара Булатова

ә) Илсөяр Хәйруллина

б) Туфан Миңнуллин

в) Фоат Галимуллин

3.”Чаян” журналында тел чарлаучы якташыбыз исемен ата.

а) Рәшит Зәкиев

ә) Камил Кәримов

б) Зөлфәт Хәким

в) Алмаз Хәмзин

4. “Чык Азнакай кырларына” шигыренең авторы кем?

а) Х.Туфан

ә) Ә.Исхаков

б) С.Хәким

в) Х.Гыйләҗев

5. “Сөембикә” (“Азат хатын”) журналында “Чәчән ...” исеме белән кайсы авылдашыбыз турында мәкалә басылып чыкты?

а) Илсөяр Хәйруллина

ә) Газимә Гәрәйшина

б) Мәхтүрә Мусина

6. Гөлфинә, Өммия һәм башка рольләрне башкаручы якташыбыз

а) Фирдәвес Хәйруллина

ә) Исламия Мәхмүтова

б) Нәҗибә Ихсанова

7. Районыбызда туып –үскән җырчы-сандугачлар

а) Зәйнәп Фәрхетдинова

ә) Миннегөл Зәкиева

б) Салават Фәтхетдинов

в) Равил Галиев

8. Р.Төхфәтуллин ис. бүләк иясе, Әлмәт язучылар оешмасын җитәкләгән, “Хәзинә” газетасы мөхәррире булган якташыбыз

а) Гамил Афзал

ә) Ринат Мөхәммәдиев

б) Нур Әхмәдиев

в) Марсель Галиев

Җаваплар өчен һәркем үзенә үзе билгеләр куя.

Критерий: 9-10 балл- “5”;  6-8 балл- “4”; 4-5 балл- “3”;

II. Яңа белемнәр формалаштыру.

 Укытучы. Тестның 8 нче соравына җавапны кычкырып әйтик әле.

Әйе, әлбәттә, ул- Нур Әхмәдиев. Дәресебезнең эпиграфы да шагыйрьнең үз иҗатыннан: (слайд № 2.)

                              Нур икәнсең- акла исемеңне,

                              Тиккә генә исем бирелми.

                              Мәңгелекнең якташыдыр җаның,

                              Яшим, яшим - өмет сүрелми.

- Нур Әхмәдиев турында нәрсәләр беләсез? (Әсәй авылында туып үскән, ша-гыйрь, прозаик,  күп кенә популяр җырлар авторы)

- Китаплар  күргәзмәсенә игътибар итик әле. Безнең  кечкенә  генә  Азнакай җирлегеннән чыккан  әдип өчен бүгенге көндә 17  ләп китабы булу - бу үзе зур бәхет, бу- иҗади эзләнүләрнең балалар күңелен дә, өлкәннәр җанын да  әсир итәрлек татлы җимешләре. Аның әсәрләре киштәдә тузан җыеп ятмый-лар. Тормыш юлы  белән якыннанрак, тулы итеп танышу өчен сүзне Нур Әх-мәдиевнең малай чагына бирик . ( Слайд № 3, әти-әниләре белән төшкән фо-торәсеме)

   (Бер укучы Нур Әхмәдиевнең “Үзем турында” мәкаләсеннән “Кем генә бу-лырга хыялланмыйсың әлифне таяктан да аера белмәгән беркатлы сабый

чакларда” дип башланган урыннан “...урыннар да яулау насый булды” ди-

гәнгә хәтле булган өзекне сөйли.)

 Укытучы. Шушы уңайдан бер мәзәк хәлне дә искә төшереп үтик. Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә 11 нче сыйныфта укыганда Н.Әхмәди бер якшәмбедә авыл командасы составында  штанга күтәрү буенча район ярышларында катнаша һәм үз үлчәү категориясендә III урынны ала. Икенче көнне, таңнан торып, 15 чакрымны җәяү киләсе булганга авылга кайтып тормый, мәктәпнең тулай торагындагы бер бүлмәгә кереп, койкага 11 мен-дәрне җәя дә шуның өстенә менеп йоклый. Аны мәктәп директоры Хәләф абый Хәмзин уята һәм мендәрләрне санап чыга. Бу шуклык эзсез генә узмый: чираттагы ата-аналар җыелышында калкып чыга. Шактый укытучы Нурны  яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, дип сөйләгәч, йомгаклау сүзендә мәктәп директоры нәтиҗәне болай дип ясый: “Әхмәдиев актив ул, ләкин уңай актив түгел, тискәре актив,- ди.- Күптән түгел ул 11 мендәргә ятып йоклады.”

   Күрәсең, тискәре актив дигән чагында директор Нурның башка шуклыкла-рын да искә төшергәндер.

     “Укучы” Нур сөйләвен дәвам итә. “Шушы теләк Казан дәүләт  университе-тына алып килде.”

    “Студент”  Нур сөйли. “Әйе, мин- университетның татар теле һәм әдәбия-ты бүлеге студенты.”

  Укытучы. Нур Әхмәдиевнең сабакташы, якташы районыбызның күренекле шагыйре Илдус Гыйләҗев студент Нурның булдыклылыгы турында: “Икенче курстан соң Төмән өлкәсендә фольклор эспедициясендә булган 10 көн эчендә Нурыбыз өйләнеп кайтырга, җитмәсә, повесть язарга да өлгерде,”-дип искә ала.

   “Укытучы” Нур Гарипович сөйли. “Университетны тәмамлаганнан соң...” “...аңлатырлык түгел иде.”

    Укытучы. Шул чорда Сарлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем ал-ган, хәзер шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытучы безнең кунагы-быз Гөлнур Динмөхәммәтовна да үзенең истәлекләре белән уртаклаша. ( Әх-мәтова Г.Д. кызы сөйли)

   Укытучы. 1971  нче елның мартыннан Нур Әхмәдиев Азнакайда ВЛКСМ район комитетының бүлек мөдире булып эшли башлый.

   “Яшь шагыйрь” сөйли. “Азнакайга күчеп эшли башлауга...”

 Укытучы. Әйе,            “Туган еллар безнең-кырык алты.

                                        Сугыш күрмәгәнбез, дисәк тә,

                                         Авыл саен без бит ничәү генә,

                                         Тарихта без аерым исәптә.

                                       ...Җаваплылык шуңа башкалардан

                                         Күбрәк төшә безгә дөньяда,”-

ди Нур Әхмәдиев, туган елы белән генә түгел, әдип буларак та  аерым исәптә торуын раслап.

     Алдагы план пунктын “Н.Әхмәдиев –шагыйрь-прозаик” дип билгеләгән идек. Әдип үзе: “Үзегез хәл итегез инде: мин шагыйрьме, прозаикмы? Әллә тегесе дә, бусы дамы?”-ди. Сез ничек уйлыйсыз, укучылар? Аның нинди про-за әсәрләрен беләсез?

   Әлбәттә, Нур Әхмәдиев үзе әйтмешли, тегесе дә, бусы да. Нәшер ителгән китаплар исемлегенә күз салу да җитә. (Слайд № 4.) Прозаик буларак оста-лыгын иптәшләрегез сөйләменнән дә аңладыгыз инде. “Укучы, студент, укы-тучы, язучы” Нур Әхмәдиләр  әдипнең “Үзем турында” дигән автобиографик мәкаләсеннән алынды.

       Нур Гариповичның иҗаты барлык яшьтәге кешеләргә: әби-бабайлар, әти-әниләр, үсмер балалар өчен дә җиңел аңлашыла. Хәзер берничә шигырь тыңлыйк. Бу  шигырьләрне нинди темага кертерсез? ( башлангыч сыйныф укучылары “Чирләрсең”, “Миләш”, “Басмада”, “Чиста булсын”, Мин песнәк телен аңлыйм”  шигырьләрен сөйли.)

    Нәкъ менә Нур Әхмәдидәй үзе бала чагына кайта алган шагыйрь генә бала күңеленә барып җитәрдәй әсәр иҗат итә ала.

      Өй эше итеп сезгә Н.Әхмәдиевнең шигырьләре белән таныша торырга, нәрсә турында язуын билгеләргә бирелгән иде. Һәрберегезнең алдында ша-гыйрьнең әсәрләр тупланмасы. Слайдларда язылган шигъри өзекләрнең те-матикасын белергә һәм шул темаларга тагын кайсы шигырьләре туры килгә-нен билгеләп, тупланмагыздан сәнгатьле итеп укып бирергә кирәк булыр.

Слайд № 5.                     Күкләрне ярасыз димәгез,

                                          Аңарда йөз яра, мең яра.

                                          Кешеләр ут белән уйныйлар,

                                          Кешеләр күк белән шаяра.

  Якынча җавап. Табигатькә сакчыл караш темасы. Шагыйрь үзебезне бар ит-кән, сыендырган, туендырган табигатьнең яклаучысы булып гәүдәләнә. Әйлә-нә-тирә мохитнең бөтенлеге җирдән генә түгел, күкләрдән дә бәйле икәнле-ген искәртә. Бу темага “Йокысызлык”, “Яралы күк”, “Туган як”циклына кер-гән шигырьләрен әйтеп була. “Туган як” шигырен укый, яттан сөйләргә дә мөмкин).

Слайд № 6.                         Була шундый мизгел:

                                              Җан өши дә

                                              Җылынырга авылыма кайтам.

                                              Йөгерә-йөгерә каршы чыгалар да,

                                              Үр җитәрәк туктап калалар.

                                              Үзебезнең якта каеннарым

                                              Мине шулай каршы алалар.

Якынча җавап. Туган якка мәхәббәт хисе белән сугарылган шигырьләр Н.Әх-мәдиев иҗатында аеруча күп. “Туган җирдә”, “Әсәй турында җыр”, “Тымы-тыгым”, “Кичке авыл”, “Туган авылым”- шуларның берничәсе генә. “Туган җирдә” шигыре укыла.

 Укытучы. Әйе, Нур Әхмәдиев, Сәгыйть Рәмиев кебек үк, шәһәрдә яшәүче авыл баласы, авылын сагына.

                                      Мин шәһәрнең, әйтик, килмешәге;

                                      Авылсызлар -ятим тумыштан.

                                      Шәһәрдәшләр, әйтегез сез миңа:

                                      Күңелләре кемнең тулышкан?-

                                      Киттек бергә авыл урамына,

                                      Ят итмәсләр кайчан килсәң дә.

                                      (Авылымны җирсү, сагынудан

                                      Туктый алмам, ахры, үлсәм дә),-ди ул.

Ә  ак каен –аның иң яраткан образы- шигырьләренең  визит  карточкасы.

 “Каенлы юл” җыры башкарыла.

Слайд № 7.            Сау бул, әткәй,

                                 Сау бул, әнкәй җаным,

                                 Хат алуга дога кылыгыз.

                                 Тизрәк күрешүне өмет итеп,

                                 Сәлам белән -сезнең улыгыз.

Җавап. Авылдашларыңа, ата-анага, туганнарыңа хөрмәт, мәхәббәт темасы. Мәхәббәт төшенчәсенә туган илгә, туган җиргә, кешеләргә, үз якыннарыңа-әти-әниеңә, туганнарыңа, кадерле затларыңа булган хисләрне дә кертергә ки-рәк. “Фәрит энекәшкә”, “Авылга хат”, “Апалар”, “Әткәйгә”, “Диалектика”, “Авылдашым” шигырьләрен мин шушы темага кертер идем. (“Авыл иртәсе” шигырен укый)  

Слайд № 8.                Әнкәңне дә апкитәрләр,

                                      Халык дошманының

                                      Яңа туган баласы да

                                      Куркыныч бит аның.

Җавап. Бу  шигырь юллары репрессия еллары турындагы уйланулар темасы.

Илебез тарихында кайгы-хәсрәт, кан-яшьләр, гаепсезгә хөкем ителгәннәрнең

төрмә диварларында, себер тайгаларында калган сәламәтлекләре, вакытсыз  киселгән гомерләре, кимсенү-хурлык чоры булган шәхес культы еллары турында Нур Әхмәдиев ачынып яза. Мәсәлән, “1937 ел”, “Илдән сөрелгәннәр кайтавазы”, “Колыма шигыре”, “Кушуч арыш” поэмасы гаепсезгә хөкем ителгәннәрнең җан авазы булып яңгырый. (“Илдән сөрелгәннәр кайтавазы” шигырен укый).

Слайд № 9.                     Кемдә дә бер йөрәк,

                                          Кемдә дә бер гомер.

                                          Ир-егет ил өчен

                                          Гомерен дә бирер.

Җавап. Бу шигырь юлларын мин батырлык, патриотизм темасына язылган дип билгелим. Халкың  өчен хезмәт итү, ил өстенә яу килгәндә илең, җирең, халкың өчен батырларча көрәшү, кирәк икән, газиз гомереңне дә бирү- һәр-бер гражданның бурычы. Татар халкында бөтен гомерен, хезмәтен халкына багышлаган, яуларда батырларча башларын салган геройлар бик күп. Нур Әхмәдиев олуг шәхесләребезне, батыр якташларыбызны шигырьләре аша киләчәк буыннарга да үрнәк итеп җиткерә. “Бакый Урманчега мәдхия”, “Каюм Насыйри”, “Тукайга”, “Йөрәк турында баллада”, “Пистолет һәм ша-гыйрь турында баллада” һ.б. шигырьләре батырлык темасына керә.( “Пис-толет һәм шагыйрь турында баллада” шигыре укыла).

Слайд № 10.                       Ходай каршында тигезләр,

                                               Барыбыз кардәш туган.

                                                Ләкин юлдан туфрак калган,

                                                Пирамида-Хуфудан.

                                                Бездән исә нәрсә калыр?

                                                Хуфу дәшми бу юлы.

                                                Кайдан белсен,

                                                Без бөтенләй

                                                Башка тираннар колы.

Җавап. “Шәрык мизгелләре” циклы татар шигъриятенең географиясен ки-ңәйтә, яңа образлар белән  баета. Шагыйрь үзенең Мисырга сәяхәте вакытын-да күргәннәрен үзенчәлекле төсмерләрдә чагылдыра алган. “Пирамидаларга карыйм- сыеп бетми хәтта уйларга,”- дип, “Җиде могҗизаның берсе”нә хәй-ран калуын яшерә алмый. Биш мең еллык чал тарих сеңгән сфинкслар янында нинди генә фәлсәфи уйлар тумаган. “Помпей колоннасы” исемле шигырьдә патшаларны гына түгел, тиран булырга тырышкан вак-төяк хакимнәрне, түрәләрне дә сискәндерерлек фикерләр әйтелә. “Газиз дош-маныма”, “Рицага күтәрелү”, “Пицунда хикәяте”- шагыйрьнең тормыш, яшәеш, гомер, үлем турындагы фәлсәфи уйланулары.

  Укытучы. Укучылар, искә төшереп үтик әле, татар халкының кайсы шагый-ре байлардан ачы итеп көләргә яраткан? Кайсы сыйныфта аның нинди сати-рик шигырьләрен укыган идек? ( Г.Тукай. “Сорыкортларга” һ.б.)

  Менә Нур Әхмәдиевнең дә бер шигырен тыңлап карагыз әле. Нинди исем куярсыз? (“Йөнтәс кашлар, пеләш башлар” шигыре укыла). Нәкъ Тукайча.

   Алдагы слайдка игътибар итик. Слайд № 11.

                                            Туган җирне сайламыйсың

                                            Татар булгач атам-анам.

                                            Рус түгел мин, бүтән түгел-

                                            Шуның белән горурланам.

    Җавап. Телне саклау- милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул. Нур Әх-мәдиев- Тукай, Исхакыйлар кебек, үз татарының милләтпәрвәр улы. ”Әлмәт татары”, ”Татар йөрәге”, “Татарым”, “Сандугачка аңа барыбер”, “Ирекле коллар”, “Татарыма” шигырьләре, “Чукындыру” поэмасы туган телне сак-лау, милләтең белән горурлану темасына язылган. (”Татар йөрәге” шигырен уку).

    Укытучы. Моннан бик күп еллар элек безнең ил журналисты туган җирен-нән китеп Франциядә яшәүче бер рәссам белән очраша һәм аңа мондый со-рау бирә:

-Нигә туган илегезгә кайтмыйсыз?

-Мин яшь вакытта, көчем булганда, илемне ташлап киттем. Хәзер туган җи-ремә карт сөягемне алып кайтыйммы инде?- дип җавап бирә рәссам. Журналист, илгә кайткач, рәссамның  әнисен эзләп таба һәм улының исән икәнлеген әйтә. Ана:

-Нинди телдә сөйләштегез?- дип сорый.

-Французча.

    Карт ана, аптырап, сүзсез кала.

-Юк, сез ялгышкансыз. Минем улым исән түгелдер, чөнки ул ана телен- мин биргән телне онытмас иде, -ди.

 Әйе, укучылар, төрле хәлләргә бәйле рәвештә күп кенә кеше туган җирлә-реннән читкә китеп яши. Ләкин кайда гына яшәсәң дә, ана телен онытырга ярамый. Бүгенге көндә чит илләрдә яшәүче татарлар Татарстанның үзендә яшәүче татарларга үрнәк булырлык: телләрен дә, гореф-гадәтләрен дә сак-лап кала алганнар. Иптәшегез әйткәнчә, телне саклау- милләтне, илне саклау ул.

    Слайд № 12.                         Пар былбыллар кавышсалар,

                                                     Җыру тынмас.

                                                     Яна белмәгән йөрәккә

                                                      Былбыл кунмас.

Җавап. Мәхәббәт- мәңгелек хисләр дәрьясы, шагыйрьләрне һәрвакыт үзенә җәлеп итеп, дулкынландырып торучы бер халәт. Гасырлар буе агып та саек-мас чишмә, сулмас гөл ул. Шагыйрь иҗатында бу темага шактый урын би-релгән. “Чакматаш” җыентыгында әдип бу темага караган шигырьләрен “Мәҗнуниана” дип исемли. Хәзер Рита башкарачак җыр да мәхәббәт турын-да.       (Бәхет төне” җыры башкарыла)

   Укытучы. Инде теманы җыр белән әйтеп биргәнбез икән, димәк, дәресебез-нең соңгы планына  күчтек дип аңларга кирәк.

      Күңелдән ургып чыккан хисләр генә күңелләргә барып җитә. Нур Әхмә-диевнең шигырьләре үзләре үк көй сорап торалар. Үзешчәннәр тарафыннан

да, профессиональ артистлар тарафыннан да яратылып башкарыла, тамаша-чылар яратып кабул итә. Әйдәгез, җыр аша яланаяклы балачагыбызга кай-тып, йомшак каз үләне өстеннән йөгерик, карлы чыршылар хозурлыгында да йөреп алыйк. ( Каз үләне”, “Карлы чыршылар” җырларын тыңлау)

      Кызганычка каршы, дәрес минутлары санаулы. Алдарак “Каенлы юл”, “Бәхет төне” җырларын ишеттегез. Тагын кайсы шигырьләре көйгә салын-ган? (“Тымытыгым”, “Азнакай-ак бишегем”, “Унҗиде яшь” һ.б.)

III. Алган белемнәрне ныгыту.

  Укытучы. Дәресебез ахырына якынлаша. Йомгак ясыйк.

-Нур Әхмәдиевкә хәзер ничә яшь? ( 65 )

2006 нчы елда Азнакайда бик зурлап 60 яше үткәрелде. Әле ярый кеше бул-

ганмын, дип сөенүче, уңышларыннан башы әйләнсә, Ходайның ярлыкавын сорый белгән шагыйрьнең урыны түрдән булды.Үзебезнең район газетасы “Маяк”ның 2006 нчы ел  20 нче декабрь саны  тулысынча аның иҗатын як-тыртуга багышланган ( күрсәтелә).

- Бүгенге дәрестә нинди темаларга язылган шигырьләре белән таныштык?

Җаваплар:

а) Тормыш, яшәеш турында фәлсәфи уйланулар.

ә) Хезмәт тәме.

б) Табигатьне ярату, саклау.

в) Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт

г) Милләт белән горурлану, аның язмышы өчен борчылу

д) Яшьлек, мәхәббәт

е) Патриотизм, батырлык  

ж) Балачак темасы

     Слайд № 13.               Мин, кешеләр, сезне гел яраттым,

                                            Кычкырмадым гына бу хакта.

                                            Мәхәббәтем, тыйнак шигырь булып,

                                            Йөрәгемнән күчте китапка.

Нур Әхмәдиев –лирик җанлы, романтик рухлы, фәлсәфи карашлы кыю шагыйрь. Аның шигырьләрендә заман сулышын тоясың. Аларда туган якка, аның табигатенә сакчыл караш, авылдашлары, үз халкы белән горурлану, ата- анага хөрмәт кебек сыйфатлар чагыла. Ул күп күргән, күп йөргән шагыйрь, космос һәм йолдызлар турында язса да, Балтик ярларында йөрсә дә, Мисырда булса да, төп кайгысы Туган җире- Татарстанга кайтып кала. Гади, ихлас сүзе белән көрәш аша  “мәңгелекнең яшьтәше” булып алга бара.

IV. 1) Өй эше бирү.

  Нур Әхмәдиев иҗатында тагын бер мөһим тема бар. Өйдә “Сүзләр тезәм”, “Әле ярый кеше булганмын”, “Бөек булмаса да тауларым бар”, “Үз мичем-нең төтене” кебек шигырьләрен укып нинди тема икәнен билгеләргә. Бүген дәрестә үзегез укыган шигырьләрне сүз-сурәтләү чаралары ягыннан анализ-ларга.

2) Билгеләр кую.