10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (10 класс) по теме

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 10_kl.tat_.docx36.12 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралган»                                                                      «Килешенгән»                                                                                    «Раслыйм»

Гуманитар цикл МБ җитәкчесе:                                  Укыту эшләре буенча директор урынбасары:                                                          Мәктәп директоры:

         _____   Л.Ш.Фатыйхова                                                    _______ Г.М.Габбасова                                                                                     _____ С.М. Каюмов

 

                2012 нче елның 22 нче августы,                                             2012 нче елның 22 нче августы                                     2012 нче елның 22 нче августында                                                        

      беренче номерлы беркетмә                                                                                                                                                                                  чыгарылган 26 нчы номерлы боерык (п.9)                                                                              

                   

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

X сыйныф өчен татар теле фәненнән

  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

 

2012-2013 нче уку елы  

 Укытучы: Габбасова Гамилә Мәгъсүм  кызы

 

Педагогик киңәшмәдә каралган

   2012 нче елның 22 нче августы,  беренче номерлы беркетмә  

 

Аңлатма язуы

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  2. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  3. Дәреслек: М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов.  Татар теле. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008. 

Россия Федерациясенең белем бирү учреждениеләрендә Федераль базис укыту планында 10 нчы сыйныфларга татар телен  өйрәнү өчен атнага  берәр сәгатьтән 35 сәгать каралган.

10 нчы сыйныфта татар теленнән эш программасын төзү өчен төп документ булып вакытлы дәүләт стандарты тора. Дәресләр татар урта мәктәпләре өчен татар теле программаларына    нигезләнә, программа Татарстан республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган. 10 нчы сыйныфлар өчен программаны  М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов  төзегән, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, укучыларның тел осталыклары һәм күнекмәләре бүлеген – Н.В.Максимов, татар теленнән белемнәрне бәяләү – Н.В.Максимов һәм Б.М.Мифтахов язган. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләренең саны, контроль эшләр саны һәм күләме программада бирелгәнчә алынды.  Бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә 6 сәгать, 2 диктант, 2 изложение язу планлаштырыла. Укучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан, тестлар куллану да практикага кертелде.

 Татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары:

  1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.
  2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.
  3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
  4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
  5. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  6. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

 

 

Тематик планлаштыру

Бүлек исеме

Сәгать

ләр саны

1

 Тел турында гомуми мәгълүмат

 7

2  

Фонетика. Графика. Орфоэпия. Орфография

6

3

Лексикология

8

4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

4

5

Контроль һәм язма эшләр (изложение, диктантлар)

4

6

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

6

7

Барлыгы

35

Календарь-тематик планлаштыру

Дәреснең темасы

Сәгатьләр саны

Дәресне үткәрү вакыты

Искәрмә

Календарь вакыты

Фактик вакыты

1

 Телнең иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы булуы. Аның төп функцияләре.

1

2

3

Төрки телләр һәм татар теле.

2

4

БСТҮ Диктант.

1

5

Татар әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше.

1

6

Татар диалектлары. “Сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы”  төшенчәләре.

1

7

БСТҮ. Контроль изложение.

1

8

Татар әдәби теле, аның нормалары һәм сөйләмдә алардан урынлы файдалану. Икетеллелек һәм күптеллелек.

1

9

Төрле жанрда язылган текстларга лингвистик анализ ясау.  

1

10

Татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик нормалары.

1

11

Татар халкының язу тарихы. Татар язуы үсешендә кулланылган язу үрнәкләрен аеру

1

12

БСТҮ.   Текстларның тел үсешенең кайсы этабына каравын күзаллау

1

13

Орфографик принциплар, орфографиянең кыен очраклары.

1

14

Татар орфоэпиясе. Әйтелеш һәм язылыш арасында аерма булган очраклар, әдәби әйтелешне бозу очраклары һәм сәбәпләре.

1

15

Тестлар ярдәмендә    фонетика, орфография, орфоэпия буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

1

16

Лексикология фәне, аның тармаклары турында мәгълүмат. Сүз, аның лексик мәгънәсе, үсеш-үзгәреше

1

17

Татар теленең сүзлек составы, аны   төркемләү һәм андагы үзгәрешләр. 

1

18

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

19

Кулланылыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

20

Кулланылыш активлыгы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

1

21

Фразеологик әйтелмәләр, аларның лексик мәгънәсе, төрле стильләрдә кулланылышы һәм сөйләмдәге вазыйфалары.

1

22

 

Тестлар ярдәмендә   фразеологик әйтелмәләр  буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

1

23

БСТҮ. Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар төзү

1

24

Төрле типтагы сүзлекләр, алардан файдалану.

1

25

БСТҮ. Контроль изложение.

1

26

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Сүз төзелеше. Сүз ясалышы ысуллары, татар теленең сүзлек составын баетуда сүз ясалышының роле.

1

27-28

Тестлар ярдәмендә  сүзъясалышы буенча    белем сыйфатын тикшерү

2

29

БСТҮ. Ышанычнамә һәм акт язу.

1

30

БСТҮ. Васыятьнамә язу. Беркетмә язу

1

31

Сүз һәм форма ясалышын аеру

1

32

Контроль диктант.

1

33

Хаталар өстендә эш. Сүзъясалышы буенча белемнәрне кабатлау

1

34

БСТҮ. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре(тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм)

1

35

“Эш кәгазьләре” темасы буенча зачёт-дәрес. Йомгаклау

1

         

 

         

  Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. телнең төп функциясен белү;
  2. татар әдәби теле тарихын, аның үсеш этапларын, татар теленең үзгәреш тенденцияләрен белү;
  3. “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормасы”, “сөйләм культурасы” төшенчәләренең мәгънәләрен аңлау;
  4. мәктәп курсында өйрәнелгән тел тармакларының система тәшкил итүенә төшенү;
  5. тел белеменә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, билгеләмәләрне белү;
  6. татар теленең төрле тармакларыннан алган мәгълүматка таянып, текстка лингвистик анализ ясау;
  7. телдән һәм язмача бирелгән мәгълүматны үзләштерүнең төрле алымнарын файдалану;
  8. тел – сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен аңлау һәм аларны дөрес куллану.

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

  1. тормыш-көнкүреш, иҗтимагый-мәдәни, фәнни-уку, рәсми эш стильләрен, аларга бәйле булган сөйләм этикеты нормаларын үзләштерү һәм аларны гамәли куллану;
  2. әдәби-тел нормаларын белү һәм аларны телдән һәм язмача сөйләм процессында дөрес файдалану;
  3. тормыш-көнкүреш, фәнни, рәсми текстларны монологик һәм диалогик характерда, төрле жанрда һәм стильдә язу.

Укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

  1. татар теленең тулы бер система булуын күзалларга ярдәм итә торган мәгълүмат;
  2. тел системасында барган тарихи-үсеш процессын ачыклый торган мәгълүмат;
  3. белем үзләштерүгә һәм тел берәмлекләрен анализлау өчен кирәкле өстәмә чыгынаклар;
  4. татар теленең төрки, рус, европа телләре арасында тоткан урынын һәм ролен бәяләргә ярдәм итә торган мәгълүматлар.

Предметара эшчәнлек:

  1. телнең рухи мәдәниятнең нигезе булуы, тел ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлау;
  2. татар телен әдәбият белән бәйләп, чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
  3. татар телен рус теле белән бәйләп, телләрнең үзара багланыш мөнәсәбәтләрен, шул мәнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
  4. телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, җәмгыять үсешенең телгә турыдан - туры мөнәсәбәте булуын җиткерү.

Укучыларның шәхси үсеш – үзгәреше:

  1. укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләү эшчәнлеген активлаштырып гомумиләштерү, нәтиҗә ясау сәләтен арттыру;
  2. тормышның төрле өлкәләрендә телне дөрес, төгәл кулланып, фикер эзлеклелеге булдыру, тел зәвыгы тәрбияләү;
  3. тел материалы нигезендә татар халкы тарихына, милли, әхлакый сыйфатларга игътибарны юнәлтү, укучыларда горурлык, кешелеклелек, үз кадереңне белү кебек сыфатлар тәрбияләү;
  4. татар теленең милли аһәңен, матурлыгын тоярга өйрәтү.

Өстәмә әдәбият

  1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  2. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге (“Белем.ру” ҖЧҖ, 2009).
  4. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. - Казан: Мәгариф, 2006.
  5. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина. - Казан: Мәгариф,2005
  6. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан: Яңалиф, 2006
  7. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. - Казан: РИЦ “Школа”, 2008
  8. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
  9. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма. - Казан: РИЦ “Школа”,2007        
  10.  Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр: Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. - Казан: Мәгариф, 2007
  11.  Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов. - Казан: Мәгариф, 2008
  12.  Хәзерге татар әдәби теле. Дидактик материал.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан    2009 нчы елда расланган вакытлы дәүдәт стандартларына нигезләнеп       төзелгән....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...