5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа по теме

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele.doc428.5 КБ

Предварительный просмотр:

« Әлмәт шәһәренең 2 нче  урта гомуми белем бирүче мәктәбе »  муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Каралды

Татар теле һәм әдәбияты

укытучыларының МБ җитәкчесе

_________________    (Гусманова Э.М)

1 нче номерлы беркетмә

“__27__” __08____ 2012 ел

 

Килешенде

Директор урынбасары

_________________  (Фархутдинова Л.Н.)

“ __28__ ”        08          2012 ел

Расланды һәм гамәлгә кертелде

Мәктәп директоры

________________    (Панкова Г.Н.)

                Боерык № __159/2_

“_______”  ___________ 2012 ел

 5 А Б В сыйныфлары өчен

ТАТАР ТЕЛЕННӘН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы, 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2012 – 2013 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1.  “Рус телендә тулы(гомуми) мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары”на (1-11 нче с-лар\ басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы.- казан:Татар.кит.нәшр., 2011.)

2. Гамәлдәге базис план нигезендә 2 сәг.әдәбият, 3 сәг.татар теле исәбеннән.

Тәкъдим ителә торган программа гомуми төп һәм гомуми урта белем бирү өчен кирәкле һәм җитәрлек күләмдәге тел һәм сөйләм материалын үз эченә алган минимум белем эчтәлеген тәшкил итә. Татар теленнән бирелергә тиешле белем күләме җәмгыятьнең иҗтимагый таләпләренә, тел гыйлеме үсешенә, ана теленең кулланылыш функцияләренә туры китереп билгеләнә.

        Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан түбәндәгеләрне санап китәргә була:

  1.  Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
  2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә белем бирү.
  3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
  4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнкмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
  5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.
  6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
  7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.
  8. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмаска кирәк. Изложение, сочинениеләр дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздырылырга тиеш.
  9. Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү  бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерергә тиеш. Бу бер үк вакытта сөйләм теленә дә, язма телгә карый.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, аның рус телендәге үзенчәлеген кыскача билгеләп бару зарур.

Сәгатьләр саны түбәндәгечә бүленә:

Атнага-3 сәг., 1 чирек – 27 сәг., 2 чирек – 21 сәг., 3 чирек – 30 сәг., 4 чирек – 27 сәг., елга – 105 сәгать.

Программаның эчтәлеге

Бүлек исеме

Дәрес темасы

Барлыгы

1

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

Лексика буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар.

Башлангыч сыйныфларда исем,сыйфат,сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис буенча кабатлау: сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм алар янында теркәгечләрне дөрес куллану; эндәш сүзләр һәм интонация.

4 сәг

2

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат.Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә.

Татар телендә сузык авазлар.Аңкау һәм ирен гармониясе.

Тартык авазлар классификациясе.Татар телендә тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре.

Татар телендә иҗек калыплары.Сүз басымы.Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.

Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре.Татар алфавиты.

Икешәр аваз кушылмасын белдергән  я,ю,е хәрефләрнең дөрес язылышы.

Ъ һәм Ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Кабатлау.

33 сәг

3

Лексика һәм лексикография  

Лексика турында гомуми мәгълүмат.Сүзнең лексик мәгънәсе.

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Кулланылу  өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы.

Кулланылу активлыгы буенча сүзлек составы.

Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары,алардан дөрес файдалану.

Кабатлау.

14  сәг

4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары.

Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе.

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.

Татар телендә сүз ясалу ысуллары: ясагыч кушымчалар белән яңа сүзләр ясау; сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы һәм тезмә сүзләр ясау; сүзләрне кыскарту юлы белән яңа  сүзләр ясау.

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

Кабатлау.

19  сәг

5

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

7 сәг

6

Бәйләнешле сөйләм үстерү  

1.Бирелгән терәк сүзләрне кулланып, кечкенә хикәя төзү.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәрен файдаланып,яраткан ел фасылы турында кечкенә хикәя язу.

3.Хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, укыган китап яки караган спектакль буенча кара-каршы сөйләшү (диалог) төзү.

4.Укылган яки тыңланган әдәби әсәрдән өзеккә, хикәя һәм сорау җөмләләрне файдаланып, план төзү.

5.Бирелгән репликалардан логик бәйләнешле диалог төзеп язу.

6.Бирелгән фразеологик әйтелмәләрне бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү.

7.Изложение,сочинение язарга өйрәнү.

8.Төрле характердагы диктантлар язу.

28  сәг

Язма эшләрне үткәрү вакыты

Диктант

 Үткәрү

 вакыты

Изложение

Үткәрү

вакыты

Сочинениеләр

Үткәрү

вакыты

1

Сөйкемсез песи

1 чирек

Эш үткәч, үкенүдән файда юк

1 чирек

“Соңлаган кыш”

2 чирек

2

Көзге урман            

1 чирек

Урман- кешенең якын дусты

1 чирек

“Яңа ел бәйрәме”

2 чирек

3

Кар ява                    

2 чирек

Песнәк белән Әнисә

2 чирек

“Минем яраткан әсәрем”

4 чирек

4

Зирәк карга

3 чирек

Муса турында

3 чирек

“Күңелле җәй”

4 чирек

5

Икмәк-табын күрке

3 чирек

Сабан туе

4 чирек

6

Лагерьдагы тормыш

4 чирек

5 нче сыйныфны бетергәндә алар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

5 нче сыйныфта, башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография буенча белемнәр тирәнәйтелә, системага салына, сүзләргә фонетик анализ ясау күнекмәләре бирелә. Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен татар телендәге авазларның классификациясен, акустик һәм артикуляцион үзгәрешләрен белү аеруча мөһим. Үзенчәлекле фонетик закон буларак, сингармонизм да, бу темаларны үткәндә, җентекләп өйрәнелә.

Фонетика буенча

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы буенча

1. Сузык һәм тартык авазларның классификациясен,

алардагы үзгәрешләрне белү. Сингармонизм законын,

аңкау һәм ирен гармониясе үзенчәлекләрен сөйләмдә

дөрес куллану.

2. Татар телендә иҗек калыплары, сүзләрне дөрес басым белән әйтү.

Җөмләләрдә логик басымны дөрес билгеләү.

3. Аваз һәм хәрефләрне аера белү. Алфавитны истә калдыра белү.

4. сүзләргә фонетик анализ ясау.

5. Орфоэпик сүзлекләрдән файдалана белү

1. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә аңлатма бирә белү. Тамырдаш

сүзләр табу. Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерә белү.

2. Татар телендә сүзләрнең ясалыш ысулларын белү.

Лексика һәм фразеология буенча

Сөйләм эшчәнлеге буенча :

1. татар теленең сүзлек составы ктилеп чыгуы, кулланылу өлкәсе

һәм кулланылу активлыгы буенча бәяли белү.

2. Сүзләрне һәм фразеологизмнарны урынлы куллану, аларның

мәгънәләренә аңлатма бирү. Синоним, омоним, антоним сүзләрне

дөрес куллану.

3. Төрле типтагы сүзлекләрдән куллана белү.

-укучыларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик һәм монологик

 сөйләм оештыра белүе;

-бирелгән план буенча сочинение язу;

-әдәби геройларны сурәтләп бирү;

-якын туганыңа яки дустыңа хат язу;

-сочинение элементлары булган изложениеләр язу;

      -татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре    эшләү.

Язма эшләрнең күләме  һәм аларны бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен яки аларның гомуми грамоталылыгын диктант,изложение,сочинение яздырып тикшереп була.Моннан тыш, сорауларга язма рәвештә җавап алу да уңай нәтиҗә бирә.Сораулар укыган әсәр,аерым текст,рәсем яки караган фильмнар буенча тәкъдим ителә.Бу очракта язма эшнең күләме һәр сыйныфның изложение күләменнән артмый.Укытучы эшне бәяләгәндә, түбәндәге таләпләрне истә тотарга тиеш: җавапның тулы,төгәл,дөрес булуы,сөйләмнең стилистик яктан камиллеге,орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталылыгы.

Сыйныфлар

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

V

4(1)

6(2)

5(2)

15(5)

Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.  

Диктант- укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар берничә төрле була: сүзлек диктанты,өйрәтү диктанты,искәртмәле диктант, аңлатмалы, сайланма,иҗади,күрмә,хәтер,ирекле диктантлар.

     1.Орфографик хата булмаса,”5” куела(бер пунктуацион хата булырга мөмкин).

     2.Бер орфографик, бер пунктуацион хатасы булса,”4”ле куела.

     3.Ике орфографик, ике пунктуацион хатасы булса,”3”ле куела.

     4.Биш орфографик, дүрт-алты пунктуацион хатасы булса,”2”ле куела.

     Өйрәтү  диктантлары 5-7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.

Контроль диктантның күләме  һәм аларны бәяләү

  Алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен, контроль диктантлар елга ике тапкыр яздырыла.

  Сыйныфлар

       V

Уку елы башында

    50 сүз

Уку елы ахырында

  50-60 сүз

1.Эш пөхтә башкарылса,хатасы булмаса “5”ле куела. (Бер-орфографик,ике пунктуацион хата булырга мөмкин).

2.Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4”ле куела.

3.Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

4.Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2”ле куела.

Изложение текстының күләме  һәм аны бәяләү

Изложение яздыру өчен, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, хикәяләр, аерым текстлар алына. Алар эчтәлеге һәм күләме ягыннан тиешле сыйныф таләпләренә җавап бирергә,тәрбияви максатларны үз эченә алырга һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү,камилләштерү юнәлешендә булырга тиеш.

Изложениене бәяләгәндә, фикерләрнең логик эзлеклелегенә, эчтәлекнең тулы, дөрес бирелүенә, язма сөйләм теленең камиллегенә, грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсенә игътибар ителә.

Изложение һәм сочинениегә ике төрле билге куела. Берсе- эчтәлек, сөйләмне дөрес оештыра алу өчен, икенче- грамоталылыкка.

Сыйныф

                      V

Сүз саны

сыйныф      

 Язма күләме

Уку елы башында

 70-110

55-70

Уку елы ахырында

110-140

70-85

    Изложениене бәяләү:

  1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган,стиль бердәмлеге сакланган эшкә “5”ле куела.(Бер орфографик,ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
  2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә,фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик,бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
  3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә,стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик  хатасы булган эшкә “3”ле куела.
  4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса,орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса,”2”ле куела.

Сочинениенең  күләме һәм аны бәяләү

     Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение- укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул  бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

     Әдәби ( хикәяләү, очерк, истәлек,хат, рецензия һ.б.), әдәби-иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

     Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 5 нче сыйныфта 0,5-1 бит булырга тиеш.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә,фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса,”5” ле куела.(Бер орфографик яисә ике пунктуаөион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер –ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стилҗ ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуаөион (грамматик) яисә бер –ике сөйләм ялгышы булса, “4”ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стилҗ бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр булса,өч орфографик, дүрт пунктуаөион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, “3”ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуаөион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, “2” ле куела.

Язма эшләр

Диктант

Сөйкемле  песи

Безгә аклы-сарылы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. без аны акыллы булганы өчен яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда, мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде диләр. (47сүз) (Ә.Бикчәнтәева)

Көзге урман

Көзге урман сукмагына сары яфраклардан алтынсу җәймә түшәлгән. Ә ап-ак каен кызлары иҗнәренә сап-сары ефәк шәлләрен ябынган.

Ниндидер горурлык та, назлылык та, моңсулык та бар каеннарда. Бераз гына җил исеп куйдымы, бу гүзәлләр тагын җанлана. Яфракларының шыбырдашуында ниндидер таныш моң ишетәсең.

Яфракларын җилгә бирмәс өчен, әнә ничек тартыша ул ак каен. Ә сары яфраклар еракка очарга әзерләнгән кошлар артыннан калмаска тырыша, салмак кына бөтерелеп төшәләр. Мәңгегә кузгалмаска яталар.

Ә яз җиткәч, ботакта тагын нәни бөреләр күренер, яҗа яфраклар дөнья күрер. Табигать шулай инде, мәңге үзгәреш, мәңге яңарыш кичерә ул. Алтын яфраклар һаман коела да коела. Җиргә сап-сары кар явамыни. Елның бувакыты әнә шулай табигатьнең татлы йокыга әзерләнгән чагын хәтерләтә. (Х. Фәйхиевтән) (110 сүз)

Кар ява

Таңнан башланган кар туктамады, яуды да яуды. Җир йөзе ап-ак кар белән капланды. Киң яланнар, биек таулар, урманнар, болыннар- һәммәсе карның үзенә бер яңа матурлыгы белән түшәлеп агардылар. Агачларның ботаклары, үз авырлыкларын үзләре күтәрә алмыйча, түбәнгә таба салына башладылар. Зур елгалар әллә кая, төпкә- боз астына качтылар. Юллар, сукмаклар югалдылар. Өйләрнең, абзарларның, ындырларга тезелгән кибәннәрнең түбәләре- һәммсе карга күмелделәр. (59 сүз) (Г.Ибраһимов)

Бирем.

1. Тексттан сыйфатларны табарга.

2. а) борын ассимиляциясе

    б) ирен гармониясе

    в) тартыклар  ассимиляциясенә 2шәр мисал сайлап язарга.

Зирәк карга

Тирәк агачы янындагы утыргычта бер сабый үзе кимереп йөргән сохариен онытып калдырды. Карга мшуны чукый-чукый җиргә төшерде. Ләкин сохари чукыган саен катылана гына барды. Моңа башка каргаларның да күзе төште. Җыйналды карга, чыкты шау-шу.

Зирәк карга читкә тайпылды һәм сабыр гына бу тамашаны күзәтте. Карга дуслар, күпмие генә чукысалар да, бернинди уңышка ирешә алмыйча таралыштылар. Ә зирәк карга сохарины капты да кипми калган күлләвеккә салды. Тиз арада ук йомшаган икмәк белән рәхәтләнеп сыйланды. Бүтән каргалар бу вакытта тагын кайдадыр тарткалашып чукыша иде бугай. (83сүз) (Ә. Баян)

Икмәк-табын күрке

               Кибеттә ипине кул белән тотарга ярамый. Йомшаклыгын чәнечке белән әкрен генә басып карыйлар.

              Ипине бер-ике көнгә генә җитәрлек итеп сатып алыгыз.

Икмәк үзенә дымны бик тиз тарта. Ул ят исләрне тиз сеңдерә. Аңа тузан тиз куна.Шуңа күрә аны аерым пакетка салалар.

Ипине ипи савытында саклыйлар. Савытны әледән-әле юып һәм җилләтеп торалар.

Арыш һәм бодай ипиен аерым саклыйлар.

Ипи телемнәрен тәлинкәдән кул белән алалар. Аларны чәнечке белән алырга ярамый.

Әдәпле кеше ипине бервакытта да әрәм-шәрәм итми.  

Изложениеләр

Эш үткәч, үкенүдән файда юк

Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган. Әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте. Ерак түгел юл кырыена барып кунды. Марат, аңа төзәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына тиде. Кош шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер генә тамчы кан тамган иде. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кошның “чирик, чирик...” иткән тавышы ишетелде. Бу аның:”Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз. Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үердең!”-диюе иде.

Маратка бик күңелсез булды, бу эшенә ул бик үкенде.

Ләкин инде эш үткән иде. (145 сүз)

Урман- кешенең якын дусты

Урманны кем генә яратмый икән?! Мөгаен, андый кеше юктыр. Ә шагыйрьләр, язучылар өчен урман- илһам чыганагы. Габдулла Тукайның Кырлай урманнары турында язганнары һәммәбезнең хәтерендә саклана. Без дә урманны яратабыз. Аның гүзәллеген, ямен мактарга берсеннән-берсе матур сүзләр эзлибез.

 Матурлыгы, табигатькә ямь бирүе өстенә урманның файдасы да бик күп. Ул без сулый торган һаваны сафландыра, тузаннан чистарта. Шуңа күрә дә урманның һавасы һәрвакыт саф була.

Яз һәм җәйләрен урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Дару үләннәренең дә бик күбесе шунда үсә. Башта урман кешеләргә тәмле-тәмле җиләкләрен бүләк итә. Соңга таба гөмбәчеләрне үзенә чакыра.

Урмандагы һәр агач табигатькә бер ямь биреп тора. Аларның файдасы да төрлечә. Мисалга бөдрә яфраклы ак каенны алыйк. Аның суы кешеләрне ревматизм авыруыннан дәвалый. Май аенда җыйналган яфрагын чәй итеп эчү бавыр, бөер һәм эчәкләргә шифа була. Мунча яратучылар да каенга рәхмәт әйтәләр. Ә аның буй-сыны нинди тагын!

Урман матур да, файдалы да. Аны саклдарга кирәк! (147 сүз) Й.Гәрәйдән.

Искәрмә.

Тактага ревматизм сүзен язып куярга мөмкин.

Песнәк белән Әнисә

Кыш көне иде. Көннәр үтә салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итә. Тышка чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашарга табу кыенлашты.

Беркәнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә сары түшле песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

  • Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?- дип сорады Әнисә.
  • Күрәсең ич тышта нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, -диде әнисе.
  • Алайса, мин аны ашатыйм-диде Әнисә, форточканы ачты да бер кисәк туңмай куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап та бетерде.

Шул көннән алып, песнәк бик шатланды. Көн саен бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Тора-бара ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

Муса турында

Безнең мостафа авылы бик матур елга буена урнашкан. Бу кечкенә генә елга шактый тирән һәм балыклы. Муса бала чакта буш вакытларын шул елга буенда уздырырга ярата иде. Мин дә аның белән балыкка йөри идем. Ул- кармаклар, мин селәүчен савытын тотам. Тугайлыктагы тирәнлек җиргә килеп туктыйбыз. Кармакларыбызны әкрен генә суга салабыз, калкавычларны күзәтеп утырабыз.

Менә беренче балыкны Муса тартып чыгара. Аның турында берәр кызыклы нәрсә әйтмичә калмый инде ул. Бу юлы да ярда ялтырап яткан кызылканат әллә нинди маҗараларга очраган икән.

 Муса табигатьне бик ярата иде. Без еш кына ерак тегермәнгә бара торган идек. Тегермән буасының суы мөлдерәмә тулы. Як-якта куе әрәмәлек. Елга яры буйлап исәпсез-хисапсыз чәчәкләр белән бизәлгән болынлык сузылып китә. Аннан үзенә бертөрле матурлыкка төрелгән урман күренеп тора.

Муса әнә шул гүзәллеккә сокланып карый. Аннары куен дәфтәрен чыгара, шушы бай табигать күренешен кәгазьгә төшерә. (135 сүз) “М.Җәлил турында истәлекләр” җыентыгыннан.

План.

1. Муса балык тотарга ярата иде.

2. Беренче балыкны да ул тартып чыгарды.

3. Муса табигать гүзәллеген кәгазьгә төшерә алды.

Бирем.

Маҗараларга, сузылып, гүзәллеккә сүзләренең синонимнарын табарга.

Сабан туе

Язгы аяз көн. Күктә елмаеп кояш балкый. Әнә шундый матур көнне колга башына чигелгән сөлгеләр асып, бер төркем картлар урам буйлап сабан туена бүләк җыеп йөриләр.

-Һәй, киленнәр, туганнар! Сабан туена нәрсәләр бирәсегезне онытмагыз!...

Картлар, салмак кына атлап, капка саен туктап, өйдән чыгарган әйберләрне колга башына бәйләп куялар. Аларны ияреп бер төркем бала-чага йөри. иртәгә авыл башында зур бәйрәм булачак. Бөтен авыл әнә шуңа хәзерләнә.

Бу хәбәр Якубны да куандырды. Иртәгә ул авылның көрәшчеләрен, йөгерешчеләрен күрәчәк. Ул чабышкы атларны бик ярата. Ат чабыштырып карау үзе генә ни тора бит! Бәләкәйрәк чагында мондый ярышларда аның да катнашканы бар иде.

Сабан туе- безнең халыкның көтеп алган, елга бер генә килә торган милли бәйрәме ул. Шуңа да аңа һәркем үзенчә хәзерләнә: берәүләр анда көрәшеп көч сынашмакчы, икенчеләре ярышта катнашмакчы, ә кайберләре ял итәргә уйлый.

Сабан туенда күпме кеше күрәсең! Аңа карты, яше бала-чагасы килә.

Сабан туе- зур бәйрәм ул. (146 сүз)  В. Исхаковтан

Искәрмә.

Контроль изложение өчен файдаланырга мөмкин.

План.

1. Сабан туена хәзерлек.

2. Сабан туендагы милли уеннар.

3. Сабан туе-зур бәйрәм.

 Бирем.

1. Куандырды, салмак сүзләренә синонимнар табарга.

2. Сабан туе, бала-чага, йөгерешчеләр сүзләренең язылышларын аңлатырга.

Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру:

5  нче сыйныф (татар төркеме)

Укытучы: Гарипова Рузилә Сәлихҗан кызы

Сәгать саны: 105 сәг

Барлыгы: 105 сәг;  атнага 3 сәг

Планлаштырылган контроль эшләр: ( Диктант   6(2), Сочинение  4(1),  Изложение  5(2) , Барлыгы  15(5)

 Административ контроль эшләр: ___5__

Планлаштыру: “Рус телендә тулы(гомуми) мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары”на (1-11 нче с-лар\ басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы.- казан:Татар.кит.нәшр., 2011.)  нигезендә төзелде

Дәреслек:  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова .- Казан: Мәгариф,  2009.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН (ТАТАР ТӨРКЕМЕ)

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Сәгать саны

Эчтәлекнең мәҗбүри элементы

Укучыларның әзерлегенә таләпләр (көтелгән нәтиҗә)

Контроль

төре

Уку эчтәлегенә характеристика

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 чирек ( 27 сәгать)

1

Туган тел турында әңгәмә

Кабатлау

1

Тел гыйлеменең тел төзелешен, кулланылышын

Тел гыйлеменең тел төзелешен, кулланылышын һәм үсешен өйрәнүе

Күнегүләр эшләү

3.09

2

Тел гыйлеменең тармаклары

Кабатлау

1

Тел гыйлеменең тармаклары

Аның тармаклары: фонетика, лексикология, сүз ясалышы, морфология, синтаксис булуы..

Күнегүләр эшләү

5.09

I. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау (4 + 3 сәг)

3

Исем .Фигыль

Кабатлау

1

Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр; ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Хикәя фигыльнең заманнары; фигыльнең зат-сан категориясе

Исемнәрнең берлек-күплек санын, килешләр белән төрләнүен белү. Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү. Б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрне килешләр белән дөрес төрләндерә белү. Фигыльләрне  мәгънә буенча төрләргә аера белү. Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү. Фигыльнең зат-сан категориясен билгеләү

Күнегүләр эшләү, сүзләрне килешләр, зат-сан белән төрләндерү

07.09

4.

Алмашлык

кабатлау

1

Зат алмашлыклары, берлек-күплек саны, килеш белән  төрләнеше

Алмашлыклар турында төшенчә. Зат алмашлыкларын танып белү. Зат алмашлыкларының берлек-күплек санда килүе, килешләр белән төрләнешен белү.

Җөмлә төзеп

язу, күнегүләр эшләү

10.09

5.

Диктант “Сөйкемле песи”

контроль

1

Дөрес язу күнекмәләрен булдыру.

Диктант №1

Диктант язу

12.09

6

Хаталар өстендә эш.

Сүзтезмә.  Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре

кабатлау

1

Сүзтезмәләрдә ияртүче һәм иярүче сүзләр, бәйләүче чаралар. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләр

Сүзтезмәлөрне танып белү. Аларда ияртүче һәм иярүче сүзләрне, бәйләүче чараны аера алу. Сүзтезмәләрне тикшерү. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрне аера һәм дөрес интонация белән укый белү.

Күнегүләр эшләү, сҗб. Җөмләләр төзү, күнегүләр эшләү

14.09

7

 Изложение. “ Эш үткәч, үкенүдән файда юк”

контроль

1

Эчтәлекне аңлау, төшенү күнекмәләре булдыру.

Изложение №1

Изложение язу

17.09

8

Хаталар өстендә эш.

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

Кабатлау

1

Иярчен кисәк буларак аергыч

Җөмләдә иярчен кисәк буларак аергычны дөрес билгели белү. Аергычның төп сыйфат, исем белән белдерелүен белү.

Җөмләләр тикшерү, күнегүләр үтәү

19.09

9

Кабатлау дәрес

катнаш

1

Җөмлә төрләре, сүз төркемнәре

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

21.09

II. Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография  (33+5 сәг)

10

Фонетика, орфоэпия.

Яңа граммбирү

1

Тел белеменең фонетика бүлеге сөйләм авазларын өйрәнү, орфоэпия бүлекләре

Тел белеменең фонетика бүлеге сөйләм авазларын, орфография бүлегенең дөрес язарга өйрәтүен үзләштерү.

Күнегүләр эшләү

24.09

11

Авазларның ясалу урыннары.

Яңа рамм бирү

1

Төп сөйләм органнары

Төп сөйләм органнары. Авазларның ясалышында сөйләм органнарының роле.

Авазларның әйтелешен, ясалу урынын билгеләү

26.09

12

Сузык авазлар (нечкә)

Яңа б.б.

катнаш

1

Иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыклар бүленеше

Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ә иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше.

Сузыкларның төрен билгеләү, күнегүләр эшләү

28.09

13

Сузык авазлар (калын)

Яңа б.б.

катнаш

1

Иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыклар бүленеше

Сузыкларның, телнең хәрәкәтенә карап, алгы һәм арткы рәт сузыкларына, ә иреннәр хәрәкәтенә карап, иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыкларга бүленеше.

Сузыкларның төрен билгеләү, күнегүләр эшләү

01.10

14

Сингармонизм законы, аның төрләре.

Яңа б.б.

1

Сингармонизм төрләре

Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашлануларының сингармонизм дип аталуы. Сингармонизм төрләре: калынлыкта-нечкәлектә ярашуы, сүзнең беренче иҗегендә килгән [о],  [ө] ирен сузыкларының калган иҗекләрдәге [ы], [е] авазларын иренләштерүе.

Сүзләрне тикшерү, сорауларга җавап бирү

03.10

15

Ирен гармониясе

кабатлау

1

Иренләшкән ]о[,[ө] сузыклары

Иренләшкән ]о[,[ө] сузыкларының дөрес кулланылышы.

Сузыкларның төрен билгеләү, күнегүләр эшләү

05.10

16

Ирен гармониясе

кабатлау

1

Иренләшкән ]о[,[ө] сузыклары

Иренләшкән ]о[,[ө] сузыкларының дөрес кулланылышы.

Сузыкларның төрен билгеләү, күнегүләр эшләү

08.10

17

Диктант (граммматик биремле)

 “ Көзге урман ”

контроль

1

Орфографиянең кыен очракларын үзләштерүне тикшерү максатында.

Диктант №2

 Диктант язу

10.10

18

Хаталар өстендә эш.

Тартык авазлар (яңгырау)

Яңа б.б.

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парлашуы

Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парлашуы. Һәмзә (') тартыгы.

Тартык авазларны аерырга өйрәнү, күнегүләр эшләү

12.10

19

Тартык авазлар(саңгырау)

кабатлау

1

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парлашуы

Тартык авазларның ясалышы. Аларның яңгырау, саңгырау тартыкларга бүленеше. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларның парлашуы. Һәмзә (') тартыгы.

Күнегүләр эшләү

15.10

20

[w] Һәм [в] тартыклары

Яңа б.б.

1

[w] һәм [в] тартыкларының ясалышлары

[w] һәм [в] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [w] тартыгы - яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы, [в] тартыгы - яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы.

[w] Һәм [в] тартыкларының аермасын күрә белү, күнегүләр эшләү

17.10

21

[w] Һәм [в] тартыклары

кабатлау

1

[w] һәм [в] тартыкларының ясалышлары

[w] һәм [в] тартыкларының ясалышлары ягыннан аерымлыклары: [w] тартыгы - яңгырау, өрелмәле, ирен-ирен тартыгы булуы, [в] тартыгы - яңгырау, өрелмәле, ирен-теш тартыгы, аның алынма сүзләрдә генә кулланылуы.

Күнегүләр эшләү

19.10

22

[х] һәм [һ]тартыклары

Яңа б.б.

1

[х] һәм [һ] авазларының, ясалышы

[х] һәм [һ] авазларының, ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [х] һәм [һ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы.

Күнегүләр эшләү, сҗб

22.10

23

[к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] тартыклары

Күнегүләр эшләү.  

Яңа б.б.

1

[к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] авазларының, ясалышы

[к] һәм [г], [къ] һәм [гъ] авазларының, ясалышы. Бу авазлар кергән сүзләрне дөрес уку. [къ] һәм [гъ] авазларының татар теленең үз сүзләрендә генә булуы.

Күнегүләр эшләү

24.10

24

Кабатлау дәрес

катнаш

1

Татар теленең үзенчәлекле авазлары

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

26.10

25

[м],[н] һәм [ң] тартыклары

Яңа б.б.

1

[м],[н] һәм [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары

[м],[н] һәм [ң] тартыкларының уртак һәм аермалы яклары: яңгырау, йомык, борын тартыклары булулары, ләкин ясалу урыны буенча [н] тел-теш авазы, [ң] кече тел тартыгы, [ң] тартыгының сүз башыңда килмәве.

Күнегүләр эшләү

29.10

25

Изложение

“ Урман - кешенең якын дусты ”

контроль

1

Белемнәрне тикшерү.

Изложение №2

Изложение, сҗб

31.10

27

Хаталар өстендә эш. [ч], [ц], [щ] тартыклары

кабатлау

1

[ч], [ц], [щ] тартыклары

Рус алынмаларыннан кергән авазларның кулланылышын ныгыту

Төрле типтагы күнегүләр үтәү, сүзләргә анализ ясау, сүзлек запасын арттыру

02.11

2 чирек  (21 сәг)

28

[’] (хәмзә) тартыгы.

Күнегүләр эшләү.    

Яңа б.б.

1

[’] (хәмзә) тартыгы.

     

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү, сүзләргә анализ ясау

12.11

29

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше

(җайлашу)

Яңа б.б.

1

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше. Авазларның әйтелешләре ягыннан үзара җайлашуы (җайлашу) күренеше. Тартыкларның сөйләм барышында чиратлашуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү, сүзләргә анализ ясау, сүзлек запасын арттыру

14.11

30

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше (охшашлану)

Яңа б.б.

1

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше

Тартыкларның үзара тәэсир итешеп, ике охшаш булмаган аваздан бертөрле яки охшаш авазлар формалашу (охшашлану) күренеше.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү, сүзләргә анализ ясау, сүзлек запасын арттыру

16.11

31

 Тартык авазлар темасын кабатлау

Кабатлау

1

Сөйләмдә тартыкларның үзгәреше

Белемнәрен камилләштерү

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

19.11

32

Сочинение “Соңлаган кыш”

Контроль

1

Җөмлә төрләрен,авазларның дөрес язылышын камилләштерү

Сочинение №1

С.җ.б., сочинение язу

21.11

33

Хаталар өстендә эш. Тартык авазлар таблицасын төзү.

катнаш

1

Тартык авазларның ясалу үзенчәлекләр

Тартык авазларның ясалу үзенчәлекләрен белү. Ясалышларыңда тавыш ярыларының катнашу-катнашмавыннан чыгып, тартыкларны яңгырау-саңгырау; ясалу урыннарыннан чыгып, ирен-ирен, ирен-теш, тел-теш, тел-аңкау, тел арты, кече тел, йоткылык, бугаз тартыкларына аеру.

Таблица өстендә эш

23.11

34

Изложение.

“ Песнәк белән Әнисә”

контроль

1

Гади план төзү күнекмәләре булдыру, шул нигездә фикерне эзлекле язу.

Изложение №3

С.җ.б., изложение язу

26.11

35

Хаталар өстендә эш

Иҗек

Яңа б.б.

1

Иҗекләрнең төркемгә бүленүе

Иҗекләрнең ике төркемгә бүленүе: сузык авазлардан гына торган яки сузык авазга тәмамланган иҗекләр ачык иҗекләр, ә тартыкка тәмамланганнары ябык ижекләр дип аталулары. Бер иҗекле сүзнең юлдан-юлга күчерелмәве.. Иҗек калыплары.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү, сүзләргә анализ ясау, сүзлек запасын арттыру

28.11

36

Басым.

Яңа б.б.

1

Сүзнең басымы

 Сүзнең басымын билгели белү. Татар теленде басымның нигездә, соңгы иҗеккә төшүе.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү, сүзләргә анализ ясау

30.11

37

Интонация

Яңа б.б.

1

Интонация. Интонациянең төп өлешләре

Интонация. Тавышның хәрәкәтен билгели белү. Интонациянең төп өлешләрен – фраза басымын, пауза, логик басым, тойгы басымын, сөйләм басымын аера белү.

Текслар өстендә эш, җөмләләр тикшерү

03.12

38

Сүзгә фонетик анализ

Катнаш

1

Фонетик анализ ясау

Фонетик анализ ясый белү: телдән һәм язу анализ ясау.

Фонетик анализ ясау

05.12

39

Графика һәм орфография

Катнаш

1

Татар алфавиты

Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләрнең алфавит булуы. Татарча алфавитны яттан белү: анда 38 хәреф (12 сузык, 24 тартык, 2 хәреф – ъ, ь аваз белдерми) булуы. Рус алфавиты белән татар алфавиты арасындагы аерма.

Алфавитны искә төшерү, күнегүләр эшләү

07.12

40

Сузык аваз хәрефләре.

Кабатлау

1

Сузык авазлар

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

10.12

41

Сузык аваз хәрефләре (алынма сүзләрдә)

1

Сузык авазлар

Сузык авазларны язуда дөрес билгели белү. Иренләшү күренеше. Тар һәм киң әйтелешле сузык авазлар.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

12.12

42

Сочинение “Яңа ел бәйрәме”

Контроль

1

Алган белемнәрен күрсәтү. Җөмлә төрләрен дөрес улану.

Сочинение №2

С.җ.б., изложение язу

14.12

43

Хаталар өстендә эш

Тартык аваз хәрефләре

Катнаш

1

Тартык һәм сузык авазлар

Тартык һәм сузык авазларны язуда дөрес күрсәтә белү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

17.12

44

Контроль диктант

“ Кар ява”                             

контроль

1

Тартык аваз хәрефләрен язуда дөрес билгеләү.

Диктант №3

Диктант язу

19.12

45

Хаталар өстендә эш

[къ] һәм [гь] авазларының язуда белдерелүе

Катнаш

1

[къ] һәм [гь] авазлары

[къ] һәм [гь] авазларының язуда к, г хәрефләре аша белдерелүе. К һәм г хәрефләрен [къ], [гь] дип дөрес уку кагыйдәләрен белү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

21.12

46

ь һәм ъ хәрефләре

Кабатлау

1

ь һәм ъ хәрефләре

Әлеге хәрефләрне авазларны үзгәртүдәге ролен аңлап кулану.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

24.12

47

Тартык авазлар темасын кабатлау

Кабатлау

1

[һ] һәм [х], [н] һәм [н] авазлары

[һ] һәм [х], [н] һәм [н] авазларын язуда белдерүдәге үзенчәлекләрне белү: һ һәм х хәрефләре булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру, н хәрефенең сүз башында килмәве.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

26.12

                                                                                   III. Лексикология һәм лексикография ( 14 + 4 сәг)

48

Лексикология һәм сөйләм культурасы турыңда төшенчә.

Яңа б.б.

1

Лексикология

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

28.12

3 чирек  (30 сәг)

49

Лексикология һәм сөйләм культурасы турыңда төшенчә

1

Лексикология

Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип аталуы. Телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

16.01

50

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы

Яңа б.б.

1

Татар теленең сүзлек составы

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр турында белемнәрен ныгыту

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

18.01

51

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы

1

Татар теленең сүзлек составы

Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр турында белемнәрен ныгыту.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

2101

52

Диктант “ Зирәк карга ”

Контроль

1

Белемнәрен тикшерү

Диктант №4

Диктант язу

2301

53

Кулланылышы буенча татар теленең сүзлек составы.

Яңа б.б.

     1

татар теленең сүзлек составы

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

25.01

54

Гомумхалык сүзләре

Һөнәрчелек сүзләре

Яңа б.б.

1

Гомумхалык сүзләре

Һөнәрчелек сүзләре

Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуы. Диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

28.01

55

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы:

Актив һәм пассив сүзләр.  

Яңа б.б.

1

Актив һәм пассив сүзләр

Искергән сүзләрнең тарихи сүзләр һәм архаизмнарга бүлү. Тарихи сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган предмет, күренешләрнең исемнәре булуы, ә хәзерге көндә дә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары архаизм булуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

30.01

56

Искергән сүзләр

Неологизмнар

Яңа б.б.

1

Неологизмнар

Искергән сүзләрнең тарихи сүзләр һәм архаизмнарга бүлү. Тарихи сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган предмет, күренешләрнең исемнәре булуы, ә хәзерге көндә дә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары архаизм булуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

01.02

57

Күнегүләр эшләү

Катнаш

1

Лексика

Картинаны аңлау өчен махсус лексика файдалана белү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

04.02

58

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту.

Кабатлау

1

Лексика

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

06.02

59

Кабатлау дәрес

катнаш

1

Кушымчалар

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

08.02

60

Фразеологизмнар

Яңа б.б.

1

Фразеологизмнар

Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләрдән аера белү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

11.02

61

Лексикография

Яңа б.б.

1

Лексикография

Сүзлекләр белән эшли белү

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

13.02

62

Сүзләргә лексик анализ ясау

Яңа б.б.

1

Лексик анализ

Лексик анализ ясый белү

Лексик анализ ясау

15.02

63

Лексикография темасын кабатлау

Кабатлау

1

Лексикография

Сүзлекләрне дөрес куллану

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

18.02

64

Лексикография темасын кабатлау

Кабатлау

1

Лексикография

Сүзлекләрне дөрес куллану

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

20.02

65

Диктант  “ Икмәк-табын күрке ”

Контроль

1

Белемнәрен тикшерү,бәяләү

Диктант №5

Диктант язу

22.02

                                                                                     IV. Сүз төзелеше һәм  сүз ясалышы  ( 19 + 3 сәг)

66

Тамыр һәм кушымчалар

Яңа б.б.

1

Сүз төзелеше

Сүз төзелешенең аларның ясалышына бәйле булуы. Ясалышлары ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

25.02

67

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

Яңа б.б.

1

Сүз ясагыч кушымчалар

Сүз ясагыч кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүе.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

27.02

68

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар.

Яңа б.б.

1

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларның сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртмичә, әйберләр, эш-хәл, күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерүе.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

01.03

69

Бәйләгеч кушымчалар

Яңа б.б.

1

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

Бәйләгеч кушымчаларның функцияләрен белү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү Төрле типтагы күнегүләр үтәү

04.03

70

Модальлек кушымчалары

Яңа б.б.

1

Модальлек кушымчалары

Модальлек кушымчаларының чынбарлыкка мөнәсәбәт белдерүен аңлау.

289к.

06.03

71

Кушымчаларның сүзгә  ялгану тәртибе

Яңа б.б.

1

Тамырга кушымчаларның ялгануы

Тамырга башта сүз ясагыч, аннары мөнәсәбәт (бәйләгечләр, модальлекләр) белдерүче кушымчаларның ялгануы.

Изложениега әзерләнү

08.03

72

Изложение  “Муса турында”

Контроль

1

Лексикография темасы буенча белемнәрен куллану.

Изложение №4

Изложение язу, сҗб

11.03

73

Хаталар өстендә эш.

Сүзнең нигезе

Яңа б.б.

1

Сүзнең нигезе

Сүзнең нигезе дип бәйләгеч кушымчаларсыз өлеше аталу. Тамыр белән туры килгән нигезнең тамыр нигез, ә составында сүз ясагыч һәм модальлек белдерүче кушымчалар булганы ясалма нигез дип аталуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

13.03

74

Сүз төзелешен тикшерү

Яңа б.б.

1

Сүз төзелеше

Сүз төзелешен тикшерү тәртибен белү.

Сүзләрне тикшерү

15.03

75

Сүз төзелеше темасын кабатлау

Кабатлау

1

Сүз төзелешен

Белемнәрен практикада улану алулары.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

18.03

76

Сүз ясалу ысуллары.

Катнаш

1

Сүзләрнең ясалыш ысуллары

Сүзләрнең ясалыш ысуллары дип телнең үз чаралары ярдәмендә яңа сүзләр ясау юллары, алымнары аталуы. Сүз ясалышының сүзләргә сүз ясагыч кушымча ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү, сүзләрне кыскарту ысуллары булуы. Сүз ясагыч кушымчаларның тамыр нигезгә дә, ясалма нигезгә дә ялгануы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

20.03

77

Кушымча ялгану ысулы

Катнаш

1

Кушымча ялгану ысулы

Алдагы дәрестәге белемнәрне ныгыту.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

22.03

4 чирек  (27 сәг)

78

Сүзләр кушылу ысулы.

Парлы сүзләр

Катнаш

1

Кушымча ялгану ысулы; Парлы сүзләр

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы. Парлы сүзләрнең бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, яваздаш ике сүзне теркәү яисә кабатлау юлы белән ясалуы. Парлы сүзләрнең сызыкча аша язылуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

03.04

79

Сүзләр кушылу ысулы.

Парлы сүзләр (ныгыту)

Кабатлау

1

Парлы сүзләр

Сүзләрне кушу ысулы белән яңа сүзләрнең ике яки өч сүзне кушып, теркәп, тезеп ясалуы. Ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүе кушма сүз булуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

05.04

80

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы.

Яңа б.б.

1

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы

Сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы бер сүз төркеменә караган сүзләрнең икенче сүз төркеменә күчүе белән ясалуы. Сүзләрне кыскарту ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы тезмә сүзләрне кыскартып ясалуы. Кыскартылма сүзләргә сүзләрнең я беренче авазлары, я , беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүзнен тулысыңча алынуы.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

08.04

81

Кабатлау дәрес

катнаш

1

Кушымчалар

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

10.04

82

Сүзләрне кыскарту ысулы.

Яңа б.б.

1

Сүзләрне кыскарту

Фонетик чараларның сүз яалудагы ролен аңлап кулану.

С.җ.б.

12.04

83

Фонетик ысул.

Яңа б.б.

1

Фонетик ысул.

Фонетик чараларның сүз ясалудагы ролен аңлап улану.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

15.04

84

Кабатлау дәрес

Контроль

1

Белем дәрәҗәсен билгеләү .

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

17.04

85

Хаталар өстендә эш.

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүз ясалу.

1

Сүзнең мәгънәсе үзгәртү

Сүзләрнең аваз составын үзгәртү ысулы белән яңа сүзләрнең кулланылыштагы сүзләрнең әйтелеше яки басымы үзгәртелеп ясалуы. Сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү ысулы белән яңа сүзләр кулланылыштагы сүзләрнең мәгънәләре үзгәртелеп ясалуы.        

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

19.04

86

 Сочинение

“Минем яраткан әсәрем”

Сочинение

1

Сөйләм төрләрен (сыйфатлау, хикәяләү, фикер йөртү) кулланып, фикерне эзлекле язу.

Сочинение № 3

С.җ.б.

22.04

87

Сүз төзелешен һәм ясалышын гомумиләштереп кабатлау

катнаш

1

Сүз төзелешен һәм ясалышын

Бүлек буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.

Мөстәкыйль эшкә эзерләнү

24.04

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау ( 7 + 11 сәг)

88

Мөстәкыйль эш

Яңа б.б.

1

5 енче сыйныфта алган белемнәрен гамәлдә кулланырга өйрәтү

С.җ.б.

26.04

89

Орфография, орфоэпия  темасын  кабатлау

Контроль

1

Орфография, орфоэпия  

Уку елында алган белемнәрен ныгыту

Мисаллар язу

29.04

90

Лексикография темасын  кабатлау

Кабатлау

1

Лексикография

Уку елында алган белемнәрен ныгыту

Мисаллар язу

01.05

91

Фразеология темасын  кабатлау

Контроль

1

Фразеология

Уку елында алган белемнәрен ныгыту

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

03.05

92

Фразеологик сүзлек белән эшләү

Кабатлау

1

Фразеологик сүзлек

Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү

Фразеологик әйтелмәләрне аңлату

06.05

93

Кабатлау дәрес

катнаш

1

Кушымчалар

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

08.05

94

 Изложение (контроль)

“Сабан туе ”

Контроль

1

План нигезендә текстның стилен саклап яза белү.

Изложение№5

С.җ.б.

10.05

95

Хаталар өстендә эш.

Күнегүләр эшләү

Кабатлау

1

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

13.05

96

Фонетика темасын кабатлау

Кабатлау

1

Фонетика

Ел буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.

Фонетик анализ ясау

15.05

97

 Контроль диктантка әзерлек. Кабатлау дәрес                

Катнаш

1

Фонетика

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә күнегүләр үтәү

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

17.05

98

Административ контроль диктант «Лагерьдагы тормыш»

тормыш»

Контроль

1

Ел буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.

Диктант №6

Диктант язу

18.05

99

Хаталар өстендә эш.

Кабатлау

1

Сүз төзелеше

Ел буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

20.05

100

Сүз төзелеше темасын кабатлау

Контроль

1

Сүз төзелеше

Ел буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

21.05

101

Кушымчалар төрен кабатлау

Кабатлау

1

Кушымчалар

Ел буенча өйрәнелгән кагыйдәләрне гамәлдә кулланырга өйрәнү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

22.05

102

Кабатлау дәрес

катнаш

1

Кушымчалар

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

24.05

103

Сочинение “Күңелле җәй” (сочинение язу)

Кабатлау

1

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Сочинение  №4

С.җ.б

27.05

104

Кабатлау дәрес

катнаш

1

Кушымчалар

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Төрле типтагы күнегүләр үтәү

29.05

105

Йомгаклау дәресе

Кабатлау

1

Кушымчалар

Алган белемнәрен системага салу

 Төрле типтагы күнегүләр үтәү

31.05

Укыту-методик комплексы:

 1. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова .- Казан: Мәгариф,  2009.

 2.  Татар теленнән өстәмә күнегүләр. Шәйдуллин Ф.Ә. - Әлмәт, 2001.

 3. Рахман Р. Һәр сыйныфта – сочинение. – Казан: “Раннур” нәшр., 2003.

 4.Татар телендә тыныш билгеләре: Белешмә/ Ф.С.Сафиуллина, С.М. Ибраһимов. – Казан: Мәгариф, 2004.

 5.  Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология: Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2001.

 6.   Нигъмәтуллина Р.Р. Татар теле өйрәнүчеләргә. Кагыйдәләр һәм күнегүләр: Рус телендә белем бирүче мәктәпләр өчен уку ярдәмлеге. – Казан:    Мәгариф, 2005.

7. Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.

8. Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. Контроль диктантлар һәм изложениеләр. Татар һәм рус мәктәпләре өчен. Каза:”Яңалиф”, 2006.

9. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре: Укытучылар өчен кулланма. – Казан6 мәгариф, 2003.

10.  Татар теленнән 222 тест. – Казан: “Яңалиф”, 2005.

11.  Х.Сәлим Татар фонетикасы һәм лексикологиясе. – Алабуга, 2003.

12.Шакирҗанова Ә.Б. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Методик кулланма. –Казан: РИЦ “Школа”, 2009.

13. Рус телендә (тулы)  гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: (1-11 нче с-лар\ басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы.- казан:Татар.кит.нәшр., 2011.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан    2009 нчы елда расланган вакытлы дәүдәт стандартларына нигезләнеп       төзелгән....

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...