7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа (7 класс) на тему

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Эш программасының эчтәлеге.

   1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

     1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул “Татарстан Республикасы халыкларыныңтелләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” дип атала. Бу программада татар теленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын тәэмин итү  максатында төрле чаралар билгеләнде.

      Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук елның август башында Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт комитетын төзү Татарстанның бәйсез дәүләт буларак үсә бараын күрсәтүче бер иҗтимагый дәлил булды.

     Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен мәктәптә укыту бер – берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш алды: татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_klass_tatar_tele.docx54.22 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныфта эш программасы

(105 сәг)

        Эш программасы статусы.

        Эш пограммасы  татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”сына нигезләнеп төзелде.

 

        Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасының эчтәлеге.

        1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

        1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул “Татарстан Республикасы халыкларыныңтелләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” дип атала. Бу программада татар теленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын тәэмин итү  максатында төрле чаралар билгеләнде.

         Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук елның август башында Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт комитетын төзү Татарстанның бәйсез дәүләт буларак үсә бараын күрсәтүче бер иҗтимагый дәлил булды.

        Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен мәктәптә укыту бер – берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш алды: татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.

        Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу  үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5 – 9 нчы, 10 – 11нче сыйныфларда укыту. 

        Ана теле укытуның икенче баскычы 5 – 9 нчы сыйныфларга туры килә. Моның төп максаты – беренчедән, беренче баскычта күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү, ягъни укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү; икенчедән, татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү. Болар барысы да укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләрлек итеп гамәлгә куелырга тиеш.

        10 - 11 нче сыйныфларда ана теле дәресләрендә белемнәр тагын да тирәнәйтелергә, шуның белән бергә ана телен гамәли куллану күнекмәләре дә белергә тиеш.

        Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында татар теле укытуның тагын бер әһәмиятле максаты балаларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф – гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора

        Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, “тәмен”дөрес тоя алачаклар.

        Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Б. М. Мифтахов, Г. М. Сөнгәтов.- Татар теле, 7 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф,2002) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на (Казан, 2005)  нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. 7 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә тотарга кирәк: татар мәктәпләрендә үтелә торган һәр фәннең         һәр дәресе укучының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан төзелде.

        

Программаның төп эчтәлеге.

Төп темалар

105

Белем һәм күнекмәләр

1

Синтаксис

15

Сүзтезмә, җөмлә турында белешмә бирү, аларны аера.. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдә аеру, алардан тиешенчә файдалану.

2

Ике составлы җөмлә-ләр

44

Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренеше. Җөмлә кисәкләрен танып белү

3

Җөмләнең модаль кисәкләре

10

Эндәш Һәм кереш сүзләрне дөрес интонация белән уку, алардан тиешенчә файдалану, аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую

4

Җөмләдә сүз тәртибе

5

Җөмләдә сүз тәртибен дөрес куллану. Логик басымны дөрес кую

5

Җөмләнең аерымланган кисәкләре

6

Җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес укый һәм тиешле тыныш билгеләрен куя белү

6

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

9

Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән уку, тыныш билгеләрен дөрес кую

7

Тулы һәм ким җөмләләр

10

Сөйләмдә, бигрәк тә аның диалог төрендә, ким җөмләләрне куллана белү. Диалогта сөйләмнең мәгънәсен төгәл аңлауга ирешү

8

Бер составлы җөмләләр

5

Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы куллана белү

9

Ымлык һәм аваз ияртемнәре янында тыныш билгеләре

1

Җөмләнең төрле урыннарында килгәнымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану һәм тиешле интонация белән уку

                                                7 нче сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

  • Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре булган җөмләләр һ.б.) төзү, аларны сөйләмдә файдалану, дөрес интонация белән уку, гади җөмлә синтаксисында өйрәнелгән тыныш билгеләрен дөрес куеп язу;
  • әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү, әсәргә телдән яки язма бәя бирү;
  • эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.

 VII сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлеше

Китап, өстәмә чыганак белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

2. Уку операцияләрен планлаштыру.

3. Белем алуның иң кулай ысулларын сайлау.

4. Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бәя бирү.

5. Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү.

1. Дәреслек белән эш итә белү.

2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү.

4. Белмнәрне системалаштыру һәм камилләштерү өчен таблица, график, схемалардан файдалану.

5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә,  сәнгатьле уку :

- уку елы башында – 75-120 сүз;

- уку елы ахырында – 80-125 сүз.

6. Сүзлекләр, белешмә материал һәм иҗтимагый-сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү.

 

1. Уку мәсьәләсен куя белү.

2. Танып-белү активлыгын үстерү.

3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

4. Төшенчә, атама (термин), кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

а) сүзтезмәләргә анализ ясау;

ә) җөмлә кисәкләренә анализ ясау;

б) гади җөмләгә синтаксик анализ ясау;

7. Тикшеренү ысуллары:

а) модельләштерү;

ә) охшатып эшләү.

1. Телдән сөйләм:

а) кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

ә) сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирү белү күнекмәсе;

б) диалоглар төзү күнекмәсе;

в) үрнәк схема, планнар ярдәмендә сыйфатнамә төзи белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

а) күчереп язу;

ә) сүзлек диктанты (25-30 сүз);

б) контроль диктант (120-130 сүз);

в) катлаулы план буенча изложение язу:

1) уку елы башында (250-300 сүз); язманың күләме (140-160 сүз)

2) уку елы ахырында (300-350 сүз); язманың күләме (160-180 сүз);

г) фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп инша язу;

д) эш кәгазьләре язу (гариза, хат һәм акт).  

                                               Укыту – методик комплекты

          Программа. Казан, “Мәгариф”, 2010.  Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма

        Дәреслек. Ф.С.Сафиуллина .- Татар теле, 7 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007.

          Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. -Казан. 2005

          Өстәмәләр.

  1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.
  2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005
  3. 4-8 классларда изложениеләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт./Ш.Р.Сайкин
  4. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006
  5. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008
  6. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
  7. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007        
  8. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007
  9. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008
  10. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004

ТЕМАТИК  ПЛАН

Т/с

Сә-

гать саны

Бүлек һәм темалар

Дәрес тибы

   Белем-күнекмәләр

Контроль, белемнәрне тикшерү төре

Өй

эше

4

(3+1)

Үткәннәрне кабатлау

1

1

Кереш дәрес.     Туган тел турында әңгәмә

Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру

Туган телнең бөеклеген

Һәм матурлыгын ачу

Туган тел турында әңгәмә

Инша язу

10 мәкальне ятларга

2

1

Сүз ясалышы

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Ясалышы ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүен, сүзләрнең ясалу ысуллары буенча төрләрен искә төшерү.

Сүз ясалышы ысуллары

Тест №1

Һәр ысулга 5 әр мисал язарга, 4 җөмлә төзергә

3

1

Сүз төркемнәре (кабатлау)

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Сүз төркемнәре турында төшенчәне искә төшерү.

Сүз төркемнәре моделе буенча эшләү

Тест “Морфоло-гия”

12 бит, сорауларга җавап бирергә

4

1

Диктант

Контроль

Язу күнекмәләре формалаштыру

диктант

11 бит, 13 күнегү, сүз төркемнә-рен күрсәтергә

16

(12+4)

Гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуация

5

1

Синтаксик берәмлекләр.

Яңа белем үзләштерү

Синтаксисның төп  берәмлекләре. Гади һәм кушма җөмләләр.

Синтаксик берәмлек-ләр буенча модель төзү

19 бит, кагыйдә

6

1

Сүзтезмә

Яңа белем үзләштерү

Сүзтезмә һәм аның төркемчәләре.

Сүзтезмә буенча модель төзү

тест

30күнегү, сүзтезмә төзергә

7

1

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре

Яңа белем үзләштерү

Сөйләүченең нинди максат белән әйтүеннән чыгып, җөмләләрнең төрләре һәм аларны белдерү чаралары.

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре буенча модель төзү

“ Кешене хезмәт бизи”

Сочинение язарга, 28 бит кагыйдә

8

1

Хикәя җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Хикәя җөмләгә билгеләмә

Хикәя җөмлә буенча модель төзү

Тест №2

29 бит кагыйдә, 5 хикәя җөмлә язарга

9

1

Сорау җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Сорау җөмләгә билгеләмә

Сорау җөмлә буенча модель төзү

Әдәби әсәрдән сорау җөмләләр кергән өзек язарга

10

1

Боеру (боерык) җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Боеру (боерык) җөмләгә билгеләмә.

Боеру  җөмлә буенча модель төзү

46 күнегү ,5 боерык җөмлә язарга,31 бит кагыйдә

11

1

Тойгылы җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Тойгылы җөмләгә билгеләмә.

Тойгылы җөмлә буенча модель төзү

49 күнегү, той-гылы җөмләләр-не язып алырга, 32 бит кагыйдә

12

1

Җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау.

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Белем-күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

Тест № 3

Кагыйдәләр

13

1

Контроль эш

контроль

Җөмлә турында алган белемнәрне тикшерү

Иҗади үсеш технологиясе буенча контроль эш

Контроль эш

әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатларга

14-15

2

Б/с. Изложение

Сөйләм үстерү

Өйрәтү төрендәге язма эш башкару.

Үткәннәрне кабатларга

16

1

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Яңа белем үзләштерү

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешенең грамматик чараларын ачыклау.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше буенча модель төзү

14 бит кагыйдә

17

1

Тезүле һәм ияртүле бәйләнеш

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Сүзләр бәйләнешенең икегә бүленүен (ияртүле һәм тезүле) һәм аларның бәйләүче чаралары турында мәгълүмат алу.

Төзелгән модельгә өстәмәләр кертү

Мөстә-кыйль эш

18 бит сорауларга җавап бирергә

18

1

Контроль диктант

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль диктант

Җөмләдә сүзләр бәйләнешен кабатларга

19

1

Хаталар өстендә эш. Җөмләдә сүзләр тәртибе.

Яңа белем үзләштерү

Җөмләдә ике төр сүз тәртибе (уңай һәм кире (инверсия) тәртип).

Җөмләдә сүзләр тәртибе буенча модель төзү

Мөстә-кыйль эш 149 күнегү

92, 98 бит кагыйдә Әдәби әсәрдән 4 җөмлә табып язарга

20

1

Логик басым

Яңа белем үзләштерү

Логик басым турында төшенчә һәм аның җөмләдәге урыны.

Логик басым турында модель төзү

100 бит сорауларга җавап бирергә

50

(36+14)

Ике составлы җөмләләр

21

1

Ике составлы җөмләләр. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.Гади һәм кушма җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Бер һәм ике составлы җөмләләрнең аерма якларын ачыклау. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр буенча модель төзү

Мөстә-кыйль эш

37 бит кагыйдә, 62 күнегү

22

1

Җөмлә кисәкләре (искә

төшерү)

Белем һәм күнекмәләрне гомумиләштерү

Башлангычта алган белемнәрне искә төшерү. Җөмлә кисәкләре турында төшенчә.

Модель буенча эшләү

Тест № 4

3 җөмлә язарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

23

1

Җөмләнең баш кисәкләре (кабатлау)

Башлангычта һәм алдагы сыйныфлардагы белемнәрне искә төшерү.

Модель буенча эшләү

Мөстә-кыйль эш

45 бит ,сорауларга җавап бирергә

24-

1

Ия һәм аның   белдерелүе. Гади һәм тезмә ия

Яңа белем үзләштерү

Ия турында белемнәрне искә төшерү, тирәнәйтү һәм ныгыту. Иягә булган билгеләмәне тулыландыру.

. Гади һәм тезмә ия буенча модель төзү

69 күнегү, ияләрнең астына сызарга 45-47 бит кагыйдә

25

1

Ия һәм аның   белдерелүе. Гади һәм тезмә ия

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Ия турында белемнәрне искә төшерү, тирәнәйтү һәм ныгыту. Иягә булган билгеләмәне тулыландыру.

Мөстә-кыйль эш 71 күнегү

72 күнегү, төркемләп язарга.

45-47 бит кагыйдә

26

1

Хәбәр һәм аның белдерелүе. Гади хәбәр һәм аның беледерелүе

Яңа белем үзләштерү

Хәбәр турында белемнәрне  искә төшерү, тирәнәйтү  һәм ныгыту. Хәбәргә булган билгеләмәне тулыландыру.  Гади хәбәрнең белдерелүен ачыклау.

Гади хәбәр һәм буенча модель төзү аның

73 күнегү, ия һәм хәбәр астына сызарга

27

1

Кушма хәбәр һәм аның белдерелүе

Яңа белем үзләштерү

Кушма һәм гади хәбәрнең аермасын ачыклау. Кушма хәбәрнең белдерелүен билгеләү.

Мөстә-кыйль эш 75 күнегү

76 күнегү, кушма һәм тезмә хәбәрләрне аерырга

28

1

Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыннары

Яңа белем үзләштерү

Ия белән һәм хәбәрнең җөмләдәге урыннары (искә төшерү, кабатлау). “Безнең сыйныф” (мәкалә язу)

79 күнегү,ия белән хәбәрнең астына сызарга,

51 бит кагыйдә

29

1

Ия белән хәбәр-нең ярашуы. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары

Яңа белем үзләштерү

Ия белән хәбәр ярашуының шартлары. Һәм алар арасын-да сызык кую очракларын ачыклау, ныгыту.

Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары буенча модель төзү

Мөстә-кыйль эш

81 күнегү, тыныш билгесе куеп язарга,

53 бит кагыйдә

30-31

2

Б/с. Изложение

Сөйләм үстерү

Язу күнекмәләре формалаштыру

Җөмләнең баш кисәкләрен кабатларга

32

1

Җөмләнең иярчен кисәкләре (искә төшерү)

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Җөмләнең иярчен кисәкләре (искә төшерү, тулыландыру).

Модель буенча эшләү

Тест

3 җөмлә язарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

33

1

Аергыч һәм аның белдерелүе

Яңа белем үзләштерү

Аергыч турындагы башлангыч күнекмәләрне искә төшерү, тулыландыру.

Аергыч һәм аның белдерелүе буенча модель төзү

Мөстә-кыйль эш 82 күнегү

55 бит кагыйдә, 85 күнегү инша язарга

34

1

Аергычның аерылмышы белән бәйләнеше

Яңа белем үзләштерү

Аерылмыш турында төшенчә. Аергыч һәм аерылмыш арасындагы бәйләүче чаралар.

Мөстә-кыйль эш

87 күнегү, бирем буенча җөмләләр язарга

35

1

Б/с.Картина буенча сочинение

Сөйләм үстерү

Картинага нигезләнеп сыйфатлама элементларын кулланып яза белү.

Картина буенча сочине-ние

Аергычны кабатларга

36

1

Тәмамлык һәм аның белдерелүе. Хаталар өстендә эш

Яңа белем үзләштерү

Тәмамлык турында башлангыч төшенчәне искә төшерү, яңа күнекмәләр булдыру.

Тәмамлык һәм аның белдерелүе турында модель төзү

57 бит кагыйдә, 88 күнегү тәмамлыкның астына сызарга

План буенча

Үтәлеш

37

1

Тәмамлык һәм аның белдерелүе

Яңа белем үзләштерү

Тәмамлык турында башлангыч төшенчәне искә төшерү, яңа күнекмәләр булдыру.

Модель буенча эшләү

5 җөмлә язарга, тәмамлык астына сызарга

38

1

Күрмә диктант

Күрмә диктант

Үткәннәрне кабатларга

39

1

Туры һәм кыек тәмамлыклар

Яңа белем үзләштерү

Туры һәм кыек тәмамлыклар турында төшенчә. Туры һәм кыек тәмамлыкларның белдерелүендә аермалыклар.

Тәмамлыкның төрләре турында модель төзү

58 бит кагыйдә, 60 бит сорауларга җавап бирергә,

40

1

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле

Яңа белем үзләштерү

Хәл турында төшенчә. Аның төрләре. Урын хәленең белдерелүе.

Хәл һәм аның төрләре турында модель төзү

62 бит кагыйдә, 96 күнегү, инша язарга

41

1

Вакыт хәле

Яңа белем үзләштерү

Эш кәгазьләреннән хат язу.  Вакыт хәленә билгеләмә. Аның белдерелүе.

Вакыт хәле турында модель төзү

61 бит кагыйдә, вакыт хәле кергән 4-5 җөмлә язарга

42

1

Рәвеш хәле

Яңа белем үзләштерү

Рәвеш хәленә билгеләмә . Аның белдерелүе.

Рәвеш хәле турында модель төзү

Мөстә-кыйль эш 105 күнегү

68 бит кагыйдә, 107 күнегү, инша язарга

43

1

Күләм хәле

Яңа белем үзләштерү

Күләм хәленә билгеләмә. Аның белдерелүе.

Күләм хәле турында модель төзү

Мөстә-кыйль эш 108 күнегү

69-70 бит кагыйдә,

109 күнегү

44

1

Сәбәп хәле

Яңа белем үзләштерү

Сәбәп хәленә билгеләмә. Аның белдерелүе.

Сәбәп хәле турында модель төзү

102 күнегү,сәбәп хәленең астына сызарга

45

1

Максат хәле

Яңа белем үзләштерү

Максат хәленә билгеләмә. Аның белдерелүе.

Максат хәле турында модель төзү

104 күнегү, диалог төзергә,

46

1

Контроль диктант

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль диктант

Хәлләрне кабатларга

47

1

Шарт хәле

Яңа белем үзләштерү

Шарт хәленә билгеләмә. Аның белдерелүе.

Шарт хәле турында модель төзү

Мөстә-кыйль эш 112 күнегү

72 бит кагыйдә, 113 күнегү, шарт хәле кергән 5 мәкаль язарга

48

1

Кире  хәл

Яңа белем үзләштерү

Кире хәлгә билгеләмә. Аның белдерелүе.

Кире  хәл турында модель төзү

Мөстә-кыйль эш 114 күнегү

 73 бит кагыйдә, кире хәлләрнең астына сызарга

49-50

2

Б/с. Изложение

Язу күнекмәләре формалаштыру

Хәлләрне кабатларга

51

1

Хәлләрне кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Хәлләрне гомумиләштереп кабатлау, белем-күнекмәләрне ныгыту, тикшерү, камилләштерү.

Модельләр буенча эшләү

78 бит, сорауларга җавап бирергә

52

1

Хәлләрне кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Модельләр буенча эшләү

125 күнегү, җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә

53

1

Диктант

Контроль

Язу күнекмәләре формалаштыру

Диктант

Үткәннәрне кабатларга

54

1

Б/с Гариза язу

Сөйләм үстерү

Эш кәгазьләреннән гариза язарга өйрәтү

Үткәннәрне кабатларга

55

1

Аерымланган хәлләр турында төшенчә.

Яңа белем үзләштерү

Аерымланган хәл турында төшенчә. Аерымлануның шартлары.

Аерымланган хәлләр турында модель төзү

Мөстә-кыйль биремне үтәү

101 бит кагыйдә “Туган як” темасына 5 җөмлә язарга  

56

1

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Тыныш билгеләрен куюның тәртибе.

Модельләр буенча эшләү

Тест биремнәрен чишү

156 күнегү, аерымланган хәлләр астына сызарга

57

1

Б/с Миниатюр сочинение

“Туган җирем – Татарстан” иншаны язу һәм камилләштерү күнекмәсе

Миниа-тюр сочине-ние

Үткәннәрне кабатларга

58

1

Төрле хәлләрнең аерымлануы

Яңа белем үзләштерү

Аерымланган хәлләрнең җөмләдәге урыннары һәм алар янында тыныш билге-ләре турында белемнәрне формалаштыру

Модельләр буенча эшләү

Тест № 7

Әдәби әсәрдән аерымланган хәл кергән 5 җөмлә язарга

59

1

Төрле хәлләрнең аерымлануы

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Аерымланган хәлләрнең җөмләдәге урыннары һәм алар янында тыныш билге-ләре турында белемнәрне актуальләштерү

Модельләр буенча эшләү

Индив. карточка. Тыныш билгеләрен куеп язарга

5 җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә язарга

60

1

Төрле хәлләрнең аерымлануы

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Аерымланган хәл-ләрнең җөмләдәге урыннары һәм алар янында тыныш билгеләре турында белемнәрне актуальләштерү

Дидактик материаллар белән эшләү

Индив. карточка. Тыныш билгелә-рен куеп язарга

61

1

Төрле хәлләрнең аерымлануы

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Аерымланган хәлләрнең җөмләдәге урыннары һәм алар янында тыныш билге-ләре турында белемнәрне актуальләштерү

Дидактик материаллар белән эшләү

Тест

Әдәби китаптан 4 җөмлә язарга

62-63

2

Б/С изложение

Язу күнекмәләрен формалаштыру

Изложе-ние

Үткәннәрне кабатларга

64-

1

Аныклагыч.

Яңа белем үзләштерү

Аныклагыч һәм аныкланмыш турында төшенчә.

модель төзү

Дидактик материаллар 5-7сыйныф

105 бит кагыйдә, аныклагычлар-ның астына сызарга

65

1

Аныклагычлар-ның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Аныклагычның аерымлануының шартлары. Функцияләреннән чыгып, аныклагыч һәм аныкланмыш арасындагы тыныш билгеләре.

Дидактик материаллар 5-7сыйныф

86-87 битләр

Кагыйдә

106бит кагыйдә,

66

1

Күрмә диктант. Аныклагычлар-ның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре.

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Аныклагычның аерымлануының шартлары. Функцияләреннән чыгып, аныклагыч һәм аныкланмыш арасындагы тыныш билгеләре.

166 күнегү

Күрмә диктант

109 бит сорауларга җавап бирергә

67

1

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Җөмлә кисәкләре буенча белем-күнекмләрне кабатлау, тирәнәйтү һәм камилләштерү.

Дидактик материаллар 5-7сыйныф

Тест  

Бирелгән текст-ны җөмлә кисәк-ләре ягыннан тикшерергә

68

1

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Җөмлә кисәкләре буенча белем-күнекмләрне кабатлау, тирәнәйтү һәм камилләштерү.

82-84 бит,

Тест

134 күнегү, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

69

1

Зачет. Тестлар.  буенча

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Белемнәрне актуальләштерү

зачет

Җөмлә кисәкләрен кабатларга

70

1

Контроль диктант

Контроль

Язу күнекмәләре формалаштыру

Контроль диктант

Үткәннәрне кабатларга

10

(7+3)

Җөмләнең модаль кисәкләре ( 7 сәг.)

71

1

Җөмләнең модаль кисәкләре

Яңа белем үзләштерү

Җөмләнең модаль кисәкләре турында башлангыч төшенчә.

модель төзү

Җөмләләрдәге модаль кисәкләрне табарга

72

1

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Яңа белем үзләштерү

Эндәш сүз турында төшенчә. Сынландыру (сурәтләү чарасы) турында төшенчә.

модель төзү

Дустыңа хат язарга

85 бит

Кагыйдә өйрәнергә Дустыңа хат язарга

73

1

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Күрмә диктант

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Эндәш сүзнең белдерелүе, җөмләдә урнашу тәртибе һәм аның янында тыныш билгеләре.

Күрмә диктант

137 күнегү эндәш сүзләрнең астына сызарга

74

1

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Кереш сүз турында төшенчә.Кереш сүзләрнең җыйнак һәм җәенке булуы.

модель төзү

Хикәя төзергә өйрәнү

87 бит кагыйдә 138 күнегү, кереш сүзләр астына сызарга

75

1

Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Мәкалә язу

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Кереш сүзнең җөмләнең теләсә кайсы урынында килә алуы. Җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерымлануы.

91бит, сораулар-га җавап бирү

Мәкалә язарга,144 күнегүне файдаланып

76-77

2

Б/с Изложение

Сөйләм үстерү

Язу күнекмәләре формалаштыру

Изложе-ние

Үткәннәрне кабатларга

78

1

Керешмәләр

Яңа белем үзләштерү

Керешмәләр турында төшенчә..

модель төзү

88 бит кагыйдә, 140 күнегү, керешмәләрне куеп язарга

79

1

Әйе һәм юк сүзләре, алар янында тыныш билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Сөйләмдә әйе, юк сүзләренең сөйләүченең уйга мөнәсәбәтен белдерүе. Аларның күпчелек очракта җөмләнең башында килүләре. Алар янында тыныш билгеләре.

167 күнегү

80

1

Диктант

Контроль

Укучыларның  белемнәрен тикшерү

Диктант

Үткәннәрне кабатларга

9

(8+1)

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре   ( 9 сәг.)

81

1

Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә

Яңа белем үзләштерү

Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә. Җыйнак һәм җәенке тиңдәш кисәкләр.

Срауларга җавап бирү, модель төзү

168 күн. Тиңд.кис.астына сызарга

110 бит

кагыйдә,169 күнегү тиңд.кис.астына сызарга

82

1

Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Тиңдәш кисәкләр турында төшенчә. Җыйнак һәм җәенке тиңдәш кисәкләр.

Тиңдәш кисәкләрнең үзара бәйләнеше буенча модель төзү

Тиңд.кисәк кергән 5 җөмлә язарга

83

1

Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр һәм алар янын-да тыныш билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Тиңдәш кисәкләрнең үзара теркәгечләр ярдәмендә бәйләнүе һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы.

модель төзү, сорауларга җавап бирү

114,119 бит кагыйдә,171 күнегү.тиңдәш кисәкләрне бәйләүче чара астына сызарга

84

1

Тиңдәш кисәкләр янында теркәгеч-ләр һәм алар янын-да тыныш билгеләре

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Тиңдәш кисәкләрнең үзара теркәгечләр ярдәмендә бәйләнүе һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы.

модель буенча эшләү, сорауларга җавап бирү

Тест (вариантА) сорауларына җавап бирү

179 күнегү. Тыныш билгеләрен куеп язарга

85

1

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

Яңа белем үзләштерү

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы.

модель төзү, сорауларга җавап бирү

Мөст. эш

174 күнегү

әдәби әсәрдән 3 җөмлә язарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

86

1

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләренең куелышы.

модель буенча эшләү, сорауларга җавап бирү

Тест

183 күнегү, Тыныш билгеләрен куеп язарга

87

1

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

Тиңдәш кисәкләрне гомуми-ләштереп кабатлау, белем-күнекмәләрне ныгыту һәм тикшерү.

Сорауларга җавап бирү,125 бит

Үткәннәрне кабатларга

88

1

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Тиңдәш кисәкләрне гомуми-ләштереп кабатлау, белем-күнекмәләрне ныгыту һәм тикшерү.

Дидактик материаллар буенча эшләү

Контроль тестлауга әзерләнергә

89

1

Контроль тестлау

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль

Үткәннәрне кабатларга

5

(4+1)

Бер составлы җөмләләр

 ( 4 сәг)

90

1

Бер составлы җөмләләр турында төшенчә

Яңа белем үзләштерү

Бер составлы җөмләләр турында башлангыч төшенчә.

Бер составлы җөмләләр турында модель төзү

131 бит кагыйдә, 5 җөмлә язарга

91

1

Исем (атау) җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Исем (атау) җөмлә турында төшенчә. Аның сөйләмне җыйнакландыруы.

Исем (атау) җөмлә турында модель төзү

138 күн. Мөст.эш

133,135 бит кагыйдәләрне өйрәнергә

92

1

Фигыль җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Фигыль җөмлә турында төшенчә. Аның белдерелүе.

Фигыль җөмлә турында модель төзү

192 күнегү, җөмләләр язарга

93

1

Б/с Миниатюр сочинение “Туган як табигате”

Сөйләм үстерү

инша язу һәм камилләштерү

Миниа-тюр сочи-нение

Үткәннәрне кабатларга

94

1

Исем һәм фигыль җөмләләр (кабатлау)

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Исем (атау) һәм фигыль җөмләләр турында белем-күнекмәләрне ныгыту  

Тест № 9

142 бит, сорауларга җавап бирергә

11

(7+4)

Тулы һәм ким җөмләләр (2 сәг)

95-

1

Тулы һәм ким җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Тулы һәм ким җөмләләр турында төшенчә. Алар арасында аермалыклар.

Тулы һәм ким җөмләләр турында модель төзү

125-126 бит кагыйдә, 186 күнегү

96

1

Тулы һәм ким җөмләләр. Өстәлмәләр

Белем һәм күнекмәләрне камил-ләштерү

131 бит сорауларга җавап бирергә

97-98

2

Б/с Контроль изложение

Контроль

Изложение язуны камилләштерү

Контроль изложе-ние

Үткәннәрне кабатларга

99

1

Җөмләнең төрле урыннарында кил-гән аваз ияртем-нәре һәм ымлык-лар янында тыныш билгеләре

Җөмләнең төрле урыннарында килгән аваз ияртемнәре һәм ымлыклар янында тыныш билгеләләрен куелу шартлары.

модель төзү

205 күн. Мөст.эш

Җөмләләр язарга

100

1

Гади җөмлә син-таксисын гому-миләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Гади җөмлә синтаксисы буенча белем-күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау, ныгыту һәм укучыларның теоретик материалны гамәлдә куллана белүләрен  тикшерү.

Модельләр буенча эшләү,  сорауларга җавап бирү

205 күн. Мөст.эш

207 күнегү җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә

101

1

Гади җөмлә син-таксисын гому-миләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Гади җөмлә синтаксисы буенча белем-күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау

Модельләр буенча эшләү,  сорауларга җавап бирү

Тест биремнәрен эшләү

Тест бирем-нәрен эшләү

102

1

Гади җөмлә син-таксисын гому-миләштереп кабатлау

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Гади җөмлә синтаксисы буенча белем-күнекмәләрне гомумиләштереп кабатлау

Модельләр буенча эшләү,  сорауларга җавап бирү

Тест биремнәрен эшләү

Тест бирем-нәрен эшләү

103

1

Контроль тестлау

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль тестлау

Тест бирем-нәрен эшләү

104

1

Контроль диктант

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль диктант

Тест бирем-нәрен эшләү

105

1

Йомгаклау дәресе

Белем һәм күнекмәләрне гомуми-ләштерү

Тест бирем-нәрен эшләү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Рус мәктәбендә  5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга  татар теленнән эш программасы...

7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан    2009 нчы елда расланган вакытлы дәүдәт стандартларына нигезләнеп       төзелгән....

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...