Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе
план-конспект урока (8 класс) на тему

Аяз Гыйләҗев 
“Язгы кәрваннар” әсәренең
 1нче бүлеген өйрәнү

 

Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында

татар әдәбияты дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konspekt_uroka.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

ӘЛКИ РАЙОНЫ ИСКЕ САЛМАН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

Аяз Гыйләҗев  
“Язгы кәрваннар” әсәренең
1нче бүлеген өйрәнү

Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында

татар әдәбияты дәресе

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ

 ӘДӘБИЯТ  УКЫТУЧЫСЫ

НАСЫЙБУЛЛИНА ГӨЛФИЯ

СОЛТАН КЫЗЫ

Тема:А.Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрен  өйрәнү.

Максат: 

1.Язучының  тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; әсәрләре             турында күзаллау булдыру;

2.“Язгы кәрваннар” әсәренең 1 нче бүлегенә күзәтү ясау; эзләнү һәм чагыштыру ярдәмендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

3. укучыларда халкыбыздагы күркәм әхлак сыйфатларын үзеңдә булдырырга омтылыш  уяту.

Җиһазлау: А.Гыйләҗев портреты һәм әсәрләре,  8 нче сыйныф өчен дәреслек, компьютер, проектор, газета-журнал  материаллары.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

                                          Дәрес барышы.

I. Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн,укучылар.Утырыгыз.

Хәерле көн телим һәр бөҗәккә,

Хәерле көн телим гөлләргә.

Сөйкемлелек телим яшь кызларга

Һәм сабырлык телим ирләргә.

Хәерле көн телим юлчыларга,

Чәчәкләргә карап елмаям.

Җиргә якты, җылы нурын сипкән

Кояшыма карап куанам.

   -Укучылар, бүгенге дәресебезне мин Ф.Зыятдинованың “Хәерле көн телим” дигән шигыре белән башлап җибәрдем.Мин сезнең барчагызга да исәнлек-саулык , бәхет телим.

          Бүгенге дәреснең эпиграфы итеп түбәндәге шигырь юлларын аласым килә:”Без бәхетне эзләп йөрмик әле, бәхет безне үзе эзләсен”

II. Актуальләштерү.

    -Ә нәрсә соң ул бәхет, укучылар? Бәхет сүзен сез ничек аңлыйсыз?

Бәхет- тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе дип язылган сүзлектә.Бәхет төшенчәсе булдыклы, сабыр,түземле,тәрбияле кешеләргә күбрәк елмая кебек.Укучылар,сез бәхет турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Мәкаль-әйтемнәр белән эшләү.

Үткән дәрес материалын искә төшерү

         -Без үткән дәресләрдә Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү”комедиясен өйрәндек.Нәрсә соң ул комедия?

-Кияүнең бәхете нәрсәдә?

-Нури чыннан да бәхетлеме?(Әйе,чөнки ул сабыр,акыллы кызга өйләнгән, ул аны ярата.Әби-бабасы да тәртипле, туган җанлы кешеләр.Бу авылның кешеләре дә эшчән, кунакчыл .Мондый авылга кияү булу үзе бер бәхет.)

-Менә шундый сәхнә әсәре бүләк иткән безгә Т.Миңнуллин. Ул-татар драматургиясе күгендә якты йолдызларның берсе.Аның иҗаты белән без чын күңелдән горурланабыз.

III. Төп өлеш.

     -Әдәбиятыбыз күркәм , кодрәтле сүз ияләренә бай.Үзенчәлекле, берәүне дә кабатламый торган, дөреслекне ярып салучы язучы  А.Гыйләҗевнең тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз бүген.

    Укытучының кереш сүзе.

  1. Язучының тормыш юлы, иҗаты турында презентация күрсәтү. Слайдлар буенча аңлатма биреп бару.

    “Кеше яши икән,бәхет татыр өчен яши “,-дип яза А.Гыйләҗев.Ул үзен бик бәхетле кеше дип санаган.Чөнки аның яраткан хатыны Нәкыя ханым, уллары-Искәндәр, Мансур,Рашат һәм оныклары аңа иҗат итү өчен көч,дәрт биреп торганнар.

Язучы турында каләмдәшләре (истәлекләр )

    -А.Гыйләҗевнең әсәрләре дә үзе кебек образлы, мавыктыргыч, соклангыч тел белән язылган.Проза әсәрләре белән бергә  кызыклы пьесалар биргән драматург та  ул.Бүген без әдипнең “Язгы кәрваннар” исемле повестен өйрәнә башларбыз.

-Кәрван сүзен сез ничек аңлыйсыз?

Терминның аңлатмасын дәфтәргә язып кую.

-Кәрван-кемнең дә яки нәрсәнеңдер хәрәкәт итүче төркеме дигәнне аңлата.Әсәрнең төп геройлары –Әдилә, Ибраһим,Дамир  - яңа гына ятим балалыктан чыгып килүче,сугыш чоры авырлыкларын кичергән 50 нче еллар яшьләре.

      Сугыш безнең илебезгә зур сынаулар алып килде.Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше киткән.Кулына корал тотып сугышкан 100меңнән артык якташыбыз СССРның орден һәм медальләре белән бүләкләнгән.200дән артык якташыбызга советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелде.Халкыбыз эштә дә , сугышта да сынатмады.Безнең Иске Салман авылыннан да 253 кеше фронтка киткән.Алар  арасыннан 121 кеше яу кырында ятып калган.Менә тиздән зур югалтулар бәрәбәренә яулап алынган Бөек Җиңү бәйрәме җитә.Илебез-Җиребез тынычбулсын, кабат сугышлар булмасын иде.Сугыштан соңгы еллардагы  авыр тормышны без әдәби әсәрләрдән укып беләбез.

      А.Гыйләҗевнең  “Язгы кәрваннар” исемле повестендә юл сынаулары, ашлык ташу авырлыклары күрсәтелә.Шулай булса да, якты ,матур кичерешләр ,хезмәт сөючәнлек, дуслык, бер-береңә миһербанлы булу төшенчәләре урын алган.Киләчәккә ышаныч, бер-береңә тугрылык,чабата белән кар суын ерып, 30-40 км дан чәчүлек орлык ташучы  яшьләр  халыкның таянычы һәм киләчәк өмете булып аңлашыла.

2.Дәреслек белән эшләү. А.Гыйләҗевнең  “Язгы кәрваннар” повестенең

1 нче бүлеген уку һәм анализлау.Өзекләр уку һәм нәтиҗә чыгару.

1нәтиҗә.Татар халкы элек-электән җыр-моң яраткан, кайгырса да, шатланса да  ул җырлаган.Тырышып хезмәт иткән, җыр белән хезмәтне бергә бәйләп алып барган.

2нәтиҗә.Өзектә халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләре искә төшерелгән: бер-береңә булышу, авыр минутларда терәк булу, егет-кыз мөнәсәбәтләре.

 

3нәтиҗә. ...Колхоз келәтендә бер бөртек симәнә юк... Бу юлларны укыгач, сугыш елларында тол калган аналар, ятим балалар күз алдына килә.Аларның ул елларда күргән  газаплары аркасында чәчләре чаларган, йөрәкләре  җәрәхәтләнгән.

   Укытучы.  -Бүгенгә без әсәрнең 1нче бүлегенә генә күзәтү ясадык.Барлык бүлекләрен дә укып бетергәч,  “Кешеләрне шатландыру-үзе бәхет”  дигән темага сочинение язачакбыз.

Укытучы.

Үзебезнең авылдан  сугыш кырында ирләрен югалткан апаларыбыз бар:

  • Дәүләтшина Мәмдүдә
  • Нуруллина Мәүлия
  • Нуруллина Зөһрә
  • Нотфуллина Миңнегөл
  • Гарипова Бәдерниса
  • Миндубаева Габкария
  • Сафина Маһисәрвәр
  • Хәлиуллина Җомабикә
  • Хәбибуллина Габкария

Бу апалар бүгенге көндә инде барысы да мәрхүмнәр...

Алар авыр сугыш барган көннәрдә үзләренең ныклы, ихтыярлы лыгы, хезмәт сөючәнлеге , нечкә күңелле булулары белән Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр, сугыштан соң да намуслы хезмәт иткәннәр.

Ә сезнең  укучылар сугыш чоры авырлыклары турында ниләр ишеткәнегез бар? Ниләр беләсез?Сезгә өй эшенә тыл хезмәтчәннәре турында проектлар әзерләп килергә кушылган иде.Әйдәгез, хәзер сүз сезгә бирелә.

3.Укучылар чыгышы.

  • Насыйбуллина Гөлинәнең  карт әбисе Дәүләтшина Мәмдүдә турында ясаган  истәлек-презентациясен карау.
  • Вәлиева Гөлфинәнең тыл хезмәткәре Хәбибуллина Халисә белән интервью –видеофильмын карау.

Өй эше бирү. 

 - Әсәрнең 1 нче бүлегенең эчтәлеген    белергә

 -259 биттәге сорауларга җавап әзерләргә  

-сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр еллар турында тыл ветераннарыннан язып алынган истәлекләр алып килергә

     IV.Йомгаклау.

     -А.Гыйләҗевның һәр әсәре гыйбрәтле, эчтәлекле.Тикмәгә генә аның әсәрләрен  яратып укымыйлар. Аның бигрәк тә “Яра”, “Балта кем кулында?” дигән әсәрләрен  яратып укыйлар.

     Бүгенге дәрескә эпиграф итеп түбәндәге шигырь юлларын алган идек :”Без бәхетне эзләп йөрмик әле, бәхет безне үзе эзләсен”. Дәрес башында без кеше өчен кирәкле бик матур сыйфатларны искә төшердек.Кеше акыллы, әдәпле,инсафлы ,тырыш булса, аны һәркем ярата, хөрмәт итә, һәм  бу кеше тормышта үз бәхетен табар.Алдагы дәрестә дә элеге темага сөйләшү- бәхәсебезне дәвам итәрбез.

     Бүгенге дәресне йомгаклап, сезгә Р.Харисның “Кеше кайчан матур була?” дигән шигырен бүләк итәм.

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәре буенча презентация

Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәре буенча презентация...

А.Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәренә символик анализ

Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәренә символик анализ ясау....