Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Прокопьева Татьяна Ильинична

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресенең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр:

   Дәреснең темасы: “Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт”

   Төп максат – укучы шәхесенең ин­теллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру.

   Җихазлау:  - төп ресурслар: А. Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре, әдәбият дәреслеге;

                        - өстәмә ресурслар: тест, ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация.           

   Дәрес эчтәлеге – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөньяны танып-белүгә әһәмиятле булуы.

   Белем бирүгә этәргеч көчләр – ижат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз-үзеңә ышаныч, гамь уянуы.

   Эш ысуллары һәм формалары – бергәләп эзләнү, әңгәмә, укытучы һәм укучы ара­сында эшлекле мөнәсәбәт.

   Дәресне оештыру – сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади кү­негүләр эшләү.

   Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы – укучы­ларны уку мәсьәләләрен хәл итү процессы­на дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.

   Төп нәтиҗә – укучының белемен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллануы, хата­ларын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.

   Дәреснең якынча структурасы:

-        теоре­тик материал өйрәнү буенча һәм тәр­бияви, үстерүче максатлардан чыгып лексик тема алына: “Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт”

-        дәрескә максат һәм бурычлар кую: өйрәтү, тәрбияви, үстерү;

-        эшне оештыру: җиһазлау, эш формалары, УУГ, көтелгән нәтиҗә;

          Дәрес барышы:

-        оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек);

-        кызыксындыру;

-        өй эшен тикшерү;

-        дәрес темасын ачу;

-        актуальләштерү;

-        үзләштерелергә тиешле материал;

-        ныгыту;

-        йомгаклау;

-        рефлексия (дәрес нәтиҗәсе);

-        өй эше бирү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте.

8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Тема:

“Сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт”

Дәрес максатлары:

1.Өйрәтү максаты;

2.Үстерү максаты;

3.Тәрбияви максат.

1. Укучыларны язучы иҗаты һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен тулыландыру;

2. Аларда мөстәкыйль танып бирү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

3. Халкыбызның үткәненә тирән ихтирам, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау:

- төп ресурслар: А. Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәре, әдәбият дәреслеге;

- өстәмә ресурслар: тест, ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация.        

Эш формалары:

Укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Көтелгән нәтиҗә:

- предмет нәтиҗәләре: әсәрнең әһәмиятен һәм кыйммәтен ачу; дәресне тормыш белән бәйләү;

- шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; халкыбызның үткәненә ихтирам,  башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;

- метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

- танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәрес барышы.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

Хәерле көн,укучылар! Менә тагын бер якты көн туды, без шуңа сөенеп, сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән дәресебезне башлыйбыз.

Өй эшен тикшерү. (4-5 минут)

Сезгә өйгә эш итеп әсәрне тулысынча укып бетерерә бирелгән иде.

Тест эшләү.

1.Сәрвәр апа орчык күк бөтерелә.

      а)сурәтләү чарасы.

      б)чагыштыру

      в)фразеологизм

2.”Камыр”,”Тамыр”, кемгә әйтелә бу кушамат?

     а)Дамир

     б)Әдилә

     в)Ибраһим.

3.Солы алып кайту Кәследән ничә чакрым?

     а)66

     б)60

     в)65

4.Ибраһим белән Әдилә Дамирга ничек карыйлар?

    а)кимсетеп

   б)үртәбрәк

    в)үз итеп.

5.Образлы әйтелмәләр.

     а)күңел сандыгы.

     б)күзләр җиргә тәгәрәде.

     в)тәмле чәй.

6.Кешене һәм тормышны бизи торган сыйфат.

     а)киң күңеллелек

     б) яхшылык.

     в)елмаеп.

7.Дамирның үз хыялы.

     а)трактор

     б)Әдилә

     в)колын

8.Әсәр кем исеменнән сөйләнелә?

       а)Дамир

       б) Ибраһим

       в)Сабирә.

9.“Язгы кәрваннәр” әсәре кайсы вакытта язылган?

      а)сугыш

      б)тынычлык.

      в)ачлык

 10.Яшәү мәгнәсе нәрсәдә?

      а)байлык.

       б)өмет

      в)шатлык.

Җаваплар:1б). 2а).3в).4в).5 а).6а).7б).8б).9а).10б).

Дәрес темасын ачу.

(1 мин.)

   Ә дәресне шушындый шигырь юллары белән башлыйсы килә.

Тәүге сөюен дә татымаган

Яшьтәшләрең ауды яуларда

Мин тугрымын алар өчен бары

Хыял булып калган таңнарга.

Кайгыларын сөйләп каеннарга,

Изге мәхәббәткә тугры булып

Яши белде безнең җиңгәләр.

                                       (Фәния Чанышева)

Әйе, без,  хәзерге урта һәм яшь буын, якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы.       Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте.

Иңнәрендә ил язмышын йөрткән карт-коры, хатын-кызлар якты киләчәккә өмет белән караганнар һәм Бөек Җиңүне якынайту өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Дәресебездә сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм сугыш китергән афәт турында булыр.

Кызыксындыру. Максаты: укучыларны төп эшчәлеккә җәлеп итү.  

(5 мин.)

Укучылар без быел дөньякүләм нинди зур бәйрәмне билгеләп үтәргә әзерләнәбез?

Әйе, Бөек Җиңүнең 70 нче язын каршыларга җыенабыз. Ә нәрсә соң ул “яз”? Нәрсә символы булып тора? Яз бит ул төсләргә бик бай. Әйдәгез әле без дә аны төсләр күзлегеннән карап ачыйк.

Слайд №3.

 (Алты эшләпә методын кулланырга мөмкин.)

  1. Ак төс –  мәгълүмат.

Сорау: ә нәрсә соң ул яз?

  1. Кызыл төс – хис-тойгы.

Сорау: яз сүзен ишетү белән күңелдә нинди хисләр уяна?

  1. Сары төс – оптимист.

Сорау: яз ул нинди чор?

  1. Кара төс – писсимист.

Сорау: язның кимчелекләре бармы?

  1. Яшел төс – иҗади.

Сорау: яз турында шигырьләр, җырлар ишеткәнегез бармы? Алар нинди рухта язылган?

  1. Зәңгәр төс – нәтиҗә.

Сорау: Гомумиләштереп нәтиҗә чыгарыйк.

Бөек Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы.

1.Кыш, җәй, көз шикелле үк ел фасылы.

2.Яктылык, матурлык, яшәрү, яңару, уяну, җылылык, күңел күтәренкелеге, дәрт, ярату һ.б.

3.Табигать йокысыннан уяна, кояш ныграк җылыта, язгы кар сулары ташып ага, яшел үлән баш калкыта, кыр эшләре, бакча эшләре башлана.  Һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башлана. Язның бер кәне ел туйдыра, - дигән халык.

4.Март бураннары, салкын-көчле җилләр, күңелгә шом сала торган язгы аҗаганнар, көчле ташулар, баткаклык.

5.“Яз килә, яз көлә”, “Яз, яз, яз, җитә”, “Язгы әкият”, “Язгы күкрәү”, һ.б. Алар барысы да күтәренке рухта язылган. Бу шигыйрьләрне укыгач, күңел күтәрелә, шатланасы, сөенәсе килә.

6.Ничек кенә булмасын, кешеләр язны көтеп алалар. Яз -  ул яңа тормыш башлану чоры.

Актуальләштерү. Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау.  

(4- 5 минут).

  Слайд№4.

 - Без сезнең белән үткән дәрестә А. Гыйләҗев һәм аның иҗаты белән таныштык.

    Татарстанның әдәби җәмәгатьчелеге Аяз Гыйләҗевне талантлы һәм үзенчәлекле прозаик, хөр фикерле, кыю каләмле әдип, кызыклы драматург, кыскасы, зур язучы дип таныды. Бу әдипнең исеме Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев кебек классикларыбыз белән бер рәттә торырга лаеклы.

     Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятын уй-фикерләрнең торгынлыгыннан коткарып, алтмышынчы-сиксәненче еллар әдәби агымын дәррәү кузгатып, хөрлеккә таба борып җибәрде, әдәби чараларны да кыю рәвештә яңартты. Аның «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар», «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга көн кич белән», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Яра», «Балта кем кулында», «Йәгез, бер дога!», «Урамнар артында яшел болын» кебек проза әсәрләре, күп санлы пьесалары (алары кырыклап) бүгенге һәм үткән тормыш агымын тирәнрәк аңларга ярдәм итте, татар әдәбиятына яңача рух өрде, замандашыбыз образларын сәнгатьчә ача алды.

   Шуңа күрә аны язучылар берлегенең рәисе Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) «әдәбиятыбызның имән баганасы» дип атады.

    - Бөек Ватан сугышы башланганда А. Гыйләҗевка 13 яшь була. Автор сугыш афәтенең үз күңеленә ни рәвешле тәэсир итүен “Язгы кәрваннар” әсәрендә тасвирлый.

  • Укучылар, язучы яшәгән чор нинди чор ул?
  • Әсәрне язганда язучы шул чорга хас булган нинди әдәби метод кулланган?

    - Бу елларны язучылар тарихка, истәлекләргә әйләнеп кайттылар. Социалистик реализм методы язучыларга стандарт таләпләр куйды һәм нәрсә турында язарга өйрәтте, билгеле бер юнәлештән тайпылмаска кушты. Мондый  таләпләр язылган әсәрләр берсе-берсенә охшый башладылар, шуңа күрә алар коллектив идеалыннан качарга тырыштылар. Шәхесләр үз уйларын, үз кичерешләрен язу юлларын эзләделәр.

  • Әсәр нинди җанрда язылган? (“Әдәбият белеме” сүзлегенә мөрәҗәгать итәбез. )

Социализм чоры.

Социалистик реализм методы.

Повесть – тормыш күренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигездә аз геройлы, әмма характерларны хәрәкәттә күрсәтүче, тар композицияле урта күләмле чәчмә әсәр.

Үзләштерелергә тиешле материал. Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

(20 минут).

    А. Гыйләҗев иҗатында зур урын алып торган бер тема — сугыш чоры яшүсмерләренең язмышы, яшәве. Гомерләренең иң кадерле еллары олылар белән берлектә ил проблемаларын чишеп узган ул буынны әдип бер генә вакытта да, бер генә яктан да начар итеп күрсәтми. Аларның мәхәббәте дә эчкерсез, исәп-хисапларга корылмаган, аларның дуслыгы да риясыз.

    Әйдәгез әле укучылар, әсәрнең язылуына тарихи шартлар белән танышыйк.

- Әсәрнең сюжеты нәрсәгә корылган?

- Әсәрнең төп темасы?

- Төп геройлар?

- Дөрес, укучылар, ә хәзер теманы ачарга ярдәм иткән төп вакыйгаларны атагыз.

         

-Шушы вакыйгаларга нигезләнеп, автор нәрсә әйтергә теләде икән?

-Әсәрдәге пейзажның чор һәм андагы вакыйгаларга бәйләнеше бармы?

-Фикерегезне дәлилләгез.

-Шулдай да әсәрдә киләчәккә өмет, ышаныч барлыгы сизеләме?

     -Язучы әсәрнең исемен нәкъ менә яз белән бәйләгән. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Әйе, өмет, теләк сүнмәгәндә, яшәү чынлап та матур булачак.

Әсәрдә яшьләр – төп көч. Алар якты, гадел тормышка алып чыга. Алар авырлыклардан курыкмаучы, үз сүзләрен әйтә ала торган, сөю һәм хыял белән яшәүче буын.

-Ә нәрсә соң ул ярату? Аяз Гыйләҗевнең ”Язгы кәрваннар” әсәрендә ярату, ничә һәм нинди төрле?                       Слайд №5.

Дәлилләрне слайтта күрсәтергә мөмкин. 

1.Дамирның көнләшүеннән бавыры кабарган...

а)...Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим?..

б)...без бер-беребезгә саргылабыз..

-Яратам мин сине, Әдилә!...

-Мин дә,Ибраһим...

2.Әнкәй куанды., мыштым гына елап җибәрде,мунча якты, әнкәй җәгән җылы урында яту нинди рәхәт!...

 

3.Көн матур,кояш чыкан. Их!Яратам соң шундый җылы көннәрне.

4.Дамирга ат җене кагылган,ярата ул атларны, бигерәк тә яшь колыннарны.

5. Яратам  мин кешеләрне,-диде Сәрвәр апа. Дәү Казанда бәрәңге пешерде,каяндыр бал алып кереп чәй эчерде.

 

  Заманның никадәр авыр булуына карамастан кешеләрнең рухи ныклыгы сүрелмәгән, күпме генә михнәт күрмәсәләрдә, алар кешелеклелек сыйфатларын югатмаганнар.

Алар ниндиләр?

         Без яшүсмерләрнең һәркемне сокландырырлык әхлакка ия булуын, рухи батырлыкка омтылуларын күрәбез. Язучы, мондый әхлакның нигезләре патриархаль гаиләдән килә, авыл чынбарлыгында тәрбияләнә, ди

- Тарихи тормыш-чынбарлыгына.

- Сугыш чоры авылы кешеләренең, аеруча яшьләрнең яшәеше.

- Сугыш чорында эшне төптән җигелеп тарткан Хәкимҗан абзый, Сабирәттәйләргә  алмашка үсеп килүче, шулай ук бик яшь тормыш арбасына җигелеп Ибраһим, Дамир, Әдиләләр.

- Беренче төп вакыйга – көзен җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү. Икенче төп вакыйга – яз көне чәчүлек орлыкны 65 чакрымдагы ерак Кәследән алып кайту.

-Автор шул чор авылы кешеләренең хезмәтенә карата гаделсезлек турында яза. Көз көне чәчүлек орлыгы да калдырмыйча, барлык ашлыкны элеваторга илттерәләр, ә язын, атлар күтәрмәгә калгач, аны яңадан алып кайтырга кирәк була.

Язучы пейзаж ярдәмендә шул чорның асылын ачуга ирешә алган.

( Укучылар әсәрдән укый.)

“ Җанны өшетә торган салкын коры кич килде...  Бүген битләрне аяусыз чәнчеп, кием – салымнарны әрсез йолыккалап, коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде...”

“ Көн суык, Көн шыксыз. Юл хантарлары бозланып каткан...”

“ Барыбызның да курыкканы буран иде шәтле була җепшек, кара март бураннары! Кешенең адымын салмакландыра, акылын җуя, изрәтә, зиһенең томалый, авыр кар дөньяны да,  күкне – җирне, нужалы  юллардагы адәм балаларын да күмеп китә...

Әйе, мәсәлән, автор болытлы, шыксыз көннәрне сүрәтләгәннән соң болай дип яза: ” Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. Күңелләрдә өмет, тәндә көч... Иртән кояш күренмәсә, кешеләр сирәк көләләр...”

Әсәр ахырында тагын мондый юлларда китерелә. “ Көн матур. Чалт  аяз. Кар өстенә карасаң, күзләр чагыла...”

Димәк, тормыш табигатьнең үзе кебек: караңгы төне дә, кояшлы көне дә бар.

Газаплы, авыр көннәргә алмашка якты, өметле яшәеш киләчәк. Бары тик түзәргә, бердәм булырга, яшәргә тырышырга кирәк.

        

Яз - ул мотив буларак, киләчәккә өмет.

1.Ибраһим,Әдилә һәм Дамир өчпочмагы.

2.Әнинең яратуы.

3.Табигатьне ярату.

4.Хайваннарны ярату.

5. Кешеләрне ярату.

1. Кешеләрне шатландыру -үзе бер бәхет.

2.Шәфкатьлелек.

3. Бер- берсе белән уртак кайгы hәм шатлык бүлешү.

4. Өлкәннәргә ярдәм.

5. Бар да уртак.

6. Кече өйле, олы җанлы, кешеләр.

7. Бердәмлек, кешелеклелек.

Ныгыту.

 (5 минут)

-Авторның сүрәтләү теле ошыймы? Ул нинди алымнар куллана. (Слайдта әсәрдән үрнәкләр күрсәтелә.) Слайд№6.

Фразеологик әйтелмәләр:

...Дамирның колагына гөмбә үскән...

...Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар...

 ...Әрдәнәләр чәлдерп кайтабыз...

 ...Икмәк тирәсендә акмаса да тама...

 ...Калын кенәгәсенә кадалган...

 ...Үрдәк  кенә астына су кергәнен көтеп бакылдап утыра...

 ...Күрегенең җиде җиреннән тын өреп торган бакалы тальян...

...Машиналар турында ипилек-тозлык беләсем килде...

...Дамирның көнләшүдән бавыры кабарды...

 ...Утыралар шунда аналары яламаган нәрсәләр, сагыз чәйнәп...

...Сүзләре белән чәйнәп –чәйнәп куя...

 

Халык авызы иҗаты буларак җырлар:

1.Алтын булып агаем ла!..

Әлә-лә-ләү!

Көмеш булып тамаем!..

Әлә-лә-ләү!

2. Ятсам төштә, торсам истә....

 

Такмаклар һәм кушаматлар.

 ...Будрин Бурис-тракторист...!

...Дамир  “Тамыр –Камыр...

...Шофер Гөргери...

...Торна Хәмит...

...Чат Нурлыгаян...

                                   

Мәкальләр һәм әйтемнәр.

...Ир канаты аттан башка узмаган...

...Буран- кыян чыкмагае, сул кулымны күтәрә алмыйм...

...Кем чанасына утырсаң...ни диләр әле?..

...Иртәрәк килгән бәхетле кулларда...

Аяз Гыйләҗев үз әсәрендә халык авыз иҗатын бик тә оста һәм урынлы куллана. Алар: җырлар, фразеологик әйтелмәләр, такмаклар һәм кушаматлар, мәкальләр һәм әйтемнәр. 1.Ул халыкчан. 2.Әхлак- тәрбия бирә. 3.Әсәрне тагын да матуррак, тулырак итеп аңларга ярдәм итә.

Экранда бирелгән әсәрдән өзекләр. Шулар арасыннан                         Слайд №7.

1) сурәтләү чараларын, -

2) чагыштыруларны аерып язу.+

*Көн артык җылы да, салкын да түгел, сирәк кар ява; кешеләр җиңел киенгәннәр. Билләрендә каешлы, аллы-кызыллы, төрле төстәге билбаулар. Муеннарында җылы шарф...

*Арыш арасындагы бодай кебек бер-ике ир-ат та бар...

*Әдилә туктап ак шәлен рәтләде,сырма кесәсеннән чите китек көзге чыгарып купшыланган булды...

*Без өчәү атлыйбыз. Өчәү булгач адымнарыбыз нык , эре, җиңел, күңелләр көр. Дамирның уены –чыны бергә, мәгәр мин тыныч.

*Ипинең кыерчыгы яңа туган ай күк балкыса да,табын уртасында ахыргача утырып калды..

*Без кергән өйдә ишле генә гаилә яши икән. Хуҗабыз Габбас абый сугышта булган, ахры, өстендә искерә төшкән юка гимнастерка...

*Кара кашлы, шалкан төсле ак йөзле апалар, кулларын каш өстенә куеп, безне каршылыйлар...

Йомгаклау. Максат: әхакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау.

(2 минут)

-Укучылар, сез сугышны ничек аңлыйсыз?

-Ә сезнең сугышны күргәнегез бармы?

-Сугыш нәрсәгә китерә?

-Укучылар, әсәрнең әһәмияте нәрсәдә? Сез ничек уйлыйсыз?

-Дәресне тормыш белән бәйлик.

-Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Алар безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазыйфасы тапшырылган аларга.

Без...Сугыш ул ике ил арасындагы кофликт дип беләбез, ике ил арасындагы кораллы көрәш.

Минем сугышны кинода яки рәсемдә генә күргәнем бар, өлкән кешеләр сөйләве буенча гына беләм. Бик куркыныч нәрсә икәнен тоябыз.

Шуны әйтәсе килә, безнең күзлектән караганда сугыш ул:

1.Югалту.

2.Ятим балалар.

3.Тол аналар.

4.Үлем.

5.Гариплек һәм чир.

6.Ачлык.

Әсәрнең әһәмияте шунда: сугыш чоры балаларының батырлыгына, чыдамлылыгына сокланып алар белән горурланып яшәргә, безне тормыш авырлыклары алдында сынмаска өйрәтә.

А.Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәрендәге сүрәтләнгән геройлар бүген безнең арабызда да яши. Дөрес, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары олы хөрмәткә лаек.

Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, баш - каларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

 (2-3 минут).

Без бүгенге дәрестә бик күп эшләдек, рәхмәт сезгә.

Эшләгән эшләргә йомгак ясыйк.

Без үзебезгә ни

1. Алдык;

2. Белдек;

3. Яңалык ачтык;  

4. Киләчәктә тормышта кулланачакбыз.

Дәресебез бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды. Бу әсәрне укыгач без үзебезгә бик күп яңалык ачтык.  Сугышның бик куркыныч нәрсә икәнен тоябыз. Кирәкми безгә сугыш!Тыныч һәм матур яшик! Күгебез һәрвакыт аяз булсын!

Халкыбызның үткәненә тирән ихтирам белән карыйк!

Өй эше бирү.

”Кешеләрне шатландыру-үзе бәхет” дигән темага инша язу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Г.Тукай. «Шүрәле” поэмасы....

А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....

6 сыйныфта әдәбият дәресе "Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"

6 нчы сыйныфта Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен өйрәнү дәресе...