6 сыйныфта әдәбият дәресе "Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем"
план-конспект урока (6 класс) на тему

Зарипова Алинә Әнис кызы

6 нчы сыйныфта Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен өйрәнү дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_izhaty_buencha_achyk_dres.docx33.69 КБ

Предварительный просмотр:

6 сыйныф, татар әдәбияты

Тема: Хәтеремдә мә мәңге калыр туган җирем.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен ныгыту, баету; туган җир төшенчәсенең мәгънәсен ачыклау, тыңлап аңлау һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен,  үзара хезмәттәшлек нигезендә, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү; лирик геройның хисен,теләген ачыклау.

Метапредмет: укучыларның мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын формалаштыра алуына ирешү; күмәк эш вакытында уртак фикергә килә белергә, үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белергә, үзләренең һәм  иптәшләренең җавапларын бәяләргә өйрәтү; әдәбиятны тел белеме һәм рәсем, музыка сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү.

 Шәхси:Г.Тукайның “Туган авыл” шигыре аша туган илебезгә карата ярату хисләре, гражданлык хисләре формалаштыру; активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртергә, төркемнәрдә эш барышында бер – береңне хөрмәт итәрә, башкаларның фикерен тыңлый белергә өйрәтү.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу.

Материал: дәреслекнең беренче кисәге (24 бит), һәр укучы өчен буклетлар, төркемнәр өчен биремнәр.

Җиһазлау : Г.Тукайның портреты, тормыш юлы һәм иҗаты буенча электрон презентация, мультимедиа проекторы,  компьютер, аудиоязмалар

Дәрес барышы

I. Оештыру этабы. (кояш рәсеме)

- Исәнмесез укучылар! Хәерле көн. Хәлләрегез ничек?

- Кәефләрегез яхшымы?

- Укучылар, исәнләшү, хәл белешүнең тагын нинди төрләре бар? Тагын ничек исәнләшергә була?

- Сүзләр белән, карашлар белән, ....кул биреп.... (1 слайдта - Кул биреп күрешү рәсеме)

- Ә татарлар ничек исәнләшә?

- Ике куллап күрешә.Әйе, укучылар, татар халкында бик матур бер гадәт бар. Кеше бер- берсен сәламләр өчен ике куллап күрешүне куллана.  Әйдәгез әле, бер – беребезгә  яхшылык, яхшы кәеф теләп, күрешеп алабыз. Иң беренче каршы якта утыручы иптәшләрегез белән күрешәбез, аннан соң, янәшәдә утырган иптәшегез белән күрешегез әле.  (Күрешәләр)

- Рәхмәт. Утырыгыз. Ике куллап күрешкәндә кеше бер-берсенә ачык йөз күрсәтә, яхшылык тели.

- Кул биреп күрешкәч, кәефләрегез күтәрелдеме?

Шуңа күрә дәрестә курыкмыйча, оялмыйча  җавап бирерсез, тырышып эшләрсез дип ышанам. Бүген без төркемнәрдә эшләрбез. Бергә эшләгән вакытта бер – берегезне тыңлап, ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләргә кирәклеген онытмагыз. Моның өчен төркемнәрдә эшләү кагыйдәсен тагын бер кат искә төшерик (укучылар укый):

 2 слайдта һәм буклетларда:

1)        Үзең уйла

2)        Дусларың белән киңәшләш

3)        Уртак фикергә килегез

4)        Җавапны әйт яки язып куй

II. Белемнәрне тигезләү

  1. Шигырь тыңлау.

Барыбызның  да кәефләре яхшырды. Инде хәзер уңайлы итеп утырыгыз да  шигырь тыңлап алыйк, игътибарлы булыгыз.

 Р.Вәлиеваның “Туган илкәй”  шигыре (3 слайд)

  (Укытучы яттан сөйли, укучылар тыңлый һәм слайдтан да карый алалар).      

        Туган илкәй...

         Ни аһәңле, назлы исем!

         Сизәм анда болыннарның татлы исен.

         Ишетәм анда каеннарның  серле шавын,

         Тау астында салкын чишмә чылтыравын.

         Саклыйм аңа чын мәхәббәт, сөю хисен,

         Алам аннан мәңге сулмас яшәү көчен.

         Туган илкәй...

         Бу исемдә назлы таңнар.

         Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

         Бу исемдә бөтен гомерем, бәхетем минем.

         Җырларымның саф чишмәсе – туган җирем.

     2.  Буклетларда эш.  “Тәмамланмаган җөмлә” алымын куллану.

  • Укучылар, шигырь сезгә ошадымы? (...)
  • Әйе, бик матур шигырь, шулай бит.  Бу шигырьне Р.Вәлиева иҗат иткән. Ә аның  эчтәлеге нәрсә турында булды? (туган җир, туган ил, туган як)
  • Сез туган ил төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Хәзер бу сүзне эчтән әйтеп карагыз. Нәрсәләр күз алдыгызга килде? Шуларны буклетларыгызга язып куегыз.

Минем туган илем - ... . (4 слайд)

(Укучыларның җавапларын тыңлау)

3. Төркемнәрдә эш

  • Фикерләрегез өчен рәхмәт укучылар. Мин дә сезнең белән килешәм. Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган урыны була. Безнең өчен ул - туган ягыбыз. Туган ягын, авылын, шәһәрен яратмаган кеше юктыр.

    4.  Дәрес темасын формалаштыру.

- Инде дәресебезнең темасын һәм аның кем иҗатында чагылыш табуын гына беләсебез калды.

- 1 төркем,  сезнең алдыгызда төргәк ята. Төргәк эченә хәрефләр җыелмасы язылган. Әйдәгез, укып чыгыгыз әле, пиктограмма эченә нинди сүзләр яшерелгән?

ХиӘтубТЕлюРраЕдтМоДшӘ  МгӘпҢлГЕс  бКдАасЛтиЫбР нТәУңлГкАюдН  тҖинИтРпнЕваМ  (5 слайд)

  • Димәк бүгенге темабыз: ... (Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем)

- 2 төркем. Алдыгыздагы  рәсемнәрне игътибар белән карагыз да, әйтегез әле, бу 4 рәсем нинди сүзне берләштерә? (ТУКАЙ)  6 слайд

- Әйе, укучылар, бик дөрес. Димәк, без бүгенге дәрестә нишләрбез? Ничек уйлыйсыз? ( Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез һәм туган җир турында сөйләшәбез).

     - Афәрин, җавапларыгыз өчен рәхмәт. Дөрестән дә,  бүгенге дәресебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыре белән танышырбыз.

III. Яңа белемнәрне ачу.

- Кечкенә Габдулланың бик күп авырлыклар күреп үсүе безнең барыбызга да билгеле. Тукайны сыендырган  берничә нигезгә баш иябез без. Кайсы авылларда ул нигезләр? Әйдәгез, хәзер белемнәрегезне тикшереп алыйк әле. Шагыйрь яшәгән нинди авылларны беләсез икән?

1. Төркемнәрдә эш. Тукайның балачагы үткән авылларны тиешле тәртиптә урнаштыру.

- Мин 2 төркемгә дә  авыл, шәһәр  исемнәре язылган карточкалар бирәм, ә сез шулар арасыннан Тукай яшәгән авыл исемнәрен генә сайлап алырга тиеш буласыз.

Карточка:

Казан, Кушлавыч, Мәскәү, Өчиле, Кырлай, Яр Чаллы, Җаек, Яшел Үзән, Уральск, Сасна, Алабуга

Төркемнәр җавапларын укыйлар.

- Димәк дөрес җавап: Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Кырлай. (7 слайд)

- Хәзер без “Туган авыл” шигыре белән танышырбыз.

2. Сүзлек өстендә эш

- Иң элек сүзлек өстендә эшләп алыйк. Бу сүзләр сезнең буклетларыгызга да язылган.

Аулыбызның – авылыбызның

Күрем – күрермен

Тәкъдирем – язмышым

  3.  Уку мәсьәләсен кую.

  шигырьне укыр алдыннан мин сезгә 2 сорау куям:

  1) Сез биредә Тукай кайсы авыл турында әйткәндер дип уйлыйсыз?

  2) Бу әсәре белән шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән?

  4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1). Шигырьне тыңлау.

  2). Әңгәмә

-Балалар, шигырьне тыңлаганда нәрсәләр күз алдына килде? (матур авыл,  авыл янында чишмәләр ага. Шундый матур, җылы язгы бер көндә кешеләр кырда эшләп йөриләр. Алар җир сукалыйлар)

- Ә нинди тавышлар ишетелгән кебек булды? (су аккан тавыш, кошлар сайравы, кешеләр сөйләшкәне, атлар пошкыруы)

- Нинди хисләр кичердегез? (соклану, ярату, сагыну)

 3). Шигырьне укучылардан укыту

 4). Лирик геройның хисләрен ачыклау.

- Лирик герой нинди хисләр кичерә? (ярату, сагыну, горурлану, соклану, үкенү)

- Беренче дүрт юлны укыгыз. Монда лирик герой нинди хис кичерә? (соклана, ярата)

- Алдагы ике юлны укып карагыз. Монда нинди хисләр чагыла?

- Соңгы 2 строфаны укып карыйк әле. Биредә лирик герой нишли? (сагына, горурлана)

-  Лирик герой үзенең туган авылында үткән тормышының кайсы мизгелләрен күрә? (укый, Коръән өйрәнә, җир сукалый)

- Хәзер уйлап карагыз инде, әлеге шигырен Тукай кайсы авылга багышлаган икән? (Кырлай)

- Ни өчен? (Чөнки ул Кушлавычта яшәгәндә әле бик кечкенә булган, эшли белмәгән. Өчиледә ул артык бала булган. Ә Кырлайда аны Сәгъди абзый эшкә өйрәтә)

- Әлеге  авылда ул нинди эшләргә өйрәнгән? ( укырга, җир сукаларга)

- Менә минем беренче соравыма җавап бирдегез. Инде икенче сорауга күчик. Тукай бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?  Автор әйтергә теләгән төп фикер кайсы строфада бирелгән дип уйлыйсыз? (Соңгы строфада)

-Бу юлларда автор нинди фикер әйтә? (кеше һәм аның туган җире аерылгысыз, бербөтен. Без үзебезнең туган ягыбыздан башка яши алмыйбыз)

- Әйе, дөрес укучылар. Кеше кайда гына, нинди генә матур җирләрдә яшәмәсен, гомере буе туган илен яратып, сагынып яши, кеше һәм аның туган җире аерылгысыз. Ләкин, минемчә,  туган илне ярату гына аз, безгә аны сакларга да кирәк. Кемнәрдер туган илен яклап яу кырында башларын да салганнар. Ә бүгенге тыныч тормышта безнең бурычыбыз нинди? Сез ничек уйлыйсыз? Без дә туган җиребезне сакларга тиешме? (..)

-  Без ничек итеп  саклый алабыз соң  илебезне? (...)

- Әйе. Шул чишмәләрне,  елгаларны,  күлләрне, урманнарны, матур болыннарны саклау, пычрак, җимерек юлларны төзәтү, үз илеңнең чын хуҗасы булу инде сезнең бурыч.

- Димәк, Тукайның безгә әйтергә теләгән төп фикере? (Үзеңнең туган илеңне яратырга, хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк)

5. Физкультминутка “Афәрин уены”

 - Кем үзенең туган илен ярата, басыгыз! (Укучылар “Афәрин!” дип үзләренә – үзләре кул чабалар.

 - Кем үзенең әти – әнисен ярата, басыгыз!

 - Кем үзенең туган телен  ярата, басыгыз!

 - Кем үзенең туган илен, табигатен саклый, басыгыз!

6. Иҗади остаханә.

-        Мин сезне хәзер иҗади остаханәгә чакырам. Моның өчен сезгә янәшәдә утырган иптәшләрегез белән парларга бүленеп эшләргә кирәк булыр. Остаханәбез дүрт бүлектән торыр.

-        1 нче пар: Әдәбиятчылар: Шигырьдән “туган авыл” төшенчәсен ачыклый  торган сүзләрне табып әйтегез. ( тау, чишмә, мәдрәсә, басу, җир)

-        2 нче пар: Дизайнерлар: “Туган” төшенчәсен тагын нинди исемнәр белән кулланып булуын сөйләгез. (туган ил, җир, тел, апа, кеше..)

-         3 нче пар : Рәссамнар булырсыз. Сезгә сыйфатларны кулланып, шигырьдә кулланылган төсләрне сөйләп бирергә кирәк. Әгәр бу шигырьгә картина ясасагыз, сез нинди төсләрдән файдаланыр идегез? ( яшел (үлән), зәңгәр (күк, инеш), көмеш (су), кара (җир), сары, алсу(кояш) һ.б.

-         2 нче пар: Музыкантлар. Рәвешләр кулланып, шигырьне нинди темпта, ничек укырга кирәклеген сөйләрсез. (әкрен генә, салмак,ашыкмыйча, сагышлы итеп, күңелгә үтеп керә торган итеп, горурланып, яратып...)

- Рәхмәт укучылар.  Ә музыкантларның фикере дөрес булдымы икән? Тикшереп карыйк әле. “Туган авыл” шигыренә Алмаз Монасыйпов көй язган. Хәзер бергәләп тыңлап китәрбез.

6.“Туган авыл” җырын тыңлау

- Димәк, музыкантларның фикере дөрес булганмы? (әйе, дөрес. Җыр чынлап та, салмак кына, күңелгә үтеп керә торган итеп башкарыла).

7. Иҗади эш. Буриме төзү

-        Рәссамнар, музыкантлар булдык, хәзер барыгыз да  үзегезне шагыйрьләр дип күз алдына китерегез әле. Төркемнәргә берләшеп, Зәкия Туфайлованың “ Туган ил “ шигыренән алынган юлларны үзегезчә тулыландырып, буриме төзеп карагыз.

1 төркем:

Туган ил ул – алтын ...,

Туган ил ул – ...   ... .

Туган ил ул – яшел ... .

Болыннарда  ...  ... .

 2 төркем:

Туган ил ул — зәңгәр ...,

Туган туфрак, ...  ... .

Туган илдә — ... бертуган,

Бик ...  ...  ... ... .

Йомгаклау

-  Бик матур шигырьләр язгансыз. Рәхмәт сезгә,  укучылар. Инде дәресебез ахырына якынлашып килә. Бүгенге дәресебездә сез нәрсәләр белдегез, өйрәндегез? Хәзер һәрберегез тест биремнәрен эшлисез буклетларыгызда.

  1. Белемнәрне тикшерү. Тест

1)  Тукай кайсы авылда туган?

а) Кырлайда

б) Өчиледә

в)Кушлавычта

2) Лирик геройның туган авылы кайда салынган?

а) тау башына

б) тау астына

в) тау янына

3) Авылның яме дип ул нәрсәне саный?

а) чишмәне

б) тауны

в) кара җирне

4) Туган авылында ул нинди эшләргә өйрәнә?

а) су китерергә

б) җир сукаларга

в) утын кисәргә

5) Туган авыл шигыре нәрсә турында?

а) эшләргә өйрәнеп үсү турында

б) абыйсы белән дус яшәү турында

в) туган авылны ярату турында

  1. Рефлексия

Укучылар, бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Хәзер һәрберегез бирелгән җөмләләрне кулланып, үз фикерегезне әйтеп чыгыгыз әле.

1.  Бүген мин ... белдем.

2.  Минем өчен... кызыклы булды.

3  Мин бу дәрестә ... аңладым.

4.  Мин ... хисләре кичердем.

5.  Мине ... гаҗәпләндерде.

6.  Мин.. телим.

2. Үзбәя кую. Төркемнәр башка төркемнәрнең эшенә бәя бирә (начар, шәп, бик шәп)

3. Өй эше.

1) шигырьне ятларга;

2) Габдулла Тукай яшәгән авылларның берсенә презентация ясагыз.

3) иҗади бирем. Туган шәһәр турында кечкенә шигырь яки хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

"Васильево-туган җирем"

Проектная работа учащихся 4 класса (русскоязычная группа) о поселке, где они родились и живут. Материал собирался ребятами в виде фотографий, которые показаны презентацией. Васильево расположено в оче...

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

Васильево-туган җирем

Проектная работа учащихся 4 класса "Васильево-туган җирем", где ребята собрали материал о родном посёлке Васильево. Васильево расположено в очень красивом месте,  на берегу реки Волги. Очень разн...

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...


 

Комментарии

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Дәрестә укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү технологияләре урынлы кулланылган. Үземнең дәресләрдә куллану өчен кирәкле материал