А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)
план-конспект урока (6 класс) по теме

Алексеева Миляуша Робертовна

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.alishnyn_yalkaulyk_-khurlyk_tyryshlyk-zurlyk_sre.docx22.35 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе – лицей№2

6А нчы сыйныфында әдәбият дәресе

(татар төркеме)

Тема.  А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.

I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алексеева Миләүшә Роберт кызы

15.11.2013.

Тема. А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.

Максат. 1.“Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү.

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3.Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау. Дәреслек, А.Алиш китаплары, презентация, материаллар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II.Актуальләштерү.

Г.Тукайның “Эшкә өндәү” шигырен тыңлау, сорауларга җавап алу.

А) Бу шигырьне кем язган? Кайсы артист укый?

Бу шигырьне Г.Тукай язган. Шигырьне Татарстанның халык артисты Габдулла Шамуков укыды.

Ә) Хәтерлисезме, сез аны кайсы сыйныфта өйрәндегез? Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Г.Тукай бу шигырендә безне кечкенәдән эшкә, хезмәткә өйрәнергә өнди. Балачактан ук эшкә өйрәнсәң, хезмәт яратсаң, картлык көннәрнең рәхәт һәм тыныч булачагын әйтә.

Б) Сез түбәндәге сыйныфларда хезмәткә багышланган тагын нинди  әсәрләр өйрәндегез?

5нче сыйныфта , мәсәлән, Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” әсәрен өйрәндек.

В) Нәби Дәүлинең бу шигыреннән нәрсә аңладык, шагыйрь безгә нинди киңәшләр бирде?

 Нәби Дәүли дә бәхетне эзләп йөрмәскә, бәлки, эшләп табарга кирәклеген, хезмәтнең һәрвакыт бәхет китерәчәген әйтә. Аның әсәрендә Галимҗан белән Илдус исемле малайлар бәхет эзлиләр. Ә аларга бер бабай очрап, көрәк, тырма алып җирне эшкәртергә куша. Язын эшләсәң, көзен уңыш җыярсың. Сез тук та, бәхетле дә булырсыз, дип киңәш итә.

 А.Әхмәтнең “Үги кыз” әкиятендәге Зөһрә һәм Мәфтуха образлары аша да бәхетнең хезмәт белән бәйле икәнлеген яхшы күрдек. Зөһрә намуслы, эш ярата.Ул, үлемгә дучар ителгән булса да, баеп кайта. Ә Мәфтуха, баерга дип барып, үзенең намуссызлыгы, ялкаулыгы аркасында, хурлыкка кала.

III. Төп өлеш.

  1. Әсәрнең темасына игътибар иттерү:

 А) “Ялкаулык –хурлык, тырышлык –зурлык”. Бу сүзләр халык авыз иҗатының кайсы жанрына керә?

 Мәкальләргә керә. (Мәкаль тактага язылган була. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкаль  дә языла)

 Тырыш, ялкау сүзләренең мәгънәләрен ачыклау. Сүзләрне дөрес әйттерү күнегүләре.

 2.Әсәрне үрнәк уку. Укучылар тыңлый.

3. Әсәрне анализлау.

А) Әсәрдә катнашучыларны табыгыз.

Әсәрдә чәчәкләр башлыгы, бөҗәкләр, шөпшәләр, бал кортлары катнашалар.

Ә) Чәчәкләр башлыгы нәрсә оештырырга уйлый?

Ул ярыш оештырырга була. Шул турыда төрле якка хәбәр сала.

Б) Ярышның максаты, бурычы нинди була?

Кем дә кем бал җыярга яхшы савыт ясый (бал акмый торган), шуңа чәчәкләрдән бал җыярга рөхсәт итәчәген белдерә.

В) Ярышта катнашучылар ничек эшлиләр?

  Бөҗәкләр көне-төне эшли. Бар да тырышып савыт ясый. Чәчәкләр башлыгына киләләр. Тиешенчә эшләнмәгән булу сәбәпле, чәчәкләр башлыгы аларның савытларын кабул итми, кире борып җибәрә. Шуңа күрә аларга бал җыю эше ышанып тапшырылмый.

  Шөпшә белән бал корты иң соңгылар булып эшкә тотыналар. Бал корты, бик тырышып, көне-төне эшли. Бал җыя. Шөпшәне дә кунакка чакыра, бал белән сыйлый. Шөпшә аны бик мактый.Үзе дә кунакка чакырырга сүз бирә.Ләкин шөпшә ярты көн бал җыйса, җыйган балын үзе ашап бетерә. Көннең икенче яртысын йоклап үткәрә.

 Бер көнне бал корты шөпшәгә кагыла. Ул килгәндә, шөпшә йоклап ята. Бал кортын сыйларга балы булмый.

  Менә ярыш көне килеп җитә. Бал корты үзенең савытларын күтәреп очып килә. Шөпшә дә аннан-моннан ясаган савытын китереп күрсәтә.

  Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып карый. Шөпшә ясаган кәрәздә бал тормаган, бал корты эшләгән кәрәзнең балы акмаган.

  “Бал кортлары тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә бал кортына теләсә кайсы чәчәктән бал җыярга рөхсәт бирәм”,-дигән чәчәкләр башлыгы. Шул көннән бирле бал кортлары чәчәкләрдән тәмле бал җыялар. Шуңа күрә үзләре дә мохтаҗлык күрмиләр, кешеләрнең дә рәхмәтен ишетәләр.

Г) А.Алиш безгә нинди киңәшләр бирә?

  Хезмәт яратырга, аны яхшы сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эшләргә киңәш бирә. Бал корты тырышлыгы аркасында җиңеп чыга, аңа бал җыярга рөхсәт итәләр. Тырышлыгы сәбәпле, аңа бәхет тә, хөрмәт тә була.

Шөпшә  исә ялкаулыгы, эшне яратмавы нәтиҗәсендә хурлыкка кала. Шуңа күрә А.Алиш “Ялкаулык – хурлык, тырышлык –зурлык” дигән халык мәкален әсәрнең темасы итеп ала.

4.ФИЗКУЛЬТМИНУТ.

5.Әсәрне рольләргә бүлеп уку.

6. Дәфтәрләрдә эш.

А) Тексттан бал кортының тырышлыгы, шөпшәнең ялкаулыгы турындагы урыннарны таптырып, әдәбият дәфтәрләренә яздыру.

Ә) Сүзлек өстендә эш. (дәреслектә текст ахырында бирелгән һәм балалар өчен авыр дип табылган башка сүзләрнең мәгънәләрен төшендерү, ул сүзләр кергән җөмләләр төзетү.

IV.Йомгаклау. Хезмәт, хөрмәт, бәхет төшенчәләре турында мәкальләр, канатлы сүзләр язып килергә.

V.Билге кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчы сыйныфта әдәбият дәресе Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәре- татар әдәбиятының күренекле ядкәре

Дәрес Кол Галинең " Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнүнең йомгаклау дәресенең бер варианты буларак татар теле һәм әдәбияты укытучыларынатәкдим ителә....

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

7 сыйныфта әдәбият дәресе “Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Урок татарской литературы в 7 классе на тему «Судьба народа в творчестве Дардеманда»...

(5 нче сыйныфта әдәбият дәресе)

Г.Тукай. «Шүрәле” поэмасы....

А. Алиш. "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык"

“Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү....