Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.
методическая разработка (6 класс) по теме

Файзрахманова Ризида Саттаровна

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon abdulla_alishnynyalkaulyk_-_hurlyk_tyryshlyk_-.doc84 КБ

Предварительный просмотр:

        Рус мәктәпләрендәге татар балаларына. 6нчы сыйныф.

Фәйзрахманова Ризидә Саттаровна, Казандагы 110нчы лицейның беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Дәреснең темасы: Абдулла Алишның”Ялкаулык – хурлык, тырышлык –  

                               зурлык” әкияте(слайд)

Дәреснең максаты: әкият эчтәләген ачу, логик фикерләү сәләтләрен үстерү,                                            

                                 уку  күнекмәләрен камилләштерү, хезмәткә ихтирам  

                                 тәрбияләү, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның    

                                 үз карашларын   булдыру.

Җиһазлар: язучының портреты, китаплары, компьютер, ноутбук, сенсор      

                  тактасы, экран, карточкалар.

                                           Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик хәләт тудыру.

  1.Исәнләшү.

  -Исәнмесез.

  -Исәнләшү – ул хөрмәтләү

    Кече, өлкән – һәркемне.

    Исәнләшүдән башлана

     Безнең дәрес һәркөнне.

  2.Фонетик күнегү:

 чәч, чәчәк, , чебен, черки, эч, эчә, өч, чәй, чәйнек, чайкый, чаба, чага, чана, чаңгы, чыга, оча, очкыч.

        Эчтем, эчтем, су эчтем.

        Чәй эчмичә, су эчтем.

        Чәй эчмичә, су эчкәнгә

         Бик авыртты шул эчем.

ΙΙ. Белемнәрне актуальләштерү: компьютер ярдәмендә тест сорауларына җавап бирү.

- Үткән дәрестә Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык(слайд, Абдулла Алишның портреты).

        -  Язучы да Алиш, батыр да,

          Яуда яшен сыман яшьнәгән!

          Ил алдында тик бер тапкыр да:

          “Мин батыр!”- дип гайрәт чәчмәгән.

                        М.  Хәсән(слайд)

- Хәзер өй эшен ничек үзләштердегез , шуны тикшерәм.Тест сорауларына җавап бирергә кирәк.(слайдлар, тест сораулары белән)

Тест сораулары.

1. “Бөтен иҗатымны балаларга багышларга телим”

Бу сүзләрне кем әйткән?

а) Габдулла Тукай

ә) Шәүкәт Галиев

б) Абдулла Алиш

2. Абдулла Алиш кайда туган?

а) Буа районы Күзби авылы

ә) Спас районы Көек авылы

б) Тәтеш районы Шонгаты авылы

3. Абдулла Алишның әнисенең исеме ничек?

а) Закирә Алишева

ә) Газизә Алишева

б)Фәридә Алишева

4 Абдулла Алишның әтисенең исеме ничек?

а) Газиз Алишев

ә) Габделбари Алишев

б) Гали Яруллин

5. “Сатмас егет илен алтын - көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын;

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыймәтле күрер Ватанын”

       - Бу кайсы шигыреннән өзек?

а) “Үзем турында җыр”

ә) “Өметем зур минем киләчәккә”

б) “Ничек килер үлем?”

6. Абдулла Алишның беренче китабының исеме ничек?

а) “Отряд флагы”

ә) “Якты күл буе”

б) “Дулкыннар”

7. Абдулла Алиш укырга кемнән өйрәнә?

а) Бабасыннан

ә) Әнисеннән

б) Әтисеннән

8. Агым иркенә имәм башымны,

Көчле колачларны салырмын.

Халкым өчен, әгәр кирәк булса,

Агымга да каршы барырмын.

      -  Кайсы шигыреннән өзек?

а) “Ничек килер үлем?”

ә) “Өметем зур минем киләчәккә”

б) “Үзем турында җыр”

9. Кайсы Абдулла Алиш әкияте?

а) “Нечкәбил” әкияте

ә) “Өч кыз” әкияте

б) “Үги кыз” әкияте

10. Казан шәһәрендә кайсы мәктәп Абдулла Алиш исемен йөртә?

а) 55 нче мәктәп

ә) 111 нче мәктәп

б) 159 нчы лицей мәктәбе

11. Беренче әкиятенең исеме ничек?

а) “Сертотмас үрдәк”

ә) ”Капкорсак патша”

б) “Ана әкиятләре”

12. Абдулла Алиш әсирлектә кем белән очраша?

а) Муса Җәлил

ә) Хәсән Туфан

б) Рөстәм Яхин

13. Абдулла Алишка соңлап килгән бүләк...

а) 1 нче дәрәҗә Ватан Сугышы ордены

ә)  Хезмәт герое

б) Бөек Җиңүнең  45еллыгына медаль

14. “...Көрәш белән тудык, көрәш белән

Керәбез дә, ахры, кабергә.

Язган икән соңгы сулышыбызны

Илебез бәхете өчен бирергә.”

            -  Бу кайсы шигыреннән өзек?

а) “Үзем турында җыр”

ә) “Өметем зур минем киләчәккә”

б) “Ничек килер үлем?

15. Нинди газетага Абдулла Алиш исемендәге бүләк бирелә?

а) “Татарстан яшьләре”  газетасы

ә) “Сабантуй” газетасы

б) “Ватаным Татарстан” газетасы

16. Абдулла Алиш кайда үлә?

а) Спас районы Көек авылында

ә) Берлинның Плетцензее төрмәсендә

б) Казанда

(Укучылар тест сорауларына җавап бирәләр)

Хәзер үзегезгә үзегез бәя бирәсез.(Тест сорауларын тикшерү. Укучылар сенсор тактасында дөрес җавапка басалар икән, кул чабу тавышы ишетелә. Җавап дөрес түгел икән, сирена тавышы ишетелә)

  “5”-1-2 сорау дөрес түгел

   “4”-3,4 сорау дөрес түгел

   “3”-5сорау дөрес түгел

III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

-Без бүген А.Алишның “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” дигән әкиятен үтербез(слайд). Әсәрнең темасына игътибар итегез. “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”  дигән сүзләр халык авыз иҗатының кайсы төренә керә?(Мәкаль). Башта сүзлек эше(слайд).

        шөпшә -оса

        оя – гнездо

        балавыз-бал кортлары эшли торган ябышкак матдә(воск)

        кәрәз –балавыздан ясалган күзәнәкләр оясы(сот, соты)

        күзәнәкләр – кәрәздәге тишекләр

Сүзләр белән җөмләләр төзү. Аннары сүзләрне дәфтәргә язып кую. Өйдә әкиятне укып килергә тиеш идегез. Әкияттә булган вакыйгаларны шартлы рәвештә өлешләргә бүлеп үтербез.

1.Ярыш шарты.(слайд)

Әкиятнең беренче абзацын укытучы укый.  Укып бетергәч, укучыларның эчтәлекне ни дәрәҗәдә аңлауларын тикшерү максатыннан, класска сораулар бирә:

-Чәчәкләр башлыгы нәрсә үткәрергә җыена?

- Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә җыена.

-Ул бу турыда нинди хәбәр әйткән?

-Кем дә кем бал салырга әйбәт савыт әзерли, ул савытта бал  бер дә бозылмый, әчеми, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәм.

-Әйткән сүзен язучы А.Алиш ничек язган?

- Хәбәр салган.

-Ә син тагын нинди сүзләр кулланыр идең?

- Хәбәр тараткан, хәбәр җиткергән, сүз әйткән.

2. Ашыккан ашка пешкән(слайд)

- Бу сүзләр халык авыз иҗатының кайсы төренә керә?(мәкаль)

     Бу өлеш рольләргә бүлеп укытыла.(Автор, бөҗәкләр, Чәчәкләр башлыгы)

-Бөҗәкләр ничек эшли?

-Бөҗәкләр көне-төне, бик тиз эшлиләр.

-Ни өчен бөҗәкләрнең савытлары начар? Алар тырышалар да, ялкау да түгел.

- Алар ашыкканнар, савытны җиренә җиткереп эшләмәгәннәр. Шуңа күрә дә “Ашыккан ашка пешкән” диләр.

-Чәчәкләр башлыгы бөҗәкләргә чәчәкләрдән бал җыярга рөхсәт бирәме?

- Чәчәкләр башлыгы бөҗәкләргә чәчәкләрдән бал җыярга рөхсәт бирми, чөнки савытны бик начар ясаганнар, кире борып җибәрә.

3. Бал кортының тырышлыгы.( слайд)

    Китаптан бу өлешне табып уку.

- Бал корты ничек эшли?

-Бал корты көне буе эшли. Ерак-ерак җирләрдән бал алып кайта. Балны матур күзәнәкләргә сала.

-Тырыш кешеләр турында ул бал корты кебек эшли, диләр, ни өчен?

- Кешеләр тырышып, кәне-тәне эшләгән кешеләрне бал кортлары кебек эшли,  диләр. Чөнки бал кортлары да тырышып, көне-төне эшлиләр.

4. Шөпшәнең ялкаулыгы.( слайд)

    Китаптан бу әлешне табып уку.

-Шөпшә ничек эшләгән?

-Шөпшә иртән әзрәк эшли дә, кояш кыздыра башлагач, оясына кереп йоклый. Ул бик ялкау. Үзенең җыйган балын ашап бетереп бара.

5. Бәйрәм ашы – кара каршы.(слайд)

    Башта бу өлешне рольләп уку.(Автор, Бал корты, Шөпшә)

-Башта кемгә кунакка баралар?

- Башта Шөпшә Бал кортына кунакка килә.

-Бал корты Шөпшәне ничек сыйлый?

- Бал корты аны бал белән сыйлый.Шөпшә аны мактый. Үзе дә кунакка чакырырга сүз бирә.

-Ә Шөпшә Бал кортын ничек кунак итә?

-Бер көнне бал корты шөпшәгә кунакка бара. Ул килгәндә , Шөпшә авыруга сабышып йоклап ята. Аның Бал кортын сыйларга да балы булмый.

6. Ярыш көне.(слайд)

-Шөпшә ясаган кәрәздә ни өчен бал тормаган, агып чыккан дип уйлыйсыз?

-Чөнки Шөпшә кәрәзне начар,  аннан-моннан гына эшләгән, әз көч куйган.

-Бал кортының кәрәзендә бал ни өчен акмаган?

-Бал корты тырышкан, күп көч куйган, эшне җиренә җиткереп эшләгән.

-Чәчәкләр башлыгы Бал кортының хезмәтен ничек бәяләгән?

-Чәчәкләр башлыгы Бал кортларына теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга рөхсәт бирә.

-Әйе, Бал корты тырышлыгы аркасында җиңеп чыккан. Шуңа күрә Бал кортын хөрмәт итәләр, зурлыйлар. Шөпшә исә ялкаулыгы, эшне яратмавы нәтиҗәсендә хурлыкка кала. Шуңа күрә дә  А. Алиш “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” дигән халык мәкален әсәрнең темасы итеп алган.

-Әкиятне өлешләргә бүлеп карап чыктык. Хәзер  әсәр өстендә эшне дәвам итәбез. Күпнокталар урынына сүзләр куеп языгыз.(сенсор тактасында биремнәр эшләү)

  1. -Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, чәчәкләрдәге балны шуңа бирәм, - дигән ...  ...

   2. .... бар да тырышып савыт эшләгәннәр һәм Чәчәкләр башлыгына китергәннәр.

   3..... аллы – гөлле чәчәкләрдән җыйган балларны үзе ясаган кәрәзләргә салган.

   4. .... , аннан – моннан эшләгән кәрәзен күтәреп, Чәчәкләр башлыгына килгән.

(Укучылар сенсор тактасында Чәчәкләр башлыгы, Бөҗәкләр, Бал корты, Шөпшә дигән сүзләрне күпнокталар урынына куеп язалар.)

  1. Бу сүзләр ни өчен баш хәрефтән язылалар?
  2. Әкиятләрдә  геройлар баш хәрефтән языла.
  3. Кайсы сүз –Бал кортына, ә кайсы Шөпшәгә туры килә?

(Сенсор тактасында бирелгән сүзләр: ялкау, уңган, тырыш, эшли дә эшли, савытында бал тормаган, әз эшли, кәрәзе акмый, ерак – ерак җирләргә очып бара, хурлыкка калган, күп көч куя, оясына керә дә йоклый, аннан – моннан эшләнгән кәрәз. Укучылар Бал кортына караган сүзләрне чәчәкләр белән бизиләр.)

  1. Сүзләрнең синоним парларын табыгыз?(Укучылар сенсор тактасында синонимнарның парларын табып,  ук белән тоташтыралар)

              бал корты                     эшчән

              тырыш                           бәйге

              хезмәт                            умарта корты

              ярыш                             эш

-Сүзләрнең антоним парларын табыгыз?(Укучылар сенсор тактасында антонимнарның парларын табып,  ук белән тоташтыралар.)

                  яхшы                                     хурлаган

                  тырыш                                   якын

                  мактаган                               начар

                  ерак                                       ялкау

- Бу әкият нинди темага? (хезмәт) Хәзер хезмәт темасына бәйле мәкаль һәм әйтемнәр карап үтербез. Ә сез мәкальләрнең  икенче өлешен әйтегез.( слайд)

 Тырышкан табар,  ташка кадак кагар.                                          

Ялкауга көн дә бәйрәм.

Калган эшкә кар ява.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Эшенә күрә ашы.

Кем эшләми, шул ашамый.

Хезмәт төбе – хөрмәт.

Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла.

-Нәрсә ул хезмәт?

- Кешедән акыл яки физик көч таләп итә торган максатлы эшчәнлек.

-Нинди кеше генә башлаган эшен азагына кадәр җиткерә ала?

-Уңган, тырыш, белемле, кәчле кеше.

-Тырышлыкның иң зур дошманы нәрсә?

- Ялкаулык .

- Нәрсә ул ялкаулык?

- Иренү, эш яратмау

- Габдулла Тукайның бу хакта нинди шигырен беләсез?(“Эшкә өндәү”)

- Габдулла Тукай бу шигырендә нәрсә турында әйтә?

-Г.Тукай бу шигерендә безне кечкенәдән эшкә, хезмәткә өйрәнергә өнди. Балачактан ук эшкә өйрәнсәң, хезмәт яратсаң, картлык көннәрен рәхәт һәм тыныч булачагын әйтә.  

-5нче сыйныфта Нәби Дәүлинең ”Бәхет кайда була?” әсәрен өйрәндек. Шагыйрь безгә бу шигырендә нинди киңәшләр бирә?

-Н.Дәүли бәхетне эзләп йөрмәскә, эшләп табарга кирәклеген әйтә. Аның әсәрендә Галимҗан белән Илдус исемле малайлар бәхет эзлиләр. Ә аларга бер бабай очрап, көрәк, тырма алып җирне эшкәртергә куша. Язын эшләсәң, көзен уңыш җыярсың. Сез тук та, бәхетле дә булырсыз, дип киңәш бирә.

-Быел без Абдулла Әхмәтнең ”Үги кыз” әкиятендәге Зөһрә белән Мәфтуха образлары аша да бәхетнең хезмәт белән бәйле икәнлеген яхшы күрдек. Зөһрә нинди?

-Намуслы, тырыш. Ул үлемгә дучар ителгән булса да, үзенең эш яратуы аркасында баеп кайта.

- Ә Мәфтуха нинди?

-Баерга дип барып, үзенең намуссызлыгы, ялкаулыгы аркасында хурлыкка кала.

IV. Дәрескә йомгак ясау.

  1. Бу әкият аша язучы нәрсә әйтергә тели?
  2. Хезмәт яратырга, аны яхшы сыйфатлы итеп башкарырга, җиренә җиткереп эшләргә киңәш бирә.
  3. Намуслы хезмәт безгә нәрсә бирә?
  4. Бәхет.
  5. Ә сезнең төп хезмәтегез нәрсәдә?
  6. Тырышып, яхшы билгеләргә генә уку.

V.Өй эше. Йорттагы вазифаларын турында инша яз. Ата – анаң синнән канәгатьләрме?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)

6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....

“Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе

Тема . Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе Максат . 1. “Әни ялга киткәч” хикәясе белән таныштыру.                2...

А. Алиш. "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык"

“Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү....

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....

Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкиятен өйрәнүне йомгаклау

5 класс әдәбият өчен дәрес эшкәртмәсе...

Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе. (6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).

Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен  укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сө...