Абдулла Алишның “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”әкияте.
план-конспект занятия (6 класс)
Абдулла Алиш
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес темасы: Абдулла Алишның “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык”әкияте.
Максаты: Балаларның яраткан язучысы А. Алишның ижатын өйрәнүне дәвам итү, тыңлап аңлау, татарча сөйләм күнекмәләрен ныгыту; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтижә ясый белүләренә ирешү.
Жиһазлау: Тактада А.Алиш портреты, язучының әкиятләренең эчтәлегенә карата укучылар рәсемнәр;А.Алишның китапларыннан күргәзмә.
Дәрес барышы.
1. Орг. момент.
Укучылар белән исәнләшү, дежур укучыга сүз.
2. Телгә гимнастика ясау.(өй эшен тикшерер алдыннан телне шомартып алыйк (тизәйткеч уку)).
Өйгә эшне тикшерү.
Укучылар, без сезнең белән алдагы дәрестә А.Алишның ижатын өйрәнә башладык кайбер әкиятләре белән танышкан идек.нинди әкиятләрен беләсез?(тактадагы укучылар ясаган рәсемнәр буенча әйтәләр “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”һ.б.
Балалар,безгә А.Алиш әкиятеннән кунак килгән игътибар белән карагыз әле.Бу герой А.Алишның нинди әкиятеннән.( “Куян кызы” әкияте).
Куян кызы чыга, елый.
Куян: Ай – яй, ай тәпиләрем. Тәпиләрем, шулкадәр каты авырта баса да алмыйм хәтта.Хәзер нишләргә инде? Итекләрне кая салып ташлаганымны да хәтерләмим.Әнием миңа бик матур, бик жылы, бикйомшак итекләр бүләк иткән иде. Ә мин, юләр, тыңламадым, итекләрне салып ташладым; кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгердем. Әниләрнең сүзен тыңламау яхшыга илтми шул. Менә тәпиләрем ничек шеште. Балалар, сездән киңәш сорасам, ни диярсез икән миңа.
Укытучы: Я, укучылар, куянга нинди киңәшләр бирик?
Әйе, дөрес. А.Алиш әкиятләре әти - әниләрнең сүзен тыңларга кирәк, өйдә нәрсә булганын урамга чыгып сөйләү дә яхшы түгел, дус, тату яшәргә кирәк, татулыкка, тынычлыкка ни житә ди А.Алиш.
Мин өй эшенә А.Алиш ижатын һәм тормыш юлын кабатлап килергә кушкан идем. Ә ничек белүегезне тест аша тикшерәчәкмен.(контроль дәфтәренә тест эшләнә).
Яңа тема.
Бүген без сезнең белән А.Алишның тагын бер әкияте белән танышабыз “Ялкаулык – хурлык, тырышлык - зурлык”.
Әкиятне укый башлаганчы сүзлек өстендә эш эшләп алабыз. Менә шул сузләрне әсәрне укыганда кулланачакбыз.(тактада сүзләр)
хурлык – позор
шөпшә - оса
балавыз – воск
кәрәз – сот
күзәнәк – ячейка
чәчәкләр башлыгы – повелитель цветов
бөжәк – насекомое
чалкан – навзничь, на спину
1. сүзләрбелән танышу.
2. хор белән кабатлау.
3. шул сүзләрне кертеп жөмләләр төзү.
4. сүзлекләрне ачабыз, авыр сүзләрне сүзлекләргә язабыз. Языр алдыннан без ничек утырырга тиешбез, шуны искә төшерик:
Язганда туры утырам,
Тигез тора иңсәләр
Баш иелми, баш бармаклар
Күз читенә тисәләр.
Ручканы мин дөрес тотам,
Дәфтәрне авыш итеп
Яза башлыйм хәрефләрне
Чиста һәм матур итеп.
(Укучылар сүзләрне сүзлекләргә язалар).
Ручкаларны куябыз, уку китапларын ачыгыз 62 бит.
Әкиятне магнитофон тасмасыннан тыңлый башлау.(балалар дәвам итә, сөйли баралар)
Ә хәзер сорауларга жавап бирәбез.
1. Әкиятәге төп геройлар? (чәчәкләр башлыгы,бөжәкләр, бал корты, шөпшә).
2. Чәчәкләр башлыгы нәрсә үткәрергә була? (зур ярыш).
3. Ярышның шартларын аңлатыгыз (условия игры).
Савытлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?(бал салырга яхшы савыт әзерләргә тиешләр, ул савытта бал бер дә бозылмаска, әчемәскә(не киснет) һәм ачып чыкмаска тиеш).
4. Беренче булып савытны нәрсәләр эшләгән? (бөжәкләр).
5. Бөжәкләр бик тырышып эшлиләр. Беренче булып савытны ясап алып киләләр.Ч әчәк башлыгына аларның савытлары охшаганмы? Ни өчен?Сәбәбе нәрсәдә? (чөнки,алар ашыкканнар, савытны бик начар эшләгәннәр).
Әйе, дөрес.Ашыккан кеше турында шундый мәкаль дә бар: “Ашыккан – ашка пешкән” (поспешишь – людей,насмешишь). Берәр әйберне эшләгәндә ашыгырга ярамый, тырышырга кирәк.
6. Шөпшә сезнеңчә ни өчен эшкә соңга калып керешкән (чөнки, иртән әзрәк эшли дә, кояш кыздыра башлагач оясына кереп йоклый. Балын ашап бетерә барган. Башын ялкаулыкка салган.
7. Бал кортының савытны озак ясавының сәбәбе нәрсәдә (чөнки, ул бертуктамый эшли, ерак жирләргә очып бара, төрле чәчәкләрдән бал суырып алып кайта матур күззәнәкләргә сала. Бал корты ашыкмый тырышып эшли).
8. Бал корты Шөпшәгә нинди серен ача? Шул юлларны китаптан табып укыгыз.
Әйе, дөрес. Әгәр башыңны ялкаулыкка салмасаң башлаган эшеңне азакка кадәр эшләп бетсәң, бар авырлыкларны да жиңеп була икән.
9. Тырыш кеше турында: ул Бал корты кебек эшли диләр. Ни өчен?(чөнки кеше үзенең эшен ашыкмыйча,жентекләп, тырышып эшли).
10. Ярышта нәрсә жиңә (Бал корты) Ни өчен Чәчәк башлыгына аның савыты ошый (чөнки, аның Кәрәзе тырышып эшләнгән, кәрәздән бал охшаган).
11 Шөпшә һәм Бал кортына нинди сыйфатлар хас.
Ялкау Тырыш – антоним сүз
Кешегә сыйларлык та Көне – төне буе эшли
Бал жыя алмый, үзе ашый Авырлыкларны жиңеп чыгучы
Йокыны яратучы.
12. Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(шөпшә кебек ялкау булмаска, бал корты кебек тырыш булырга куша.Һәрбер эшне ашыкмыйча, жентекләп эшләргә кирәк.Бүгенгә эш торып торсын дип, икенче көнгә калдырырга ярамый. Тырыш булсаң, бар авырлыкларны да жиңеп була).
Нәтижә ясау. Бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди яхшы сыйфатлар алдыгыз?
Димәк, һәрбер кеше үзенең эшен Бал корты кебек тырышып, тырмашып, яратып эшләргә тиеш, сезнең төп эшегез уку. Сез һәрбер фәннән тырышырга тиешсез.Шөпшә кебек башны ялкаулыкка салып, эшне иртәгәгә калдырырга ярамый.Уку турында шундый мәкаль дә бар: Уку – энә белән кое казу.
Өй эше.Көндәлекләрне ачып өй эшен язабыз.
1. Әкияткә рәсем төшерергә.
2. Әкиятне сәгатьле итеп укырга һәм сөйләргә өйрәнергә.
3. Тырышлык, ялкаулык турында 5 мәкаль язырга.
Билгеләр кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.
Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

А.Алишның “Ялкаулык –хурлык, тырышлык-зурлык” әсәре.(6нчы сыйныфта әдәбият дәресе)
6нчы сыйныфның татар төркемнәрендә укучылар өчен әдәбияттан ачык дәрес конспект-планы....

“Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе
Тема . Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе Максат . 1. “Әни ялга киткәч” хикәясе белән таныштыру. 2...

А. Алиш. "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык"
“Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән мәкальне кабат искә төшерү һәм аның аша балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү....

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.
Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....

