Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкиятен өйрәнүне йомгаклау
план-конспект урока (5 класс) на тему

Матзянова Раушания Гаязовна

5 класс әдәбият өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 149_.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Тема. Абдулла Алишның “Нечкәбил” әкиятен өйрәнүне йомгаклау

       Максат: 1. “Нечкәбил” әкияте буенча алган белемнәрне тирәнәйтү.

                      2. Умартачылык һөнәре һәм умартачы кораллары турында турырак белешмә  

                          бирү.

                      3. Тырышлык, максатчанлыкның тормыштагы ролен күрсәтү.

                                                                Дәрес барышы

  • Катнашучы геройларны санагыз. (Нечкәбил, Саранча, Озынборын, Кигәвен, Бабай, Малай)
  • Геройлар бер-берсенә ничек эндәшәләр? (Саранча - Әй йонтач, Озынборын – Чага торган кортчык, Кигәвен – Бал корты)
  • Нечкәбил нинди эндәш куллана? Ни өчен? (Ул үз өен бик ярата, шуңа күрә “өйкәем” дип эндәшә)
  • Геройларның кайсысын нинди язмыш көтә? ( Саранчаны сыерчык йота, Озынборынны чүп утаучы юк итә, Кигәвенне ат койрыгы белән бәреп төшерә)
  • Кигәвен нинди акыллы фикер әйтә? Ни өчен борчыла? (Экология проблемасының торышы)
  • Нәрсә ул экология? Тракторларның нинди зыяны бар? (Тракторларны тешләп булмый, алар пошкыралар, тәмсез ис чыгаралар)
  • Әсәрнең темасы нинди? (Әкият бал кортлары, аларның тормышы турында)
  • Әкиятнең идеясе нинди? (Автор бал кортларының тырышлыгын, кешегә китергән файдасын күрсәтергә теләгән)
  • Нечкәбил нинди сыйфатларга ия? (Ул тырыш, авыр хәлдән чыгу юлын таба белә, башкалар белән яхшы мөгамәләдә)
  • Ни өчен беренче тапкыр бабай белән малай кортларның бал тулы рамнарын алгач ачулы булмыйлар? ( Чөнки җәй вакыты, чәчәкләрдә бал әле күп чак)
  • Икенче тапкыр кәрәздәге балны алуга кортлар малайны чагалар. Ни өчен? ( Көз вакыты, ашарга азык калмый дип куркалар)
  • Ана корт нинди? Аны ничек танырга була? ( 66 нчы биттән табып укырга)
  • Ояда эшче кортлар үзләре генәме? (Юк, анда сорыкортлар да бар)
  • Сорыкортлар нишли? (Алар әзер балны ашап яталар)
  • Ятьмә, битлек, төтен өрдергеч, рам, бал суырткыч, корт аеру, тубал төшенчәләрен әйтүгә нинди әйберләр күз алдына килә? (Слайдлардан рәсемнәрен карап танышу)
  • Эшче кортлар җилкәсенә нинди эшләр йөкләнгән? (Бал җыялар, балавыз сузалар, бала тәрбиялиләр, йорт эшләрен эшлиләр. 66 нчы биттән табып укырга)
  • Әкияттә корт аерганда кайда җыелалар, кайда саралар? ( башта һавага җыелалар, аннары алмагач ботагына саралар)
  • Корт аеру күренеше бабай өчен нигә зур шатлык? ( Кортлар ишәяләр, бал күбрәк җыела)
  • Бабай аерган кортларга да зәңгәр өй куеп хәйләләмәкче була. Кортлар моны сизәләрме? ( Шикләнәләр)
  • Ясалма кәрәз куелган рам кортларга ошыймы? (Алар бал салырга яраклы итеп, үзләренчә тартып, сузып эшлиләр, үзгәртәләр)
  • Бал кортлары үзләренең кышлыгы турында ничек кайгырталар? (Сорыкортларны юк итәләр, сакта тора башлыйлар)
  • “Нечкәбил” әкияте буенча өйрәнгәннәрне тест ярдәмендә тикшереп алабыз.

1. Зәңгәр ояның хуҗалары бик күп , ди автор. Әкияттә кортларның күплеген нәрсә белән чагыштыра?

а) күктәге йолдызлар белән

б) сарайдагы чебешләр санынча

в) һавадагы чыпчыклар кадәр

г) өйдәге кешеләр кадәр

2. Чагыштыру нәрсәне белдерә?

     а) мөрәҗәгать итүне

     б) бер предметны икенчесе белән тиңләүне

     в) аваздаш иҗекләрне

     г) предметның сыйфатын

3. Чәчәк тузаны сүзен рус теленә тәрҗемә иткәч ничек була?

     а) пыльца

     б) лепесток

     в) стебель

     г) корень

4. Кортлар нинди ераклыкларга очалар?

     а) 5 км.

     б) 10 км.

     в) 15 км.

     г) 20 км.

5. Җил-давыл чыгып, яңгыр ява башлагач, Нечкәбил кайда кача?

     а) зонтик астына

     б) агач куышына

     в) әрекмән яфрагы астына

     г) арба астына

6. “Балавыз төсле соры, озынча гәүдәле, кыска канатлы, ояда бердәнбер, кәрәз күзәнәге саен йомырка салып йөри. Бу кайсы герой?

     а) сорыкорт

     б) кигәвен

     в) озынборын

     г) ана корт

7. Кортлар аерганда корт иле кайда сара?

     а) мунча түбәсенә

     б) чия агачына

     в) алмагач ботагына

     г) ул сармый, очып китә

8. Кортларны тубалга тутыргач кайда куялар?

      а) мич башына

      б) салкынча урынга

      в) өй түбәсенә

      г) сарайга

9. Әрәмтамак-сорыкортларга каршы ничек көрәшәләр?

      а) сугышалар

      б) куып чыгаралар

      в) әсирлеккә алалар

      г) үзләре белән кышлаталар

10. Нечкәбилнең иптәше малайның борын очын ни өчен чага?

      а) борыны ошамаганга

      б) малай аны үртәгәнгә

      в) малай ямьсез булып күренгәнгә

      г) соңгы балыбызны ала дип курка

Өй эше. 1.“Койрыклар” әкиятен укырга, сөйләргә әзерләнеп килергә.

               2. Тырышлык турында 5 мәкаль язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте.

Абдулла Алишның "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" әкияте рус мәктәбенең 6нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен. Укучыларда хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү....

“Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе

Тема . Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе Максат . 1. “Әни ялга киткәч” хикәясе белән таныштыру.                2...

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация....

А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятенә презентация.

Абдулла Алишның  "Сертотмас үрдәк" әкиятенә презентация....

Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе. (6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).

Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен  укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сө...