Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе. (6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).
план-конспект урока (6 класс)

Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.

Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен  укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.  Укучыларны хезмәткә өйрәнеп үсәргә  чакыру.

Көтелгән нәтиҗә:

Метапредмет нәтиҗәләр: Төркемнәрдә, парларда киңәшләшеп эшли белү. Үз фикерләрен белдерә, аралаша (сорау һәм җавап бирә), сөйли, нәтиҗә ясый белү.

Предмет нәтиҗәсе: Автор турында мәгълүмат, күзаллау булу.  “Әни ялга киткәч” хикәясен өйрәнү. Эчтәлекне аңлау. Сөйләм телен үстерү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне тота белү. Хезмәткә өйрәнү теләге булу. Эшләмичә яшәп булмавын, хезмәтнең бәхет, бәрәкәт, куаныч китерүен аңлаулары.

Дәрес тибы: Уку максатын чишү.

УМК: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. 25-28 нче бит. /Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2016.

Җиһазлау: компьютерда презентация, дәреслек, “Әнигә булышам” темасына караган рәсемнәр, карточкалар, Абдулла Алиш китаплары күргәзмәсе.

Предметара бәйләнеш: татар теле, сәнгать, хезмәт тәрбиясе

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә.

Метод һәм алымнар: уку, әңгәмә, диалог, өлешчә эзләнү, сөйләү, сәхнәләштерү, нәтиҗә ясау һ.б.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.

(6 нчы сыйныфта туган тел әдәбияты дәресе).

И.Р. Минһаҗева, 1 нче квалификацион категорияле татар  теле һәм әдәбияты укытучысы.

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”.

Предмет: туган тел әдәбияты

Класс: 6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты: 05.03.2021 г.

Дәреснең темасы: Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе.

Максат: Абдулла Алиш турында белешмә бирү. Аның “Әни ялга киткәч” хикәясен  укып өйрәнү. Фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.  Укучыларны хезмәткә өйрәнеп үсәргә  чакыру.

Көтелгән нәтиҗә:

Метапредмет нәтиҗәләр: Төркемнәрдә, парларда киңәшләшеп эшли белү. Үз фикерләрен белдерә, аралаша (сорау һәм җавап бирә), сөйли, нәтиҗә ясый белү.

Предмет нәтиҗәсе: Автор турында мәгълүмат, күзаллау булу.  “Әни ялга киткәч” хикәясен өйрәнү. Эчтәлекне аңлау. Сөйләм телен үстерү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне тота белү. Хезмәткә өйрәнү теләге булу. Эшләмичә яшәп булмавын, хезмәтнең бәхет, бәрәкәт, куаныч китерүен аңлаулары.

Дәрес тибы: Уку максатын чишү.

УМК: Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 6 нчы с-ф. Ике кисәктә. 2 нче кисәк. 25-28 нче бит. /Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Э.Х.Гыйзәтуллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2016.

Җиһазлау: компьютерда презентация, дәреслек, “Әнигә булышам” темасына караган рәсемнәр, карточкалар, Абдулла Алиш китаплары күргәзмәсе.

Предметара бәйләнеш: татар теле, сәнгать, хезмәт тәрбиясе

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә.

Метод һәм алымнар: уку, әңгәмә, диалог, өлешчә эзләнү, сөйләү, сәхнәләштерү, нәтиҗә ясау һ.б.

 Дәрес барышы:

I.Оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. Уку мәсьәләсен  кую.

- “Тырышкан табар, ташка кадак кагар,” - дигән мәкальне ничек аңлыйсыз? Бу рәсемдәге малай нишли? Без алдагы дәрестә Габделхәй Сабитовның “Чүкеч” хикәясен укыдык. Анда нинди малай турында сүз барды? Ул нәрсә эшләргә өйрәнде? (Чүкеч белән кадак кагучы малай рәсеме күрсәтелә)

- Ничек өйрәнде? (Әтисе аңа күп итеп кадаклар бирде, ул иренмичә, шул кадакларны какты да какты һәм әйбәт итеп кадак кагарга өйрәнде.)

- Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясендәге малай ничек эшкә өйрәнә? Шушы сорауга җавап эзләп, дәресебездә Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе аша сөйләм телен, фикерләү сәләтебезне үстерү, башкаларга җиткерә белү өстендә эшләвебезне дәвам итәрбез.

II. Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Автор турында белешмә бирү. (Презентация буенча бер укучы кыскача гына чыгыш ясый).

- Абдулла Алиш кем ул? Кем сөйләп китә? (Укучы сөйли, презентация күрсәтелә.)

- Аның нинди әсәрләрен беләбез? (“Куян кызы”, “Сертотмас үрдәк”, “Тукмар белән Чукмар”, “Чуар тавык”, “Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” һ.б. Китаплар күргәзмәсе күрсәтелә.)

- Чынлап та, А.Алиш бөтен гомерен балаларга багышларга тели, ләкин сугыш аның гомерен бик иртә өзә. Аның һәр әсәре безне нәрсәгә булса да өйрәтә, тәрбияли.

2. Әсәр өстендә эш. Кычкырып уку. Эчтән уку.

3. Биремнәр үтәү. Әсәр эчтәлеге өстендә эш.

А)Бирелгән җөмләләрне хикәя эчтәлегенә туры килерлек итеп урнаштырабыз. (Төркемнәрдә эш). 1)Ял алгач та, әни әбиләргә кунакка китте. 2)Иртә торабыз. 3)Мин әтидән иртәрәк кайтканга күрә,  аш та пешереп куя идем. 4)Беркөнне минем чалбар төймәм төште. 5)Бөгәрләнеп беткән күлмәк белән мәктәпкә барып булмый бит инде. 6)Менә әни кунактан кайтты.

Б)Шул җөмләләргә туры килгән өзекнең эчтәлеген сөйлибез. Терәк сорауларга җавап бирәбез.

В) Әни кайткач, малай белән әни арасындагы сөйләшүне сәхнәләштерү (1 кыз һәм 1 малай уйный):

- Исәнме, улым, ничек хәлләрегез? Әйбәт кенә тордыгызмы?

- Исәнме, әни, әйбәт кенә тордык. Мин аш пешерергә, идән юарга, үтүкләргә, апаемны карарга өйрәндем.

- Рәхмәт, улым. Бик яхшы иткәнсең. Эшең безгә булса, өйрәнүең үзеңә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз!”.

- Әнием, өйдә эш күп икән! Мин сиңа һәрвакыт шулай булышырмын.

- Рәхмәт, улым, үскәнсең инде...

Г) Рәсемнәр буенча эш. Малай нәрсәләр эшләргә өйрәнә? Үрнәк буенча җавап бирергә. (Малай ... өйрәнгән).

- Шулай итеп, бу нинди малай?

4. Парларда сөйләшү. Ситуатив күнегүләр башкару. (Музыка астында йөрү, парлап басу, бер-берсенә сорау-җавап бирү.)

- Спросите, что он умеет делать. (Син нәрсә эшли беләсең?)

- Спросите, помогает ли он маме. (Әниеңә булышасыңмы?)

- Спросите, умеет ли он гладит белье?

- Спросите, умеет ли он мыть полы? Һ.б.

III. Рефлексия. “Балык кылчыгы” алымы белән эшләү. (Төркемнәрдә төп теманы, вакыйгаларны, автор идеясен билгеләп, схемага язып чыгу.)

- Төп тема: эшкә өйрәнү, хезмәт тәрбиясе. А. Алиш безгә  нәрсә әйтергә теләгән? (Эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк, чөнки эш белү тормышта бик кирәк. Әниләргә булышырга кирәк, чөнки өйдә эш күп.)

- “Эшең безгә булса, өйрәнүең үзеңә”. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? (Әти-әнигә, әби-бабайларга, укытучыга булышып, без эшкә өйрәнәбез.)

 - “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз,” – мәкален ничек аңлыйсыз. (Егет кеше бик күп һөнәрләр белергә тиеш. Чөнки ул киләчәктә әти булырга, гаиләсен алып барырга тиеш.)

-Әйе, эшкә кечкенәдән өйрәнеп үсәргә кирәк. Һөнәрле булу – ул бәхет. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай да:

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш,  -  дип язган.

-Безнең якташыбыз күренекле галим, мәгърифәтче, педагог Ризаэддин Фәхреддин дә: “...Үзе хакында тырышкан кешегә эш һәрвакытта ярдәм итәр. Тырыш кеше гүзәл тереклек иткән хәлдә, ялкау кеше ачлыктан үләр. Бу дөнья тереклеге һәркемнең үз гайрәтенә тапшырылган. Шуның өчен дөньяда торыр вә көн кичерер өчен һәркемгә ышанып тормыйча, фәкать үз гайрәтегездән өмет итегез вә үзегез өчен үзегез тырышыгыз,” – дип яза үзенең әдәп-әхлак тәрбиясенә караган хезмәтләрендә.

IV. Өй эше бирү (сайлап эшләргә):

  1. Хикәянең эчтәлеген 3 нче зат исеменнән сөйләргә.
  2. “Мин әнигә булышам” дигән темага хикәя төзеп сөйләргә.
  3. Рәсем (иллюстрация) төшерергә.

V. Үзбәя. Бәяләү картасын тутыру.

Укучының исеме, фамилиясе:_________________________________

Бәяләү критерияләре

үзбәя

укытучы бәясе

Авторның тормыш һәм иҗат юлын күзаллый белү

Әсәр эчтәлеген аңлау, сорауларга җавап бирә, сөйли белү.

Аралаша белү (диалоглар)

Нәтиҗә ясый, үз фикереңне җиткерә белү.

Гомуми билге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

“Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе

Тема . Абдулла Алишның “Әни ялга киткәч” хикәясе Максат . 1. “Әни ялга киткәч” хикәясе белән таныштыру.                2...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе...