Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
план-конспект урока (8 класс) на тему

Прокопьева Татьяна Ильинична

          I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чиратында мәк­тәпләрдә укытылган барлык фәннәргә дә кагылды, укыту программаларының, дәреслекләрнең эчтәлеге үзгәрде.

      Федераль дәүләт белем бирү стан­дартлары нигезендә системалы-гамәли юнәлеш (системно-деятельностный под­ход) ята һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыру күз уңаенда тотыла. Бу, үз чи­ратында, түбәндәгеләрне үз эченә ала:

• яңа иҗтимагый тормыш таләпләренә җавап бирерлек яшь буын тәрбияләү;

• шәхеснең универсаль уку кү­некмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе (укытучының ничек, нинди юллар белән эшләве түгел, ә нәтиҗә мөһим);

• эшчәнлек төрләрен, аралашу фор­маларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, алар­ның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;

• белем бирүнең һәр баскычында дәвамчанлык принцибының саклануы (балалар бакчасы, башлангыч, төп һәм урта мәктәп);

• эшләрне оештыруда төрле форма­лар тәкъдим итү, мөстәкыйль эшчәнлек­не игътибар үзәгенә алу;

• универсаль эш ысулларына өйрәтү;

• укучының теоретик белемен генә тү­гел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен бәяләү.

Федераль дәүләт белем бирү стан­дартлары таләбе укытучыга дәресләрен оештыруда комплекслы караш булды­рырга ярдәм итә, ижади эзләнүләргә юл ача, укучыны шәхес буларак үстерергә, укытуны тормышка якынайтырга булыша.

     II.Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) ясалган Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресенең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләр:

   Төп максат – укучы шәхесенең ин­теллектуаль, рухи, физик үсеше, аның кызыксынуын формалаштыру.

   Дәрес эчтәлеге – теманың тормыш белән бәйлелеге, дөньяны танып-белүгә әһәмиятле булуы.

   Белем бирүгә этәргеч көчләр – ижат итү, үз үсешеңне күрү, белемне арттырырга омтылу, үз-үзеңә ышаныч, гамь уянуы.

   Эш ысуллары – бергәләп эзләнү, төркемләп эшләү, әңгәмә, укытучы һәм укучы ара­сында эшлекле мөнәсәбәт.

   Дәресне оештыру – сорауларга җавап эзләү, тормыш белән бәйле иҗади кү­негүләр эшләү, төркемле эш оештыру.

   Укытучы – ярдәмче, дус, киңәшче, юнәлеш бирүче. Аның төп бурычы – укучы­ларны уку мәсьәләләрен хәл итү процессы­на дөрес җәлеп итү, кызыксындыра белү.

   Төп нәтиҗә – укучының белемен яңа ситуациядә мөстәкыйль куллануы, хата­ларын күрүе, үз-үзен бәяли белүе.

   Дәрес планы технологик карта формасында ясалган.

   III. Дәреснең якынча структурасы:

-        теоре­тик материал өйрәнү буенча һәм тәр­бияви, үстерүче максатлардан чыгып лексик тема алына: “Гаилә – гомер чишмәсе” , ““Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә образлар системасы аша гаилә проблемасы куелышы”. Ике тема бирү үзен аклаячак;

-        дәрескә максат һәм бурычлар кую: өйрәтү, тәрбияви, үстерү;

-        эшне оештыру: җиһазлау, эш формалары, УУГ, көтелгән нәтиҗә;

          Дәрес барышы:

-        оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек);

-        кызыксындыру;

-        өй эшен тикшерү;

-        дәрес темасын ачу;

-        актуальләштерү;

-        үзләштерелергә тиешле материал;

-        ныгыту;

-        йомгаклау;

-        рефлексия (дәрес нәтиҗәсе);

-        өй эше бирү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Коммуникатив технологияләр нигезендә (ФГОСка нигезләнеп ) ясалган дәрес планы.

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча

8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

Тема:  “Гаилә – гомер чишмәсе” , ““Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә образлар системасы аша 

       гаилә проблемасы куелышы” (теортик материал өйрәнү буенча һәм тәрбияви, үстерүче        максатлардан чыгып лексик тема алына).

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Дәрес максатлары:

1. Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен укып чыкканнан соң геройларга характеристика бирү. (Өйрәтү максаты)

2. Укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешү. (Үстерү максаты)

3. Гаилә тормышына аңлы караш, югары әхлак сыйфатлары тудыру. (Тәрбияви максат)

Җиһазлау:

- төп ресурслар: Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре, әдәбият дәреслеге;

- өстәмә ресурслар: ноутбук, проектор, дәрес өчен призентация, әсәрдән геройларның үз сүзләре язылган карточкалар.

Эш формалары: группаларда эш, фронталь эш, индивидуаль эш.

Көтелгән нәтиҗә:

- предмет нәтиҗәләре: әсәрдә геройларга характеристика бирү;

- шәхси нәтиҗәләр: геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү; гаилә, мәхәббәт төшенчәләрен аңлап кабул итү; башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу;

- метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгүлүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

- танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтияр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәрес барышы.

Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

(1 минут)

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Минем бүгенге дәресне Марсель Гыймазетдиновның «Уйлаганың бармы?» дигән шигыре белән башлыйсым килә:

Гомер кыска,

Әйтерсеңлә тормыш

Кошлар кебек оча,

Калышмый.

Аккошлар да моңлы итеп җырлый

Жылы якка очып барышлый.

Гомерләрдән иң-иң кыска ни бар?

Бармы шуны уйлап бакканың?

Аккош җыры кебек моңлы булсын.

Яшәгәнең,

Бала бакканың…

     Бүгенге дәресебез гомер, гаилә, яшәеш, мәхәббәт сүзләренең мәгънәсен үз эченә алыр. Дәресебезне «Гаилә - гомер чишмәсе» дип атарбыз.

Кызыксындыру. Максаты: укучыларны төп эшчәлеккә җәлеп итү.  

(10-15 мин.)

Укучылар, ни өчен сез бу сүзләрне сайладыгыз?

(Вакытка карап, өч сүзне дә кертеп җөмләләр төзетергә мөмкин).

КОНЭРС- почмаклар. Сүзләр язылган битләр почмакларга куела. Укучыларга сайлау мөмкинлеге бирелә. Уйларга вакыт бирелә. Җаваплар тыңланыла.

   I                                        

Мәхәббәт                                  

Вакыт                                  

Гафу үтенү  

                 

   II

Гаилә

Сүз

Мөмкинлек

   III

Уңыш

Мал

Тормыш

   

Өй эшен тикшерү. (4-5 минут)

Сез өйдә гаилә, бәхет, мәхәббәт турында мәкальләр туплап килергә тиеш идегез. Мәкальләрне тыңлап китик.

Төркемнәр арасында ярыш оештыру. Җиңүчеләр билгеләнә.

Дәрес темасын ачу

Бүгенге дәресебез нәрсә турында булыр?

Бүгенге дәресебез гомер, гаилә, яшәеш, мәхәббәт сүзләренең мәгънәсен үз эченә алыр. Дәресебезне «Гаилә - гомер чишмәсе» дип атарбыз.

Гаилә турында.

Актуальләштерү. Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау, укучыларга авыр тоелган урыннарны ачыклау.

  (4- 5 минут).

Без сезнең белән Г. Кутуйның  «Тапшырылмаган хатлар» повестен укып бетердек, әсәрдәге вакыйгалар турында сөйләшик.

Әсәр ни өчен җиңел һәм яратып укыла?

- повесть хатлар рәвешендә язылган, ә хатта кешенең иң яшерен, серле, хәтта интим хисләре чагыла;
- Галия образы – авторның табышы;
- әсәр идея-тематик яктан аңлаешлы, ачык, композициясе җыйнак;
- вакыйгалар мәхәббәт тарихына бәйле рәвештә үстерелә.

Вакыйгаларның хронологик тәртибе

1. Галиянең үткәненә бәйле хис-кичерешләрен яңартуы.
2. Төп мәсьәләгә катнашы булмаган мәгълүматлар, хәбәрләр: А.П.Мойкина, Ольга Делевская, Д.Любарская хатлары, Мәрфуганың җыелыш үткәрүе һ.б. (чор идеологиясе тәэсирендә болар турында язарга мәҗбүр булган).

Хатларның эчтәлеге

Беренче хат - мәхәббәт тарихы. Яшьләрнең танышулары, мәхәббәтләре; Галиянең үткәне белән бүгенгесе контраст буларак бирелә; әледән-әле киләчәк тормыш мактала; язучы мәхәббәт, гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында өстәмә вакыйгалар, лирик чигенешләр бирә.
Икенче хат - гаилә тарихы. Искәндәр белән Галиянең өйләнешүе, гаиләдәге беренче каршылыклар; бәхетле, ныклы гаилә турында автор уйланулары; Искәндәр Галияне ташлап китә, ә Галия ике баласы белән Әдрәс авылына күчә.
Өченче хат - хезмәт юлы тарихы. Галиянең Әдрәстәге тормышы; аның табиб буларак танылуы; шәхси сыйфатларының тулырак ачылуы; Галия – Вәли сызыгы килеп керә.
Дүртенче хат - бәхетле булырга теләү тарихы. Галиянең Вәли белән очрашуы; хатларны Вәлигә бирүе.

Темасы

– Мәхәббәт, гаиләдә җаваплылык, ир белән хатынның урыны.

Проблемалар

- Мәхәббәт нәрсә ул, аның кешегә тәэсире ничек?
- Ир белән хатын мөнәсәбәтләре нинди булырга тиеш?
- Гаиләнең ныклыгы нәрсәгә бәйле?
- Кеше кайчан бәхетле була?

Идея

 – мәхәббәтне намус, сафлык, җаваплылык белән бәйләп караган кеше генә бәхетле була.

Үзләштерелергә тиешле материал. Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

(7-8 минут).

   Әсәрдәге вакыйгалар турында сөйләштек. Буген шушы әсәргә бәйләп гаилә, гаилә бәхете турында фикер алышырбыз.

  Тормыш бик катлаулы. Аның баш әйләндергеч шатлыклы минутлары да, төн кебек караңгы, күңелсез яклары да очрый. Кеше шатланырга, кайгыларны җиңәргә өйрәнергә, яктылыкка, сафлыкка, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш.

   Килер бер көн, сезнең алдыгызда гаилә кору мәсьәләсе дә килеп басар. Аның бәхетле яки бәхетсез булуы ике кешедән: ир һәм хатын-кыздан тора. Моның чагылышын без «Тапшырылмаган хатлар» повестында да ачык күрдек. Әйдәгез, башта бераз әсәр буенча фикер алышыйк. Безнең алдыбыздан күп төрле язмышлар уза. Ләкин алгы планда торганнары: Галия, Искәндәр, Вәли.

 (Төркемнәрдә эш. “Блум ромашкасы” . Ситуатив биремле күнегү эшләү. Ситуациядән чыгып бер группа икенчесенә сорау бирә, җавап ала. Укытучы биремнәр язылган карточкалар тарата.)

I төркем

II төркем

Бирем: "Мин үземнең иркемне, теләгемне, киләчәгемне корбан итәрлек дәрәҗәдә түгел идем"– Галия образы.

Бирем буенча сораулар төзергә.

 

Бирем: “Характерымны өйрәнеп бет, мине ярат, сорауларыма игътибар ит, сәхнә эшемә ярдәм ит” - Искәндәр образы.

Бирем буенча сораулар төзергә.

Укучылар эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Галияне сез нинди итеп күз алдына китерәсез?

Галиянең мәхәббәткә карашы нинди?
Галия гаилә бәхетен нәрсәдә күрә?
Галиянең
характер сыйфатлары.

Аның кайсы сыйфатларын үзегездә булдырырга теләр идегез?
Г
аиләсе таркалуда Галиянең гаебе бармы (булса ачыклагыз)?
Ә
леге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?

Искәндәргә мөнәсәбәтегез ничек?

Искәндәрнең характер сыйфатлары.
Искәндәрнең тормыштагы хыял-максатынинди?
Искәндәрнең м
әхәббәткә, гаиләгә мөнәсәбәте нинди?
Г
аиләсен ташлап китү сәбәпләре, аларны аклап буламы?
Искәндәр ни өчен Галиягә хат язган?

Әлеге образны ачуда автор нинди чаралар кулланган (пейзаж, психологик анализ, чагыштырулар, үзенчәлекле сөйләм һ.б.)?

Ныгыту.

Максат: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу. (1-2 минут)

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Укучылар, әйтеп карыйк әле, Галия белән Искәндәрнең аерылуына китергән сәбәпләр нинди соң?

-        Галиянең Искәндәр белән киңәшмичә, тору шартлары начар булса да, икенче баласын табуы.

-        Искәндәргә иҗат, сәнгать белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар булмау.

-     Тормышта булган карашлары туры килмәү.

Дөрес. Ә Вәли нинди кеше?        

    Вәли Сафиуллин үзенең тыйнаклыгы, горурлыгы, тормышка акыл белән каравы аркасында үзенең мәхәббәтенең сафлыгына һәм чыннанда килүенә ышанып яши. Галия үз бәхетен Вәли белән таба. Мин аңа бик шат.

Йомгаклау. Максат: әхакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау.

(8-10 минут)

       Кеше дигән илаһи зат ялгыз яшәү өчен яратылмаган. Бу дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе, мөгаен, үз парыңны табып, тормыш кадерен белеп яшәүдә һәм яшәешнең дәвамы булган балалар үстерүдәдер.

       Мәхәббәт – мәңгелек тема. Мәхәббәт турында кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле язганнар, язалар һәм язачаклар. Шагыйрьләргә дә илһам бирүче көч ул – мәхәббәт.

Сез үзегез мәхәббәт сүзен ничек аңлыйсыз?

   Минемчә, мәхәббәт сүзе олы, изге сүз. Тормышта әгәр дә бер-береңне яратсаң, хөрмәт итсәң, юл куя белсәң, яхшылыкларны күрә, ә начарлыкларны кичерә белсәң, менә шул инде ул мәхәббәт.

      Ә өйләнер вакыт җиткәч, егетләр кызларның ниндиләрен сайлыйлар?      Сезнең моңа фикерегез ничек?

    Минемчә, мәхәббәтне сакларга кирәк. Кызларның шулай ук тышкы матурлыгы гына түгел, ә эчке матурлыгына гашыйк булырга, тормышны алып барырдай, сине аңлардай кызларны сайларга кирәк.

    Ә кызлар нинди егетләрне сайларлар икән?

     Монда күп нәрсә кызларның үзеннән тора. Әдәпле кызлар янында егетләр беркайчанда үзләрен тәртипсез тотмыйлар. Әдәпле, тыйнак егетләр тормышта ныграк һәм кирәгрәк.

Ә йомгак ясап шуны беләсе килә. Бәхетле гаилә кем кулында соң?

     Бәхетле гаилә һәр кешенең үз кулында. Шуңа күрә кеше үз бәхете өчен үзе көрәшергә тиеш. Шулай булса гына бу дөньяда рәсемдәге кебек бәхетле гаиләләр күп булыр.

Гаилә бәхете өчен төгәл рецепт юк. Аны яулап алырга туры килә. Тормыш киртәләре аша, гомер юлыннан җитәкләп чыгарлык, ике йөрәккә маяк булырлык мәхәббәт  кирәк.

     Бәйләнешле сөйләм үстерү. Төркемнәрдә эш. Тексттан өзек бирелә. Һәр укучы чиратлап текстны дәвам итә.

Минем бәхетем югалды.

  Өйнең бөтен җиреннән эзләп чыктым. Пәрдә артыннан да, карават, өстәл астыннан карадым. Кухняда да, залда да юк. Кинәт күзем чемоданга төште.

Укучылар иҗади эш башкаралар.

I төркем            II төркем            

Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, баш - каларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

 (2-3 минут).

Укучылар, дәресебезгә нәтиҗә чыгарыйк. - Алар нинди?

-Сез тагы да нәрсә эшләргә тиешсез?

-Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

-Кайсы эшләрегез уңышлы килеп чыкты?

-Алга таба нәрсә өстендә эшләргә кирәк?

Дәресебез бик эчтәлекле, мавыктыргыч һәм тәрбияви характерда булды.

Без киләчәк турында уйларга, гаилә тормышына аңлы карашта булырга тиешбез.

Гаилә корганда, үзеңә тиң булырдай ярны эзләгәндә.

Иҗади эшебез.

Ситуатив биремле эш башкарганда активлыкны арттырырга.

Өй эше бирү.

“Галия дөресме?” темасына эссе язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә гаилә темасы.

Яшьлек,Гомрең кыска синең,Шундый кыска булып тоела,Кичен чәчәк аткан була,Ә таңында инде коела...МәхәббәтУл үзе иске нәрсә,ЛәкинҺәрбер йөрәк аны яңарта,Тиле яшьлек ярты гомрен бирәАның хисе белән янар...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе...

6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе. Каюм Насыйри "Әбугалисина" повесте

Мәгърифәтчеләр төшенчәсен, аларның тарихтагы урынын, әһәмиятен аңлату. Әдипләрнең исемнәрен һәм яшәгән чорларын истә калдыру аша, укучыларны әдәбият тарихын системалы өйрәнүгә күнектерә башлау.Укучыла...