Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен уку һәм анализлау (7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
план-конспект занятия (7 класс)

Вафина Гулия Илдусовна

(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kzhul_chitek_hikyasen_uku_hm_analizlau.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек”  хикәясен уку һәм анализлау

(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Вафина Гөлия Илдус кызы,

Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: 1.Әсәрне укып һәм  анализлап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген, идеясен табу өчен шартлар тудыру, әсәрнең актуальлеген күрсәтү;

2.Әсәрдәге уртак якларны табып гомумиләштерергә, нәтиҗәләр чыгарырга, системага салырга, иҗади уйларга өйрәтү;

3.Милләтебез гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, милли горурлык, сакчыллык, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Исхакыйның портреты, әсәрләреннән күргәзмә, компьютер, проектор, презентация.

Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау дәресе.

Дәрес планы

I. Оештыру этабы.

II. Белемнәрне һәрьяклап тикшерү.

а) өй эшен тикшерү.

III. Мотивация этабы – укучыларны актив һәм аңлы рәвештә яңа материалны кабул итәргә әзерләү.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерү этабы.

V. Яңа материалны ныгыту этабы һәм башлангыч рефлексия

VI. Өй эше һәм аны башкару өчен инструктаж.

VII.Рефлексия этабы

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү -Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Әдәбият дәресен башлыйбыз.

II. Белемнәрне һәрьяклап тикшерү. Өстәмә чыганакларны өйрәнеп, Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшереп килергә иде. 

-Укучылар, кайсызыз әйтә ала: кем сон ул Гаяз Исхакый?  

III. Мотивация этабы – укучыларны актив һәм аңлы рәвештә яңа материалны кабул итәргә әзерләү.

- Укучылар, Гаяз Исхакый хаксызга кимсетелгән, онытылган, игътибардан төшеп калган язучы була. Бары тик XX гасыр ахырында гына аның иҗатын торгызып өйрәнә башлыйлар. Замандашлары аңа югары бәя биргән, чөнки әдәби мирасы бик бай: романнар, драма әсәрләре язган, күп санда повесть һәм хикәяләр иҗат иткән. Шуларның берсе - «Кәҗүл читек» әсәре. 

IV. Дәреснең темасын билгеләү һәм максатлар кую.

- Димәк, дәресебезнең темасы нинди? Нинди максатлар куярбыз?

Әхмәдулла чама белән сезнең яшьтә. Шуңа күрә бу хикәяне уку сезгә бик кызык булыр дип уйлыйм.

- Кәҗүл читек...  Нинди икән сон ул кәҗүл читек? Ничек уйлыйсыз? (Укытучы үз тормышы белән бәйле мисал китерә: әбисе читеге турында сөйли)

- Хәзерге вакытта читекне кияләрме? Кайда күргәнегез бар? (Биючеләрнең аякларында күрергә мөмкин)

1. Әсәрне уку.

- Әйдәгез балалар хәзер “Кәҗүл читек”хикәясенең беренче бүлеген укып үтик.

- Сезгә мәгънәләре анлашылмаган сүзләр дә очрады, шулай бит? Әйдәгез, шул сүзләргә тукталып үтик.

сауры-ат тиресеннән эшләнгән күн

зияб (зяблик )- кызылтүш

гает- мөселманнарның дини бәйрәме

сәхтиян-кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән йомшак күн

саранҗы-саржа (тукыма )

чалма-мөселманнар кия торган баш киеме.

2. Әсәрнең укылган өлеше буенча эш.

-Экрандагы читек рәсеменә игътибар итегез әле, ул Әхмәдулланың хыялындагы читеккә охшаганмы? (Әйе) 

- Әхмәдулла ни өчен әтисен түземсезлек белән көтә? (Әтисе аңа читек алып кайтачак).

- Укучылар, әйдәгез әле тексттан Әхмәдулланың хыялындагы читекне сурәтләгән урынны табып укыйбыз. (67 нче биттә бирелгән өзекне табып укыйлар)

- Әхмәдулла читекне киеп кая барачак? (Гает бәйрәменә)

- Нинди бәйрәм соң ул Гает бәйрәме? (Гает бәйрәме – Исламда иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу айда кешеләр ямьсез сүзләрдән, ялганнан, кеше сөйләүдән тыелырга, начар эшләр эшләмәскә, олыларга – хөрмәт, кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтергә тиеш. Бу көнне әниләребез иртүк торып тәмле ризыклар пешерәләр, яңа киемнәр кияләр).

- Әхмәдулла, әтисенен читек алып кайтуын көткәндә, нинди уйлар белән яна? Аның кичерешләрен сөйләп үтик әле. (Әхмәдулла янып – көеп, түземсезләнеп көтә. Ул көтү каршыларга чыккан, үз кичерешләренә малайларны да бөтереп кертә, аларга тәмле прәннекләр бирергә вәгъдә итә...)

- Нинди нәтиҗә чыгарырбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди.

3. Укуны дәвам итү.

- Әйдәгез, икенче һәм өченче  бүлекләрне укып үтик.

Сүзлек эше:

кызамык- авыру (корь)

балтыр-чалтыр – аякның тездән аскы өлеше

мәхдүм- дин башлыкларының ир балаларын шулай атыйлар

чак булу- ярау, туры килү

дәүкәди- зур

атыңа- исемеңә

гарәфә көн- гает алды көне

намаз- мөселманнарның көненә биш мәртәбә үти торган гыйбадәте

- Әхмәдулланың хыяллары тормышка аштымы? Өметләре акландымы? (Юк. Аның хыяллары челпәрәмә килде).

-Язучы Әхмәдулланың кичерешләрен ничек оста итеп тасвирлаган. Әйдәгез, шул урынны табып укыйбыз. (71 нче бтттә бирелгән өзекне укыйлар)

- Әти – әнисе, әбисе Әхмәдулланың күңелен күтәрү өчен ниләр эшлиләр соң? (Хикәядән өзек уку һәм анализлау).

- Әхмәдулла әбисенең читек әзерләп утыруын күргәч, нинди хисләр кичерде? (Ул тыныч күңел белән йокларга ятты).

- Менә таң атты. Гает иртәсе җитте. Әхмәдулла татлы хыяллар белән йокысыннан уянды. Әхмәдулла татлы хыяллар белән йокысыннан уянды. (Әхмәдулла гаеткә барырга әзерләү күренешен рольләргә бүлеп уку).

4. Хикәянең сонгы өлеше белән танышу.

-Укучылар, әйдәгез, хикәянең соңгы бүлеген дә укып бетерик.

 Сүзлек эше.

  элгәре- башта

  казаки-озын камзулга охшаган, озын җиңле өске кием

  сару-урау

  вәгазь-үгет-нәсыйхәт

  Әлхәм- Коръәннең беренче сүрәсе, Аллага дан җырлау

  рөкүгъ-намазда иелеп тору, тезләнү

  Әттәхият-намазда тезләнеп утырып укый торган дога

- Әхмәдулла гаеттән еламыйча гына кайта ала идеме? (Әйе. Мәчеттәге малайлар Әхмәдулладан көлмәгән булса, мондый күңелсез хәлләр булмый калыр иде.)

- Сезнең фикерегезчә, алар дөрес эшләделәрме? (Юк, алар Әхмәдулланың кеше киемнәрен кигәнен күрсәләр дә, сиздермәскә тиешләр иде. Якларга тиешләр иде. Әхмәдулланы үртәп, алар аның хисләрен җимерделәр.)

Хикәядән шул вакыйгага караган өзек укыла, фикер алышына

- Хикәяне ничә өлешкә бүлер идегез? (Ике өлешкә)

- Бу өлешләргә нинди исемнәр бирер идегез? (1- Әхмәдулланың татлы хыялы; 2 – Өзелгән өмет).

- Хикәядәге тел – сурәтләү чараларын табыйк әле. (укучыларның җаваплары тыңлана)

- Тел – сурәтләү чаралары ни өчен кирәк? (Алар хикәянең тәэсир көчен арттыралар)

- Ә хәзер, укучылар, Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була? Менә шул сорауга үзебезнең фикерләребезне әйтеп карыйк ( укучыларның фикерләре тыңлана).

Физкультминутка ясау.

 Ә хәзер һәр киемнең мәгънәсен ачыклыйк. Чапан турында әсәрдә нәрсә язылган?(Әтисенең чапаныннан тегелгән )

- Әтисе кем? (мулла)

- Димәк, мулла чапаныннан тегелгән. Ни өчен? (Мулла малае, яңасы юк, экономия өчен)

- Материалы нинди? (Җем-җем итеп тора, саранҗы, искерми, бохар патшасының улы гына кия, яшел ) Ни өчен?

- Ни өчен чапан, башка кием түгел? (Чөнки мулла малае, дәрәҗә, алдынгы кеше)

- Ни өчен җемелди? (Дәрәҗәгә ия)

- Ни өчен яшел? (Мөселман, дин төсе)

- Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә Әхмәдулла, дәрәҗәгә ия булган мулла булып, милләтнең дәвамчысы булырга тиеш.

- Чалма турында ниләр укыдыгыз? (Чалма чуар)

- Гадәттә чалма нинди төстә? (Ак) Әтисенең чалмасы нинди булыр? (Ак) Ни өчен?

- Ни өчен башка баш киеме бирмәгән язучы? Мәсәлән, бүрек яки түбәтәй?

(чөнки әтисе дин әһеле һ.б.)

- Малайның чалмасы нигә чуар? (Ул әле кечкенә, уйлары тәртиптә түгел, шуңа чуардыр)

Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә Әлегә Әхмәдулланың уйлары төрле, ләкин ул әтисенең эшен дәвам итәргә тиеш.

- Читек турында сөйләшәбез. (Читек хыялдагы яңа тегелгән кызыл сөхтиянлы чак түгел әнисенеке, кызыл тип-тигез киселгән киләсе елга чак үлек өстендә бир. солдатныкы кебек түгел абыйсына бирә карага буялган чем кар , кәҗүл читек ураза гаетендә була)

-Ни өчен читек алынган, башка аяк киеме түгел? (Өстенлекне күрсәтә, дәрәҗәле; ул Әхмәдулла бит!)

- Ни өчен Әхмәдулла хикәя ахырында да читексез кала? (Чөнки ул ир-ат, ул тәҗрибә тупларга, читекне көрәшеп алырга тиеш)

Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (укучылар нәтиҗә ясый)

Нәтиҗә Дәрәҗәле булып күп йөрергә, кайгыртырга, тәҗрибә тупларга, көрәшергә тиеш.Искә төшерегез: бу - 1912ел.

Әхмәдулланы башка образлар белән бәйләнештә карыйк: (Группада эш башкару (2 партада 4 кеше), фикерләрне туплау)

Әхмәдулла – Миңлегали, малайлар

Әхмәдулла – Фәхрулла, Әхмәдулла, Рәбига, мулла абый

Әхмәдулла – әтисе әбисе әнисе

- Малайлар, түгәрәккә алып, Әхмәдулланы кыйныйлар, үч алалар. Ни өчен? (чөнки ул – бердәнбер белемле, дәрәҗәле малай) Наданнар арасында белемле кыйнала.

- Хәзер дә шулай түгелме? Мисаллар юкмы?

- Читекне мулла абыйсына бирә? Ни өчен? (Хөрмәт итә, үрнәк ала. Бу - милли идеология, белемгә омтылыш)

- Димәк, әтисе кем? Әнисе кем? Әбисе кем? (Тормыш тартучы; ашатучы, киендерүче; тәрбияче)

- Ни өчен әбисе тәрбияче? (Чөнки ул - өлкән буын, аларга аерым хөрмәт, башкаларныңвакыты юк).

- Әхмәдулла әбисенә тартыла, аны тыңлый. Ни өчен? (Әбисе – тәрбияче, барысы да аны хөрмәтли, чөнки ул тәҗрибәле, акыл, киңәш бирә белә һ.б. )

Нәтиҗә. Исхакый өлкән буынга зур роль бирә, ул тәрбияче булырга, ә үсеп килүче буын укымышлы, көчле ихтыярлы хуҗа булырга тиеш.

Төп проблеманы ачыклыйбыз: тәрбия проблемасы (ата-ана һәм балалар, наданнар һәм укымышлылар, йола һәм тәрбия, әдәп-әхлак)

-Ә хәзер нәтиҗәләрегезне искә төшерик һәм Гаяз Исхакыйның әйтергә теләгән фикерен ачыклыйк.

- Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән? Идеясен табабыз. (Татар язмышы, милләт язмышы тәрбияле яшьләр кулында булырга тиеш, бу очракта Әхмәдулла кулында милләт язмышы).

Кәҗүл читек” бүген актуальме? Әйе, бу проблема бүгенге көндә дә кән кадагында тора, чөнки... (фикерне укучылар дәвам итә)

IV. Рефлексия этабы.  Шулай итеп, без сезнең белән “Кәҗүл читек” хикәясен анализладык. Г.Исхакый бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләде икән? (Тыйнак, сабыр булырга, кешегә авырлык килгән вакытта аны ташламаска, бер – береңә ярдәмчел булырга, башкалардан үзеңне өстен куймаска; динебез, гореф – гадәтләребезгә инану, алар белән горурланырга кирәклекне күрсәткән).

- Димәк, Г. Исхакый гомере буе халыкка хезмәт иткән, милләтен үстерү өчен тырышкан, «Кәҗүл читек» әсәре дә шул максаттан языла. Язучы үз әсәрендә татар халкын халык иткән гореф - гадәт, традицияләрне сурәтли. Ул традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлегенә ишарә ясый. Әсәрдәге проблемалар хәзер дә актуаль. Укучылар, татар халкы - үз гореф - гадәтләренә бай булган олы халык. Аның башка милләтләрдән аерып торучы үз традицияләре бар. Без татар милләтеннән булуыбыз белән горурланырга тиешбез. Әсәләрләрендә бүгенге көндәге актуаль проблемаларны күтәрә, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчыла, тәрбия проблемаларын ачып сала.

-Бүгенге дәрестә нинди яңалык алдык? Шул турыда сөйләп чыгыйк.

 -Дәреснең бигрәк тә кайсы өлеше ошады? Ни өчен?

- Куйган максатка ирештекме?

V. Өй эше.

Әхмәдулла кем булып үсәр? (кечкенә күләмле инша язарга)

Әсәргә иллюстрация ясарга (укучылар теләге буенча)

Эчтәлек буенча план төзеп язарга

 VI. Билгеләр кую.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлау

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен анализлауМаксат:  1.Әсәргә анализ ясап, башка образларга мөнәсәбәттә Әхмәдулла образын ачу, образлар арасындагы бәйләнешләр һәм символлар аша әсәрнең эчтәлеген...

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе...

6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе. Каюм Насыйри "Әбугалисина" повесте

Мәгърифәтчеләр төшенчәсен, аларның тарихтагы урынын, әһәмиятен аңлату. Әдипләрнең исемнәрен һәм яшәгән чорларын истә калдыру аша, укучыларны әдәбият тарихын системалы өйрәнүгә күнектерә башлау.Укучыла...