Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе. (7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
план-конспект урока (7 класс)
Максат: 1)Ә.Еники иҗатын күзәтү, аның “Матурлык” хикәясен анализлау; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү; парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү; 3) укучыларда матурлык, аны күрә, тоя белү, әниләргә хөрмәт хисләре; китап укуга теләк уяту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча УУГ: Ә.Еники иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, аның “Матурлык” хикәясен анализлый белү.
Танып-белү УУГ:укыган хикәяне аңлау һәм төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү, матурлык төшенчәсен аңлау.
Коммуникатив УУГ: диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү: дөрес итеп сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку эшчәнлеген оештыра, үз эшен бәяли белү
Шәхси УУГ: китап укуның кирәклеген аңлау; матурлыкны күрә, тоя белү, үзеңдә матурлык сыйфатлары булдыру теләге уяну
Тибы: уку мәсьәләсен чишү
Методлары: әңгәмә, монологик һәм диалогик сөйләм, тикшерү, эзләү, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү, модельләштерү.
Төп төшенчәләр: хикәя, матурлык
Дәреслек: Татар әдәбияты, 7 нче сыйныф өчен дәреслек (авт. Р.К.Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина)
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 21 КБ |
Предварительный просмотр:
Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе.
(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «16 нчы гомуми белем мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Максат: 1)Ә.Еники иҗатын күзәтү, аның “Матурлык” хикәясен анализлау; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү; парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү; 3) укучыларда матурлык, аны күрә, тоя белү, әниләргә хөрмәт хисләре; китап укуга теләк уяту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча УУГ: Ә.Еники иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, аның “Матурлык” хикәясен анализлый белү.
Танып-белү УУГ:укыган хикәяне аңлау һәм төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү, матурлык төшенчәсен аңлау.
Коммуникатив УУГ: диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү: дөрес итеп сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү.
Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку эшчәнлеген оештыра, үз эшен бәяли белү
Шәхси УУГ: китап укуның кирәклеген аңлау; матурлыкны күрә, тоя белү, үзеңдә матурлык сыйфатлары булдыру теләге уяну
Тибы: уку мәсьәләсен чишү
Методлары: әңгәмә, монологик һәм диалогик сөйләм, тикшерү, эзләү, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү, модельләштерү.
Төп төшенчәләр: хикәя, матурлык
Дәреслек: Татар әдәбияты, 7 нче сыйныф өчен дәреслек (авт. Р.К.Сәгъдиева, Р.М. Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина)
Программа:
Җиһазлау: компьютер, презентация, карточкалар, цитаталар
I. Дәрескә оештыру.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
- Дәресне түбәндәге цитатадан башлау.
Китап дигән хәзинәнең
Тиңдәше юк.
Яхшы китаптан да яхшы
Киңәшче юк.
(Х. Халиков)
Сүзлек эше: хәзинә – байлык, тиңдәшсез – тиңдәше юк (бесподобный), киңәшче – аңлатучы, өйрәтүче ( советник)
- Бу шигъри юлларны сез ничек аңлыйсыз? Нәрсә соң ул китап? Китап уку ни өчен кирәк? (Көтелгән җавап. Китаптап да зур хәзинә юк. Китап уку – ул иң яхшы белем алу. Китап безгә белемнәр бирә. Китап аша без тормышны тоябыз, күңелебезне баетабыз. Китап укыган кешенең сөйләме дә бай була. Безгә китаплар укырга кирәк. )
- Белемнәрне актуальләштерү. Уку максатын билгеләү.
- Язучылардан кемнәрнең әсәрләре сезгә бик ошады?
- Без алдагы дәресләрдә кайсы язучының иҗатын өйрәнә башладык? (Әмирхан Еники)
- Шулай итеп, без бүген дә Ә.Еники һәм аның әсәрләре турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Бигрәк тә аның “Матурлык” хикәясенә анализ ясарбыз.
II. Уку максатын адымлап чишү.
- Ә.Еникинең тормышы һәм иҗаты буенча сораулар төзү һәм парларда шул сорауларны бер-берсенә биреп, сөйләшү оештыру.
Нәтиҗә: Ә.Еники – Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, проза остасы.
- Ә.Еникинең хикәяләренә күзәтү ясау.
- Без Ә.Еникинең “ Кем җырлады?” хикәясен инде карап киттек. Мин сезгә аның башка хикәяләрен дә укырга биргән идем. Хәзер әйдәгез шуларга кыскача күзәтү ясыйбыз ( укучылар китап, рәсемнәр күрсәтеп үзләре укыган китаплар турында сөйлиләр).
1 нче укучы. “Туган туфрак” хикәясе.
2 нче укучы. “Бер генә сәгатькә”.
3 нче укучы. “Мәк чәчәге”.
4 нче укучы. “Ана һәм кыз”
- нче укучы. “Бала”.
Нәтиҗә. Ә.Еники язган китаплар күргәзмәсен күзәтү. Таткнигфонд сайтына кереп, анда булган китапларны күрсәтү.
- Ни өчен Ә.Еникинең әсәрләрен халык яратып укый? (Көтелгән җавап. Чөнки аның әсәрләрендә кешеләрнең әхлагы, үз-үзен тотышы, уй-кичерешләре, тормыштагы борчулары ята.)
- Ял итү. Күзләр өчен гимнастика ясау.
- “Матурлык” хикәясенә анализ.
- Әсәр кайчан язылган?
- Жанры. ( Хикәя) Хикәягә билгеләмә бирү.
- Хикәядәге вакыйга кайсы чорга карый?
- Төп тема. (Матурлык)
- Без шушы темага кайсы язучының нинди әсәрен укыган идек әле? ( Зыя Мансур “ Таңсылу әкияте”н)
- Нәрсә соң ул матурлык? Бу хикәядә нинди матурлыклар белән очрашабыз? (“Балык скелеты” технологиясен кулланып эшләү) ( Көтелгән җавап. Бәдретдиннең матурлыгы, әнисенең матурлыгы, табигатьнең матурлыгы)
- Төркемнәрдә эш.
1 нче төркем. Бәдретдингә характеристика яза. Бәдретдиннең матурлыгы нәрсәләрдә күренә? Шул турыда яза.
2 нче төркем. Бәдретдиннең әнисенең ямьсезлеген, матурлыгын сурәтләгән урыннарны таба. Әнисенең матурлыгы нәрсәдә булуын билгели.
3 нче төркем. Табигать матурлыгын сурәтләгән урыннарны табып укый.
- “Балык скелеты” ның койрыгы – әсәрнең төп идеясен билгелибез. Автор нәрсә әйтергә теләгән? 3-4 җөмлә белән үз фикерегезне языгыз.( Әдип әниләрне хөрмәт итәргә чакыра. Матурлыкны күрә белергә өйрәтә)
- Нәтиҗә ясау. Модельләштерү.
- Нәрсә соң матурлык? Уйлагыз. Языгыз.
Көтелгән җаваплар:
- Әнинең баласын яратуы, аны чын кеше итеп тәрбияләве, аның белән горурлануы – матурлык.
- Табигатьнең, гомумән, кешеләрнең матурлыгын күрә, тоя белүче кеше – матур.
- Гаиләдә дус-тату яшәү, олыларга хөрмәт, әниләрне кадерли белү – матурлык.
- Ярдәмчел, яхшы күңелле, холкы әйбәт булган кеше – матур.
- Тормыш, гомумән, матур! Тыныч тормышта яшибез. Бөтен нәрсә бар.
(Җавапларны модельгә салу)
III. 1. Рефлексия. Бәяләү.
- Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Сез үз фикерләрегезне төгәл, дөрес итеп, телдән һәм язмача җиткерә алдыгызмы? Үзегезгә нинди билге куярсыз? (Тиешле билгене күтәрәләр) Ни өчен?
- Үз эшеңне дөрес итеп, гадел бәяли белү – шулай ук матурлык. Рәхмәт.
2.Өй эше бирү:
1) Әсәрдән тел-сурәтләү чараларын ( эпитет, чагыштыру, сынландыру, фразеологизм, метафораларны) язып алырга.
2) Матурлык турында мәкаль-әйтемнәр язып килергә, яттан сөйләргә.
3) “Матурлык” темасына 9-10 җөмләдән торган сочинение язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе
Укучыларга әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)
Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.
I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мәгариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куйды. Бу үзгәрешләр үз чи...
Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен уку һәм анализлау (7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)
(7 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе)...

6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе. Каюм Насыйри "Әбугалисина" повесте
Мәгърифәтчеләр төшенчәсен, аларның тарихтагы урынын, әһәмиятен аңлату. Әдипләрнең исемнәрен һәм яшәгән чорларын истә калдыру аша, укучыларны әдәбият тарихын системалы өйрәнүгә күнектерә башлау.Укучыла...
