6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе. Каюм Насыйри "Әбугалисина" повесте
план-конспект урока (6 класс)

Камалова Найля Ахмятовна
  1. Мәгърифәтчеләр төшенчәсен, аларның тарихтагы урынын, әһәмиятен аңлату. Әдипләрнең исемнәрен һәм яшәгән чорларын истә калдыру аша, укучыларны әдәбият тарихын системалы өйрәнүгә күнектерә башлау.
  2. Укучыларның  фикерләү сәләтләрен, әдәби әсәрне укыганда алган мәгълүматны гамәлдә куллану күнекмәләрен ныгыту; үз фикерләрен тиз һәм дәлилләп әйтә белүләренә ирешү.
  3. Укучыларда туганнарың белән дус һәм тату яшәүгә, белемле булырга омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл k.nasyyri_bugalisina.docx39.17 КБ

Предварительный просмотр:

   6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

Тема: Каюм Насыйри “Әбугалисина” повесте.

Максат:

  1. Мәгърифәтчеләр төшенчәсен, аларның тарихтагы урынын, әһәмиятен аңлату. Әдипләрнең исемнәрен һәм яшәгән чорларын истә калдыру аша, укучыларны әдәбият тарихын системалы өйрәнүгә күнектерә башлау.
  2. Укучыларның  фикерләү сәләтләрен, әдәби әсәрне укыганда алган мәгълү-матны гамәлдә куллану күнекмәләрен ныгыту; үз фикерләрен тиз һәм дәлилләп әйтә белүләренә ирешү.
  3. Укучыларда туганнарың белән дус һәм тату яшәүгә, белемле булырга омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

          Предмет буенча УУГ: 

- Каюм Насыйриның бөтен гомерен, талантын татар халкына аң-белем таратуга багышлаган шәхес икәнлеген, “Әбүгалисина” повестенда  аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләрен аңлата алу.

- дәрестә  тарих, татар теле фәннәре белән бәйләнеш тудыру.

        Шәхси УУГ: 

-шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү;

-үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

-активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртүгә омтылу;

  -үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

      Метапредмет УУГ:

Танып-белү универсаль уку гамәлләре (ТБУУГ):

-мөстәкыйль рәвештә теманы, куелган проблеманы ача белү, фикер йөртү;

-уку мәсьәләсе тирәсендә логик фикерләү.

      Коммуникатив универсаль уку гамәлләре (КУУГ):

-коллектив фикер алышуда катнашу;

-сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

-үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

-күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

-мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итүдә инициатива күрсәтү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре (РУУГ):

-дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын мөстәкыйль формалаштыру;

-максатка ирешү юлларын билгеләү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Материал һәм җиһазлау:  ноутбук, проектор, презентация, эш дәфтәрләре, карточкалар.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Дәрес барышы:

I . Оештыру моменты.

  • Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Кеше өчен мәктәп еллары – гомернең иң гүзәл мизгеле. Еллар үткәч тә, ул менә шулай матур булып хәтердә калачак. Ләкин аның мәгьнәле һәм матур булуына ирешергә кирәк. Өегездә , мәктәптә алган белем  һәм тәрбия сезгә юлдаш булсын. Бер – берегезне хөрмәт итеп, кешеләрдән “рәхмәт” сүзләре ишетеп яшәгез. Бүген алган тәрбиягез дә менә шулай тел һәм әдәбият дәресләре аша тормышка ашсын иде,  дигән теләктә калып, дәресебезне  башлыйбыз. Дәреснең эпиграфын укып үтик. (Слайд 2)
  1. Узган дәрестә үткәннәрне искә төшерү.
  • Узган дәресләрдә сезнең белән кайсы язучы иҗаты белән таныштык?
  • Аның кайсы әсәрен укыдык?
  • “Әбүгалисина” әсәренең сюжеты нинди?
  • Әсәрнең кыскача эчтәлеген 1-2 җөмлә белән әйтеп бирә аласызмы?
  1. Дәреснең темасын, максатларын билгеләү.
  • Укучылар слайдка карагыз һәм анда язылган җөмләне кычкырып укыгыз әле.  (Слайд 3)

                "И газиз бала! Белеп тор, адәмгә ин әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лязем нәрсә - гыйлемдер".

К.Насыйри.

1.3. Уйла әле!  (Слайд 4)

- Нәрсә ул гыйлем? (җаваплар тыңлана)

- Эш дәфтәрләреннән бу сүзнең синонимнарын укыйбыз.

 - Гыйлем, белем, аң-белем, мәгърифәт .

- Бу сүзләрнең барысын да актив кулланабызмы? Кайсы сүзне сирәгрәк кулланабыз? (мәгърифәт )

  - Бар кеше дә белемне үзлегеннән аламы? (җаваплар тыңлана)

  - Бик борынгы заманнарда кешеләр белемне ничек алганнар икән?                

                                                                              (җаваплар тыңлана)

  • Кешеләргә аң-белем, мәгърифәт  таратучы кешеләрне ничек атадылар икән?
  • -Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр? Нәрсә турында сөйләшербез икән? (җаваплар тыңлана)
  • Укучылар, сезнең җаваплар да дөрес. Ә дәреснең темасы, төгәлрәк итеп әйтсәк, менә болайрак булыр:
  • Каюм Насыйри “Әбугалисина” повесте.

Әсәрдә  фантастик сюжет һәм мәгърифәтчелек идеяләре. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. (Слайд 1 )

  • Ничек уйлыйсыз, дәресебезгә  нинди максатлар куярбыз? (җаваплар тыңлана)

I I . УМ мәсьәләсен чишү.

2.1. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте.

- Укучылар, “Әбүгалисина” повесте кайчан язылганын тагын бер кат искә төшерик әле. (1872)

- Бу ничәнче гасыр була инде?

- Укучылар, хәзер сезгә тарихтан  татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте турында бераз мәгълүмат бирелер. (Слайд  5)

     Мәгърифәтебезнең күп гасырлык тарихы бар. Безнең бабаларыбыз – борынгы төркиләр – V гасырда ук укый-яза белгәннәр. Татарларда шул чорда ук мәгърифәтчелек хәрәкәте көчәеп китә.

Болгар дәүләтендә Х гасырда ук милли мәктәп, мәдрәсәләр балаларга белем биргән.

Рус елъязмаларында, Казан ханлыгы турында искә алганда, анда муллаларның бик күп булуы хакында языла (Русская летопись по Никонову списку, Петербург, 1791, 7 т., 81, 86, 86 бб.,). Болардан бу мәмләкәтләрдә мәчетләрнең күп булуын да аңлау күп көч сорамаса да, елъязмаларда мәчетләр дә искә алынмый калмаган.

Һәр мәчет янында бер мәктәп булганлыгын расласак та һич ялган булмас. Чөнки татарлар (Казанлылар) Болгар традицияләрен дәвам итә килгәннәр. Татарлар мәчет дигәндә мәктәпне дә күз алдында тотканнар. ХУШ гасырда безнең төбәкләрдә йөргән рус офицеры һәм язучысы Н.Рычков сәяхәтләре көндәлеге”ннән. (Безнең якларда моның кебек мәктәпләр, башлангыч мәктәпләр бары тик ХУШ гасырдан алып кына ачылганнар (авылларга нигез салу белән бергә).

Казан ханлыгы басып алынганнан соң, ХIХ гасырга кадәрге чор халкыбыз тарихында чын мәгънәсендә дәһшәтле, караңгы еллар, ифрат авыр еллар була. Патша хөкүмәте халыкның рухына да хуҗа булырга тели, аның исемен, динен, чын тарихын алыштыруны, руслаштырып бетерүне максат итеп куя. Күп мәчетләр, мәдрәсәләр юк ителгән. Бу шартларда рухи мәдәнияттә төшенкелек, торгынлык күзәтелә. ХVП гасыр ахыры – ХVШ гасыр башларында (Ык буе бассейны авылларында) башка татар төбәгендәге кебек, нигездә халык ярым надан булган. Әмма шуңа да карамастан, халкыбыз үзенең гасырлардан килгән аң-белемгә омтылыш югалтмаган. ХVШ гасыр ахырында татарча китапларны күчереп язу, кулдан язган иншаларны бизәү һәм төпләү эше киң җәелә. Мәктәп музейларында шундый китаплар саклана. Шушы чорда Казан төркиләре (татарлары) хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, Ислам дине һәм әхлагы буенча әдәбият басу өчен Казанда гарәп хәрефле басмаханәне дә эченә алган бер матбага ачуны сораганнар. (Владимир В. "Казанның 1 нче гимназиясе турында тарихи язма”, 1 т., 7 б.). Шушыларны искә алып, хөкүмәт Петербургтагы "Азия матбагасы”ның ике басу машинасыннан торган бер бүлеге Казанның 1нче гимназиясенә җибәрелә. Шулай итеп, Казанда гарәп хәрефләрендә беренче матбага 1801 елда ачыла.

XIX гасырда сәүдә эшләренең һәм товар җитештерүнең артуы белән бергә татар халкының тормышына уңай таэсир иткән тарихи вакыйгалар да була.Аларга түбәндәге вакыйгаларны кертәбез:

  • 1812 елгы Ватан сугышы
  • 1825 елгы Декабристлар восстаниесе
  • Казанда татарча китаплар басыла башлау
  • 1804 нче елда Казанда университет ачылу һәм аның көнчыгыш бүлегендә татар телен укыта башлау.

Бу вакыйгалар һәм капиталистик мөнәсәбәтләр татарларга милләт булып оешырга шартлар тудыра. Укымышлылар татар милләтен башка илләр дәрәҗәсенә якынайту юлларын эзлиләр. Моның өчен белем, тәрбия, яңалыкка омтылу кирәк, диләр. Милләтне шундый чаралар белән үстерергә теләүчеләргә мәгърифәтчеләр диләр.

  XIX гасырда татарлар милләт буларак оешу процессына керә. 1861нче елгы реформалардан соң татар җәмәгатьчелегендә мәгърифәтчелек идео-логиясе тагын да көчәя. Аң-белем аркылы халыкны тәрәккыятькә алып чыгарга өметләнгән зыялылар эшне мәгариф оешмаларыннан башлау фикеренә килә. 1870 нче елда Казан губернасында 119 балага бер мәктәп туры килгән.

   Ш.Мәрҗаниләр җәмәгатьчелеккә  уздырырга теләгән һәм Х.Фәезханов, К.Насыйри, Ф.Кәрими, Р.Фәхреддин кебек зыялыларыбыз күтәреп алган, үс-тергән идеяләр, башка язучыларның, педагогларның, җәмәгать эшлеклеләре-нең, руханиларның хезмәтләре эзсез югалмый - XIX гасыр ахырында һәр өл-кәдә милләтне алгарышка илтерлек омтылыш көчле бер хәрәкәт рәвешен ала. Алар  яңача белемнең кирәклеген раслыйлар, аның көчен күрсәтәләр, үзләре күрергә теләгән татар тормышын мактыйлар.  Мәгърифәтчелек   кешене аң-белемгә өнди, милләткә хезмәт итәргә чакыра.  

    ХIX  гасыр әдәбияты милләтне  уяту юлын мәгърифәттә  күрә. Һәм бу чор-ның авторлары әле тагын мәгърифәт төшенчәсен әхлаклылык белән тыгыз бәйлиләр. Алар фикеренчә дә, укымышлы, белемле, әхлаклы кеше  - күркәм зат, идеаль шәхес . Аларның эш гамәле, иң беренче чиратта, башкалар мәнфәгатен кайгыртуга юнәлтелгән икәнен күрдек.

2.2. Каюм Насыйриның “Әбүгалисина “ повестенда аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре.

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, кешегә белем ни өчен кирәк? (җаваплар тыңлана)

- Яшәү өчен мәктәптә алган белемнәр генә җитмиме? (җаваплар тыңлана)

- Укучылар, “Әбүгалисина” повестенда кемнәр белемле шәхесләр итеп бирелә?  (җаваплар тыңлана)

- Алар үзләренең алган белемнәрен ничек кулланалар, нинди эшләргә сарыф итәләр? (җаваплар тыңлана)

- Сез аларны хуплыйсызмы яки нәрсәдер сезгә ошап бетмиме? (җаваплар тыңлана)

- Әсәрдә белем көчен күрсәткән урыннарны табып укыгыз. (җаваплар тыңлана).

III. Физкультминутка (Слайд 7)

     “Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше” китабының 30 нчы бүлегендә Каюм Насыйри түбәндәге фикерне әйткән: “Кемне дә булса кайгы, борчу басса, ул яхшы җыр тыңласын. Әгәр дә берсенең йөрәге янса, яхшы җырдан аның уты сүнәр. Матур тавыш рухи азык булып тора, ул уйны яктырта, акыл эшчәнлеген үстерә, табигатьне яхшырта, мәрхәмәтлене олылый”.

     Сәнгать кешене канатландыра, аның иҗади көчен үстерә. Борынгы греклар, ди Насыйри, авыруларга да музыка тыңларга кушканнар. Аларның фикеренчә, музыка авыруларның авырту-сызлануларын баскан.

      Яхшы җыр һәм соклангыч музыка вакытында битараф калган кешенең йөрәген мүк баскан булыр, ди Каюм Насыйри.

       Ул музыка белән җыр арасындагы бәйләнешне бик яхшы аңлаган. “Әгәр кәрван музыка белән барса, дөяләр дә тизрәк һәм күңеллерәк атлый. Шуның шикелле, яшьләргә дә укуда һәм хезмәттә музыка һәм җыр кирәк”, - дигән.

  • Хәзер мин сезгә бер җыр тыңларга тәкъдим итәм. Аңа кушылып җырларга, урыннарыгыздан торып,  аның көенә биергә мөмкин. Җыр сезне битараф калдырмас, дип ышанам. (Рифат Зарипов “Күңел эретерлек сүзләр бар”)

IV.  Практик эш.

  • Укучылар, ә хәзер без “Әбүгалисина” әсәрендә акыллы-белемле шәхесләрне ачуда фантастик алымнарның кулланылыш үзенчәлекләрен тикшерербез.

“Алты эшләпә” ысулы  (Слайд 8)

Фикерләүнең алты эшләпәсе (Слайд 9)

(Слайдлар 10-15)

Ак эшләпә

(Бары тик фактлар белән генә эшлибез)

Белем көче ярдәмен-дә нәрсәләр эшли?

Язучы биредә нинди фантастик алымнар куллана?

Әбүгалисина

Әбелхарис

Кара эшләпә

(Критик фикерлибез

Образныӊ тискәре якларын гына карыйбыз)

Алган белеме ярдәмендә нинди начар гамәлләр кыла?

Нинди фантастик вакыйгалар була? Алар кешеләргә нинди зыян китерә?

Әбүгалисина

Әбелхарис

Кызыл эшләпә

(Эмоциональ  фикер йөртергә тиеш)

Кайсы урында сөен-дегез яки  ачуыгыз килде?

Кайсы фантастик вакыйгаларның чынбарлыкта да булуын телисез?

Әбүгалисина

Әбелхарис

Сары эшләпә

(Оптимист - геройныӊ уӊай сыйфатлары гына карала)

Белем көчен куллан-ганда, геройның нинди уңай сыйфат-ларын күрдегез?

Тылсым көчен нинди максатларда файда-ландылар?

Әбүгалисина

Әбелхарис

Яшел эшләпә

(Креатив фикер йөртә)

Нинди вакыйга булмаса, герой белем ала алмас иде?

Җәмгыятьтә  мондый кешеләр бармы?

Әбүгалисина

Әбелхарис

Зәңгәр эшләпә

(Нәтиҗә чыгарабыз)

Герой турында нәрсә әйтә аласыз?

Фантастик сюжет геройларның ха-рактерын ачуга нинди йогынты ясый?

Әбүгалисина

Әбелхарис

V. Рефлексия.

- Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» повестенда  аң-белемле шәхеснең бирелеш үзенчәлекләрен тикшергәннән соң, сезгә шундый сорау бирәсе килә:

- Без нинди булырга тиеш?

Көтелгән җаваплар:

Алган белемебез үзебез өчен дә,  җәмгыятькә  дә файдага булырга тиеш.

Алган белемебезне җәмгыяткә кайтара да белергә тиеш без.

 

Укырга, белемле булырга һәм ул белемне җәмгыять мәнфәгатьләрендә куллана белергә.

Белем аша  һәркем җәмгыятьтә үз урынын табарга  тиеш.

Өйгә эш.

  1. Татарстанда Каюм Насыйри исеме белән бәйле урыннар турында чыгыш әзерләргә.
  2. “Акыл көче ярдәмендә кеше уйлап чыгарган зыянлы әйберләр” темасына инша язарга.
  3. Каюм Насыйриның “Кырык бакча” китабыннан әкият-табышмаклар  укырга.

Йомгаклау.

    Каюм Насыйри – татар халыкның мәгълүм бер дәверендә җитешкән бөек кешесе. Ул - татар мәгърифәтчеләре арасында иң күренеклесе  һәм иң эшлеклесе. К.Насыйри татар халкын агарту, аны Россиянең күп милләтле семьясында үзенең аерым теле, әдәбияты һәм культурасы булган бер әгъза итеп үстерүе юлында тарихи әһәмиятле эшләр башкарган бөек шәхес.  Аның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән танышу – һәр татар баласы өчен кирәкле гамәл.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча 8 сыйныфта татар әдәбияты дәресе.

        I. Заман үзгәргән саен уку-укыту системасы да зур үзгәрешләр кичерә. Мә­гариф системасына Федераль дәүләт белем стандартлары яңа таләпләр куй­ды. Бу үзгәрешләр үз чи...

Гамил Афзал - 1960-2000 нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле (11 сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гамил Афзал - 1960-2000нче еллар поэзиясенең күренекле вәкиле(11 нче Б сыйныфында татар  әдәбияты дәресе) Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учрежден...

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе

5 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресе...