5 нче сыйныф өчен (татар төркеме) татар әдәбияты дәресе. Тема: Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе
методическая разработка (5 класс) на тему

Аглиева Гульназ Фоатовна

 Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл f.sadriev_turgay_ni_dip_zhyrlyy.docx28.54 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт муниципаль районы  

МБГБУ  “Түбән Мактама 2нче гомуми урта  белем бирү мәктәбе” нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Аглиева Гөлназ Фоат кызының

5 нче сыйныф өчен (татар төркеме)

татар әдәбияты дәресенә технологик картасы.

Тема

Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясе

Максат һәм бурычлар

 Ф.Садриев “Тургай ни дип җырлый?” хикәясен укып анализлау.

1. Ф.Садриевның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру.

2. Тургай турында яңа белемнәр белән баету;

3Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күзалларга ярдәм итү;.

3. Күчмә кошларны саклау, аларның кешеләр тормышындагы ролен күрсәтү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Ш: Күчмә кошларны сакларга кирәклеген, аларның кеше

тормышындагы ролен аңлау; 

М: Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү; укылган әсәр буенча сораулар бирә белү;

П:. Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” әсәрен укып анализлау.

Дәрес тибы

Яңа белемнәр ачу дәресе

Җиһазлау

Ф.Садриев портреты, тургай рәсеме, тургай турында җыр, видеоязма “Кошларның җылы яктан кайтулары”.

Төп төшенчәләр

Туган җирнең кадере төшенчәсе

Предметара бәйләнеш

Музыка, сынлы сәнгать, география

Төп чыганак

Ф. Ф. Хәсәнов, Г. М. Сафиуллина, М. Я. Гарифуллина. “Әдәбият”

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

        Мотивация        

Максат:

Укытучы өчен:

Укучыларны дәрескә әзерләү, уңай эмоцио-

наль халәт тудыру.

Укучылар өчен: игъти-

бар белән карый белү

“Кошларның җылы яктан кайтулары”.

- Без моңа дәрес ахырында әйләнеп кайтырбыз

Видеоматериал белән танышу

ТБ:матурлыкны танырга өйрәтү;

К: игътибар белән карый белү;

Актуализация

Укытучы өчен максат: тема буенча дөрес итеп юнәлеш биреп, сөйләшү оештыру.

Укучы өчен максат: үз эшләрен яклый белү.

Өй эшен тикшерү.

Бер төркем Ф.Садриевның биографиясен өйрәнергә тиеш иде.

Ф.Садриевның биографиясенә презентация

Төркемнәрдә эш. Ф.Садриевның бүләкләрен

модельдә күрсәтергә.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: әдәби әсәр авторы турында төрле чыганактан мәгълүмат туплау;

К: иптәшләрен тыңлый, бәяли белү.

Уку мәсьәләсен кую

Тургай тавышын тыңлау

Тургайлар турында өстәмә мәгълүмат белән

 танышу

-Сез нинди тавыш ишеттегез?

-Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

-Сез тургайлар турында беләсезме? Алар нинди кошлар?

- Кошлар турында

- Бу тургай тавышы

-Күчмә кошлар

Р: мөстәкыйль дәреснең проблемасын формалаштыру;

ТБ: игътибар белән тыңлау, җавабыңны дәлилләү;

К: иптәшләренә ярдәм итү.

Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы өчен максат: әсәрне аңлап уку, анализ ясый белү  күнекмәләрен үстерү.

Укучылар өчен максат: анализ тәртибен искә төшерү

  • Димәк без бүген  нәрсәләр турында сөйләшербез?

-Сез өйдә әсәрне укып килдегез.

-бу нинди жанрдагы әсәр?

Ни өчен хикәя?

-Хикәягә анализ ясау алымнарын искә төшерик.

Төркемнәрдән төрле җаваплар алына

Хикәя- аз гына кеше катнашып, бер яки ике генә вакыйгасы булган әсәр.

-Вакыйгаларны искә төшерү.

-әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен табу.

Р: максатка ирешү юлларын билгеләү;

ТБ: бәхәсләшү, үз фикереңне дәлилләү;

К: төрле фикерләне исәпкә алып эш итү.

Яңа материалны аңлату.

-Хикәянең сюжетын сөйләргә теләүче бармы?

-Кыска итеп сөйләсәк, ничек була?

-Әсәрне ике өлешкә бүлик.

- Икесе арасында бәйләнешне табыгыз.

1 бүлек. Нәсимә белән кош сөйләшәләр.

2 бүлек. Авторның укучыга мөрәҗәгате.

-Икесе дә туган илен сагына. Туган җирдә генә бәхетле булып була.

Р: план нигезендә эшне оештыру;

ТБ: әсәрнең эчтәлеген кыскача сайлап сөйли белү;

К: иптәшеңне тыңлый белү.

Физминут

Кошлар булып очабыз

Хәрәкәтләр ясау

Материалны беренчел ныгыту.

   

Әсәргә  анализ

- Автор нинди проблеманы күтәргән?

-Автор үзенең әсәрендә

 нәрсә турында сөйли?

  • Әсәрнең идеясе?

-Туган илен ташлап киткән кошлар һәм кешеләр. Аларның сагышлары.

Нәтиҗә.

-Туган ил бик кадерле, газиз  ул.

Р: проблеманы аңлый белү, нәтиҗәләрне формалаштыру;

ТБ: анализ ясау,йомгаклау;

К:бердәм карар кабул итә белү.

Мөстәкыйль эш

Укытучы өчен максат: мөстәкыйль

эшләүләрен булдыру.

Укучы өчен максат:

Төрле  эш формаларын куллана белүләрен камилләштерү.

-Әсәрдән тел-сурәтләү чараларын табыгыз.

-Чагыштырулыр:...

-Сынландырулар:...

-Эпитетлар:...

Төркемнәрдә эш.  

1 төркем. 110 бит.

3 нче кызыл юл

2 төркем.111бит. 2нче кызыл юл.

3 төркем. 11 бит. 3нче кызыл юл.

Р: үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: төрле эш формаларын куллану;

К: текст белән эшли белү

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

Укытучы өчен максат: әдәбият һәм сәнгатьтә туган як табигатенең чагылышын күзәтү.

Укучы өчен максат:

үз позицияңне билгеләү.

Дәреслектә бирелгән (106 бит) картиналарның кайсысы әсәр  эчтәлеге белән туры килүен ачык

лау.(Фикерләр төрле булырга мөмкин)

-Ни өчен?

-Урманнарда яшиләрме?- Кайсы кошларның җылы яклардан кайчан кайтуын белеп буламы?

-И.Левитан. “Июньнең бер көне”

-Чөнки тургайлар басуларда, кырларда яши.

-Урманнарда да яшиләр

-Юк, чөнки алар төрлечә кайта.

Р: эшне оештыра белү;

ТБ: әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәтү;

К: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне билгеләү.

Рефлекция, өй эше.

Укытучы өчен максат: дәрестә үтелгәннәрне ныгыту, үзләштерү.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрен куллана алу.

Дәрескә йомгак.

-Дәрестә сүз нәрсә турында барды?

-Дәрес башында күрсәтелгән видеога әйләнеп кайтыйк.  Ни өчен без аны карап киттек?

-Безнең кече туган илебез кайда?

-Ни өчен Мактамада яшәп без үзебезне бәхетле дип әйтә алабыз?

Өй эше.

Нәтиҗә ясау.

Исбатлау.

-Мактамада

-Чөнки ул безнең туган җир.

1. Тема буенча презентация ясарга;

2. Бер күчмә кош турында интернеттан материал табып,  сөйләргә өйрәнергә;

3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә.

Р: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

ТБ: анализ ясау, йомгаклау;

К: күмәк эш вакытында, бер фикергә килә белү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем"

Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Татарстан – Туган җиремМаксатлар:Фәнни максат (Яңа материалны аңлату): Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, бел...