Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.
презентация к уроку (7 класс) по теме

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау

 http://edu.tatar.ru/community/index/5554 

 

 

.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon robert_minnulin.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Роберт Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.

Максат:

  1. Тормыш юлы белән таныштыру;
  2. Р.Миңнуллинга Шагыйрь һәм олы Шәхес буларак бәя бирү;
  3. Татар әдәбиятында урынын билгеләү;
  4. Журналист, публицист, юмор остасы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларак яктырту;
  5. Роберт Миңнуллин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Роберт Миңнуллиның портреты,китапларыннан күргәзмә,компьютер,магнитофон язмасы.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. 

 Дәрес Роберт Миңнуллинның  « Әнкәй» ( Сара Садыйкова көе) җыры белән башлана.

  1. Яңа материал өстендә эшләү.

Балалар , дәресебезне юкка гына шушы җыр белән башламадык.Чөнки бу җырга шагыйрьнең бөтен тормыш юлы сыйган. Кем соң ул шулай  олы йөрәкле , бала җанлы шагыйрь? Каян ала шагыйрь бу көчне? Илһамы кайсы чыганаклардан икән? Бүгенге дәресебездә без күп сорауларга җавап табарбыз.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 нче елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде  авылында туа. Бер елдан аларның гаиләсе  Кыпчак авылына күченә.  Әтисе анда бераз эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең бала чагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза(5-7нче  слайдлар). Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче сыйныфтан Аккүз сигезьеллык  мәктәбенә йөреп укый башлый.(8нче слайд) Мәктәпне тәмамлагач, Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, колхозда эшли. Икенче елда район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

Әтисе үлгәндә сөекле шагыйребезгә нибары 11 яшь кенә була. Берсеннән — берсе яшь  5 бала әнисе кулына кала.Нинди кеше соң аның әнисе? Әнисе турында Роберт Миңнуллин менә болай дип язды.

 Күзләре  -                      Һәр сүзе-

Гел җәүһәр!                    Мең гәүһәр!

Йөзләре-                         Ә үзе-

Гөл, җәүһәр!                 Гөлҗәүһәр!

Әнисе Гөлҗәүһәр апа тырыш, уңган, сабыр, тыйнак, зирәк, акыллы, җор  сүзле хатын.Ул 5 баласының җанын гына саклап калмаган, күкрәк сөте , изге догалары белән туган телебезгә , моңыбызга, туган җиребезгә сүнмәс — сүрелмәс мәхәббәт иңдергән (9-10 нчы слайдлар). Р.Миңнулин  әниләр турында иң күп шигырь язучы шагыйрь. Аның ул шигырьләре  шушы болында шытып чыккан матур чәчәкләр шикелле  бер — бер артлы барлыкка килделәр.

Р.Миңнуллин –тормышта гади татар кешесе. Ул- сабыр, ипле, кешелекле, миһербанлы, гаилә җанлы шәхес. Хатыны Клара белән алар ике бала үстереп аякка бастырганнар. Балалары - Алмаз, Таңсылу әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермиләр. Р.Миңнуллин – яхшы ир дә, кайгыртучан ата да, сөекле бабай да.(12-13нче слайд)

  1. Р.Миңнуллин озак еллар дәвамында Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясенең рәисе тора. 1976- 1984нче елларда телевидениедән нәниләр өчен “Шигъри тәлгәшләр” тапшыруын алып бара. Республикабызда чыккан “Сабантуй” балалар газетасының корреспонденты һәм баш редакторы булып эшли. 1988-1995 нче елларда Татарстан Балалар фонды рәисе булып тора.. Нәкъ менә балалар шигъриятендәге уңышлары һәм актив пропаганда эшчәнлеге өчен Р.Миңнуллин 1982 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил  исемендәге премиясе, 1992 елда “Дөньядагы иң зур алма” китабы өчен халыкара әдәби бүләк – Г.-Х. Андерсен исемендәге Мактаулы диплом  белән бүләкләнде. 1997 нче елда балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш, 1998 елда исә “Күчтәнәч ” китабы өчен аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.(15-20 нче слайдлар)

Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә,балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый.Ул бигрәк тә яратып балалар өчен иҗат итә. Аның   “Безнең авыл зоопаркы”, ”Энекәш кирәк миңа” исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. ”Дөньядагы иң зур алма” исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә-Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. Роберт Миңнуллин – А.Алиш исемендәге премиягә, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия, ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы  исемнәрне йөртә.(22 нче слайд)

  1. Балалар,әйдәгез шагыйрьнең берничә шигырен тыңлап китик( Укучыларга алдан өй эше итеп бирелгән  һәм ятлатылган була).
  2. «Энекәш кирәк миңа», « Йолдыз буласым килә», шигырьләрен тыңлау, анализлау.

Роберт Миңнуллин шагыйрь генә түгел,шулай ук ул публицист та,журналист та,юмор остасы да, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә (25-28нче слайдларны карау, уку)

 Йомгаклау.

* Без бүген дәрестә кемнең шигырьләрен укыдык?

*Ул нинди бүләкләргә лаек?

*Р.Миңнуллин нинди шигырьләр яза?

*Р.Миңнуллинга  шушындый матур шигырьләр иҗат итәргә нәрсә көч бирә? Аның илһамчысы кем?

                     

( Укытучы Р.Миңнуллинның китапларын тәкъдим итә)

- Балалар,  менә аның иҗат җимешләре.Алар төрле елларда басылып чыкканнар.Сез ул китапларны кызыксынып, яратып укырсыз дип ышанам.

    Шагыйрь балаларны акыллы, тәртипле , шәфкатьле. Миһербанлы , инсафлы булып үсәргә өнди.Туган җирне яратырга чакыра.Әти — әниләрне олылауны, хөрмәт итүне таләп итә.

   Ә хәзер  шагыйрьнең « Әнкәйнең догалары» ( И.Закиров көе) исемле җыры белән дәресебезне тәмамлыйбыз. (Актив укучыларга билгеләр куела)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект методын  куллану укучыларның активлыгын үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, телгә мәхәббәт уята.....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәләтле балалар белән эшләү программасы

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле балаларны...

"Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә радиотапшырулардан файдалану"

"Хәзерге шартларда татар теле һәм әдәбияты укытуның эчтәлеге һәм методикасы" темасы астында шәһәр семинарында чыгыш....

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компоненты элементларын куллану

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде.Аның  бурычы – белем алу эшчәнлеге  белән...

Сценарий внеклассного мероприятия с элементами сингапурской системы:"Образование как пространство для развития способностей и талантов,или чему нужно учиться.Талант на благо Родины:красивые слова или реальность?"

Развитие в учащихся осознанного, ответственного отношения к учёбе как основному виду деятельности школьника. Дать понятие о таланте как основном элементе труда....