А.Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәренә символик анализ
материал (8 класс) на тему

Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәренә символик анализ ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yazgy_krvannar.docx26.19 КБ

Предварительный просмотр:

Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәренә символик анализ

                                          Башкарды: Казан шәһәре 156 нчы номерлы гомуми        

                                                         белем мәктәбенең

                                                         туган тел (татар теле) укытучысы

                                                         Хафизова Лидия Хәмзә кызы

   

2018нче ел                                        

А.Гыйләҗевның  “Язгы кәрваннар”  әсәре 1972 елны язылган. Әсәр табигать күренешен сурәтләү белән башланып китә. Табигать күренеше символик мәгънәгә ия. Ягъни ул безнең реаль тормышны, язмышны чагылдыра.

“Җанны өшетә торган салкын коры кич килде”. Кеше тормышына иң авыр мәшәкатьләрнең килүен белдерә. “Салкын коры кич” – бу кеше яшәешендә булачак кайгы, хәсрәт.

“Көндез алдаучан җылы булып торды да, төш авышуга, мә, сиңа, зират тавыннан өзлексез җил исә башлады.” Автор кайгы кемнеңдер үлеменә кадәр китерәчәген ассызыклый. Алдагы җөмлә дә шул вакыйгага ишарә ясап килә. “Зират тавыннан, кояш баешыннан искән җил... безнең бәләкәй авыл өстенә язын-көзен яңгыр, кышын исә кар-буран алып килә.

“Карт-корылар... тиз үк мичләренә ягып җибәрделәр... мал-туарны җылы абзарларга куып керттеләр.” Кешегә авырлык килгәндә үзенә җылы китерердәй якын кеше, урын эзли. Әсәрдә җылылыкны белдереп “мич” образы килеп керә.

Әсәрдә шулай ук җиде саны берничә тапкыр кабатлануын күрәбез. “Җиде” мифологик сан булуы безгә инде мәгълүм.

“Ындырда җиде олау солы төяп төнгә каршы Чаллы элеваторына юлга чыгасыбыз бар иде.” “... әмма ике авыл уртасында җиде чакрымлы кара урман ята... ” Әкренләп автор безне “кара урман юлына” алып керә. Бу сынаулар аша үтү юлын белдереп килә.

“На, бахбай!..” Ат образы ул яңа чынбарлыкка таба атлау.

“... олы су дип йөртелгән үзебезнең инеш буеннан, үзәнлектән җыр тавышы ишетелде.” Җыр ул – яшәешнең бирелеше. Егетнең күңелендә гәҗәпләнү хисе. Кем икән? – дигән сорау.

Алтын булып агаем...

Көмеш булып ташаем...

Җырда алтын, көмеш кебек кыйммәтле ташлар исеме кабатлана. Таш- мәңгелек кыйммәт.

“Түбән авыл юлында җиде атлы аны тыңлап барадыр дип, уена да кертмәгәндер.”

“Без -  җиде кеше. Җиде төрле ата баласы. ” Әсәрдә тагы символик җиде саны кабатланып килә.

Сабирәттәй юлдан иң беренче атлап бара. Чөнки ул барысыннан да өлкәнрәк кеше. Тормышында очраган барлык авырлыкларны да җиеп барган. “Чаллы юлындагы бөтен чакыр-чокырларны үзләренең мич төбен белгән кебек белә ул.”

Дамир белән Ибраһим җырлаучының Әдилә икәнен белеп алалар.

“... сылу гына кызлар Дамир белән безгә дә каш сикерткәлиләр хәзер, аулак өйгә чакыралар, чиккән кулъяулыгы бирәләр, ап-ак өч пар пирчәткәм агач чемодан төбендә ята.” Чиккән кулъяулык ул – ярату, вәгъдә символы. Элек-электән үк кызлар егетләргә чиккән кулъяулык бүләк итә торган булганнар. Ләкин әле бу ярату каядыр “чемодан”да ята. Бу эле кеше күңеленең ябык булуын күрсәтә. Ап-ак өч пар перчәткә – ул Дамир,Әдилә һәм Ибраһим. Нинди генә каршылыклар булса да аларның күңеле һәрвакыт саф, чиста.

Ибраһим күңелендә билгесезлек. Аның хис-кичерешләре таркау. Ул аларны бергә туплый алмый. Ә бәлкем аңа шулай рәхәттер дә. “Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар!..”

Председатель Хакимҗан Ибраһимны трактористлар курсына җибәрүен дә күрми калырга ярамый. Курсларга җибәрү Ибраһимны зурлау,олылау билгесе. Авылларындагы кешеләр арасыннан нәкъ менә аны сайлап алганнар бит. Шулай да Ибраһимның күелендә курку хисе. “Тракторчы! имеш. ...әнә Гөргери дәдәй колхоз машинасы белән сугышка чыгып китте дә машинасыз кайтып керде. Кушаматы “шофер Гөргери” булып беректе. Машинасы булмамса да – “шофер”.

Киткәндә аның күңеле тула. Әллә нинди моңарчы үзендә бар икәнлеген дә белмәгән ят сагыш, ят моң биләп алды. Бу аның авылдан китү, әнкәйдән аерылу сагышы түгел. Аның колак төбендә тургай җыры кебек булып, сихри бер җыр чыңлый.

Алтын булып агаем ла!..

                                             Әллә-лә-ләү!

                                             Көмеш булып тамаша!..

                                              Әллә-лә-ләү!

Аның күңелендә шушы аерылу килеп җиткәнче белми дә йөргән ярату хисе иде. Күңеле белән ярата бит ул, аерылырга әзер дә түгел. Олаучы итеп – Дамирны билгеләделәр. Ибраһим белән  Дамирның күңелләре бер йөрәкне яратып яши.

Туган җирнең ничек кадерле булуын еракка киткәч кенә алыйсың шул. Ибраһим да киткәннән соң гына туган җиренең кадерле булуын аңлый. Әдилә дә аның күз алдыннан китми. Торган саен ешрак уйлый башлый Ибраһим. “Ятсам төштә, торсам истә дип, бик белеп җырлыйлар икән безнең Югары авылда.”

Ибраһим үзендә бөтен көчен җыеп дусты Дамирга хат җибәрә. Җавап та озак көттерми. Ибраһим җанын өшетерлек сүзләрне генә авыр кабул итә. Әдилә турында “Кияүдә дә диләр, юк та дип әйтәләр. Җизнәсе куены татлыдыр шул аңа!”, “Трактор биреп җибәреләрме?” – дигән.

Сиңа ышаныч белдергән кешенең сүзен тыңлау һәм үтәү хас Ибраһимга. Ул үзеннән олыларга каршы эндәшми. Бу бит әдәпсезлек. Шуңа күрә генә укыды бит ул. Укулар бетте. Аларны Дамир килергә тиеш.Ләкин ни өчендер ул күренми. Бөтен кеше өметсезлеккә бирелгәч “үрчәле дәү генә чана тартып” Дамир килеп җитә. Бу Дамирның авыр, хәсрәтле тормышны тартуы булып укыла.

Кайткан чакта гына “Чаллыда ятып, тракторчы исемен алуы белән горурлану хисе кичреде.  Ә менә авылга чана тартып кайтып керергә бик хурлана. Ярый әле караңгы төшеп өлгерде, янәсе, авылдашлар күрми кала. Ә Ибраһим авылда көтеп торган авырлыкны сизми дә.

Дамир таныклыкны алып караганда, Ибраһим чынлап торып мактану хисе кичерә.

“... менә җиңешеп караган идең, карама мөгезле чана сөйрәп калдыңмы, абзаң һөнәр иясе булды!”

Ә ул таныклык белән нәрсә эшләр икән соң ул!? Тракторы булмаса.Таныклык булды дип кенә берәр нәрсә үзгәрерме?  Әлбәттә, юк. Ә ул алда булачак хәлләрне күз алдына да китерә алмый.

Ибраһим анасы белән очраша. “ Әнкәй куанды, сүз дә юк, мыштым гына елап та җибәрде.” Ананың елавы, күз яше – ул баласына булган мәхәббәте белән  тулы эчке дөньясы ачылу. Авыр вакытта ул малаеның үз янында булуы өчен рәхәтлек хисе кичерә.

Егет идарәгә китә. Ләкин аны бер кем дә каршы алмый. Шул вакыт Ибраһим кимсенү хисе кичерә.Таныклык алу шатлыгын уртаклашучы кеше юк. “Бригадирларны ияртеп, Хакимҗан абзый килә иде, эчемә җылы керде иренеп кенә ак пирчәткәмне киеп куйдым.” Әсәр башында өч пар ак пирчәткә агач чемодан төбендә ята иде. Менә хәзер шуның берсе Ибраһим кулында. Ул аны ныклап киеп куя. Ягъни, тормыш юлыннан төпле, нык атлап барачак. Нинди генә каршылыкларга очраса да, ул каушап калмас.

“Председатель яңа сырма өстеннән иске, кыршылган кожан кигән.”  Җиңнәре пычранган булуы председатель күңелендәге уйларның буталган һәм өметсезлек ягында булуын күрсәтә.

Ибраһимны курку хисе биләп ала.  Ул вакытта нәрсә эндәшергә дә белми. Сөйләшүчеләр арасыннан кичәдә ике ат җан биргән дигән сүзләрне ишетүгә атлар янына ашыга. “Минем Озынъялым да шулар арасында түгел микән? Трактор белән җенләнеп йөреп мин үземнең канатымны, аерылмас тугры дустымны, шушы еллар эчендә ничәмә-ничәй өз чакрымнар бергә узган Озынъялымны бөтенләй хәтеремннән чыгара язганмын!” Атлар үлеме аны тагын икенче ыгы-зыгылы тормышка алып кереп китә. Ат ул – кеше күңелендәге хисләрне йөгәнләү. Яңа үзгә рухи дөньяга алып китә.

Кире әйләнеп кәнсәдә утырганда ишек ачылып китә. “Шулчак ишек ачылды, ап-ак мамык шәлгә уранган, ап-ак пирчәткә кигән түгәрәк кенә кыз килеп керде.” Ап-ак мамык шәл – матурлык, чынбарлык. Таяныч билгесе. Шулай итеп, агач чемодандагы икенче пар ап-ак пирчәткәләр Әдилә кулына күчә. Бу исә ике пар пирчәткәләрнең бергә булачакларын хәбәр итүче деталь ролен башкара.

 Нәкъ менә шушы көнне Ибраһим Әдиләне озата кайта. Алар бер-берсеннән оялмыйча, ачыктан-ачык сөйләшәләр. Шунда аларның арасында ярату сүзе дә чыга.

“ – Минем чәчне тартып китүең! Яңагыңа чалтыратуым хәтереңдәме?..

... – Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим?..”

Шул сүзләрдән соң ИбраҺим үз-үзен битәрли башлый. Ничек ул бер ни дә сизмәгән. Нигә ул Әдиләдән куркып торган? “... Мин Түбән оч бозавы, хат язарга куркып йөргән булдым!”

Бу кичне Ибраһим үзенең чын асылын таба. Шушы көнгә кадәр ул нәрсә эшләргә белмичә йөрсә, бүгеннән ул чын ир-егетләрчә фикер йөртә башлаячак.

“Әдиләне озаткан кичтә мин, эссе көндә чишмә суын туйганчы эчкән кеше төсле, сафланып, тынычланып кайттым...” Чишмә суы – ул яшәеш чыганагы, башлангыч.

Иртә таңнан Югары авыл халкы Кәслегә юл ала. Юлда ни генә булмас, барысына да әзер торырга кирәк. Авырлык алдында куркып башны ияргә ярамый.

“Яз ае булса да, март тотрыксыз ул, кәефе кырылып буранлаган чагы да еш була...”

Әдиләне күрү белән Ибраһим шатлык хисен кичерә. Аны күзенә берәү дә күренми.  Берәү дә сизмәслек итеп сәламләшкәннән соң алар рәхәтлек хисе кичерәләр. Барысы бергә юлга кузгалалар. Кәследән чәчүгә орлыкалып кайту йөкләнгән. Өчәү рәттән атлыйлар. Әнә Әдилә йөзе белән борылып чана бавын сузып: “ – Җәле Ибраһим, шәлемне генә рәтлимче.” Кыз күңелендә буталып йөрүче хисләрне рәтләргә җыенуы. Чана бавын Ибраһимга бирүе аны өчен иң зур бәхет. Ул эченнән ут булып яна. Егет ике чана тартып бармый, ә ике йөк бәхет, куаныч алып бара.

Әдиләнең шәл читеннән дулкындай чыгып торган чәчләрен аз-маз җыештырган итүе белән автор чәч детален кертеп чибәрә. Чәч ул – кешенең изге, якты дөньясы. Әсәр дәвами итә. Барысы да әкрен генә атлыйлар. Кисәк Дамир: “Бүреләр!” дип кычкырып җибәрә.  Бүре – мифологик образ. Явыз, көчле сыйфатларга ия булучы хайван. Әсәрдә без аны “ – Сак булыгыз!” дигән мәгънәдә сизәбез. Үрне дә шәп кенә төшәләр, ә менә тау менә башлагач, сынаталар. Бигрәк тә, Сабирәттәй арый, бите дә тимгел-тимгел кызарып чыга.   Ибраһим аның чанасын үзенә алу яшьләрнең олыларга булган игътирамын күрсәтә. Авырлыкны бергә булганда гына үтеп чыгып булуын искәртә автор. Бер-береңне ташлап калдырмыйча, ярдәм кулы суза белү иң яхшы сыйфатларны берсе бит ул.Авырлыкларны җиңеп, Кәслегә килеп җитәләр. Төн куну өчен аларны өйләргә таратып чыгалар.

“Хуҗабыз Габбаз абый сугышта булган, ахры, өстендә искерә төшкән юка гимнастерка. Ул, без тезелешеп кергән чакта, ишек яңагына таяныа баскан иде...” Ишек яңагына таянып торуы аның үз-үзенә ышанып бетмәве кебек яңгырый. Автор аның характерын да усал итеп тасвирлый. “Аның яңалыклары эчкә суырылган, йөзе кырыс, сирәк сакалының бөртекләре эре-эре булып төрле якка чәбәләнгәннәр.” Ә хатыны Сәрвар апа бик ачык, орчык кебек бөтерелеп кенә йөри. Алардан тыш өйдә тагын бер өлкән кеше бар. “Сөннәтче кырма сакаллы, ап-ак чәчле бер карт... түр сәкедә намаз укып утыра иде, менә ул, Алла белән әңгәмәсен тәмамлап, тезләрен бөкләп намазлык өсендә утырып калды,берәм-берәм барып аның җылы, сөякчел кулын кысты.” Әсәрнең шушы урынында зирәк карт образы бирелә.Үгет-нәсыйхать, дога кылучы зирәк карт. Йортта яшәүчеләрнең барысының да күңеле киң, ачык, чиста... Алар кеше шатланганда шатлана, кайгы килсә – кайгыра белүчеләр. “Юк,  бу теләкләре уртак аларның, алар өй эчләре белән чиксез бәхет тоеп, сөенешеп яшиләр, үз бәхетләре  белән кешеләрне дә шатландырырга телиләр.” Аларга шушы яхшы сыйфатлары тормыш барышында ярдәм итеп киләләр һәм киләчәкләр.

Халыкка чәй эчү, бәрәңге ашау рәхәтлек хисе бирә.Татар халкы кунакчыл халык бит ул. Ул соңгы сынык ипиен дә кунагына бирә. Сәрвар апа хәтта чоланыннанбал алып керә. Бу исә  иң югары нокта. Башка йортта кунучылар да чәй эчеп китә. Алар татар кешесенә генә хас сыйфат “оялчанлык ” белән генә киләләр.Алар өйдәгеләргә мәшәкать тудырасылары килми иде. Ләкин нишлисең, иртәгә бит аларны озын юл көтә. Көч җыярга кирәк. Нәкь шушы төн Әдилә белән Ибраһимның үз асылларын тапкан төн. Алар йөрәктән чыга торган иң саф сүзләрне кабатлыйлар. Мәңгегә бергә диләр.

  • “Яратам мин сине, Әдилә!...
  • Мин дә Ибраһим...”

Ибраһимның куенында Әдилә түгел, ә бетмәс бәхет. Ул шат, аның күңеле хыял белән тулы.

Иртәнге кояш. Таң вакыты. Кояш – кеше күңелендә үзгәрешләр булуы турында искәртә. Халык чаналарына чәчүлек орлыгын төяп кайту юлында. Шул вакыт Сабирәттәйнең йөрәк өянәге кузгалу бөтен кешене хафага сала. Бар кешене курку хисе биләп ала. Нәрсә эшләргә соң – ул бит кеше. Тизрәк врачка күрсәтергә кирәк. Вакыт бит бер генә минутка да туктап тормый.. Ага да ага. Ә озаграк торсаң, соңга да калуың бар.. “Кеше йөрәге тишек капчык яки ватылган чана түгел...” Шул чак Хакимҗан абзыйның сүзләре искә төшә “тузган ул!”

Фельдшерның шөбһәле сүзләрен ишетеп, аның хәленең начар булуы билгеле иде. Ни кызганыч, бу озын юл кадерле бер кешене алып кала. Сабираттәй шуннан күзләрен ачмый.

Ибраһим белән Әдилә сөйләшми генә кайтырга чыгалар. “Урман юлы монда туп-туры, урман юлы тулы кеше!” Бу юллар сынау юлының эчтәлеген ачу кебек укыла. Алар дөреслек, хакыйкать белән күзгә-күз очрашачаклар. Каршыларына озын гына сузылган чаначылар очрый. Алар Чокырчадан солы симәнәсе алып кайтып килүчеләр.

Әдилә аптырашта. Югыйсә, Сарсаз аяк очында гына. Күрше авыл.

Шул чак: “ -  Безне шулай әрле –бирле йөрткән бәндәләрнең кулы корысын! Тамакларыннан аш үтмәсен! – дип Чокырлы  кәрванчылары зарланырга тотыналар.”  Кәрван- сүзе  иң көчле позициягә чыгарыла. Әсәрнең исеме дә “Язгы кәрваннар” дип атала бит.Кәрваннар – тормышның авыр йөген күтәреп баручы кешеләр.

Кеше иң чиккә барып җиткәндә генә кешене каргый бит. Аларны йөрткән бәндәләр һичшиксез  үзләренең хаталарын аңларлар, ләкин инде бик соң булыр.

Бу хәлне Хәкимҗан абзыйлары беркемгә дә сөйләмәскә куша.  Алар аны беркемгә дә әйтмиләр,бары йөрәкләрендә генә авыр яра булып истә калдыралар. Алар бит җиңделәр, ләкин Сабирәттәй генә үлеп калуы кызганыч! Ул бу шатлыкны күрә алмый! Балалары кызганыч. Икенче көнне халык Сабирәттәйне алып кайтып җирлиләр.

Өченче көнне, таң белән Сарсаз  глубинкасына тагы да ишлерәк булып, озын кәрванга тезелеп юлга чыгалар.  Бары тик Дамир гына атлары янында кала.

Әдилә белән Ибраһим иң ахыргы кешеләр булып атлыйлар. Алар олы тормыш сукмагыннан атлыйлар. Алар бергә. Алдарны беркем дә аера алмас. Авырлык алдында җебеп төшмәсләр. Алар дөрес чынбарлыкны эзләп табучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бинарный урок "Симметрия в английской символике"

Презентация подготовлена к слёту "Ассоциация лучших учителей России", который состоялся в МОУ СОШ №1 г. Калининска 6 мая 2011 года....

"Государственная символика России"

Цели: изучение истории государственных символов Российской Федерации, их исторической преемственности, сущности и значения в различные периоды истории; воспитание патриотизма и гражданственности у...

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повесте. 8 нче сыйныфта әдәбият дәресе.

Традицион укыту системасыннан аер­малы буларак, коммуникатив технологияләр нигезендә (федераль дәүләт белем бирү стан­дартларына нигезләнеп ) Аяз Гыйләҗевның “Язгы кәрваннар” әсәре буенча 8 сыйныфта т...

Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәре буенча презентация

Аяз Гыйләҗевның "Язгы кәрваннар" әсәре буенча презентация...