Рабит Батулла "Чикыл белән Мырый"
план-конспект по теме

Мубаракшина Лейсан Забировна

Технологическая карта  урока проведенное в 4 классе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

“Мамадыш шәһәре өченче номерлы гомуми урта белем мәктәбе”

Рабит Батулла “Чикыл белән Мырый”

                                                                                          Эшне башкарды татар теле

                                                                                         һәм әдәбияты укытучысы

                                                                             Мубаракшина Л.З.

2014

Дәреснең технологик картасы

Тема:

Рабит Батулла “Чикыл белән Мырый”

Дәреснең  тибы:

Лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү

Дәреснең төп

 максатлары:

Дидактик:

“Чикыл белән Мырый” хикәясе аша “Сорау алмашлыклары: Кая? Кайда? Кайдан?” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру.

Үстерешле:

Төрле заман формаларына караган фигыльләрне, сыйфатларны кулланып, татар телендә эзлекле җөмләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбияви:

шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

диалогик һәм монологик сыйләм үстерү.

Дәреснең бурычлары:

телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру;

аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеш булдыру;
укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре булдыру;

Теманың төп

 кагыйдәләре

Хәзерге, киләчәк һәм үткән заман хикәя фигыль кушымчалары;

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләр

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

 -  шәхси

 -  предмет

 -  метапредмет

      Шәхескә кагылышлы УУГ

осознать практическую значимость материала, ценность совместной деятельности; развитие позитивной учебной мотивации.

      Предмет нәтиҗәсе

төрле заманда килгән хикәя фигыль кушымчаларын истә тоту һәм җөмләләр төзегәндә аларны дөрес куллану

       Метапредмет нәтиҗәсе

төрле фикерләрне чагыштырып нәтиҗә ясый белү,

      Танып-белү УУГ

үзлектән эшләргә омтылу, хаталарын табып, өйрәнеләгән

 материал аша төзәтә белү

       Регулятив УУГ

 дәрескә куелган бурычларны, укытучы һәм классташлар куйган

 билгене кабул итү.

       Коммуникатив УУГ

диалогта, аралашуда  актив катнашу, темага карата сораулар бирә

 һәм иптәшеңнең сөйләмен тыңлый белү.

Дәресне үткәрү урыны

Класс

Дәрес барышында

 үтәлергә тиеш булган

 кагыйдәләр

Игътибарлы булу, тыңлый белү, башкаларның фикерләрен хөрмәт итү.

Укучыларның белемнәрен бәяләү төрләре

Тест, сорауларга җавап

Башка фәннәр белән бәйләнеш

Татар теле, рус теле

Эш төрләре

фронталь,  парларда, групаларда, үзлектән эшләү

Кулланылган ресурслар:

- әдәбият;

-дидактик материаллар

- презентация.

Р.З. Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы”,

 Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма.

Дәрес планы:

Дәреснең этаплары

Вакыт  бүленеше

Дәрес барышының эчтәлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру өлеше

2 мин.

1.

Исәнмесез, балалар!

 Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк хәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне

Дөрес, матур утырыйк,

Дәрестә җавап бирик.

2. - Бу елның нинди фасылы?

- Һава торышы нинди?

- Апрель язның ничәнче ае?

- Бүген атнаның ничәнче көне (исеме)?

- Хәзер нинди дәрес?

- Татар теле дәресе кайчан булды?

- Бүген сезнең ничә дәрес?

- Яңа белемнәр алырга әзерме сез?

1. Укучыларны сәламләү.

Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

2. Бүгенге көн турында әңгәмә оештыру

1. Укытучыны сәламләү

 Дежур укучы рапорты.

2. Сорауларга җавап бирәләр.

2.

Белемнәрне актуальләштерү

2 мин.

2 мин.

1 мин.

1. Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүче сүзләрне табу (слайд 1)

Урманга, мәктәптән, бакчага, өйдә, эштә, укуда, Әлмәттә, Зәйдән, Мамадышка, су буеннан,  балыкка., кибеткә, басудан, балыкта

2. Фигыльләрнең заманын билгеләргә (слайд 2)

Укыган, яза, тотты, ясады, яши, барачак, кайткан, , укый, күрер, барыр, эшли, торачак, керде, беләчәк

3. Фонетик зарядка :        ( [ къ ],  [ гъ ] авазына ).  

ката – гата

кыргыч - боргыч

суган – тукран

акча – агач

артка - алга

ак – ага

Интерактив тактада башкару өчен биремнәр тәкъдим итү, укучыларның эшләрен контрольдә тоту

3. Сүзләрне дөрес һәм аермачык итеп әйтү, укучылардан авазларны дөрес әйткәнче кабатлату

2 төркемгә бүленеп киңәшләшеп эшлиләр

1 төркем. Бирелгән сүзләргә сорау куеп,  төсле маркерлар ярдәмендә  3  төркемгә аералар.

2 төркем. Фигыльләрне укып сарау куялар, кушымчасын аерып күрсәтәләр, заманын билгелиләр

3. Укытучы артыннан кабатлыйлар.

3. Дәреснең темасына чыгу, кайбер максатларны ачыклау

2 мин.

2 мин.

1.Табышмаклар  

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыек селкетеп,

Йоклап ята көн буе (мәче)

Койрыгы озын,
Үзе кыска,
Мәчедән курка (тычкан)

2. Хәрефләр язылган карточка таратыла. 2 яки 3 бертөрле хәреф булса сызасыз. Калган хәрефләрне дөрес тезсәгез бүген укыячак әкиятнең авторын табарсыз.

(Рабит Батулла)

1. Табышмак әйтү, нинди билгеләреннән чыгып җавабын табуларын сорау

2. Карточкалар тарату. Парларда эшләгән укучыларның үзара ничек эшләүләрен күзәтү

     

1. Табышмакның җавабын табалар, билгеләрен атыйлар

2. Берничә бер төрле хәреф очраса сызып, калган хәрефләрдән язучының исем, фамилиясен төзиләр.

 

4. Тема өстендә эш

2 мин.

5 мин.

4 мин.

2 мин.

2 мин.

2 мин.

1. Рабит Батулланың кыскача гына тормыш юлы һәм иҗаты сүрәтләнгән презентация карау

2. Сүзлек эше :  

         Тычкан [тычкъан]-

       песи [пэси]–

       басма [басма]–

   сузган [сузгъан]–

   егылып төшкән [йыгъылып төшкән]–

 ябышкан[йабышкъан]-

   качкан [къачкъан]–

коткарыгыз                               [къоткъарыгыз] –

әмма [әм’ә]–

батам [батам]–

барлык[барлыкъ] –

3.  Дәреслек белән эш.

Текстны уку, тәрҗемә итү

  4. Текст өстендә эш.

-  Әсәрнең төп геройлары кемнәр? Кушаматлары ничек?

- Чикыл нишләгән?

- Мырый аңа булышканмы?

- Чикыл ни өчен качкан?

5. Җөмләләрне текстан табып татарча уку

- по берегу идёт кот;

- мышонок не умеет плавать;

- почему кот соглашается спасти мышонка;

- мышонок вышел на берег;

- мышонок хитрый и умный.

6. Ял өлеше (физкультминут)

1. Рабит Батулла белән таныштыру (слайд 4)

2. Сүзлек эше :   (слайд 3)

Сүзләрне укып күрсәтә, күмәк әйтү, укучылардан әйттерү. Сүзлекләр белән ничек эшләүләрен күзәтү

3. Укучыларның укуын күзәтү.

4. Әкиятнең эчтәлеген ачыклаучы сораулар бирелә. Укучыларның җаваплары контрольдә тотыла

5. Укучыларны күзәтү,

ярдәмче сораулар бирү.

6. Музыка кую, укучыларның ял өлешен оештыру

1. Мәгълуматны кабул итү

2. Укытучы артыннан кабатлыйлар

 Үзлектән, сүзлекчә ярдәмендә тәрҗемә итәләр.

 

3.  Чылбырлап” укыйлар, тәрҗемә итәләр

4. Сорауларга җавап бирәләр.

5. Укучылар текстан табып татарча укыйлар

6. Укучылар күнегүләр ясыйлар, сүзләрен

кабатлыйлар

5. Теманы ныгыту

3 мин.

3 мин.

1. Ситуатив күнегү.

2. Текстан үткән заман һәм хәзерге заман хикәя фигыльләрне  аерып алырга, сорау куярга.

Ике вариантта эшлиләр эшлиләр.

1. I төркем

Как скажешь о том, что ты не умеешь плавать?

Пригласи друга на рыбалку.

II төркем

Как скажешь о том, что ты загораешь на берегу?

Пригласи друга прогуляться

2. Эзләнү обьектын күрсәтә, укучыларның җавапларын контрольдә тоту

1. Укучылар җавабы

I төркем

Мин йөзә белмим.

Дустым, әйдә балыкка барабыз.

II төркем

Мин яр буенда кызынам.

Дустым, әйдә йөреп керәбез.

2. I вариант

Укучылар хәзерге заман хикәя фигыльләрне табып алалар, кагыйдәсен аңлаталар

II вариант

Укучылар үткән заман хикәя фигыльләрне табып алалар, кагыйдәсен аңлаталар

6. Үзтикшерү, узбәя

6 мин

1. Тест.

1. Выбери правильное окончание.

Мин су... барам

 А) - тә;

 б) - гә;

 в) – та;    

 г) – га.

2. Найди лишнее слово.

 А)  кайтты;

 б)  язды;

 в)  сөйләде;    

 г)  кайта.

3. Найди слово с ошибкой.

  А)  хейлекер;

 б)  батыр;

 в)  акыллы;    

 г)   куркак.

4. Найди пропущенное слово.

 ...     яр буеннан кайтасың.

 А)  мин;

 б)  ул;

 в)  син;    

 г)  апа.

5. Найди слово, которое произноситься  мягко.

 А)  басма;

 б)  елга;

 в)  яр буе;    

 г)  су.

1. Эшләрне тарату.

Күзәтү.

1. Укучылар урыннарда эшлиләр

2. Бер-берсенең эшләрен алыштырышып әзер җавап ярдәмендә тикшерәләр, билге куялар

5.

Йомгаклау

3 мин.

1. Өйгә эш бирү.

Хикәяне сөйләргә әзерләнү

2. Дәрескә йомгак ясау. Биремнәрне ничек үтәүләренә карап үзләренә бәя бирәләр. Таратылган смайликларны яшел, сары, я кызыл төскә буярга 

1. Өй эшен аңлату

2. Яшел - биремнәр минем өчен бик җиңел булды,

сары – кайбер биремнәрне үтәгәндә кыенлыклар булды,

кызыл – бу биремнәр минем өчен авыр булды

Күзәтү һәм бәяләү.

1. Дневникларына язалар

 

2. Смайликларны буяп тапшыралар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Войны граждан и рабов

Разработка урока с презентацией по истории Древнего мира на тему: "Войны граждан и рабов"....

сценарий урока для 5 класса по истории "Положение рабов. Восстание Спартака"

План-сценарий урока в 5 классе по истории Древнего мира по теме "Положение рабов в Риме. Восстание Спартака" по системе развивающего обучения Эльконина-Давыдова....

Источники рабства, использование труда рабов (задания для интерактивной доски).

Решение кроссворда поможет детям сформулировать тему урока ("Рабство в Древнем Риме"), а схемы - выявить источники рабства и использование труда рабов....

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”

Тема: Рабит Батулла “Курай уйный бер малай”Планлаштырылган нәтиҗәләр:М е т а п р е д м е т- “курай” төшенчәсен белү...

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты. 4 нче сыйныф рус төркеме. 2015 уку елы...

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация 2015 нче уку елы....

История 5 класс 20 урок: Военные походы. Рабы.

Данный материал по истории для 5-х классов составлен с учетом федерального государственного образовательного стандарта основного общего образования (ФГОС ООО), в соответствии с учебным планом ОУ, авто...