Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты
план-конспект урока (5 класс) на тему

Гимадеева Римма Зуфаровна

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрес конспекты. 4 нче сыйныф рус төркеме. 2015 уку елы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_2015.docx199.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Рабит Батулла “Чикыл белән Мырый” әкияте.

Максат: 

 

  1. Рабит Батулланың “Чикыл белән Мырый” әкияте белән таныштыруны дәвам итү;
  2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү; сорауларга дөрес җавап бирергә  өйрәтү;
  3. Укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.
  4.  Сәнгатьле уку, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  5. Татар язучыларына һәм алар иҗат иткән әсәрләргә карата хөрмәт, кызыксыну хисен тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛКФ, ЛКК, диалогик/ монологик сөйләм.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, презентация, дәреслек, рәсемнәр, Р. Батулланың портреты, кроссворд плакаты, яңа сүзләр язылган карточкалар, тестлар.

Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Дәрескә нинди максат белән килдегез.

- Татар телен, туган телен өйрәнергә дип килдек.

-Рәхмәт, укучылар. Максатыгыз изге икән.  Утырыгыз.

- Кәефләрегез  ничек? Әйдәгез, әле, укучылар, бер-беребезгә матур сүзләр әйтик.

-Рәхмәт,укучылар. Сыйныфта кем дежур?

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның кайсы көне?

- Бүген һава торышы нинди?

- Класста кемнәр юк?

-Рәхмәт, утырыгыз.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, без сезнең белән дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшәбез, шулаймы? Узган дәресләрдә без дуслар турында шигырьләр, хикәяләр укыдык. Аларның исемнәрен әйтегез әле. (“Дөньяда бер эт бар иде”, “Ак песи”) Ә бу әсәрләрне кемнәр язган? (Г. Мөхәммәтшин, Р. Мингалим) Безнең дусларыбыз турында әкиятләр, шигырьләр язган тагын нинди авторларны беләсез? (Г. Тукай, А. Алиш, А. С. Пушкин)

Өй эшен тикшерү. Әкиятне укыту(өлешләп) (Смайликлар бирү)

 

Төркемнәрдә эш.

1 нче төркем Диалог төзү “Дүрт аяклы дустым”

2 нче төркем Монолог төзү “Дүрт аяклы дустым”

3. Яңа белем һәм күнекмәләрне булдыру.

- Бүгенге дәрестә без әкиятне өйрәнүебезне  дәвам итәрбез. Әкият буенча бирелгән сорауларга җавап бирергә  өйрәнербез.

- Менә бу сүзләр безнең әкияттә очрый. Тиз генә кроссворд чишик әле.

   Төркемнәрдә эш. Кроссворд чишү

1. Мышь.                          тычкан

2. Кот.                              песи

3. Хвост.                                койрык

4. Кричит.                           кычкыра

5. Река.                                елга

6. Мост.                                  басма

7. Упал.                                  егылган

8. Начал.                         башлаган

9. Но.                                      әмма

10. Убежал.                 качкан

11. Тону.                        батам

12. Спасите.              коткарыгыз

13. Берег.                             яр

14. Зацепился.                  ябышкан

          15. Бежит.                             йөгерә

      Кроссвордны алмашып тикшерү.  

Дөрес җавапны экраннан тикшерү. Дөрес булса смайлик бирү.

  • Кроссвордта кызыл белән язылган хәрефләрне укып чыксак, нәрсә килеп чыга? (“Чикыл белән Мырый”). Дөрес бу әкиятнең исеме.
  • -Укучылар, бу әкиятне кем язган? (Рабит Батулла)

        -Рабит Батулла сезнең өчен нәрсәләр яза? (Әкиятләр).  

        - Ә ул балаларны яратамы? (Әйе, ярата).

       - Аның әкиятләре нинди газета һәм журналларда басыла? (“Сабантуй”, “Ялкын”, “Салават күпере”).

        -“Чикыл белән Мырый”   әкияте нәрсә турында?

             

-Сүзлек өстендә эш.  Сүзләрне сүзлек дәфтәренә язу. Җөмләләр төзеп әйтү

Койрык – хвост                             кычкыра башлаган – начал кричать

Елга – река                                    йөгерә башлаган – начал бежать

Басма – мост                                 кача башлаган – начал убегать (прятаться)

Яр – берег                                     тукта – стой    

Мәче – кот, кошка                        туктамаган – не остановился    

Егылып төшкән – упал                 сузган – протянул

Әмма – но, однако                        

Батам – тону                                      

Коткарыгыз – спасите

Качкан – убежал

Ябышкан – зацепился

Сүзләрне башта укытучы укый, ә укучылар бергә кабатлыйлар. Аннары ике-өч укучы сүзләрне аерым укып чыга.

-Тәрҗемә итү күнегүләре эшләү. Җөмләләп уку һәм тәрҗемә итү.

Җөмләләп уку.

-Рольләргә бүлеп уку.

4. Физкультминут.

Музыка уйный укучылар әкрен генә хәрәкәт итәләр. Укытучы “ике” дип әйтә балалар икешәр басалар. Укытучы төркемнәргә сораулар бирә. Алар сорауга җавапны бер-берсенә аңлаталар. Аннары укытучы бер укучыдан  җавапны сорый.

-Чикыл нишләгән?

-Чикыл Мырыйдан нәрсә сораган?

-Мырый ничек җавап биргән?

-Мырый Чикылны ничек коткарган?

-Чикыл ни өчен йөгереп качкан?

 5.Белемнәрне ныгыту.

 Әйдәгез сорауларга җавап биреп карыйк.

-Кем басмадан чыга?   

-Кинәт ул нишләгән?

-Яр буеннан кем килә?

-Чикыл нәрсә дип кычкырган?

-Мырый нәрсә дигән?

- Мырый нишләгән?

-Чикыл нишләгән?

 

- Мин сезгә, укучылар, карточкаларда тест таратам. Әкиятне ничек аңладыгыз икән, шуны белербез. (Тест таратыла. Балалар аны башкаралар. Дөрес җаваплар экранда күрсәтелә, ә укучылар үз-үзләренә билге куялар.)

 

Тест сораулары:

1. Чикыл нишләгән?

А) сөткә егылган;

Б) суга егылган;

В) басмадан суга сикергән.

2. Мырый нәрсәне сузган?

А) тәпиен;

Б) башын;

В) койрыгын.

3. Чикыл яр буена чыккан һәм...:

А) йөгерә башлаган;

Б) Мырыйга рәхмәт әйткән;

В) Мырый аны ашаган.

4. Чикыл нинди?

А) тәрбиясез;

Б) хәйләкәр;

В) әдәпле.

5. Мырый нәрсә дип кычкырган?

А)  -Тукта!

Б)  -Йөгер!

В)  -Коткар!

- Ә хәзер ребуслар чишик.              

  1. Дәресне йомгаклау.

- Ничек уйлыйсыз, тычкан баласы Чикыл дөрес эшләгәнме? Ә Мырый Чикылны ни өчен коткарырга уйлаган? (укучылар җавабын тыңлау)

2) -Тактага карыйбыз. Кабатлыйбыз. (тактага Чикыл белән Мырый рәсеме эленгән, уртада карточкалар. Карточкадагы сүзләрне укып тәрҗемә итәләр)

Сүзләр:

качкан – убежал

ялганлады – обманул

коткарды – спас

ашамакчы булды – хотел съесть

Ә хәзер әйтегез әле, бу сүзләрнең кайсылары Чикылга, кайсылары Мырыйга туры килә?

Чикыл исән калу максаты белән хәйләгә бара. Ә Мырый ашау максаты белән хәйләгә бара.( Чикыл  солгала ради своего спасения.  Мырый спас  ради своей цели, а цель была - съесть мышонка. Делаем вывод: иногда можно и солгать, чтобы спасти свою жизнь, но нельзя добиваться своей цели за счет чужой беды. Можно иногда быть как Чикыл, но никак нельзя быть как Мырый.)

   Димәк, укучылар кайчагында Чикыл кебек булырга мөмкин, ә Мырый кебек булырга һич ярамый.

V. Йомгаклау.

-Яхшы. Менә безнең дәрес ахырына да  якынлашып килә. Укучылар, без бүген дәрестә нишләдек? Әкиятнең исеме ничек?

“Чикыл белән Мырый” әкиятен кем язган? Рабит Батулла кем ул?

Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? (Кайчагында Чикыл кебек булырга мөмкин, ә Мырый кебек булырга һич ярамый) Нинди яңа сүзләр белдегез?

Өй эшен язып куегыз.

1 Яңа сүзләрне өйрәнергә.

2 әкиятнең эчтәлеген сөйләргә  

Бүгенге дәрестә сез актив катнаштыгыз, дөрес җаваплар белән мине сөендердегез.  

 Билгеләр кую.

- Дәресебез шуның белән тәмам, сау булыгыз

 

 

 

                ,

1.   Кол шариф.jpg   (Мәче)

                         

                                                                                   

                                ,,,

2.   22_dyatel.jpg    та   (тукта)

                                                    ,, 

3.   golova.jpg   ла        лук.png   (башлаган)                                    

                                 

                                         

                                       ,,

4.    кот   yfj[1].gif зыгы         (коткарыгыз)

 

            ка

           1 2 3 4 5 6

5.    мышка.jpg  (качкан)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

Дуслык белән көчле без! (Н.Гыйматдинованың "Төнбоек" хикәясе буенча ачык дәрес)

Тема:      Дуслык  белән көчле без!  Максат:   1. Гыйматдинованың “Төнбоек” хикәясен анализлау, сюжет үзенчәлеген өйрәтү. ...

Рабит Батулла "Чикыл белән Мырый"

Технологическая карта  урока проведенное в 4 классе...

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты 5 нче сыйныф

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты. 5 нче сыйныф( рус төркеме)...

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация

Рабит Батулланың "Чикыл белән Мырый" әкияте буенча ачык дәрескә презентация 2015 нче уку елы....

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....