Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)
план-конспект урока по теме

Сафиуллина  Гульфия Минехаковна

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_deres_3_kl_tat._gr._r.velieva_tugan_konde.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Р.Вәлиева “Туган көндә” хикәясе

уку дәресе

3 сыйныф (татар төркеме)

81 нче мәктәп укытучысы

 Сафиуллина Г. М.

Тема: Р.Валиеваның “Туган көндә” хикәясе

Максат: 1) әдәби әсәргә анализ ясау, әсәрнең идеясен билгеләү                    

              буенча белемнәрне һәм әхлак күнекмәләрен камилләштерү;

              2) тикшеренү, эзләнү, иҗади фикерләү күнекмәләрен    

                үстерү;              

              3) әбиләргә мәрхәмәтле, ихтирамлы булу, кешелеклелек            

               сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: әбиләр турында рәсемнәр, балалар язган иншалар,  

                Р.Валиеваның шигырь китапларыннан, аудио, видео    

                 дискларыннан күргәзмә, магнитофон язмасында әбиләр  

                 турында җырлар, “Әбиемә хат” җыры, компьютерда            

                 презентация

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

                       Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

   1) сәламләү;

    2) дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Төп өлеш.  Р.Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясен анализлау.

    1) Әсәрне укып чыгу.

     2)  Рәсем буенча сорауларга җавап бирү.

  1 слайд.   - Нинди бәйрәм турында сүз бара?

   - Рәсемдә кемне күрәбез?

   - Ул нинди?

   -  Бәйрәм табынын кем әзерләде?

   -  Сезнең туган көнегез ничек үтә?

    - Бәйрәм табынын кемнәр әзерли?

     -Фәридә әнисенә булышканмы?

    - Бәйрәм нинди булырга тиеш иде?

    - Ни өчен бәйрәм булмый?

    - Фәридәнең әбисе турында әйткән сүзләрен табып укы.

2 слайд. - Укучылар, Фәридә хәзер матур булып күренәме?

    - Ни өчен?

3) “Сабантуй” газетасы белән эш

  3, 4, 5, 6 слайдлар. – Балалар, өегездә “Сабантуй” газеталарыннан әбиләр турында язылган шигырьләрдән, хикәяләрдән үзегезгә ошаган иң матур өзекләрне билгеләп килергә тиеш идегез. Ягез әле, әбиләр турында язылган нинди фикерләр сезне үзенә җәлеп итте?

-   .....

-   Мин дә сезгә үземә бик ошаган өлешләрне укып китәм. (Слайдлардагы өзекләрне уку)

4) “Әбиемә хат” җырын тыңлау.

5)  Авылдагы әбиләр турында сөйләшү.

7,8  слайдлар.

   - әбиләрегез сезне нәрсәгә өйрәтте?

   - ......

 (укучылар әбиләре өйрәткән догаларны укып күрсәтәләр)

6) Ландыш башкаруында “Әбием васыятьләре” җырын тыңлау

7) Р.Вәлиеваның “Әбине жәлләп кенә” шигырен уку.

8) Тат.кит.нәшрияты тарафыннан чыгарылган “Алмаш” китабы белән таныштыру

9) Балаларның үзләре язган шигырьләрен, иншаларын уку.

10) ТНВ каналындагы “Күчтәнәч” тапшыруын алып баручы Дәү әни турында сөйләшү.  9 слайд

  - Укучылар, мин дә сезнең әлеге иҗат җимешләрегезне  “Алмаш” битләрендә урын алырга лаеклы дип саныйм. Сезнең әбиләрегезне яратуыгыз аларга игътибарыгыз, хөрмәтегез чиксез булуы мине сөендерә. Арагыздан Р.Вәлиева кебек шагыйрьләр дә чыгар дигән өмет белән яшим.

11) Нәтиҗәләр чыгарып, 10 слайдтагы мәкальләрне уку.

3. Йомгаклау өлеше.

1) Р.Вәлиеваның “ Дәү әнигә барабыз” китабыннан авторның “Сезгә әйтер сүзем бар” кереш сүзеннән өзек уку.

2) Өй эше бирү: хикәяне дәвам итәргә.

3) Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

5 сыйныф (татар төркеме). Әкиятләр буенча тест.

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен тест....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...