Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы
календарно-тематическое планирование (6 класс) по теме

Шаймарданова Лейля Азгаровна

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6kl_tatar_tele_.doc284 КБ

Предварительный просмотр:

татар теленнән 6 нчы А сыйныфы  өчен (татар төркеме)

укытуның төп нигезе буенча

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

2016 -2017 нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы.
  • “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар теленнән программа (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5-9 нчы сыйныфлар” / Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015.
  • ТР, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 2016-2017 елга укыту планы.
  • ТР, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең белем бирү программасы.
  • ТР, Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең эш программалар нигезләмәсе.
  • Дәресләр расписаниесе.
  • Уку планының календарь графигы.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, “укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә.

Татар теле укытуның максатлары:

- Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлелек) компетенцияләр булдыру;

- укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак  аңлы караш тәрбияләү;

      - укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, аларны татар әдәби телен тормышның төрле өлкәләрендә ирекле куллана алырлык шәхесләр итеп тәрбияләү;  

     -  дөрес сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен белдерү;

     - татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу;

  • татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү;
  • сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрләндерү;
  • телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары:

  • үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү;
  • сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру;
  • туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;
  • телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
  • көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;
  • туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

 

Программада барысы 105 сәгать каралган. Мәктәп укыту планында татар теле атнага 4 сәгать, барысы 35 атна, ел буена 140 сәгать каралган. Уку елы барышында бәйрәм көннәре туры килү сәбәпле,  программаның эчтәлеген тулысынча саклап, укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен исәпкә алып, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелде.

Программаның эчтәлеге

Эчтәлек

Сәгать саны программа буенча

Сәгать саны эш программасы буенча

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

4

7

Морфология. Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү

1

1

Исем

10

14

Сыйфат

8

12

Сан

12

11

Рәвеш

11

10

Алмашлык

11

15

Фигыль

16

26

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү

28

41

Барлыгы

105

140

Укытуның көтелгән нәтиҗәләре

- фонетик,сүз ясалышы һәм лексик закончалыкларны искә төшерү, ел дәвамында ныгыту;

- башлангыч сыйныфта өйрәнгән исем, сыйфат, сан, алмашлык һәм затланышлы фигыльләрне тирәнәйтү, яңа кагыйдәләр белән танышу;

- рәвеш сүз төркемен өйрәнү, аларның төркемчәләре белән танышу, морфологик анализ ясарга өйрәнү;

- укылган текстның эчтәлеген аңлау, үз мөнәсәбәтләрен белдерү;

-  тәкъдим ителгән темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

- татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итү күнекмәләре булдыру.

Метапредмет нәтиҗәләре

Регулятов УУГ (РУУГ)

- мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру;

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр табу, телдән һәм язма сөйләмдә куллану, нәтиҗәләрне формалаштыру, максатка ирешү юлларын билгеләү;

- үз эшчәнлегенең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү, укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Танып- белү УУГ (ТБУУГ)

-укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;

-текстның темасын, күтәрелгән проблеманы мөстәкыйль рәвештә ача белү, фикер йөртү;

- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

- телне әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру;

- морфологик берәмлекләрне, төрле чаралардан файдаланып, сөйләм эшчәнлегендә дөрес һәм урынлы файдалана белү.

Коммуникатив УУГ (КУУГ)

-сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшэшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

-төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау,үз фикерен телдән һәм язмача тулы, төгәл итеп әйтә белү;

- сыйныфташлары каршында төрле темаларга чыгыш ясау.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

-шәхеснең әхлакый - рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар теленә, әдәбиятына һәм башка халыклар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртергә,акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

- үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзалый башлау;

- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.

Предмет нәтиҗәләре

Танып – белү өлкәсендә

- фонетик, сүз төзелеше һәм лексик берәмлекләр белән эш итүне ныгыту;

- исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык һәм затланышлы фигыльләргә морфологик анализ ясый белү;

-бирелгән темаларга, тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, кечкенә хикәяләр язу;

- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

- логик фикерләүне сорый торган эш төрләрен башкару.

Әхлакый кыйммәтләр өлкәсендә

-татар теленең, әдәбиятының һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту;

- телнең җәмгыятьтәге ролен ачыклау;

- күнегүләр өчен тупланган текстлар аша укучыны төрле яклап тәрбияләү.

Коммуникатив өлкәдә

- төрле сүз төркемнәрен табу, аларны бер-берсеннән аера белү;

- сүз төркемнәренең мәгънә һәм төзелеш ягыннан төркемчәләрен билгели алу;

- бирелгән темага сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.

Эстетик өлкәдә

-тел берәмлекләрен сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, алар аша әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әдәби әсәрләрдән рухи тәм табу.

- сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.

6 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә таләпләр:

  • сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү, морфологик анализ ясау.
  • өйрәнгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзү;
  • сүз төркемнәренең төрле ысуллар белән ясалышын белү.
  • төрле типтагы сүзлекләрдән файдалана белү

Сөйләм эшчәнлеге:

  • укучыларның үз тәҗрибәсеннән чыгып, диалогик һәм монологик сөйләм оештыра белүе;
  • укыган яки тыңлаган текстның эчтәлеген сөйләү, планын төзү;
  • бирелгән план буенча сочинение язу

-   татарчадан русчага яки русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.

Укыту – методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:

Укытучы өчен:

1. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. /Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2015.

2. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. 6 нчы сыйныф. /Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2015.

3. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. /Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

4. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар /Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Яңалиф, 2006.

Укучы өчен:

1. Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 6 нчы сыйныф. /Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина.- Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2015.

2. Сүзлекләр. Электрон сүзлекләр.

3. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар /Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Яңалиф, 2006.

4. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр /Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан, Мәгариф, 2007.

6 нчы А сыйныфы өчен татар теленнән календарь-тематик план

Дәрес саны

Бүлек һәм тема исемнәре

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

План

Факт

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

Татар әдәби теле хакында әңгәмә

1

Фонетика бүлеген кабатлау

1

Сүз төзелешен кабатлау

1

Лексикология буенча үткәннәрне кабатлау

1

Лексика бүлеген кабатлау

1

Синтаксис. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

БСҮ “Көз” сочинениегә әзерлек

1

Сочинение “Көз”

1

Морфология, сүз төркемнәре  турында төшенчә

Сүз төркемнәре  турында төшенчә

1

Исем

Исем турында төшенчә

1

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

1

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары

1

Кереш диктант. “Көзге урман”

1

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек.

1

Алынма сүзләрдәге килеш һәм тартым кушымчалары.

1

Исемнәрнең ясалышы

Исем ясагыч кушымчалар

1

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

1

БСҮ “Бодай” изложениегә әзерлек

1

Изложение “Бодай”

1

Хаталар өстендә эш. Исем сүз төркемен кабатлау.

1

БСҮ Елена Романенко “Алмалар”

1

Исемнәргә морфологик анализ ясау.

1

Диктант “Иртә”

1

Сыйфат

Сыйфат турында төшенчә. Хаталар өстендә эш.

1

Сыйфатларның ясалышы

1

Сыйфат ясагыч кушымчалар

1

БСҮ Тәрҗемә итү күнегүләре.

1

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

Сыйфат дәрәҗәләре.

1

БСҮ Хикәя төзү. “Минем сыйныфым”

1

Асыл һәм нисби сыйфатлар.

1

Сыйфатларның исемләшүе

1

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

1

Сыйфат сүз төркемен кабатлау

1

Сыйфатларга мофологик анализ ясау

1

Сыйфатларга мофологик анализ ясау

1

БСҮ “Кышкы матурлык”

1

Сыйфатны кабатлау.

1

Сан

Сан турында төшенчә.

1

Саннарның исемләшүе

1

Саннарның ясалышы

1

Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

1

БСҮ “Сабан туе” изложениегә әзерлек

1

Контроль изложение “Сабан туе”

1

Хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

1

Тәртип саны.

1

Чама саны.

1

Бүлем саны.

1

БСҮ “Табигатьне саклыйк” мәкалә язу

1

Җыю  саны.

1

Контроль диктант “Кышкы урман”

1

Хаталар өстендә эш. Саннарнын җөмләдә кулланылышы.

1

Сан сүз төркемен кабатлау. Тест.

1

БСҮ Дәрес-уен “Саннар патшалыгында”

1

Рәвеш

Рәвеш турында төшенчә.

1

Рәвешләрнең ясалышы.

1

Рәвеш төркемчәләре. Саф рәвешләр.

1

Охшату-чагыштыру рәвешләре

1

Күләм-чама рәвешләре

1

БСҮ Дәрес-ярыш: “Рәвешләр”

1

БСҮ  Әти-әниләргә, туганнарга карата рәхмәт хаты язу

1

Урын рәвешләре

1

Вакыт рәвешләре

1

БСҮ “Туган көндә” изложениегә әзерлек

1

Изложение “Туган көндә”

1

Сәбәп-максат рәвешләре.

1

БСҮ Диалог “Юл йөрү кагыйдәләре”

1

Рәвешләргә морфологик анализ ясау

1

Рәвеш сүз төркемен кабатлау

1

Диктант “Кулыма янә китап алам...”

1

Алмашлык

Алмашлык турында төшенчә.

1

Алмашлыкларның ясалышы.

1

Алмашлык төркемчәләре.

1

БСҮ “Туган ягым Татарстан” сочинениегә әзерлек

1

Контроль сочинение “Туган ягым Татарстан”

1

Зат алмашлыклары

1

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

1

Тартым  алмашлыклары.

1

Тартым алмашлыклары

1

БСҮ “Безнең гаилә”

1

БСҮ “Авырганда” изложениегә әзерлек

1

Изложение “Авырганда”

1

Күрсәтү алмашлыклары.

1

Күрсәтү алмашлыкларының тартым, килеш белән төрләнеше

1

Сорау  алмашлыклары.

1

Билгеләү алмашлыклары

1

Билгесезлек алмашлыклары.

1

Юклык  алмашлыклары.

1

Алмашлыкларга  морфологик анализ ясау

1

БСҮ “Су китә” Борис Щербаков сочинениегә әзерлек

1

Сочинение Борис Щербаков “Су китә”

1

Хаталар өстендә эш. Алмашлыкларның сөйләмдә дөрес кулланышы

1

Диктант “Таган”

1

Фигыль

Хаталар өстендә эш. Фигыль турында төшенчә

1

Татар телендә фигыльнең нигезе турында мәгълүмат

1

Фигыльнең барлык һәм юклык формалары

1

Фигыльләрнең ясалышы

1

Затланышлы фигыльләр

1

Затланышлы фигыльләр

1

Боерык фигыль

Боерык фигыль, аның мәгънәләре

1

Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

1

Боерык фигыльләрнең дөрес интонциая һәм басым белән кулланылышы

1

БСҮ “Яраткан язучым”

1

Арадаш  аттестация кысаларында еллык  контроль эш (грамматик биремле диктант)

1

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

БСҮ “Әни ялга киткәч” изложениегә әзерлек

1

Контроль изложение “Әни ялга киткәч”

1

Хаталар өстендә эш. Үткән заман хикәя фигыль

1

Үткән заман хикәя фигыль.

1

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

БСҮ “Тел – милләт сакчысы”

1

  1. 1

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

Киләчәк заман хикәя фигыль формалары

1

Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

БСҮ “Фронт җыры” Юрий Ананьев сочинениегә әзерлек

1

Сочинение Юрий Ананьев  “Фронт җыры”

1

Хаталар өстендә эш. Шарт фигыль

1

Шарт фигыль формалары

1

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1

БСҮ “Минем хыялым” сочинениегә әзерлек

1

Сочинение “Минем хыялым”

1

Фигыль сүз төркемен кабатлау

1

Еллык контроль диктант. “Табиб”

1

Хаталар өстендә эш. Фигыль сүз төркемен кабатлау

1

Фигыль сүз төркемен кабатлау

1

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

БСҮ Фаил Зиязов “Самавыр янында”

1

Ел буена үткәннәрне кабатлау. Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

1

БСҮ “Казан –Татарстанның башкаласы”

1

Ел буена үткәннәрне кабатлау. Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

1

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Барлыгы

140


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...