Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты 5 нче сыйныф
план-конспект урока (5 класс) на тему

Гимадеева Римма Зуфаровна

Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес конспекты. 5 нче сыйныф( рус төркеме) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx140.2 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Сәгать ничә?  

5 нче сыйныф (рус төркеме)

Дәреснең максатлары:

  1. Коммуникатив максат:
  • сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү;
  •  сөйләм күнекмәләрен үстерү: өйрәнелә торган материал нигезендә җөмләләр төзеп әйтү.
  1. Белем һәм күнекмәләрне үстерү максатлары:
  • өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү;
  • укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү;
  • парлап һәм төркемнәрдә эшли белү күнекмәләрен үстерү.
  1. Тәрбияви максат:

укучыларда төгәллек, җаваплылык  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Грамматик материал:

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? сорауларына җавап бирү.

Лексик материал: сәгать, йокы, дәрес әзерли, сәгать ничәдә?

Сөйләм үрнәкләре: Сәгать ничә? Сәгать ничәдә киләсең? Син сәгать ничәдә йокыдан торасың? Мин сәгать җидедә йокыдан торам.

Дәрес тибы: катнаш дәрес.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү методы, әңгәмә, күрсәтмәлелек

               

 Җиһазлау: интерактив такта, медиапроектор, төркемдә эшләү өчен карточкалар,  дәрес темасы буенча презентация, сәгать

     

Материал: 3. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 5нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, “Татармультфильм”, 2014.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр – укучыларның үз эшчәнлеген оештыра белүе.

Метапредмет нәтиҗәләр – күзәтеп нәтиҗә ясау, иптәшләре фикерен тыңлау, уртак фикергә килү.

Предмет нәтиҗәләре  –    сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Дәрес барышы.

І. Оештыру

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез
  • Дәрескә нинди максат белән килдегез?
  • Татар телен, дәүләт телен өйрәнергә дип килдек.
  • Рәхмәт, укучылар. Ниятегез изге икән.

Уңай психологик халәт тудыру

                   - Әйдәгез әле бер-берегезгә карап елмаеп, хәерле иртә телик. Укучылар, карагыз әле кояш та сезгә карап елмая.(1 нче слайд) Утырыгыз . Яхшы кәефләр белән дәресне башлап җибәрик.

  • Сыйныфта кем дежур?( дежур укучының отчеты)
  • Укучылар, хәерле иртә турында нинди шигырь беләбез? Искә төшереп китик әле.(2 нче слайд) (1 укучыдан Л.Леронның “Хәерле иртә” шигырен сөйләтү)

ІІ. Өй эшен тикшерү

  •     Диалог төзү  (карточкалар белән )( “Китапханәдә” , “Мәктәптә”, “Кышкы уеннар”, “Ашханәдә”, “Туган көндә”

III.Төп өлеш

Уку  мәсьәләсен кую

М.Җәлилнең “Сәгать суга” җыры яңгырый. (3 нче слайд)

- Укучылар, бу җыр нәрсә турында? Сез ул җырны беләсезме? (1 укучыдан сөйләтү)Аны кем язган? (Муса Җәлил) (4 нче слайд)

- Марат ни өчен соңга калган? (Чөнки ул йокларга ярата. )

Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез.(5 нче слайд) Әйе, без алдагы дәрес темасын дәвам итәбез. Алдагы дәрестә без сәгать ничә? соравына җавап бирергә өйрәндек. Бүгенге дәрестә без аны ныгытабыз.

IV. Үткәннәрне актуальләштерү

Төркемнәрдә эш ( Күрсәтмә сәгатьтә эшләү)

1)Бер укучы күрсәтмә сәгатьтә күрсәтә, икенче төркемдәге 1 укучы дөрес итеп әйтә.) (Һәр дөрес җавапка смайликлар бирелә)

2) Сорауларга җавап бирү.( сәгатьтә күрсәтү, җавап бирү)

  • ничәдә торасың?
  • сәгать ничәдә иртәнге ашны ашыйсың?
  • сәгать ничәдә мәктәпкә китәсең?
  • сәгать ничәдә дәресләр башлана?
  • сәгать ничәдә мәктәптән кайтасың?
  • сәгать ничәдә өй эшен эшлисең?
  • сәгать ничәдә ял итәсең?
  • сәгать ничәдә йокларга ятасың?

Физкультминут

-Укучылар  көз көне җил дә исеп куя. Ничек икәнен күрсәтеп без ял итеп алыйк әле. Бер укучы алга чыгып эшли, калганнары кабатлыйлар.

Җил безнең биткә исә,

Агачларны селкетә,

Җил тына, тына, тына

Агачлар үстеләр

V. Ныгыту

-“Көндәлек режимым”диалог төзү.

-Укучылар,  тылсымчы килгән дә барлык сәгатьләрне дә юк иткән. Әгәр дә сәгатьләр булмаса, нәрсә булыр иде? Төркемнәрдә эш. Рәсемнәр белән күрсәтү, аннары рәсемне яклау.

-Димәк,  укучылар, сәгатьләр булмаса , нәрсә булыр иде? (укучылар соңга калырлар иде, очрашуларга килә алмаслар иде, .....). Димәк ,тылсымчы сәгатьләрне юк итеп,  безне нәрсәгә өйрәтә? (Вакытның кадерен белергә,һәр эшне дә вакытында эшләргә өйрәтә)

-Ә хәзер слайдка игътибар итегез әле.(6,7,8,9 нчы слайдлар) 

 Марат хәзер сәгать ничәдә тора, зарядка ясый, ашый? Безнең Марат та тәртипкә өйрәнгән. Вакытында тора, зарядка ясый.

Дәреслек белән эш

Ситуатив күнегүләр эшләү.

Скажи, что:

-твоя мама встает в 6 часов утра;

-ты обедаешь в 11 часов 15 минут;

-братишка приходит из школы в 2 часа дня;

-вы ужинаете в 8 часов вечера.

Сорауларга җавап бирү:

1)12 күз, 60 керфек нәрсәләр ул?

2) Сәгатьнең нинди ике теле бар?

3) Сәгатьнең олы теле нәрсәне күрсәтә?

4) Сәгатьнең кече теле нәрсәне күрсәтә?

VI. Рефлексив  бәяләү этабы.

- Дәреснең темасы нинди иде?  

- Ни өчен вакытны белергә кирәк?

Рефлексия. Үзбәя

- Без дәрес башында нинди күнекмәне бәяләдек?

 Какое умение мы оценивали в начале урока?

(умение правильно определять и называть время на татарском языке).

- Кем вакытны әйтә белергә өйрәнде, кем ахыргача өйрәнеп бетмәде – үзегезгә бәя бирегез. (Һәр җавапны аңлатып бирү, сорауларга җавап бирү.)(10нчы слайд)

- На столах лежат шаблоны для оценивания, как вы оцениваете себя, выберите такой шаблон, докажите свой выбор.

C:\Users\Пользователь\Desktop\article258508.jpg

Мин барысын да  аңладым

Барысын да аңладым, ләкин хата җибәрәм

Аңлый алмадымC:\Users\Пользователь\Desktop\CBR SIMPLE S9 ANGEL-900x900.jpgC:\Users\Пользователь\Desktop\135512159290.jpg

Өй эше бирү(11нче слайд) 

                            “3” ”- сәгать рәсемен ясарга

                           “4”- сәгатьне дөрес әйтергә өйрәнеп килергә

                            “5”- 12 репликадан торган диалог төзеп килергә “Көндәлек режим”

                           

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

"Яз килә" темасы буенча кабатлау дәресе 4 нче сыйныф

Рус мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән дәрес планы...

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс. Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту...

"Сәгать ничә? темасы буенча ачык дәрес

Сәгать ничә? темасы буенча 5 нче сыйныфта( рус төркеме) ачык дәрес конспекты...

“Фразеологик әйтелмәләр”темасы буенча ачык дәрес эшкәртмәсе.

5 нче класста федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү юнәлешендә  татар теленнән “Фразеологикәйтелмәләр”темасы буенча Казан ИРОда күрсәткәначык дәрес эшкәртмәсе....

"Безнең гаилә" темасы буенча ачык дәреснең технологик картасы, Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча.

Әлеге дәрес Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча төзелде. 1нче сыйныфлар өчен "Безнең гаилә" темасы буенча ачык  дәреснең технологик картасы....

2 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасы буенча ачык дәрес

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.Максат: 1. тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.Бурычлар.Белем бирү: лексик-грамм...