“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча дәрес план-конспекты.
методическая разработка (8 класс) на тему

Гиниятуллина Гульсира Фоатовна

 Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс.

 Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту;

                2. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне табу юлларын билгеләү:          

                3. Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру.    

  

                                                                                                                                                                                                

                                                                                                                                                            

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon iyarchen_iya.doc69.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлки районы Алпар урта гомумбелем мәктәбенең

 татар теле укытучысы Гиниятуллина Гөлсирә Фоат кызының

8 нче класста татар теленнән  

“Иярчен ия, иярчен хәбәр” темасы буенча

 дәрес план-конспекты.


Тема: Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр буенча зачет ( кабатлау, ныгыту) дәресе. 8 нче класс.

 Максат: 1. Баш һәм иярчен җөмләләрне билгели алу күнекмәләрен ныгыту;

                2. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне табу юлларын билгеләү;

                3. Яңа сүзләр хисабына сүз байлыгын арттыру.

 Җиһазлау: таблицалар, әзер тест өчен сораулар, компьютер, дискеталар.

 Сүзлек эше: шундый- таков, шул- тот; шуңа- тому; ки-что, в том.

Дәрес барышы:

  1. Гади җөмләләрнең ничек итеп иярчен җөмлә булып оешуларын, аналитик иярчен җөмләрнең  төзелеше турында фронталь  сорауларга җаваплар алу рәвешендә искә төшерү. Иярчен ия җөмлә: кем? нәрсә? Иярчен хәбәр җөмлә: нинди? нәрсә? нәрсәдән? кемгә? сорауларына җавап булып килүләрен  мисаллар белән раслана.

 Укытучының кереш сүзе. Тикшереләчәк җөмләләрдәге иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрне табарга. Белдерүче чараларны табарга, баш җөмләне әйтергә. Дәреснең максаты әйтелә.

 Класс икегә бүленә. Беренче команда иярчен ия җөмлә, икенче команда иярчен хәбәр җөмләләрне анализлый ( укучылар чиратлашып әйтәләр). Таблицадагы җөмләләр анализлана.

   1 нче бирем.

       1 нче командага җөмләләр:а) Кем намус белән хезмәт итә, шул хөрмәткә                             ия була.

                                                     б) Тагын шунысы бар: ундүрт яшьлек җиткән              егет сандыгымны энидән күтәрттереп барам.

 2 нче командага җөмләләр: а) Гадәт шундый: авыр вакытта кешегә ярдәм итәләр.

                                                  б) Киңәшем: якын дусларыңны онытма.

Сыйныф җөмләне русчага тәрҗемә итә. Җөмләләрнең эчтәлеге турында әңгәмә барышында кешедәге уңай сыйфатлар турында искә төшерелә. Сорау кую юлы белән  баш җөмләләрне табарга. Җөмләләрнең чиген билгеләргә, тәртибен саннар белән күрсәтергә. Һәр командадан берәр укучы җөмләләрне аңлаталар. Иярчен ия җөмләнең синтетик төре буенча мисаллар китерәләр. Беләге юан берне егар, белеме күп меңне егар (мәкаль).

 Иярчен хәбәр җөмләнең аналитик төре генә, синтетик төре юк икәнлеге әйтелә.

  1. 2 нче бирем. Ике командага да бер төсле тест сораулары бирелә.
  1. Иярчен ия җөмлә...

а) нигездә аналитик була һәм ул баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки  теркәгече көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнә;

б) – нең аналитик төрләрендә дә , синтетик төрләрендә дә була.

  1. Иярчен хәбәр җөмлә...

а) һәрвакыт синтетик төрдә генә була;

б) баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклый;

в) һәрвакыт аналитик төрдә генә була.

  1. Сорау кайсы җөмләдән чыгып куелса, шул җөмлә...

а) баш җөмлә була;

б) иярчен җөмлә була.

              4. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә аналитик иярчен җөмләдән соң    килсә, аның алдына...                                                                      

                     а) сызык куела;

                    б) өтер куела;

                    в) өтер яки нокталы өтер куела.

  1. Сорау алмашлыкларыннан торган мөнәсәбәтле сүз...

а) баш җөмләдә килә;

б) иярчен җөмләдә килә;

в) баш җөмләдә дә, иярчен җөмләдә дә килә ала.

  1. Кушма җөмләдәге баш һәм иярчен җөмләне...

  а) синтагмаларга дөрес бүлеп укып белеп була;

 б) сорау биреп карау юлы белән белеп була.

  1. 3 нче бирем. Компьютерга дискета кертелә, анда җөмләләрнең схемалары бирелгән. Шул схемалар буенча җөмләләр төзергә. Баш һәм иярчен җөмләне күрсәтергә, бәйләүче чараларын табарга.

  1 нче командага бирем.                                          2 нче командага бирем.

    а) [... ки], ( ...).                                                 а) [...шунда ки], (...) – (...).

    б) (кем...),[шул].                                              б)[... шул]: (...).

    в) (кем...), [ул...].                                             в) [... шул...]: (...), (...).

    г) [...] (...).                                                         г) (...кайда), [шунда...].

 Эшләр анализлана.

IV. 4 нче бирем. Ике команда да тактага таблица төзиләр.

  1 нче команда.

Ия җөмләнең килү урыны

Соравы

Төре

Схемалары

аналитик

синтетик

Баш җөмләнең иясе урынында килә.

Кем? Нәрсә?

Көттерү паузасы, мөнәсәбәтле сүз, ки теркәгече.

Янәшә тору очрагы, кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

[ ]  баш җөмләне белдерә.

( ) иярчен җөмләне белдерә.

  2 нче команда.

Хәбәр җөмләнең килү урыны

Соравы

Төре

Схемалары

аналитик

синтетик

Баш җөмләнең хәбәр урынында килә.

Нинди ? Нәрсә? Нәрсәдән?

Кемгә?

Күпме?

Көттерү паузасы, мөнәсәбәтле сүз, ки теркәгече.

-

[ ]  баш җөмләне белдерә.

( ) иярчен җөмләне белдерә.

 Эшнең үтәлеше тикшерелә, анализлана, билгеләр куела, йомгаклау.

 Өй эше: укучыларның мөмкинлекләрен исәпкә алып дифференцияле биремнәр бирелә. 87 нче күнегү, 72 бит (4 балага). 88 нче күнегү, 73 бит (5 балага)

 Балаларны  активлаштыру, ми эшчәнлекләрен эш белән даими тәэмин итеп тору өчен дәресләрдә коммуникатив биремнәр, уеннар үткәрелә ( татар халкының мәкальләре, сыналмышлары, тизәйткечләре өйрәнелә).

   “Иярченле кушма җөмләләр” темасын укучылар теләп үзләштерде. Иярченле кушма җөмләләрнең схемаларын төзегәндә дә кыенлык сизелмәде. Тактада телдән аңлатып эшләделәр, дәфтәрләрдә эшне пөхтә башкардылар.

   Файдаланылган әдәбият:

  1. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев . Хәзерге татар әдәби теле.
  2. Н.В.Максимов. Татар теленнән тестлар.
  3. Н.Исәнбәт. Мәкальләр.
  4. Татар халык җырлары. 1998 ел.

Тема:Татар әдәбиятыннан 6 нчы класста Рөстәм Килдебәковның  

“Г. Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасы буенча сочинение.

 Максат: 1. Вакыйгаларны йөрәк аша үткәреп, күңел күзе белән карый, аңлый белергә; сурәтләүне логик эзлеклелектә, тулы эчтәлекле итеп , матур фразалар белән бирергә өйрәтү.

               2. Картинаның идея эчтәлеген ачыклау.

               3. Укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.

 Җиһазлау: Р.Килдебәковның портреты, әсәрләре исемлеге, репродукцияләре,”Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасы, Г.Тукай портреты, сайланма әсәрләре җыентыгы, “Г.Тукай”  альбомы, “Тәфтиләү” көе.

Дәрес барышы:

  1. Кереш әңгәмәдә Г.Тукайның авыр балачагы, 1909,1910 еллардагы иҗатында күңел төшенкелеге сизелүенең сәбәпләре искә төшерелә.
  2.   Р. Килдебәковның тормыш юлы турында сөйләп,репродукцияләре күрсәтелә.
  3. Рөстәм Килдебәковның “Г. Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасы белән танышу. (сорауларга җавап биреп, картинаның идея эчтәлеген ачыклау).

 Сүзлек эше. 1 нче бирем. Түбәндәге исемнәргә туры килгән эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр уйлап әйтегез:

яфраклар( саргая, коела, шыбырдый, оча.);

кояш ( балкый, нур сибә, җылыта);

кар ( ак кар оча , ак юрган ябынган кебек.).

        2 нче бирем: Түбәндәге сүзләргә эпитетлар табып әйтегез:

 яфраклар ( кызыл борыч сыман, җилләр өзгән, корышып беткән, сап –сары, ялкын кебек);

 һава ( зәңгәр, тын, авыр);

 юл ( соры, бормалы, ераклардан килгән);

 көз ( алтын, кояшлы, якты, юмарт);

 өйләр ( төрле формада, тәбәнәк, өчпочмак түбәле);

 көзге ( зур, олы, аяклы, ялтырый).

                      3 нче бирем: 1.Түбәндәге сүзләрне татарча тәрҗемә итегез:

 темная, золотая, хмурая, унылая, красочная, скучная, теплая, холодная.

2. Сораулар: а. Алгы планда кемне күрәсез?

б. Г.Тукайның күңелендәге моң –сагышны нәрсә белән аңлатып була? (укчылар шагыйрь  биографиясенең Казан чорын искә төшереп сөйлиләр).

 в. Ни өчен рәссам шагыйрьне язгы фонда түгел, көзге, яртылаш кышкы мәлдә сурәтләгән? ( яз – уяну, ашкыну, яшәү, сөенеч, куаныч, өмет; көз – нәтиҗә ясау, уйлану, сагыш; кыш – моң, боеклык).

г.Картинада сурәтләнгән Тукайга ничә яшь  биреп була? Шагыйрь ничә яшьтә безнең арадан китте?

д. Арткы планда кем һәм нәрсә сурәтләнгән? Кызга нинди исем биреп була?

 4 нче бирем.Геройларга характеристика бирергә.

а.Кыз –Саҗидә, пөхтә , чиста, уйчан; бәбәй итәкле күлмәк, чиккән камзул кигән; чәчен ике якка үреп салган; башына энҗе белән чигелгән калфак кигән. Моңлы, матурлыкка омтыла, муенындагы ике кат мәрҗәне үзенә килешеп тора, йөзен ачып, балкытып җибәрә; ул – шәфкатьлелек символы. Кулында Г.Тукайның шигырьләр китабы.

 б. Ярдәмче образлар ( җансыз) – зур көзге, аның дүрт аягы бар, өстәл сыман чыгып торган алгы өлешендә, ваза эчендә, ак розалар букеты. Алар ап-ак карга охшаган.Бер роза чәчәге Г.Тукай кулында, ул – сафлык, чисталык символы.

 5 нче бирем: Геройларны “җанландырыгыз”. Шагыйрь  белән кыз арасында нинди сөйләшү булырга мөмкин? ( Укучылар түбәндәге диалогны төзиләр)

  Саҗидә. Тукай нигә табигатьтә гел яз гына булмый икән? Аллаһы тәгалә шуны булдыра ала микән?

 Тукай. Укы, үс Саҗидә, мәгърифәт нуры күзләреңне ачар. Син шунда барысын да аңларсың.

  Саҗидә. Минем шундый хыялым бар: кешеләр бер-берсен кимсетми, кыерсытмый гына, яратып – яратылып яшәсеннәр иде.

Тукай. Әйе, Саҗидә мин дә шигырьләрем белән инсан күңелен агартыйм дип, былбыл булып сайрадым да бит... Укы син, Саҗидә, күбрәк укы. Менә шул хыялларыңны халык күңеленә җиткерерлек илһамият тапканчы укы...

  1. Г.Тукайның сайланма әсәрләреннән картина эчтәлегенә туры китереп цитата сайлау.

      .... И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?

           Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!

           Очты дөнья читлегеннән тарсыгып күңлем кошы,

           Шат яратса да җиһанга ят яраткан раббысы.

                                       (“Өзелгән өмид”, 1910 ел).

  1. План төзү, тактага һәм дәфтәрләргә язу.
  1. Табигать  уйда, сагышта.
  2. Тукайның күзләрендә моң.
  3. Образлар – символлар.
  4. Яшьлек алиһәсе – Саҗидә.
  5. Шагыйрьнең тормыш көзе.
  1. План буенча сөйләү.( Җаваплар тулыландырыла, өстәмәләр кертелә)
  2. Сочинение язу үрнәге.

Рөстәм Килдебәковның “Г. Тукайның лирика дәфтәреннән” картинасында көз, беренче кар төшкән мәл сурәтләнгән. Табигатьнең кышкы йокыга талыр алдыннан тынып, уйланып калган халәте. Һавадагы авыр, соры болытлар басып, изеп торган кебек. Еракта күренгән авыл өйләре сак кына моңаеп утыра, кечерәеп калган төсле күренә, аларның түбәләренә беренче ак кар юрганы ябылган. Әкрен генә буран чыгып алгалый. Өйләр арасыннан бормаланып юл киткән. Җиргә ак кардан келәм түшәлгән. Кунак кызы, ак челтәр шәлен ябынган кебек, каеннар ак төскә кергән. Куакларда әле коелып бетмәгән соңгы яфраклар, җилдә, кыштыр-кыштыр тавыш биреп, җырлыйлар.

     Шагыйрь, көзнең китеп,кыш килүенә битараф булган төсле аркасы белән тәрәзәгә борылган да, карашларын еракка төбәп, уйга калган. Рәссам Г.Тукайны әнә шундый моңсу көн фонында сурәтләгән.

    Картинада тагын яшь  кенә хатын-кыз сурәтләнгән. Ул пөхтә, чиста: өстенә бәбәй итәкле алсу күлмәк, чигешле камзул кигән, башына энҗеле калфак кадаган. Кара чәчләрен ике якка аерып, үреп салган. Муенындагы ике кат тезгән мәрҗәне үзенә килешеп, йөзен ачып тора. Бу хатын-кыз - кечкенә Габдулланы үстергән шәфкатьле, мәрхәмәтле татар хатын-кызларының бер вәкиле. Аның кулында Тукайның шигырьләр дәфтәре.

    Тукай шәһәрчә киенгән. Нәрсә турында уйлап хәсрәтләнә соң шагыйрь?

Картинадагы Тукай 27 яшьләрдә булырга тиеш. Моңа аның шәһәрчәләнеп өлгергән кыяфәте дә, уйчан-моңсу күзләре дә ( тормышта арыган, талчыккан), олылык төсмере кергән ( гәрчә малайлык чалымнары бетеп җитмәсә дә) чырае да ишәрәли. Димәк, бөек шагыйрьнең үләренә санаулы көннәр калып бара. Шагыйрь тиздән үзенә үлем киләчәген сизә, моңа тагын иҗади канәгатьсезлек, дусларының хыянәте, җимерелгән хыялларны, мәхәббәт ачысын китереп кушыйк. Ул соңгы көннәрдә якташлары арасына ял итәргә, көч алырга кайткан. Туган як, аның кешеләре газиз шул. Кулындагы бер бөртек ак чәчәк- чисталык, сафлык символы булып тора.

    Өй уртасында зур, дүрт аяклы көзге тора, аның алдында, өстәл сыман чыгып торган өлешендә, вазада бер букет ак розалар утыра. Бәлки ул роза чәчәкләрен Тукай яраткан кешесенә алып килгәндер...

    Билгеле, шундый авыр халәттә булган шагыйрьне рәссамның көз бетеп, кышка керү фонында бирү табигый. Тик картина төшенке рухта түгел. Караңгы көз алгы планда ачык буяулар белән эшләнгән купшы агачлар аша яктыртылса, ә тышта кыш. Бөтен җир ак - өмет, яктылык төсе. Кеше язмышында да өмет чагыла. Тукайга алмашка яшь буын кешеләре – шагыйрьләр килер. Нечкә күңелле шагыйрь туган яклары, якташлары белән саубуллаша, бәхилләшә.

   

 Йомгаклау.

   

Өй эше: Рәсем буенча сочинениенең азагын укучылар үзләре кичергән тәэсирләре, яки китаптан укыган материал буенча тәмамларга.

   

 Файдаланылган әдәбият:

  1. Әдһәмов Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. К- 1977.
  2. Бәширов М. “Сүз белән сурәт ясау” К – 1974.
  3. Гази И. “Матурлыкны күрергә өйрәтик”, “Совет мәктәбе”. 1964, №8, 30-33 бит.
  4. Ладыженская Т. И др. Теория и практика сочинений разных жанров. Пособия для факультативных занятий. М. Просв. 1980.
  5. Шакирова Л.З. “Основы методики преподования русского языка в татарской школе” 1990 – Казань. С. 128-131.

Әлки районы Алпар урта гомумбелем мәктәбенең

татар теле укытучысы Гиниятуллина Гөлсирә Фоат кызының

6 нчы класста татар әдәбиятыннан

Р. Килдебәковның ”Г.Тукайның лирика дәфтәреннән”

картинасы   буенча сочинение язу өчен

дәрес план-конспекты.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

"Фигыльнең хәзерге һәм үткән заманы" темасы буенча 3 сыйныф өчен план-конспект

ФГОС буенча төзелгән татар теленнән ачык дәрес өчен план-конспект...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...

Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.

7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу.  План-конспект занятия по легкой атлетики....