2 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасы буенча ачык дәрес
план-конспект урока

Хусаенова Рамзия Рауфовна

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.

Максат: 1. тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

Бурычлар.

Белем бирү: лексик-грамматик материалны өйрәнү, системага салу.

Үстерү: балаларның фикерләү сәләтен үстерү; чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияләү: табигатькә мәхәббәт , кешеләргә хөрмәт, үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Предмет нәтиҗәләре: Тамырдаш сүзләр турында белешмә алу. Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын билгели белү. Тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү.

Шәхси нәтиҗәләр:

- Укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе булдыру, укуга карата кызыксыну хисе булу.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:

 - үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау.

- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Коммуникатив:

- сыйныф белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү.

- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

-  Төркемнәрдә эшли белү.

Танып-белү:

- Белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗә чыгару, аңлап әйтеп бирә белү

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә белү.

Метод: эвристик – өлешчә эзләнү

Җиһазлау: компьютер,экран, карточкалар,тест(мультимедиа-кулланма ), тылсымлы тартма, нәсел агачлары.

Материал: 1И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 2 нче сыйныф дәреслеге.

Технология: Коммуникатив технология нигезендә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamyrdash_suzlr_2_syynyf.docx25.6 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Әтнә  муниципаль районы

“Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе”

Тема

Тамырдаш сүзләр

(Туган (татар) теле 2 сыйныф)

                                                                 

                                                                 Укытучы: Хөсәенова Рәмзия

                                                                                    Рәүф кызы

                                                                  1 нче категорияле башлангыч

                                                                  сыйныф укытучысы

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.

Максат: 1. тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.

Бурычлар.

Белем бирү: лексик-грамматик материалны өйрәнү, системага салу.

Үстерү: балаларның фикерләү сәләтен үстерү; чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.

Тәрбияләү: табигатькә мәхәббәт , кешеләргә хөрмәт, үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Предмет нәтиҗәләре: Тамырдаш сүзләр турында белешмә алу. Тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын билгели белү. Тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү.

Шәхси нәтиҗәләр:

- Укуның мөһимлеген (кирәклеген) аңлау хисе булдыру, укуга карата кызыксыну хисе булу.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив:

 - үзләштерелергә кирәк белемнәрне аңлау һәм ачыклау.

- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Коммуникатив:

- сыйныф белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү.

- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

-  Төркемнәрдә эшли белү.

Танып-белү:

- Белемнәрне структуралаштыру, нәтиҗә чыгару, аңлап әйтеп бирә белү

- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә белү.

Метод: эвристик – өлешчә эзләнү

Җиһазлау: компьютер,экран, карточкалар,тест(мультимедиа-кулланма ), тылсымлы тартма, нәсел агачлары.

Материал: 1И.Х.Мияссарова “Татар теле”- 2 нче сыйныф дәреслеге.

Технология: Коммуникатив технология нигезендә.

Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

У. Исәнмесез, укучылар!

Б. Хәерле көн, укытучым!

У. Кәефләрегез ничек?

Б. Кояшлы иртә кебек

Анам теле – татар теле

Милләтемнең бердәнбере

Син булганга без дә тере.         

У. Укучылар,  әйтегез әле, 2021 ел нинди ел буларак билгеләп үтелә?

Б. 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

У. Димәк, без туган телебезгә тагын да якынаерга, аны тагын да күбрәк өйрәнергә тиешбез.

II. Матур язу.

а) кулларга массаж ясау.

-Кулларны җылытыйк (учны-учка ышку)

— Карандашны ике уч арасында тәгәрәтәбез.

— Кул чабабыз.

б) Дәфтәрдә эш.

Ее Ее еее  каен

У. Бу сүздә нинди хәтәр урын бар, укучылар? Табып карыйк  әле.

Б. Е хәрефендә. 2 авазны белдерә-  й һәм ы авазлары урынына е хәрефе языла.

Укучылар, сезгә кайсы хәреф ошады, шул иң матур хәрефегез  остенә карандаш белән кар бөртеге ясап куегыз. Әйдәгез әле, мин карыйм . Кем безнең матур язган икән?

III. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Кроссворд чишү.

т

а

у

к

а

р

м

а

р

т

с

у

ы

к

д

е

к

а

б

р

ь

1. Кыш көне аннан чана,  чаңгыда шуалар. (Тау)

2. Җир өстендә ак мамык. (Кар)

3.Язның беренче ае. (Март)

4. Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)

5. Кышны башлый, елны тәмамлый. (Декабрь)

У. Укучылар, хәзер әйтегез инде, бу сүзләрнең нинди уртак ягы бар?

Б. Бу сүзләр кыш турында.

У. Бәлки бу сүзләр арасында артык сүз дә бардыр. Нинди сүз икән ул?

Б. Март.

У. Ни өчен?

Б. Бу сүз яз ае.

У. Хәзер уйлап карагыз, нинди сүз килеп чыкты безнең?

2. Тамыр турында кабатлау.

У. Тамыр. (Тактада тамыр дигән табличка куела)

Б. Нәрсәләрнең тамырлары була?

У. Агачның.

Б.  Аңа тамыр ни өчен кирәк?

У. Үсәр өчен.

У. Тагын нәрсәнең тамыры була?

Б. Сүзнең.

У. Сүзнең тамыры нәрсә соң ул? Кем кагыйдәне әйтеп бирә?

Б. .... ( төп сүз  дигән карточка )

У. Без тамырны ничек билгелибез?

Б. Дуга белән. (Дуга күрсәтелгән карточка)

Тамыр

Төп сүз

Дуга

3. Өй эшен тикшерү.

“Нәсел агачлары” турында сөйләү.

У. Балалар, мин сезгә өегездә гаилә шәҗәрәсе эшләп алып килергә кушкан идем. Әйдәгез әле шуларны карап китик. (Һәр бала сөйләп чыга, тактага эленә)

Балалар , сезгә мин өй эше итеп гаилә шәҗәрәсен төзергә кушкан идем. Әйдәгез, аларны карап китик әле. Сезнең гаиләдә кемнәр бар икән, балалар?

Әйдә, Фәридә, синнән башлыйк әле. (Таныштырып чыгалар.) Карагыз әле, балалар, безнең нәсел тамырларыннан никадәр агач үсеп чыккан. Гаиләдәге кешеләрне бер сүз белән ничек дип әйтербез? Бер-берегезгә сез кем буласыз?

Балалар: Туганнар.

IV. Уку мәсьәләсен кую.

1. “Эш агачы” әкияте.

Татар телендә сүзләр дә бер-берсе белән туган була ала икән, балалар. Хәзер без аларны ничек дип аталганын белербез. Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Тыңлап карарбыз әле. Аның исеме “Эш агачы” дип атала.

Борын-борын заманда очрашканнар, ди, агач тамыры белән эш тамыры.

- Исәнме, мин тамыр. Ә син кем? - дигән агач тамыры.

- Мин дә тамыр, - дигән сүз тамыры.  

- Син нинди тамыр инде?! Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала соң? - дигән.  

- Миннән яңа сүзләр үсә ала, - дигән эш сүзенең тамыры һәм кешеләргә эндәшкән. – Мине утыртыгыз, ә мин зур булып үсәрмен. Сезгә көч һәм дәрт биреп торырмын.

Кешеләр эшне җиргә утыртканнар. Эш тамыры җәелеп үсеп киткән. Кешеләр игътибар карасалар, аларның барысының да бер тамырдан үсеп чыкканын күргәннәр.

У.: Әйдәгез әле, балалар, карыйк әле, эш тамырыннан нинди сүзләр үсеп чыккан икән?

Б.: Эшче, эшле, эшчән, эшлә, эшлекле, эшмәкәр, эшләнеш.

У.: Бу сүзләрдә нинди уртак кисәк бар?

Б.: Эш.

У.: Сүзләрдә кайсы кисәк төп мәгънәне аңлата?

Б.: Эш сүзе.

У.: Балалар, без бу сүзләрне ничек дип атарбыз икән? Барысы да бер үк эш тамырыннан ясалган. Сез бер үк сыйныфта укыган иптәшегезне кем дип атыйсыз?

Б.: Сыйныфташ.

У.: Бер авылдан булган иптәшегез сезгә кем була?

Б.: Авылдаш.

У.: Шулай булгач, бер тамырдан ясалган сүзләр ничек дип аталыр икән?

Б.: Тамырдаш.

У.: Димәк, без бүген нәрсә турында  сөйләшәбез укучылар?

Б.: Тамырдаш сүзләр.

V. Уку мәсьәләсен адымлап чишү. 

У.: Димәк, без бүген нәрсә турында  сөйләшәбез укучылар?

Б.: Тамырдаш сүзләр.

У.: Бүгенге дәрескә нинди максат куябыз?

Б.: Тамырдаш сүзләрне таба белергә.

У. -Дөрес әйттегез. Тамырдаш сүзләрне табарга һәм тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез.

У. Тамырдаш сүзләр турында нәрсә дип әйтеп булыр икән? Нинди  сүзләр икән ул  тамырдаш сүзләр? Ике билгесен әйтергә кирәк. Кабат бу сүзләргә игътибар итик әле.

Б. Тамырлары бертөрле булырга тиеш. (тамырлары бертөрле дигән сүз тактага эленә)

У. Тагын?

Б. Яңа  мәгънә белдерә. (яңа мәгънә белдерә сүзе тактага эленә)

2. Текст белән эш.

У.:  Балалар, экрандагы текстны укып карыйк әле.

Минем туган ягым - урманлы як. Абыем Илгизәр урманчылыкта урманчы булып эшли. Ул мине дә урман серләренә өйрәтә. Аның белән бергә урманлыкка караҗиләк, каен җиләге, нарат җиләге җыярга барам. Хәзерге заманда урмансыз берничек тә яшәп булмый. Урман безнең –төп байлыгыбыз. (Укыйлар.)

У.: Балалар, монда тамырдаш сүзләр бармы?

Б.: Урманлы, урманчылык, урманчы, урман, урманлык, урмансыз.

У.Бик дөрес, укучылар. Бу сүзләрнең тамырын табыйк әле.

Б. Урман.

У.Әфәрин, укучылар.

VI. Ял минуты.

Без –карлар – очабыз,

Түбәнгә төшәбез.

Җитәбез дигәндә

Җил белән китәбез,

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз.

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез.

У. Балалар, безнең элеге физкультминут шигырендә тамырдаш сүзләр бармы икән, эзләп карыйк эле.

Б. Җил, җилкәй, җилпенеп.

У.Молодцы, укучылар.

VII. Модельләштерү.

1. Кластер төзү.

У.Балалар, мин сезгә тагын бер бирем әзерләдем. Бирелгән сүзләрне 2 төркемгә аерырга кирәк.Беренче төркемгә ниниди сүзне куябыз, 2 нче төркемгә?

Яз

Язу

Язгы

Язулы

Яздай

Язмача

У Беренче төркемдәге сүзләрнең тамыры ничек?

Б. Яз

У. Икенче төркемнеке?

Б.Яз.

У.Ә хәзер әйтегез, нинди охшашлык күрәсез?

Б.Тамырлары бертөрле.

У.Молодцы!

У.Мәгънәләре ничек.

Б.Төрле.

У.Димәк , укучылар, тамырлары бертөрле булса да, тамырдаш була алмый икән.Тамырдаш икәнен белер өчен нәрсәгә карарга кирәк икән?

Б. мәгънәсенә.

У.Сез дөрес итеп тамырдаш сүзләрне билгели белдегез.Молодцы!

2. Тест “3 нчесе артык”

У.Сезгә  тест тәкъдим итәм. “3 нчесе артык” дип атала.Әгәр дә сез дөрес җавап бирсәгез сары смайлик яна, дөрес булмаса кызыл. Башладык.

1. бозлы, бозык, бозлана.

2. талчыга,таллык,таллы

У. - Кайсы сүз артык булды? Ни өчен артык?

Б.  мәгънәләре уртак түгел.

У.Икенчесен  кем аңлата?

У. Кемнәр бер хатасыз эшләде, кулларны күтәрәбез. Молодцы!

У.Кемнәргә эшләве авыр булды? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк иде. Кагыйдәгә.

3. Төркем белән эш. Тамырдаш сүзләр табу һәм ясау.

У. Укучылар, карагыз әле, кыш көне урман  ничек матур!( экранда) Бигрәк тә кар яуганда.

Балалар безнең дә класста агачлар бар.Алар нинди?

Б.Ялангач.

У.Салкын кыш җиткәч, аларга суык.Әйдәгез аларны кар бөртекләре белән төрик. Без бу биремне төркемнәрдә эшлибез. Нинди кагыйдәләрне белергә тиеш буласыз? Бер-береңә ярдәм итешеп, бер-береңне бүлдермәскә. Иптәшеңнең җавабын тыңлый белергә, әгәр дә дөрес әйтмәсә, төзәтергә. Минем кулымда серле тартма, укучылар. Аның эчендә кар бөртекләре. Әйдәгез әле, алыгыз. Ләкин алар гади түгел, биремле. Сез тамырдаш сүзле кар бөртекләрен сайлап кына агачыгызны төрә аласыз. Хәзер һәр төркем үзенең агачын  ала, шуны кар белән төрә.Анда бер кар бөртеге артык калырга тиеш, ә бер кар бөртегенә үзегез  тамырдаш сүз табып язып бетерәсез.

Чыршы, каен

У. Утырдык урыннарга.1 группа сезең нинди сүз иде? Сезгә сүзне бирәбез.

Чыршы, чыршылык, чыршысыз,чыршылы, чыршыкай.

Каен, каенкай, каенлык, каенсыз, каенлы

2 группа - ?Молодцы, балалар.Булдырдыгыз.

VIII.  Рефлексия, бәяләү.

У. Укучылар, безнең дәрескә йомгак ясар вакыт та җитте. Без үзебез куйган максатка ирештекме? Тамырдаш сүзләрне табар өчен нәрсәгә игътибар итәбез?

Б.Сүзнең тамырына,  мәгънәсенә.

У. Тамырдаш сүзләр безгә нәрсә өчен кирәк булыр?

Б.Дөрес язар өчен һәм дөрес сөйләшер өчен.

У. Әгәр дә сез мин дәресне бик яхшы аңладым дип уйлыйсыз, кар бөртегегезгә менә мондый смайлик ясыйсыз, әгәр дә бик аңлап бетермәдем, сорауларым калды дип уйлый..., кем берни аңламадым ди ... смайлик ясыйсыз.

У. Укучылар, өй эшенә сезгә зәңгәр һәм кызыл карточкалы биремнәр. Зәңгәр карточкада тамырдаш сүзләрне табасыз, шуның берсе артык була. Ә кызыл карточкада бер генә түгел ике.артык булырга мөмкин. Сез кайсын эшлисегез килә, шуны сайлыйсыз.Кемдер икесен дә эшлим ди , икесен дә эшли. Өй эше буенча мина сорауларыгыз юкмы?

У.Укучылар, без дә тамырдаш сүзләр кебек дус, тату яшик.Бер-беребезне рәнҗетмик.Безнең дә тамырларыбыз бер- без барыбыз да кешеләр.Үзебезнең әйләнә-тирәдәге кешеләргә хөрмәт белән,аларны олылап карыйк.Килештекме?

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

4 НЧЕ СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН АЧЫК ДӘРЕС

сИНГАПУР МЕТОДЫ КЛЛАНЫП ЭШЛӘҮ...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Синоним һәм антоним сыйфатлар (татар мәктәпләре өчен 6 нчы сыйныфта татар теленнән ФГОС ка нигезләнгән ачык дәрес планы)

quot;Синоним һәм антоним сыйфатлар "темасына ФГОСка нигезләнгән ачык дәрес планы тәкъдим ителә....

7 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес. "Әнием бәгърем"

Татар мәктәбенең 7 нче сыйныфында татар теленнән ачык дәрес. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт. "Әнием бәгърем"...