Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.
план-конспект урока (6 класс) на тему

Мостафина Илһамия Мингали кызы

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе.

 

Максат:

        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәлешен, фигыль төркемчәләрен һәм аларның морфологик билгеләрен, фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләрен кабатлау.

        2) Җөмләдә фигыльләрне табып, сөйләмдә дөрес итеп кулланып, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү.

        3) Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт булдыру. Көндәшлеккә сәләтле XXI гасыр баласы тәрбияләү, дәрестә игътибарлы булу, иҗат эшен башкару сәләтен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon singapur_figyl.doc61.5 КБ
Office presentation icon singapur.ppt54 КБ

Предварительный просмотр:

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе.

Максат:

        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәлешен, фигыль төркемчәләрен һәм аларның морфологик билгеләрен, фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләрен кабатлау.

        2) Җөмләдә фигыльләрне табып, сөйләмдә дөрес итеп кулланып, нәтиҗәләр ясый белүне камилләштерү.

        3) Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт булдыру. Көндәшлеккә сәләтле XXI гасыр баласы тәрбияләү, дәрестә игътибарлы булу, иҗат эшен башкару сәләтен үстерү.

Җиһазлау:

      Дәреслек, ноутбук, проектр, презентация, мэнэджмэт, А4 форматы кәгазьләре, татар халык бию көе.

Дәрес тибы: 

       Үткәннәрне гомумиләштерү.

Метод һәм алымнар:

        Укытучы сүзе, сорау – җавап, аңлатмалы – күрсәтмәле, өлешчә эшләнү, сингапурча укыту методикасы, карточкаларда эш.

      Дәрес барлык этапта эшләнелә торган биремнәрне үзендә берләштергән презентация нигезендә үткәрелә.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты. Уңай психологик  халәт тудыру. Барчабызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башлыйбыз. Эш алымнарын өйрәтү.
  2. Актуальләштерү. Өй эшенә ни бирелгәнлекне сорау. Нәтиҗә - тема – ниләрне кабатларга кирәк – ни өчен?

(1 слайд)

3. Кабатлау һәм гомумиләштерү.

(2 слайд)

Укучыларга раслаулар язылган карточкалар бирелә.

Дәрес башында

Раслаулар

Дәрес ахырында

 

1

Фигыльнең 5 юнәлеше бар

 

 

2

Фигыльләрне эш яки хәлне төрлечә белдерүенә, мәгънәсе һәм төрләнеше, җөмләдәге роленә карап, 7 төркемчәгә бүләләр

 

 

3

Барлык фигыльләр дә, кайсы төркемчәгә керүләренә карамастан, барлык – юклык һәм юнәлеш формасын алалар.

 

 

4

Затланылы фигыльләр өчәү

 

 

5

Затланышсыз фигыльләр дүртәү

 

 

6

Һәр фигыль төркемчәсенә морфологик анализ төрлечә

 

    “ Дәрес башына кадәр” һәм “Дәрес азагында” баганаларны чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрерме? Ни өчен?  Кайсы раслаулар сезнең өчен иң мөһиме? Ни өчен?  

Бурыч:

      Укучылар бу раслауларны укып танышалар һәм “Дәрес башында” дигән баганага үзләренең фикерләрен күрсәтәләр. Риза булсалар “+” тамгасы, риза булмасалар “- ” тамгасы куялар. “Дәрес азагында”  дигәненә бернидә куймый торалар.

         

Слайд 3.

Төп юнәлеш

Кайтым юнәлеше

Төшем юнәлеше

Уртаклык юнәлеше

Йөкләтү юнәлеше

Кара - у

Кара – н - у

Кара – л - у

Кара – ш - у

Кара – т -у

Слайд 4

    Бирелгән җөмләләрдән курсив белән бирелгән фигыльләрнең юнәлешләрен билгеләгез.

  1. Атлар да чабышты, малайлар да йөгереште, яулыклар да алынды, шулай итеп Сабан туе да бетте.
  2. Тау астында чылтырап агып яткан чишмә инешне тудыра.
  3. Урман - әрәмәләр зиннәтле киемгә төренгән, дөнья чәчәккә күмелгән.
  4. Урам яктагы тәрәзәләрнең пәрдәләре күтәрелеп куелган.

Слайд 5.

Тэйк оф – тач даун

      Басыгыз, урындыкларыгызны этеп куегыз.

      1. Кем дә кем уртаклык юнәлешенә чабышты, йөгереште фигыльләрен  язды утырыгыз.

     2. Кем дә кем йөкләтү юнәлешенә бер фигыль язды – басыгыз.

     3.  Кем дә кем күмелгән фигылен кайтым юнәлешенә язды – утырыгыз.

      4.  Кем бу фигыльне төшем юнәлешенә язды – утырыгыз.

       5.  Кемнең төп юнәлеш баганасы буш калды – торыгыз.

    6.  Кем фигыльнең 5 юнәлеше бар ди – утырыгыз.

Слайд 6

        Бирелгән җөмләләрдән курсив белән бирелгән фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез

  1. Мин бүген уйнадым.
  2. Яхшы эшләсәк ял итәрбез
  3. И, балалар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш.
  4. Үткән елда без бишенче сыйныфта укыдык.
  5. Мин укыгач күп белдем.
  6. Әкиятләр укуны һәркем ярата.
  7. Без укырга килдек.

Слайд 7

Конэрс

     Игътибар итегез. Мин 2 почмакка 2 язу беркеттем. 1 се- “Затланышлы фигыльләр” , 2 се- зат “ Затланышсыз фигыльләр”. Хәзер сез тикшергән фигыльләрдән  астына сызган фигыльләр затланышлы фигыльләргә кергән фигыль төркемчәләре бер почмакка, затланышсызлар икенче почмакка басыгыз. Киңәшләшегез, нәтиҗә ясагыз.

Слайд 8.

      1 нче төркем. Затланышлы фигыльләрне күчереп язып, зат – санын билгеләргә.

   Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез... Шуңа күрә икмәкнең күп булуын, мул булуын һәркем кайгыртырга тиеш.

       2 нче төркем. Затланышсыз фигыльләрне күчереп язып, юклыкка куярга.

     Икмәкне кешеләр тир түгеп табалар. Икмәкне үстерү – авыр эш, бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык сорый ул. Мең еллар дәвамында кеше икмәк үстерүнең тәҗрибәсен туплаган:орлыгын яхшырткан, җирен эшкәрткән, вакытын белеп чәчәргә, ашларга өйрәнгән...

Слайд 9.

Релли Робин

    Ә хәзер эшне парлашып эшләп алабыз. Каршы күрше белән эшлибез.

     - А4 кәгазен 2 гә бөклибез, ертабыз, иңдәш күршегә бирәбез. Шуннан төркем җитәкчесе дә, бит алган күрше дә  2 гә бөклиләр, ерталар һәм 1 сен үзенә, 1 сен карше як  күршесенә бирәләр.

      -  Сез тикшергән фигыльләрдән   1 нче төркем затланышлы фигыльләрне яза.  Язып бетергәч, төркем җитәкчесенә тапшыра. Ул  иңдәш күршесе белән тикшереп чыга һәм нәтиҗә ясый: ни өчен  ул бу  фигыльләрне керткән. Җавап бирергә әзерләнә.  

         Сез тикшергән фигыльләрдән   2  нче төркем затланышсыз  фигыльләрне яза.  Язып бетергәч, төркем җитәкчесенә тапшыра. Ул  иңдәш күршесе белән тикшереп чыга һәм нәтиҗә ясый: ни өчен  ул бу  фигыльләрне керткән. Җавап бирергә әзерләнә.                                                                            

Слайд10.

Физ – минутка
Микс – фриз - груп

       Ә хәзер уйнап алабыз. Мин татар бию көен уйнарга куям. Сез биисез. Ә көй туктагас сорау куям. Шушы сорауга туры килерлек саннан торган төркемнәргә тупланырга кирәк булачак.

Сораулар:

1) Хикәя фигыльдә була торган заманнар санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез.

2) Затланышлы фигыльләр санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез.

3) Затланышсыз фигыльләр санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез.

4) Эшнең үтәлү, үтәлмәвенә бәйле рәвештә була торган фигыль санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез.

Слайд 11.

Эй Ар Гайд

         Дәрес башында алып эшләгән  “Раслау таблица” сын алып, «Дәрес азагында» графасын тутырыгыз, чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Ни өчен? (Җаваплар тыңлау).

Слайд 12.

4.Өй эше

  1. Кемнәрнең раслауларда ялгыш фикерләре булды, шушы темаларны кабатларга.
  2. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Без сугыш теләмибез” дигән темага иҗат эше башкарыгыз. (Төрле фигыль төркемчәләре кулланырга).

 

5. Йомгаклау. Билгеләр кую.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дәреснең темасы: Фигыл ьләрне гомумиләштереп кабатлау.

Слайд 2

Фигыл ьне кабатлау өчен раслаулар Эй Ар Гайд Дәрес башында № Раслаулар Дәрес ахырында 1 Фигыл ьнең 5 юнәлеше бар 2 Фигыл ьләрне эш яки хәлне төрлечә белдерүенә, мәгънәсе һәм төрләнеше, җөмләдәге роленә карап, 7 төркемчәгә бүләләр 3 Барлык фигыл ьләр дә, кайсы төркемчәгә керүләренә карамастан, барлык – юклык һәм юнәлеш формасын алалар. 4 Затланылы фигыл ьләр өчәү 5 Затланышсыз фигыл ьләр дүртәү 6 Һәр фигыл ь төркемчәсенә морфологик анализ төрлечә

Слайд 3

Фигыл ьләрнең юнәлешләрен кабатлау Төп юнәлеш Кайтым юнәлеше Төшем юнәлеше Уртаклык юнәлеше Йөкләтү юнәлеше Кара - у Кара – н - у Кара – л - у Кара – ш - у Кара – т -у

Слайд 4

Юнәлешләрне билгеләү Бирелгән җөмләләрдән курсив белән бирелгән фигыл ьләрнең юнәлешләрен билгеләгез. Атлар да чабышты , малайлар да йөгереште , яулыклар да алынды , шулай итеп Сабан туе да бетте. Тау астында чылтырап агып яткан чишмә инешне тудыра. Урман - әрәмәләр зиннәтле киемгә төренгән , дөн ья чәчәккә күмелгән. Урам яктагы тәрәзәләрнең пәрдәләре күтәрелеп куелган

Слайд 5

Тэйк оф – тач даун

Слайд 6

Фигыл ь төркемчәләре Бирелгән җөмләләрдән курсив белән бирелгән фигыл ьләрнең төркемчәләрен билгеләгез Мин бүген уйнадым. Яхшы эшләсәк ял итәрбез И, балалар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш. Үткән елда без бишенче сыйныфта укыдык. Мин укыгач күп белдем. Әкиятләр укуны һәркем ярата. Без укырга килдек.

Слайд 7

Конэрс

Слайд 8

Затланышлы һәм затланышсыз фигыл ьләр 1 нче төркем. Затланышлы фигыл ьләрне күчереп язып, зат – санын билгеләргә. Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез... Шуңа күрә икмәкнең күп булуын, мул булуын һәркем кайгыртырга тиеш. 2 нче төркем. Затланышсыз фигыл ьләрне күчереп язып, юклыкка куярга . Икмәкне кешеләр тир түгеп табалар. Икмәкне үстерү – авыр эш, бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык сорый ул. Мең еллар дәвамында кеше икмәк үстерүнең тәҗрибәсен туплаган:орлыгын яхшырткан, җирен эшкәрткән, вакытын белеп чәчәргә, ашларга өйрәнгән...

Слайд 9

Релли Робин 1 нче төркем затланышлы фигыльләрне яза. 2 нче төркем затланышсызларын.

Слайд 10

Физ – минутка Микс – фриз - груп Сораулар: 1) Хикәя фигыл ьдә була торган заманнар санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез. 2) Затланышлы фигыл ьләр санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез. 3) Затланышсыз фигыл ьләр санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез. 4) Эшнең үтәлү, үтәлмәвенә бәйле рәвештә була торган фигыл ь санынча кешеләрдән торган төркемнәргә бүленегез.

Слайд 11

Эй Ар Гайд Раслау табли цасын алып, «Дәрес азагында» графасын тутырыгыз, чагыштырыгыз. Сезнең фикерләр үзгәрдеме? Ни өчен?

Слайд 12

Өй эше Кемнәрнең раслауларда ялгыш фикерләре булды, шушы темаларны кабатларга. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Без сугыш теләмибез” дигән темага иҗат эше башкарыгыз. (Төрле фигыл ь төркемчәләре кулланырга).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга...

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга...

8 нче сыйныфта иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Иярченле кушма җөмлә төренә караган мисалларны халык мәкальләреннән, сынамышларыннан һәм якташ язучыбыз Н.Гыйматдинова әсәреннән табу. Алган белемнәрне гамәли күрсәтә белү.  Дәрестә укучылар “ Ка...

Хикәя фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес темасы: Хикәя фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.4 нче класс, татар төркеме....

2 нче сыйныфта татар теленнән "Тамырдаш сүзләр" темасы буенча ачык дәрес

Дәрес тибы: Яңа теманы өйрәнү.Максат: 1. тамырдаш сүзләрне табарга өйрәнү, сүзләрнең тамырларын дөрес табу һәм кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясарга өйрәтү.Бурычлар.Белем бирү: лексик-грамм...