Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау
методическая разработка (7 класс) по теме

Рамазанова Розалия Гарифулловна

1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга морфологик – синтаксик анализ ясый белү күнекмләрен ныгыту,уйлау- фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3.  Укучыларга үзләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл figyllrne_gomumilshterep_kabatlau7_syynyf.docx34.78 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Затланышлы һәм затланышсыз фигыль төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.                                                                        

 Максат: 1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга морфологик – синтаксик анализ ясый белү күнекмләрен ныгыту,уйлау- фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;

3.  Укучыларга үзләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү.

Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мәкаль язылган карточкалар, ,  компьютер, , презентация

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, тест

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү  һәм  системалаштыру  дәресе

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.

Менә тагын яңа көн туды. Димәк, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты.

Яңа көн тууга, үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның исән-сау булуына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән дәресебезне башлап җибәрик әле.

         II. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Бүгенге дәрестә без фигыль сүз төркеме турындагы белемнәребезне ныгыту белән беррәттән шәфкатьлелек, игелеклелек турында да сөйләшербез.

III.Өй эшләрен тикшерү.

  1. Укучылар, дәфтәрләрдә өй эшләре үтәлгәнме?(Өй эшләре тикшерелә) 1 төркемнән 1 номерлы укучы язып килгән җөмләләрен укый,ә икенче төркем  укучылары тикшереп бара.

IV.Белемнәрне актуальләштерү.

1.“Саннар ни сөйли?” уены   (2 слайд)

Укучылар, сез математика дәресендә һәрвакыт саннар белән эшлисез. Әйдәгез әле,бүгенге дәресебездә саннарны татар теле белән дә бәйләп карыйк..

Мин сезнең игътибарыгызга саннар тәкъдим итәм. Әлеге саннар белән фигыль арасында нинди уртаклык бар?

3 нче слайд – 2 (фигыль ике төркемгә бүленә – затланышлы, затланышсыз, берлектә һәм күплектә килә, барлыкта һәм юклыкта килә, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең 2 төре бар: билгеле һәм билгесез)

4 нче слайд – 3 (фигыль 3 заманда килә ала,)

5 нче слайд – 4 (затланышсыз фигыльләр дә,затланышлылары да 4)

6 нче слайд – 5 (фигыль юнәлешләре 5)

7 нчы слайд – 8 (фигыль төркемчәләре8)

Җавапларын дәлилләп тә баралар.

  1. Бирелгән модель буенча фигыльләр турында сөйләргә. (8слайд)

 Таймд-пэа-шэа укучылар парларга бүленәләр һәм, кара-каршы партнерлар бер-берсенә сөйлиләр.

Һәр төркемнән 3 номерлы укучылар җавап бирәчәк.1 төркем ,сездән башлыйбыз.

- Фигыль нинди ике төркемгә бүленә?

- Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз була.

- Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

- Хикәя, боерык, теләк, шарт фигыльләр затланышлы була. Алар зат-сан белән төрләнәләр.

- Рәхмәт. Затланышсыз фигыльләр турында 3 нче төркем сөйләр .Рәхим ит.

- Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив затланышсыз фигыльләр дип атала, ягъни алар зат-сан белән төрләнмиләр.

V.Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

1. Хикәя фигыльләрне  искә төшереп алыйк инде. Яшел төстәге биремдә язылып бетмәгән җөмләләр күрәсез. Сезгә аларны язып бетерергә кирәк булыр.

1. Хикәя фигыль ...., ...,  белдерә.

2. Фигыльнең ...,... формалары бар.

3. Хикәя фигыль ..., ..., ... белән төрләнә.

4. Җөмләдә ... булып килә.

- Язып бетердегезме, балалар? 2 номерлы укучылар эшне дәвам итәрләр.

.

Нәтиҗә. Хикәя фигыль эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә. Барлык, юклык формалары була. Хикәя фигыльләр зат-сан, заман белән төрләнә. Җөмләдә хәбәр булып килә. Үзбәя.

2.Дәвам итәбез Һәм экрандагы текстны укыйбыз.(9 слайд)

 

                                                  Ул нәрсәне белми?

 

Юлда бер малай бер бабайны куып җитте. Бабай бик күп әйбер күтәргән .

- Әй бабай, - диде малай, синең бер китабың төшеп калды!

- Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ул минем китап түгелдер, - диде бабай.

- Юк-юк,синең китап ул, - диде малай, - мин карап килдем, синең өч китабың, бер портфелең һәм бер төенчегең бар иде, барысы биш кисәк әйбер.Ә хәзер кулыңда дүртәү генә…

- Һи, улым, син математиканы бик яхшы беләсең икән, - дип мактады

бабай малайны. - Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең.

 

Малай нинди кагыйдәне начар үзләштергән?

Астына сызылган фигыльләргә морфологик анализ ясагыз.

Күтәргән-фигыль, затланышлы хикәя ф.,барлыкта,төп юнәлештә,бил-сез үткән заман,3 зат берлектә,хәбәр.

3 номерлы укучылар үз эшләрен укыйлар.Үзбәя.

3.Хәзер өстәлләрегездән сары төстәге биремне алыгыз. Анда кайбер сүзләре төшеп калган җөмләләр бирелгән. Сезгә ул җөмләләрне тутырып язарга кирәк булыр.

Юеш кием белән ..., суык тия.

Телевизорны күп ... , баш авырта.

Тырышып..., күп беләсең.

Йокыдан вакытында ..., мәктәпкә соңга калмыйсың.

Иртә... , аш пешә; соңга ..., бит пешә.

Нинди җөмләләр килеп чыкты икән, тыңлап карыйк әле.

Юеш кием белән йөрсәң, суык тия.

Телевизорны күп карасаң, баш авырта.

                     Тырышып укысаң, күп беләсең.

                        Йокыдан вакытында торсаң, соңга калмыйсың.

Иртә торсаң, аш пешә, соңга калсаң бит пешә.

Йөрсәң, торсаң,укысаң, карасаң, калсаң нинди фигыльләр алар?

- Бу фигыльләр – шарт фигыльләр.

-Димәк, шарт фигыльләр ничек ясалалар?(-са,-сә)Үзбәя.

4. Балалар, экранга күз салыгыз әле, анда нинди фигыльләр язылган? (10 слайд)

Бар, сана, эшлә, уйла,җырла,йөгер.

-Болар боерык фигыльләр.

- Боерык фигыль нәрсә белдерә?

- Боерык фигыльләр эш кушуны, боеруны, чакыруны, өндәүне белдерә; зат-сан белән төрләнә; барлыкта яки юклыкта килә һәм җөмләдә хәбәр була. Аларны аңларга җөмләнең мәгънәсе, әйтелү интонациясе, кисәкчәләр ярдәм итә.

- Әйе, бик дөрес. Ә хәзер биткә-бит утырган иптәшегез белән парлашып эшлисез.Үзегез теләгән боерык фигыльне зат- сан белән төрләндерәсез.Кайсы затта килә алмый.Аны беренче затка куйсак ,ул нинди фигыльгә әйләнә?Үзбәя.

        5.      Физкултьминутка:

Мин сезгә фигыльләр әйтеп барам, шарт фигыль булса чүгәлибез, боерык фигыльгә кул чабабыз, хикәя фигыльдә урында басып кына торабыз.

Барсам, укый, сана, барды, үтсәләр, йөгерә, чап, утыр, ташласам, кайта, әйтсә, бардым, күрсәң, тыңла.

IV. Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү

  • Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән)

  1. Дәресебезне дәвам итәбез.Финк-райт-раунд-робин (Уйла-яз-фикер алыш)

(11 слайд)

Бирем. Бирелгән фигыльләрне 4 баганага аерып языгыз.

Киләчәк (дус), коелган (алма), чабылган (болын), баручы (кеше), сызгыра торган (уклар), уйнап җибәрде, көлә-көлә бара, сөрткәч кипте, кайтканчы утырды, бирелеп тыңлый, сөйләшү, терелү, бизәшү, уйнау, алмау, сөртмәскә, сызарга, карарга, менмәскә, көләргә.

(биремне үтәгәч, тикшерү)  (12 слайд)     Үзбәя

  • Хәзер нәтиҗә чыгарыйк. Сүзләрне ничек аердыгыз ?
  • Бирем. Сыйфат фигыльләрнең заманын билгеләгез. Нәтиҗә ясыйбыз.
  • Хәл фигыльләрнең төрләрен әйтәсез.Нәтиҗә.
  • Исем һәм инфинитив фиг-ң ясалышын аңлатасыз.

4. Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.(Өстәлдә кызыл биремнәр.)

  • Укучыларга ике вариантта төзелгән тест бирелә. Укучылар тест эшлиләр,аннан соң уң як күршесе белән алмашып, җавапларын тикшерәләр, билге куялар.
  • 1 вариант
  •  А1. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?                                                           
  •  а) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен
  • б) эш-хәрәкәтнең шартын
  • в) эш кушуны, боеруны
  • А2. Кайсы рәттә билгеле үткән заман хикәя фигыльләр бирелгән?
  • а) кайта, барган, килгән
  • б) барды, очты, карады
  • в) көлсә, уйлар, эшли
  • А3. Кайсы кушымчалар хәзерге заман хикәя фигыльнеке?
  • а) –ган/-гән, -кан/-кән
  • б) –ар/-әр, -р
  • в) –а/-ә, -ый/-и
  • А4. Фигыльнең барлык-юклык формасы нәрсәне белдерә?
  • а)  эш-хәлнең һәрвакыт үтәлүен
  • б) эш-хәлнең һәрвакыт үтәлмәвен
  • в) эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәвен
  • А5. Килүче, кайтучы, китүче  сүзләре нинди сүз төркеменә карый?
  • а) хәзерге заман сыйфат фигыль
  • б) исем
  • в) сыйфат
  • А6. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
  • а)  биш
  • б) дүрт
  • в) өч
  • А7. Кайсы кушымчалар исем фигыльнеке?
  • а) –у/-ү
  • б) –а/-ә
  • в) –ый/-и
  • А8. Кайсы рәттә инфинитивлар бирелгән?
  • а) чаба, үсте, сибәр
  • б) алып, караучы, калса
  • в) ашарга, төзергә, әйтергә
  • А9. Сизәбез, сизәсез, сизәләр  сүзләре нәрсә белән төрләнгән?
  • а) сан белән
  • б) тартым белән
  • в) зат-сан белән
  • А10. Ничә затланышсыз фигыль төре бар?
  • а) биш
  • б) дүрт
  • в) өч
  • II вариант
  • А1. Шарт фигыль нәрсәне белдерә?       
  •    а) эшне кайсы зат үтәвен
  • б) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын
  • в) эшнең үтәлү-үтәлмәвен
  • А2. Кайсы рәттә билгесез үткән заман хикәя фигыльләр бирелгән?
  • а) барса, килсен, саный
  • б) акты, сузачак, уйлар
  • в) ауган, озаткан, алган
  • А3. Кайсы рәттә билгесез киләчәк заман фигыльләр бирелгән?
  • а) сизгер, үткер, тапкыр
  • б) камыр, сыер, сикер
  • в) килер, барыр, санар
  • А4. Кайсы кушымчалар хәл фигыльнең беренче төренеке?
  • а) –ып/ -еп, -п
  • б) –ды/ -де, -ты/ -те
  • в) –гач/ -гәч, -кач/ -кәч
  • А5. Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төрләре бар?
  • а) һәрвакыт билгеле
  • б) билгеле һәм билгесез
  • в) һәрвакыт билгесез
  • А6. Ничә затланышлы фигыль бар?
  • а) өч
  • б) дүрт
  •  в) биш
  • А7. Исем фигыль килеш, тартым, сан белән төрләнәме?
  • а) төрләнми
  • б) төрләнә
  • в) кайберләре төрләнә
  • А8. Юган күлмәк сүзтезмәсендә билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә карый?
  • а) үткән заман хикәя фигыль
  • б) сыйфат
  • в) үткән заман сыйфат фигыль
  • А 9. Кайсы рәттә шарт фигыльләр бирелгән?
  • а) сатса, уйласа, китмәсә
  • б) алыр, кага, укыды
  • в) белеп, кигәч, күрәчәк
  • А10. Нинди фигыльләр заман белән төрләнә?
  • а) хәл фигыль, сыйфат фигыль
  • б) инфинитив, исем фигыль
  • в) хикәя фигыль, сыйфат фигыль
  • (13 слайд)
  • Тикшерү.Үзбәя.

Иң игътибарлы укучы

Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

Һөнәр ашарга сорамый,үзе ашата.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

-Ә хәзер тикшерегез.

- Бу җөмләләр ничек атала? (мәкальләр дип атала)

  • Бу мәкальләрне нинди темаларга бүлеп була?
  • Хезмәткә багышланган мәкальләр нәрсәгә өйрәтә?
  • 7.  Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү
  •  Тексттан фигыльләрне табыгыз                    (14 слайд)
  • “Тирә-ягыбызда караучысыз калган өлкәннәр, инвалидлар, ятимнәр, авыр хәлләргә очраган кешеләр яши. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга ярдәм кулы сузу, игелек кылу - әхлакый бурычыбыз. Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә игътибарлы булыйк.”
  •                                                                                                                              Р.Хәмитов
  • 1вариант.Тексттан фиг-не табып ,төркемчәләрен билгеләргә.
  • 2 вариант.Фиг-гә морфологик анализ ясарга.
  • 3 вариант.Төрле фигыл-ләр кертеп,”Мохтаҗларга игелек кылу-изге бурычыбыз” темасына  инша язарга.
  • 8. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау)
  • - Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?
  • - Нәрсә башкардык?
  • - Нинди нәтиҗәгә килдек?
  • (Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)
  • Бүгенге дәрестә без нинди сүз төркемен кабатладык?
  • Алар ничә төргә бүленә?
  • Нинди фигыльләргә затланышлы дибез?
  • Алар ничә төргә бүленәләр?
  • Затланышсыз фигыльләр дип нинди фигыльләр атала?

     Затланышсыз фигыльләргә нинди фигыль төркемчәләре керә?

Үзбәя кую.

 Укытучы: Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучы абый-апаларыгызга ихтирамлы булыгыз. Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле булсын. Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт, укучылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга...

Хикәя фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес темасы: Хикәя фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.4 нче класс, татар төркеме....