Хикәя фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока

Кадирова Айгуль Фагимовна

Дәрес темасы: Хикәя фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

4 нче класс, татар төркеме.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кадыйрова Айгөл Фәһим кызы,

туган тел укытучысы

Дәрес темасы: Хикәя фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау.

4 нче класс, татар төркеме.

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
  • Хикәя фигыльләрне кабатлау, гамәли куллану;
  1. Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
  • Регулятив уку гамәлләре: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; белемнәрне куллана белү, шартлы билгеләрне таный белү.
  • Танып белү универсаль уку гамәлләре: сүзнең мәгънәсенә төшенү; кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу, рус теле белән чагыштыра белү, җавапларның дөреслеген аера белү, сорауларга җавап биргәндә ялгышларны төзәтә белү, хикәя фигыльләрне тексттан табу, тиешле интонацияне сайлый һәм куллана белү.
  • Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

3.Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә): Мультфильм аша балаларда бер-береңә карата кунакчыл, гадел, юмарт, ачык йөзле һәм яхшы дус булырга тәрбияләү.

Гомуми дидактикадагы дәреснең тибы : гомумиләштерү.

Коммуникатив технологиядә бирелгән дәрес тибы : лексик – грамматик күнекмәләрне камилләштерү, диалогик – монологик сөйләм дәресе.

Дәрес методлары : өлешчә эзләнү.

Укучылар белән эш формалары : индивидуаль, фронталь, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Җиһазлау : компьютер, экран, китап-сандык, биремле карточкалар, диафильм өчен рәсемнәр, титрлы карточкалар, биремле плакат, маркерлар, клей, флаг формасындагы төрле төсле карточкалар, дәреслек.

Дәреснең технологик картасы.

Дәреснең дидактик этаплары.

Дәрес этапларының төп максаты.

Укытучы эшчәнлеге.

Укучылар эшчәнлеге.

Дәрес этапларының нәтиҗәләре.

Метапредмет нәтиҗәсе.

Предмет нәтиҗәсе.

Шәхси нәтиҗә.

1.Мотивацион этап.

Уңай психологик халәт тудыру, дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

  1. - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

  1. Өстәлдә китап һәм карточкалар.
  1. Бер-берсен сәламлиләр. Хәерле көн телиләр.

Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.

  1. Игътибар белән карыйлар.

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аңа җавап бирә белү.

Татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

Хикәя фигыльләрне гамәли ныгыту.

1.- Укучылар, безнең алдыбызда китап - сандык. Китап - сандыкта бирем һәм карточкалар. Командирлар, биремне алыгыз. Укучылар, нишләргә кирәк?

Хәрефләрдән сүз төзеп җавабын табыгыз.

Кем җавабын әйтә? Кайсы төркем тизрәк җавап бирә?

- Бу шигырь-табышмактан фигыльләрне табыгыз. (Тизрәк тапкан төркем такта алдында эшли.)

- Бу фигыльләр язылган карточкаларны тактага магнит белән ябыштырыгыз.

- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?

-Бу нинди фигыль? Хикәя фигыльме, әллә борык фигыль?

- Бу сүзләр нинди заманда ?

- Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

-Нинди заманнар?

- Фигыльләр җөмләнең кайсы җирендә урнашкан?

- Ия турында хәбәр итә торган җөмлә кисәге нәрсә дип атала?

- Хәбәр астына ничә сызык сызабыз?

1. Биремне укыйлар. Табышмакны укыйлар, җавабын уйлыйлар.

Шигырь-табышмакны укыгыз.

И, ф, г, л, ы, ь кебек хәрефләрдән сүз төзеп җавабын табыгыз.

Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы, күпме

Икәнен дә беләбез.

  • Фигыль.

  • Киләбез, беләбез.

  • Нишлибез?

  • Хикәя фигыль.

  • Хәзерге заманда?

  • Өч заманы бар.

  • Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар.
  • Җөмлә ахырында.

  • Хәбәр.

  • Ике сызык сызабыз.

Регулятив УУГ:

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, чишү өчен алгоритм булдыру.

Кирәкле килеш, тартым кушымчаларын дөрес куллану, сорауларга җавап бирү.

Аудитория алдында чыгыш ясый, эшли белү осталыгын булдыру.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Дәреснең максатын билгеләү.

1. – Балалар, ничек уйлыйсыз? Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?

- Димәк, дәреснең максаты нинди ?

  • Хикәя фигыль турында.

  • Хикәя фигыльләрне кабатлау.

РУУГ:

 - мөстәкыйль рәвештә максатларны формалаштыру; максатка ирешү юлларын билгеләү.

ТБУУГ: төп һәм ярдәмчел мәгълүматны билгели белү. Коммуникатив УУГ: үз фикереңне төгәл итеп әйтеп бирә белү.

Хикәя фигыль формасына кую кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту.

Үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә кирәклеккә төшенү.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Хикәя фигыль заманнарын дөрес итеп билгеләү, кагыйдәсен искә төшерү, ныгыту.

1. Кирәкле грамматик формаларны кабатлау, искә төшерү.

- Укучымның проект эшен карыйк.

(1 минутлык мультфильм карыйбыз.)

- Тактада рәсемнәрдән диафильм ясалган. Сез титрлы карточкаларны тактада дөрес урнаштырырга тиешсез.

-Фигыльләргә табышмаклы морфологик анализ ясыйк. Кодны дөрес чишсәк, җавабын белербез.

Җавабы:  МОДЕЛЬ.

2.- Димәк, модель төзибез.

Иң беренче, ял итеп алыйк. Видео кулланып, физик күнегү эшлик.

1.Татарча мультфильм карыйлар.

 Төркемдә эш.

1 нче рәсемгә.

Автор: Төлке Торнаны кунакка чакырган. 

Төлке : Безгә кунакка кил. Әйбәтләп сыйлармын үзеңне.

Торна : Яхшы, килермен.

2 нче рәсемгә.

Төлке : Кесәлне үзем пешердем.

Автор : Торна ашый алмаган, ач калган.

3 нче рәсемгә.

Автор : Торна төлкенең бу хәйләсен онытмаган. Төлкене кунакка чакырган.

4 нче рәсемгә.

Төлке : Хуш киләсен, Төлке! Әйдә, табын алдына, оялып торма.

Автор : Төлке ашый алмый, чүлмәккә авызы сыймый.

5 нче рәсемгә.

Автор: Менә дуслар, хәйләгә каршы хәйлә!

чакырган

Борык фигыль

Хәзерге заман

Нишләрмен?

барлыкта

I

Берлек санда

килермен

Үткән заман

Нишли?

II

сыймый

Хикәя фигыль

Киләчәк заман

Нишләгән?

юклыкта

III

Күплек санда

2. Физминутка. Күзләргә, муенга, кулларга, аякларга физик күнегүләр ясыйлар.

РУУГ: проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау дәлилләр сайлый белү.

ТБУУГ: бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу (схема, модель төзү).

КУУГ: бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү.

Мультфильм аша фигыльләрне кабатлау, диалогик сөйләмдә гамәли ныгыту.

Үзара ярдәмчел булырга өйрәнү.

VI.

Н

Ы

Г

Ы

Т

У.

Хикәя фигыльне гамәли ныгыту.

  • Модель төзибез.

Системалаштыру. Күзалларга ярдәм итә.

1 минут вакыт бирәм.

-Кемнең икенче төрле?

Үзбәя: Командирлар бугенге дәрестә кемнәр актив булды, дөрес җаваплар бирде? Кемнәргә бишле куяр идегез? Ә кемнәргә дүртле куяр идегез?

 Төркемнәрдә модель төзиләр.

 

Файдалану өчен сүзләр: хәзерге, үткән, киләчәк, нишли? Нишләде? Нишләячәк?

Кушымчаларын үзләре язалар.

V. Рефлексия.

1.Укучылар, ә үзегезне нинди баскычка куяр идегез?

Үзбәя.

I баскыч – “5”ле;

II баскыч – “4”ле;

III баскыч - “3”ле куела.

2.Без буген нәрсә турында сөйләштек?

 3.Өй эше:

I төркем: 227 нче күнегү, бит 89. Нокталар урынына тиешле фигыльләрне төрле заманнарда яз.

II төркем: Син әти-әниең белән кунакка йөрисеңме? Кунакта үзеңне ничек тотасың?

III төркем: 225 нче күнегү, бит 88. Рәсемне кара. Хәзерге, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрне кулланып, “Тау шуганда” исемле хикәя төзе.

2.Көтелгән җаваплар:

-Хикәя фигыльләр турында сөйләштек.

-Мультфильм аша бер-береңә карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга, хөрмәт итәргә, кунакчыл, ачык йөзле булырга тәрбияләндек. Шулай ук кунак каршылау тәртипләрен, табын кагыйдәләрен өйрәндек

- Морфологик анализ аша заманны, зат-санны....кабатладык.

- Модель төзедек һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Сингапур методын кулланып “Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга...

Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау

1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;2. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, фигыль төркемчәләрен җөмлә эчендә таба белү, аларга...