7нче сыйныфта Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе ТЕМА: Бер составлы җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Каримова Роза Сабирзяновна

Һәр укытучыга ярдәм итәр дип уйлыйм. Сездән фикерләр көтәм.

Скачать:


Предварительный просмотр:

  7 нче сыйныфта татар теле  дәресе

ТЕМА: Бер составлы җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

МАКСАТ : Максат: 1) Бер составлы җөмләләр турында белемнәрне гомумиләштереп  кабатлау, системалаштыру;

               2) укучыларның танып белү активлыкларын, сөйләм һәм язма телләрен  үстерү; эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

               3) Татар теленә карата ихтирам ,коллективизм сыйфатын тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,карандашлар,карточкалар.

 ДӘРЕС ТИБЫ :белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе.

 МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР:Практикум   дәрес, биремнәр  үтәү.

 КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- Токин мэт 

- ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН,

-  800 РУБЛЕЙ СЭМЕРИ 

  Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру - ориентлашу.

1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк та, хәерле көн телик.

-Сәлам, дустым! (,,биш”не бирү)

-Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-Син килдең! (кулларны җәю)

-Мин бик шат !(кул кысышу)

- Менә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр белән башланган  дәрестә безгә сынатмаска, алган белем - күнекмәләребезне файдалана белүебезне күрсәтергә кирәк булачак.

II..Өй эшен тикшерү.

а) Әйдәгез әле, укучылар, өй эшен тикшереп үтик.

11нче күнегү

Үзбәя.

III.Уку мәсьәләсен кую.

Токин мэт.Бер составлы җөмләләр буенча алган мәглүматларны шушы кәгазьгә язасыз. Ике төркемдә эшлибез.   Укучы кәгазь уртасына “Бер составлы җөмләләр” дип язып куя. Аны шакмак эченә ала. Ничек башкарабыз әле без бу эшне? (тынлыкта) Ә без әлеге тема буенча белгән бөтен мәглуматны да 2 минут эчендә язып куябыз. Аннары урыннарны алышабыз, күрше өстәлдәге эш белән танышабыз, сорауларыбызны язабыз, идеяләребезне җиткерәбез (2 мин.) 1 өстәл сөйли, 2нче өстәл сөйли. 1 укучы гомумиләштерә. Күренеп торсын өчен урнаштырабыз.

Бергә эшләгәч күп мәгълумат алдыкмы? Тулыландырдыкмы?

Инде укучылар уку мәсьәләсен куйыйк. Без бүген Бер составлы җөмләләр турында алган белемнәребезне тикшерербез, башка җирлеккә күчереп сынап карарбыз.

  • Дәфтәрләргә бүгенге числоны язабыз. 
  • Бирем: Башта бер составлы исем җөмләләрне, аннары бер составлы фигыль җөмләләрне күчереп языгыз .(2нче слайд)

 

1. Көзге тынлыкта изрәп утырган авыл, алтынсу – яшькелт тау сырты һәм төпсез зәңгәрлек... Шул зәңгәрлектә тирбәлгән аксыл очырткыч...(Ф.Ш.)

2. Төштән соң кукуруз  чүбенә барасы ла! (Ф.Ш.)

3. Кыр казларының , тезелешеп, көньякка китеп барышлары икән.(Р.С.)

4. Аста шарлавык. Су җыры. Тамчылар чагылышы.(М.Г.)

5. Кич. Кояш батып бара. Күктә кызыл шәфәкъ. (Г.Ә.)

6. Дөньга яратылган һәр җан иясенең яшисе килә. (Р.Н.)

 

IV. “Бер составлы җөмләләр” уены.

(Һәр партага карточкалар таратыла. Башта бергәләп җөмләләрне тикшерәләр. Укытучы кайсы рәттәге укучыга әйтә, шул укучы җөмләне укый, нинди җөмлә икәнен әйтә һәм исбатлый.)

                                                                      №1

1.Көз. Текә һәм биек яр. Анда бихисап күп оя - өйләр тезелеп киткән. (Г.Х.)

2.Ә уйларга кирәк. (Ә.Б.)

                                                             №2

1.Эшкә барасым бар минем.(Р.Т.)

   2. Каяндыр өрә, әллә нигә калтырата (М.М.)

   3. – Аэропланда курыкмадыңмы? – дип сораштылар аннан замандаш карчыклары.

   -  Ю-ук. Бернәрсәсе дә юк аның... (М.М.)

                                                                 

                           №3

  1. Тимер койма эчендә сыек кына бакча. Асфальт мәйданчык, сыңар манаралы ак мәчет.(Ә.Ю.)
  2. Хат алдың, ахры?
  • Әйе.

                            №4

  1. Безне монда әзерләнеп көткәннәр.
  2. Урман шаулавы,

Кошлар сайравы,

Күкләр күкрәве,

Яңгыр аннары.

                                                                 

V.Ә хәзер тагын бер сынау.ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН дип атала (встать-сесть) – “бас”-“утыр” . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар.

1.Ике баш кисәге дә булган җөмлә бер составлы җөмлә дип атала. ---

2.Таңнар ата, өзелә үзәк,

                   уйлата да елата-бу фигыль җөмлә ++++

3.Бер баш кисәге -  иясе генә булган җөмлә исем җөмлә була. Ул предметның булуын атап хәбәр итә, аның эше, хәрәкәте турында берни белдерми.+++++

4. Туктап, колынны чакырырга тотындылар:

Баһ,баһ,баһ! (А.Г.)-бу сүз җөмлә++++

5.Бер составлы җөмләләрнең баш кисәге бер генә сүз белән дә белдерелеп, ул сүз  хәбәрлек сүз, ымлык, аваз ияртеме булырга мөмкин. Бу җөмләгә башка сүзләр өстәп булмый. Мондый җөмләләрне сүз җөмләләр диләр.++++

6.Кыш. Салкын һава. Бер составлы фигыль җөмләләр.-----

                                                (үзбәя)

VI. Бер составлы җөмләләрнең роле нинди соң, укучылар? 

Җавап : Аны шагыйрьләр, язучылар әсәрләрендә яратып кулланалар.

415нче күнегү. (Хасаншина Р.Г.дәреслеге буенча) Дәфтәрләрдә эш.

Ә хәзер әйдәгез әле, укучылар. Сез дә үзегезнең белемегезне сынап карагыз әле?

Игътибар экранга. Шушы картиналар нигезендә бер составлы җөмләләр төзеп карагаз әле.

V. Йомгаклау. Рефлексия.    Дәреснең уку мәсьәләсен искә төшерү.Сезгә дәрес ошадымы? Матур эшләдекме? Ә командада ничек эшләдек?

    Сез бүгенге дәрес темасын ныгыттык дип   уйлыйсызмы? Моны белер өчен мин сезгә чәчәк таҗлары белән эш итәргә тәкъдим итәм. Кемнәр бүгенге дәрес буенча бөтен сорауларга да җавап бирә алам дип саный, алар ал таҗны ябыштыра, кемнәр 1 соравым калды дип уйлый, алар сары таҗны ябыштыра.

5.-Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя? ( Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.)

Искәрмә: Универсаль критерий 

-Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)  үз-үзенә сөйли алса - «5».

III.  Өй эш бирү. (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Беренчесе мәҗбүри, калган икесе ихтыярый.

1. Репродуктив  эшчәнлеккә,   ягъни  үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп ителгән эш. Карточка (Сайлап алына)

2. Конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, белем һәм күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш. Бер составлы җөмләләрне һәр төренә  әдәби әсәрләрдән  мисал табып язарга.

3. Иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җирлектә куллану өчен бирелә 

800 РУБЛЕЙ СЭМЕРИ структурасын буенча, бер составлы җөмләләр кулланып  80 сүзлек хикәя язып килергә. Бер сүзенең кыйммәте 10 сум. Язмага без өйрәнгән бер составлы җөмләләрнең барлык төрен  дә кертергә тырышырга. Хикәянең исеме “Кыш “, “Яңа ел бүләге”, “Кыш бабай”.

6.- Кадерле укучылар, дәресебезне йомгаклап шуны әйтәсем килә: күркәм холыклы, янәшәдәге талант ияләре үрнәгендә, әти-әнигә хөрмәтле, укытучы абый-апаларыгызга ихтирамлы булып, үз Ватаныбызның лаеклы шәхесләре булырсыз дип ышанасы килә. Йөзегез ямьле, сүзегез тәмле булсын.Сау булыгыз.




Предварительный просмотр:

Ләбибә Ихсанова “Наил һәм Фаил” повесте.

6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе.

Тема:

Наиль һәм Фаиль- без үзебез бит ул!

Дәрес максатлары:

1.Өйрәтү максаты;

2.Үстерү максаты;

3.Тәрбияви максат.

1. Укучыларны язучы иҗаты һәм тормыш юлы турындагы белемнәрен тулыландыру;

2. Аларда мөстәкыйль танып белү һәм иҗади, критик фикерләү сәләтен үстерү;

3. Укучыларның кешеләр белән үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләүгә  җирлек булдыру.

Җиһазлау:

- төп ресурслар: Ләбибә Ихсанованың “Наил һәм Фаил” әсәре, әдәбият дәреслеге;

- өстәмә ресурслар: тест, ноутбук, проектор, дәрес өчен презентация.        

- татар теленең аңлатмалы сүзлеге,китаплардан күргәзмә.

Эш формалары:

Укытучы һәм укучы арасында эшлекле мөнәсәбәт.

Көтелгән нәтиҗә:

- предмет нәтиҗәләре: геройларның холкы, каршылыкка керү сәбәпләре һәм аның ничек чишелүен ачыклау;

- әсәрнең әһәмиятен һәм кыйммәтен ачу; дәресне тормыш белән бәйләү;

- шәхси нәтиҗәләр: кызлар һәм малайларның үзара мөнәсәбәтләренә  гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;

Мәктәп еллары, балачакның кадерен, матурлыгын тою кебек хисләр формалаштыру;

- метапредмет нәтиҗәләре: коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыту.

Универсаль уку гамәлләре:

- танып белү УУГ: укучыларның сорау куя белү, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү, үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтүләренә ирешүне булдыру;

- регулятив УУГ: эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сыйфатларга ия булуга ирешү;  

- коммуникатив УУГ: төркемдә эшли белү; мәгълуматны туплау өчен күмәк эшчәнлектә катнашу.

Дәрес барышы.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек). Максаты: сыйныфта уңай эмоциональ атмосфера булдыру.

1-2 минут

Хәерле көн,укучылар! Исәнмесез! Әйдәгез үзара да елмаешып исәнләшеп алыгыз! Бер-беребезгә сәламәтлек , уңышлар теләп дәресебезне башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә!

Кизү укучының чыгышы.

Өй эшен тикшерү. (4-5 минут)

Әйдәгез әле ни дәрәҗәдә әсәрне игътибарлы укыдыгыз икән тикшереп алыйк әле.

«Наиль һәм Фаиль» әсәре буенча          ТЕСТ.

  1. Әсәрнең  авторы кем?

А) Нәҗибә Ихсанова

Б) Роза Хафизова

В) Ләбибә Ихсанова

Г) Дәрҗия Аппакова

    2. Әсәрнең жанрын билгелә.

А) роман

Б) хикәя

В) новелла

Г) повесть

  3.Әсәр кайсы юнәлешкә карый?

А) балалар әдәбияты

Б) сугыш чоры прозасы

В) поэзия

Г) халык авыз иҗаты

4.Фаиль ничәнче сыйныфта укый?

     А)7 “В”

     Б) 6 “Б”

В) 7 “А”

Г) 7 “Б”

5. Сыйныф җитәкчеләре кем?

А)Роза Раисовна

Б) Зоя Ивановна

В) Зоя Михайловна

Г) Ирина Юрьевна

6. Класс бүлмәләре кайда урнашкан?

А) укытучылар бүлмәсенә каршы

Б) директор бүлмәсенә каршы

В) мәктәпнең бер почмагында

Г) башлангычлар корпусында

7. Сыйныфта ничә укучы?

А) 25

Б) 27

В) 22

Г) 28

8. Фаильга нинди кушамат  тагалар?

А) гимнаст

Б) шахматист

В) акробат

Г) фокусник

Көтелгән җавап:

  1. Ләбибә Ихсанова
  2.  повесть
  3. балалар әдәбияты
  4. 7 “В”
  5. Зоя Михайловна
  6. укытучылар бүлмәсенә каршы
  7. 28
  8. акробат

Бәяләү критерийлары:

8 дөрес җавап- “5”

5- 7  дөрес җавап- “4”

3- 4 дөрес җавап- “3”

Кызыксындыру. Максаты: укучыларны төп эшчәнлеккә җәлеп итү.  

(5 мин.)

   Укучылар экранга игътибар белән карагыз әле.

Сез экранда нәрсә күрәсез?

Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Рәсемнәр нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә? Бер сүз белән атагыз.

Слайд № 2

Ә хәзер ,Укучылар ,аңлатмалы сүзлектән анализ сүзен табып нинди мәгънәләргә ия булуын ачыклыйк. 3 БББ буенча нәтиҗә ясыйбыз. Анализ турында нәрсә белә идегез. Сезнең өчен кайсы мәгънәсе  яңалык булды. Кайсысы кызыксыну тудырды, ягъни монысын өйрәнәсе килә дигән фикер туды?

Укучылар фикер йөртеп үз җавапларын бирәләр.

Көтелгән җавап: Анализ ясау өчен пробиркалар, кан анализы ясау процессын күрәбез. Болар химия фәне белән бәйле күренешләр һәм

ул химик анализ дип атала.

АНАЛИЗ

Дәрес темасын ачу.

Уку мәсьәләсен кую.

(1 мин.)

-Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

Көтелгән җавап:  Ләбибә Ихсанованың “Наил һәм Фаил” әсәренә анализ ясарбыз.

Актуальләштерү. Максат: бүгенге темага нигез булырлык итеп, үтелгәнне кабатлау.  

(4- 5 минут).

  Слайд№4.

    Әдәби әсәргә анализ ясау тәртибен дә искә төшерик:

1. Әсәр кайсы елда языла?

2. Әсәр язылган чор.

3. Язучының иҗади югарылыгы (нинди әсәрләр язган, иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән, иң күренекле әсәре).

4. Әсәрнең жанры (роман, повесть, хикәя, новелла һ.б.) Ни өчен роман яки башка жанрга керүен дәлиллибез.

  • - Романда ике яки берничә герой һәм берничә сюжет сызыгы.
  • - Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы.
  • - Хикәядә бер күренеш, бер вакыйга, бер герой.
  • - Новелла – шул ук хикәя, ләкин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана.

5. Әсәрнең темасы.

6. Идеясе.

7. Проблемасы.

8. Сюжет элементлары.

9. Образлар системасы:

- төп образлар,

-ярдәмче образлар,

-актив образлар,

-пассив образлар.

10. Геройның портреты.

11. Образга якын булган интерьер.

12. Әсәр кем исеменнән сөйләнә.

13. Әсәрнең теле.

14. Әсәрнең әһәмияте.

Повесть – тормыш күренешләре тезмәсен үзәк бер сызык буенча гәүдәләндерүче, нигездә аз геройлы, әмма характерларны хәрәкәттә күрсәтүче, тар композицияле урта күләмле чәчмә әсәр.

Үзләштерелергә тиешле материал. Максат: мәсьәләне телдән чишү юлларын бергәләп эзләү, анализлау

(20 минут).

Сүзне шундый сораудан башлыйк.

-Әсәр нәрсә турында (Укучыларга бер А4 бите бирелә). Һәркайсыгыз шунда үз фикерен язсын.

Мин сезнең фикерләрегез белән килешәм.Әйдәгез һәркайсына аерым тукталыйк.

 1.Мәктәп тормышы. Фикерегезне дәлилләгез. Үзбәя.

2. Геройлар холкы һәм аларның башка кешеләргә карата мөнәсәбәте . Әйдәгез геройларны барлыйк. Эшегезне вакытка сыешырлык итеп планлаштырыгыз.Үзбәя

Укучылар, әдәби әсәргә анализ ясау планын  карап тикшерегез әле. Бөтен өлешләрен дә карап чыктыгыз микән.Димәк, әсәрнең телен тикшерәбез. Ничек отышлырак булыр икән, укучылар. Эшегезне оештыру турында уйлашыгыз әле. Сезгә 1минут вакыт бирелә.

Авторның сүрәтләү теле ошыймы? Ул нинди алымнар куллана. Нәтиҗә чыгарыгыз.

Фразеологик әйтелмәләр:

Мәкальләр һәм әйтемнәр:

Укучылардан көтелгән җавап.

  1. Класс тормышы
  2. Геройлар холкы
  3. Малайлар һәм кызларның үзара мөнәсәбәте

Геройлар холкы.

Һәр геройга характеристика.

Әсәрнең теле, Авторның сүрәтләү теле.

К.Җ. Без әсәрне өлешләргә бүлдек.

Сурәтләү чаралары:

Һәркем үз җавабы белән уртаклаша.

Нәтиҗә чыгарыла.Үзбәя куела.

Ныгыту.

 (5 минут)

Укучылар Дәрес башында куелган сорауга кайтыйк әле.  Әсәр нәрсә турында?

Сез 3 төрле юнәлешне күрсәттегез. Ә хәзер шуларны берләштереп бер сүз белән әйтегез әле.

 Әсәрнең идеясен ничек билгеләрсез.

 Идеясе- Эх, шулай булса иде.

Проблемасы-?

Ничек уйлыйсыз, Проблеманы кайсы образ аша күрсәтә  язучы? Кем хаталана соң монда?

Ни сәбәпле ялгышты соң ул?

 Инде әсәрнең проблемасы да табылды түгелме?

Әсәрдә бирелгән әкият өлеше ни өчен кирәк булды икән?

Кемнәр катнаша анда?

Аларга нинди сыйфатлар хас?

Автор ни өчен Әхмәт абыйны әкият сөйләтте икән?

Әйдәгез үзебезне чагыштырып карыйк?  Кемгә күбрәк охшаганыгыз икән? Ләкин бу сер булып  калсын.

3БББ буенча нәтиҗә

 

Көтелгән җавап: Мәктәп еллары.

  • Әсәрнең темасы: Мәктәп еллары.
  • Идеясе:
  • Проблемасы:балачактан реаль тормышка йөз борганда баланың ялгыш адымнар ясавы

К.Җ. ФАИЛ. Балалыгы аркасында.

  • Проблемасы: Балалык чоры булу сәбәпле формалашып бетмәгән характер аркасында ялгышлыклар эшләү.

К.Җ. Әкият өлешендә куян, керпе образларында шаянлык-наянлык, аптырап каушап калу, курку, тәвәкәллек кебек кешегә хас сыйфатларны күрсәтә. Бу геройлар җанландырылган. Мондый образлар ярдәмендә без үзебезгә читтән караган кебек булабыз, чагыштырабыз һәм уйланабыз үзебезне тәрбиялибез.

Әсәрнең эчтәлеген белә идек, анализ аша әсәргә башкача карарга өйрәндек, Ләбибә Ихсанова турында тулырак мәглүмат алдык, аның башка әсәрләрен дә укыйсы килү  теләге туды.

Дәрес башында әдәби әсәргә анализ ясыйбыз дигән идек. Тикшереп карыйк әле. Анализны тулысынча ясый алдык микән. Укучылар тикшереп нәтиҗә чыгара. К.Җ. Әдәби әсәргә өлешчә анализ  ясалган.

Йомгаклау. Максат: әхакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең кирәклеген аңлау.

(2 минут)

Әйе,Укучылар, әдәби әсәргә өлешчә анализ ясадык.

Ә Анализ нәрсә бирә соң? Мәсәлән, кан анализы ясаттыгыз ди. Химия дәресендә химик анализ ясадылар ди.

Чыннан да, дәресебезгә нәтиҗә чыгарыр вакыт җиткәндер. 

14. Нәтиҗә чыгару өчен Әсәрнең әһәмиятен ачыкларга кирәк дип уйлыйм? Әсәрнең әһәмияте нидә соң?

- Ә хәзер  әсәрдәге вакыйларны  үзегез  белән чагыштырыгыз.Уртак һәм аермалы яклар бармыяклар бармы,

Наил һәм Фаил-?

К.Җ.  Нәтиҗә

Бу әсәр безгә мәктәп елларының кадерен белергә, кылган гамәлләребезгә анализ ясарга өйрәтә. Әсәрнең әһәмияте шунда дип уйлыйм.

К.Җ. Наил һәм Фаил-без үзебез бит ул!

Өй эше.

” Наил һәм Фаил-без үзебез бит ул!” дигән темага эссе язу.

Рефлексия (дәрес нәтиҗәсе). Максат: укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяли, баш - каларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

 (2-3 минут).

Эшләгән эшләргә йомгак ясыйк.

Сез дәрестә ниләр эшләдегез?

 

Бу дәресебез тормыш өчен сезгә нәрсә бирде:

К.Җ.

1.Әдәби әсәргә өлешчә анализ ясадык.

 2. Нәтиҗәләр чыгырдык;

3. Әсәр геройлары белән үзебезне чагыштырдык;  

Эшләгән эшләребез, кылган гамәлләребезне анализларга өйрәтә. Башкаларның үрнәгендә тәрбияли. Вакытны кадерен белергә өйрәндек


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

Хикәя фигыль (7нче сыйныфта татар теле дәресе)

7нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән дәрес планы...

Сингапур структурасы буенча 6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. "Ачык дәрес" тә басылып чыкты.

6 нчы сыйныфта татар теленнән “ Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Максат:        1) Җөмләдә фигыльләрнең кулланылышын, фигыль юнәл...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...