Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”
план-конспект урока (7 класс) на тему

Миннегараева Гульнур Муллаяновна

Аннотация.

 

           Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге заман технологияләрен кулланудан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Республиканың барлык мәктәпләре дә компьютер класслары белән тәэмин ителгән. Татар телен укытуда да компьютер программалары кулланыла һәм, яңа информацион технологияләр кулланып, туган телдә белем бирелә.

Рус мәктәбендә белем алучы татар балаларына да заман таләпләренә җавап бирердәй, татар телен укытуның сыйфатын яхшыртырдай заманча технологияләр кулланыла. Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен Интернет материаллары, презентацияләр, компьютер тестлары, интерактив такта файдаланыла. Шул ук вакытта дәрестә төп кулланма булып дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү дә тора.

Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмаска кирәк. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту зур әһәмияткә ия, чөнки ана телен өйрәнү теләге укучының эчке ихтыяҗына әверелә. Бу уңайдан дәрестә кулланылачак дидактик материалларның, информацион компьютер технологияләрнең алдан уйлап сайлануы, сөйләм эшчәнлегенә караган биремнәрнең төрле эчтәлектә булуы дәрескә карата кызыксынуны көчәйтә.

           Рус мәктәбендә укучы татар балаларының 7 нче сыйныфында грамматиканың бер бүлеге булган морфологияне өйрәнү тәмамлана. Һәр сүз төркемен өйрәнү аңа морфологик анализ ясау белән төгәлләнә. Сүз төркемнәренең төрле формаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү – төп максатларның берсе.

           Тәкъдим ителгән эшебез - рус мәктәбендә укучы татар балаларының 7 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән  “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау” темасына дәрес эшкәртмәсе. Дәрес “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар/ Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.) буенча үткәрелә. Төп (5-9 нчы сыйныфлар) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен программалар федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән. Дәреслек: Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. – Казан: Мәгариф, 2005. Дәреснең максатлары – укучыларның мөстәкыйль сүз төркемнәре турында алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау; алган белемнәренә таянып, үзлектән фикер йөртү, анализ ясый белү, информацион компьютер технологияләреннән дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту; якташ язучы – Ф.Яруллин иҗатына кызыксыну һәм горурлык хисләре уяту. Дәрестә кулланылган материал: Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация, шигырьләре, китап күргәзмәсе, компьютерга урнаштырылган тестлар,  индивидуаль карточкалар, таратма материал.

           Дәрес компьютер һәм интерактив такта белән җиһазлана. Укучыларның  эшчәнлеген оештыру өчен төрле эш алымнары кулланыла: кабатлау, чагыштыру, текст тыңлау, индивидуаль карточкалар ярдәмендә төрле биремнәр үтәү, компьютер аша тест биремнәре эшләү, уеннар. Дәрес барышында Microsoft Power Point программасындагы слайдлар күрсәтелә. Бу технологияне куллану дәрестә вакытны экономияләргә, күрсәтмә әсбапларны тулыландырырга булыша һәм, кызыксындыру элементлары кертеп, укыту процессын җанландыра. Информацион коммуникация технологияләре (ИКТ) куллану укучыларны актив фикер йөртү эшчәнлегенә җәлеп итә: өйрәнгән материаллар гомумиләштереп кабатлана, үзлектән эш итү алымнары ныгытыла, белемнәре бәяләнә.

           Ел дәвамында үзләштергән белемнәргә бәя бирүдә, грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында төрле эш алымнары кулланып дәрес уздыру  фән буенча нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тота.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрес эшкәртмәсе25.17 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Баулы муниципаль районы муниципаль автономияле

гомуми белем учреждениесе

"5 нче санлы урта гомуми белем мәктәбе"

Рус мәктәбенең татар төркемендә

татар теленнән дәрес эшкәртмәсе    

 (7 нче сыйныф)

Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Гөлнур Муллаяновна Миңнегәрәева,

I категорияле татар теле

 һәм әдәбияты укытучысы        

Татар теле.

7 нче сыйныф.

Тема: Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1) укучыларның мөстәкыйль сүз төркемнәре турында алган

 белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;

               2) алган белемнәренә таянып, үзлектән фикер йөртү, күнегүләр эшләү, морфологик һәм синтаксик анализ ясый белү күнекмәләрен ныгыту;

3) якташ язучы  Ф.Яруллин иҗатына кызыксыну һәм горурлык хисләре уяту.

Җиһазлау: Ф.Яруллин иҗаты буенча презентация, шигырьләр, китап күргәзмәсе, тестлар, карточкалар, текстлар.

                          Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Шигырь уку. ”Туган ягы кирәк кешегә“

                     Читтә йөргән чакта, сагындырып,

                      Керер өчен төнлә төшенә

                      Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

                      Туган ягы кирәк кешегә.

       Зур уңышлар яулап, заманалар

       Матур бәя бирсә эшеңә,-

       Шатлыкларын ишеттерер өчен,

       Туган ягы кирәк кешегә.

                     Йөри-йөри күңле тупасланса,

                     Тузан кунса яшьлек хисенә,-

                      Бер сафланып килер өчен, тагын

                      Туган ягы кирәк кешегә.

         Яшәр өчен бетмәс көч алырга

         Олысына һәм дә кечегә,-

         Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

         Туган ягы кирәк кешегә.

  • Укучылар, кем язган бу шигырьне? ( Ф.Яруллин.)
  • Кем ул Ф.Яруллин? ( якташ язучы, халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты, М.Җәлил бүләге иясе). (1 нче слайд ачыла)

  • Сезгә аның нинди әсәрләре аеруча ошады? ( ”Җилкәннәр җилдә сынала“ повесте, ”Зәңгәр күлдә ай коена“ әкияте,   ”Баулы ягы“ шигыре, ”Урман кызы“ хикәясе һ.б.)
  • Чыннан да, саный китсәң, аның безгә ошамаган әсәрләре юктыр. Һәм без шундый якташ язучыбыз булу белән горурланабыз. (Игътибарны китап күргәзмәсенә юнәлдерәбез)

  1. Тема һәм максат белән таныштыру.
  • Бүген без дәрестә якташ язучыбыз Ф.Яруллинның тормыш, иҗат юлына нигезләнеп, ”Мөстәкыйль сүз төркемнәренә  сәяхәт”кә китәбез.

  1. Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
  • Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.

1.         Сәяхәтебезнең беренче тукталышы Ф.Яруллинның балачагына туры килә. ( Текст укыла, язучы турында 2-3 нче слайдлар күрсәтелә.)

  • Ф.Яруллин ”Җилкәннәр җилдә сынала“ автобиографик повестендә балачагы турында болай дип яза: ”Әти сугышка киткәндә миңа нибары өч яшь ярым гына булганга, әтине рәтләп хәтерләми идем. Тик үсә төшкән саен аның турында күбрәк беләсе килә иде. Шуңа күрә кичләрен без, алты бала, әни тирәли утырып, әти турында сөйләтә идек. Сине улым, өйдә таптым. Син бит кыш көне, февральдә тудың. Сине тапкач, мин бик каты чирләдем. Атагыз мине Кырымсарай больницасына илтеп салды. Көн саен килеп йөрде. Син, Фәнияр улым, бүрек кигән кеше күрдеңме - акырып җыларга тотына торганыең. Атаң шаярып: ”Безнең бу малай үз янына бүрек салып кергәнне ярата, берәр начальник булмагае“, – дия иде.
  • Укучылар, беренче эшебез – мөстәкыйль сүз төркемнәрен искә төшерү һәм шушы тексттан аларны табып күрсәтү. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен санагыз. (Исем, сыйфат, фигыль, сан, алмашлык, рәвеш)
  • Бирелгән карточкалардан сүз төркемнәрен табыгыз.

1 нче карточка.

   Әти сугышка киткәндә миңа нибары өч яшь ярым гына булган. Кичләрен без, алты бала, әни тирәли утырып, әти турында сөйләтә идек.

   Атагыз мине Кырымсарай больницасына илтеп салды.

Син, Фәнияр улым, бүрек кигән кешедән курка идең.

- Шушы текст өстендә исем сүз төркемен кабатлыйбыз.

Исем турындагы төшенчәне искә төшерегез. (Кагыйдә сөйлиләр)

- Исем нәрсәләр белән төрләнә? (Сан, килеш, тартым)

- Исемнәрне нинди 2 төркемгә бүлеп карыйбыз? (Ялгызлык һәм уртаклык)

- Нинди исемнәр ялгызлык исемнәренә керә? (Кеше исем-фамилияләре, шәһәр, авыл, елга һ.б.)

- Тексттан ялгызлык исемнәрен табыгыз (укыйлар).

- Ясалышы буенча исемнәрне нинди төркемнәргә аерабыз? (тамыр, ясалма, кушма, парлы, кыскартылма, тезмә)

- Әти сүзе белән парлы исем ясагыз.

- Бала сүзе белән парлы исем ясагыз.

- Сугыш сүзеннән ясалма исем ясагыз.

- Кушма исемне табыгыз. (Кырымсарай)

- Уртаклык исемнәрне табып, морфологик анализ ясыйбыз. (2 укучы - тактада, калганнар урыннарында язалар). (4 нче карточка)

 Мәсәлән, атагыз (илтеп салды) – исем, уртаклык исем, берлек санда, баш килештә, III зат күплек сан тартымлы, тамыр, җөмләдә - ия.

2. Икенче тукталышыбыз – Ф.Яруллинның яшүсмер чагына туры килә (4 нче слайд). ”Без гомер бакыена утынга әрәмә талы кистек. Тал турындагы хатирәләр белән үзеннән-үзе күз алдына Фәнияр килеп баса. Әй ярата иде ул әрәмәләрне. Бәләкәй арба белән утынга яки печәнгә барсаң, әрәмә арасына чумар иде дә аптыратып бетерер иде. Куе әрәмә арасыннан ул һичбер вакыт буш чыкмас: кулында я берәр кәкре ботак, яки тармаклы тамыр булыр. ” Әни, карале, менә бу тамыр нәрсәгә охшаган?“ ”Башымны катырма әле. Тамыр тамырга охшаган инде ул.“ ”Тамыр түгел ул ,әни, Шүрәле бармаклары. Бер әфсен өрсәң, аларга җан керә дә кети-кети уйный башлый”,- дия иде ул”.

- Бу текстка тукталып, сыйфат турындагы белемнәрне кабатлап үтик. Сыйфат нәрсәне белдерә? Сораулары? Нәрсә белән төрләнә? Ясалышы буенча нинди сыйфатлар була?

2 нче карточка белән эшлибез.

    Бәләкәй арба белән утынга бара идек.

    Куе әрәмә арасыннан буш чыкмас: кулында я берәр кәкре ботак, яки тармаклы тамыр булыр.

Сыйфатларны табыгыз. Ясалма сыйфатны табыгыз.

Биремнәр үтәү:

1 укучы тактада сыйфатларны дәрәҗә белән төрләндерә (5 нче карточка);

2 нче укучы тактада  бирелгән сыйфатларның антонимнарын таба (6 нчы карточка).

Калган укучылар урыннарында сыйфатларны дәрәҗә белән төрләндерәләр.

3. Сәяхәтебезне дәвам итеп, Ф.Яруллинның Армия сафларындагы чагына тукталабыз (5 нче слайд).

- Красноярскийга дүрт тәүлек бардылар. Юлда үткән бу көннәр Гөлсәйдәнең илле биш яшьлек гомерендә иң озын, иң ялыктыргыч көннәр булгандыр. Янында бөтерчектәй бөтерелеп йөрүче Фәүрия булмаса, аңа тагын да читенгәрәк төшәр иде. Кыз, кайгыртучанлык күрсәтеп, бер станциядә - су, икенчесендә тагы ни дә булса алып менде.

3 нче карточка белән эш.

    Красноярскийга дүрт тәүлек бардылар. Юлда үткән бу көннәр Гөлсәйдәнең илле биш яшьлек гомерендә иң озыны булгандыр.

    Кыз бер станциядә - су, икенчесендә тагы ни дә булса алып менде.

- Тексттан саннарны табыгыз. Төшенчәсен әйтегез. Сан нинди төркемнәргә бүленә? (микъдар, тәртип, чама, җыю, бүлем). Тексттан тәртип санын табыгыз. (икенчесендә)

                      Физкультпауза.

 Аз гына ял итеп алабыз. Саннар кергән мәкальләр әйтешәбез.

  • Җиде кат үлчә, (бер кат кис.)
  •  Икәү көрәшсә, (берәү егар.)

Гыйлемсез бер яши, (гыйлемле мең яши.)

Белгәнең утыз булса, (белмәгәнең 99. )

Йөз сум акчаң булганчы, (йөз дустың булсын.)

4. Сәяхәтебезне дәвам итеп, Ф.Яруллин шигырьләренә тукталыйк.

     (6 нчы слайдтан шигырен уку, 7-11 нче слайдлар күрсәтелә)

- Алмашлыкларны табабыз, төркемчәсен билгелибез.

- Уйнап алыйк. Ф.Яруллин велосипедта йөрергә яраткан. Сабан туйларында ярышкан һәм монтёр булып эшләгәндә, Кызылъярдан Баулыга велосипедта йөргән. Без дә велосипед белән йөреп карыйбыз. Кем остарак микән? ( Велосипед рәсемен бер-берләренә бирәләр, алмашлыкларны төрләндерәләр)

а) минеке- синеке-...

ә) син- синең- сиңа-...

б) шул- шуның- шуңа-...

5. Сәяхәтебезнең алдагы тукталышын ” Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Нурсөя “ дияр идем. Ф.Яруллин үзенең тормыш иптәше, тугры дусты, таянычы булган Нурсөя ханымга багышлап бик күп шигырьләр язган. Шуларның 1-2сен укып китик. (1-2 укучы укый, 12-13 нче слайдлар күрсәтелә)

  -  Сусасам – коем булдың,

     Иң тәмле сыем булдың.

Газаплы да, татлы да

     Мәңгелек уем булдың.

     Кирәксә - яфрак булдың.

Кирәксә - туфрак булдың.

Туфрак булган чакта да

     Күпләрдән зуррак булдың.

  • Үзеннән зур йөк күтәргән бер кырмыска

Оясына кайтып бара тиз-тиз генә.

Яңгыр яусын, җилләр бәрсен – туктамый һич,

Авырлыкны сиздермичә җиңә кыю.

Юк, кырмыска түгел лә бу, син барасың

Күтәреп зур мәшәкатьле авыр сөю.

- Ф.Яруллин үзенең чиксез рәхмәтләрен шигъри юлларга сала.

Аның күп кенә шигырьләре җырга әверелде. Укытучыларга багышлап язган җырын тыңлап үтик. (” Сез иң гүзәл кеше икәнсез “ Ә.Хәйретдинов көе.)

Физкультпауза.

- Күзләрне ял иттереп алыйк. Җыр тыңлаганда күз йомып тору.

6. Сәяхәтебезнең азакы тукталышы Ф.Яруллинның гомере буена яшәүгә, иҗатка этәргеч булган девизы белән тәмамлана.

   (14 нче слайд ачыла һәм укучыларның алларына текст таратыла)

  • Текст өстендә эшлибез:

а) 5 укучы тест эшләргә компьютер каршына утыра;

ә) 1 укучы җөмлә тикшерә (7 нче карточка);

б) 1 укучы морфологик анализ ясый (8 нче карточка);

в)  калган укучыларга фигыльләрне язып алып, төркемчәләрен күрсәтергә (9 нчы карточка).

  1. Йомгаклау.

  1. Билгеләр кую.

    VI. Өй эше.  I вариант – иҗади эш: сүз төркемнәренә презентация ясарга;        

                   II вариант – кагыйдәләрне кабатларга;

                   III вариант – сүзләргә морфологик анализ ясарга

                                                  ( карточкалар бирелә)

Татар теленнән тестлар.

7 нче сыйныф.

Тема: Мөстәкыйль сүз төркемнәре.

  1. Ялгызлык исемне дөрес тап:
  1. каен                              3) Актүш
  2. чыпчык                        4) укытучы
  1. Чишмәләрне сүзенең килешен билгелә:
  1. Т.к.                                3) Ч.к.
  2. И.к.                                4) Ю.к.
  1. Ямь-яшел сүзенең дәрәҗәсен билгелә:
  1. Чагыштыру                   3) Артыклык
  2. Кимлек                          4) Гади
  1. Кушма санны тап:

          1) егерме ике                    3) утыз

          2) унике                            4) кырык

5. Күрсәтү алмашлыгын тап:

           1) безнеке                         3) бөтенесе

           2) һәркем                          4) шулар

6. Фигыль нәрсә белән төрләнә?

            1) дәрәҗә                         3) заман

             2) тартым                        4) килеш

7. Кайсы фигыль зат-сан белән төрләнми?

             1) хәл                                3) хикәя

             2) боерык                         4) шарт

8. Инфинитив фигыльнең кушымчасын билгелә:

               1) –ырга; -арга                  3) –ып; -еп

                2) –са; -сә                         4) –учы; -үче

9. Рәвеш нәрсәне белдерә?

        1) предметның эшен, хәлен             3) предметны

        2)предметның билгесен                   4) эш, хәлнең билгесен

10. Ясалма рәвешне тап:

            1) кинәт                                 3) бүген

            2) минемчә                            4) яланаяк

11. Кушма исемнәр...

             1) берничә сүз кушылып ясала

             2) берничә сүз тезелеп ясала

             3) ике сүз сызык аша языла

             4) ике тамыр кушылып  ясала

12. Тезмә исемнәр...

            1) аерым языла                        3) кушылып языла

            2) сызык аша языла                4) куштырнаклар б\н языла

13. Хәзерге заман хикәя фигыль кушымчасы...

              1) –ыр/-ер; -ар/-әр                     3) –а/-ә; -ый/-и

              2) –ды/-де; -ты/-те                     4) –ачак/-әчәк; -ячак/-ячәк

14. Дәү сүзенең синонимын тап:

              1) тәбәнәк                                  3) олы

              2) бәләкәй                                  4) биек

15. Хәл фигыльне тап:

              1) ясады                                      3) биргән

              2) ашагач                                    4) сатты                          

Җаваплар:

1. 3)                  

2. 1)

3. 3)

4. 2)

5. 4)

6. 3)

7. 1)

8. 1)

9. 4)

10. 2)

11. 4)

12. 1)

13. 3)

14. 3)

15. 2)

                                     

                                   

1 нче карточка

       Әти сугышка киткәндә миңа нибары өч яшь ярым гына булган.

Кичләрен без, алты бала, әни тирәли утырып, әти турында сөйләтә идек.

        Атагыз мине Кырымсарай больницасына илтеп салды.

        Син, Фәнияр улым, кешедән курка идең.

2нче карточка

      Бәләкәй арба белән утынга бара идек.

       Куе әрәмә арасыннан буш чыкмас: кулында я берәр кәкре ботак, яки тармаклы тамыр булыр иде.

                             

3нче карточка

        Красноярскига дүрт тәүлек бардылар.Юлда үткән бу көннәр Гөлсәйдәнең илле биш яшьлек гомерендә иң озыны булгандыр.

       Кыз бер станциядә - су, икенче станциядә тагы ни дә булса алып менде.

4 нче карточка

Бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясарга:

Кырымсарай –                                   бүрек –

атагыз -                                          больницасына –

5 нче карточка

Сыйфатларны дәрәҗә белән төрләндерергә:

куе

бәләкәй  

кәкре

                                               

6 нчы  карточка

Сыйфатларның антонимнарын табарга:

куе -                                                  күңелле –

бәләкәй -                                           матур –

кәкре -                                               яшь –

7 нче карточка

Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә:

Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар.

8 нче карточка

Морфологик анализ ясарга:

ирешә ( алалар) –

9 нчы карточка

Фигыльләрне язып алып, төркемчәләрен билгеләргә:

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып төпкә бат. Ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. “

(Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты "Аергыч һәм аның белдерелүе".

    Рус мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты – Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәкт...

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

9 сыйныфның татар төркемендә татар теленнән язма эшләр

Әлеге материалда 9нчы сыйныфларның татар төркемнәре өчен язма эшләр тупланган....

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Сингапур алымнары кулланып төзелгән дәрес....

Разработка урока "Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау"

Дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә....