Разработка урока "Мөстәкыйль сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау"
методическая разработка (5 класс)

Галиева Алсу Фанисовна

Дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mostkyyl_suz_torkemen_kabatlau_.docx32.87 КБ

Предварительный просмотр:

  Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 “Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема:

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен                       гомумиләштереп кабатлау

(5 нче сыйныфта татар теле дәресе)

                                                    Төзүче: Галиева Алсу Фәнис кызы,                                

                       беренче квалификацион

                                          категорияле туган (татар) теле һәм                      

                  әдәбияты укытучысы,

                             malo-urussinskya@yandex.ru,

                                                        89172962895

Максат: мөстәкыйль сүз төркемнәре турында белгәннәрне актуальләштерү;

               аларга хас грамматик  билгеләрне белүне  системалаштыру;

               кешеләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

УУЭ:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;

-укучы үзе алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү

Регулятив УУГ:

-максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

  -бәяләү;

Танып белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.

Комуникатив УУГ

-иптәшеңне тыңлап,фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү

Предмет нәтиҗәләре:

-сүз төркемнәрен дөрес язу,аларны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.

  Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү, системалаштыру

Җиһазлау: экран, проектор, дәреслек.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу этабы

1 а) психологик уңай халәт тудыру; ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН

-    Хәерле көн укучылар!Әйдәгез танышып китик.

Укытучы:-Акыллы, уңган, чибәр кызлар баса?

Укытучы:-Батыр,җитез егетләр баса?

- Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.

- Хәерле булсын безнең дәресебез,

Хәерле булсын безнең һәр эшебез.

- Карагыз әле, балалар, бүген безгә күпме кунаклар килгән.

Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын!

- Шигырьне хор белән укыйк әле.

- Елмай әле, син елмайсаң,

Яратыр олы-кече.

Дөньяда иң матур кеше

Елмайган, көлгән кеше..

Укытучы:-Бер-беребезгә карап елмаябыз, сәламлибез.Яныбыздагы күршебезгә яхшы кәефләр телибез һәм дәресебезне башлап җибәрәбез

Ә)Өй эшләренә анализ

-Ярым иҗади  һәм иҗади өй эшләрен тыңлап китү.Үзбәя. - Балалар, халкыбызның бик мәгънәле 1 әйтеме бар.

Б)Уку мәсәләсе кую ситуациясе

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе – мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк, бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Сез гади укучылардан эзләнүчеләргә әверелерсез. Барыгыз да әзерме

- Өйрәнергә тиешле дәрья сары төсле хәрефләр белән язылган. Укып карагыз әле, нинди сүз килеп чыкты. (сүз төркемнәре)

А с и ү к ң з я ч т у ө ф р м п к л е о м ы н и ә й р х е

К.Җ.-Сүз төркеме.

-Бу сүз сезгә танышмы?Нәрсә әйтә аласыз?

К.Җ.-Сүз төркемнәренә-исем,сыйфат,сан,алмашлык,фигыль,рәвеш керә.Алар тел гыйлеменең морфология тармагына керә.

  К.җ.: Без үткән дәресләрдә сүз төркемнәрен өйрәндек, морфология төшенчәсе белән таныштык. 

- Димәк, мәгънәләре,грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышылары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр сүз төркемнәре дип аталалар.Без бүген аларны гомумиләштереп кабатларбыз.

  Экранда тема яктыртыла һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

: - Ә хәзер Ф.Яруллинның “Кешеләр турында без” шигырен игътибар белән тыңлагыз. Экранда

                      Ф.Яруллин “Кешеләр турында без”

Кешеләр турында без                              Я булмаса бүләбез

Беләбез бөтенесен:                                  Галимгә һәм наданга.

Саныйбыз да китәбез                             Кешелекле дибез кайсын,

Холкын, фигылен, төсен.                       Эшлекле дибез кайсын,

Матур я ямьсез дибез,                            Кайсын вәгъдәсез дибез,

Кайнар я гамьсез дибез.                         Кайсын мәгънәсез дибез.

Батыр я куркак дибез,                            Әйе, кеше турында

Саран я юмарт дибез.                             Фикер йөртәбез ансат.

Аерабыз яхшыга,                                    Ә үзебез кем соң без? –

Аерабыз начарга;                                    Шуны белмибез кайчак

- Кайсыгыз матур итеп укып күрсәтә?

- Шигырьдәге төп фикер нинди?

(һәркемнең нинди дә булса кимчелеге булмый калмый, шуңа күрә кешене ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Читтән караганда җитешмәгән яклар әйбәт күренә, ә үзебезнеке сизелми. Без үзебез дә шундый ук кеше, ләбаса.)

1кеше исемнәрне яза, 2нче кеше  - сыйфатларны, 3нче -  фигыльләрне, 4 нче кеше – алмашлыкларны, 5нче кеше – рәвешләрне. (Һәр кешегә тиешле табличкалар таратыла)

- Хәзер киңәшегез, җилкәдәш күршегез белән бер-берегезнең эшен  алмашыгыз һәм тикшерегез.  (ФИНК – РАЙТ-РАУНД РОБИН)

Экранда җавап күрсәтелә.  

 Ә хәзер эшегезне тикшерәбез.

Исем

Сыйфат

Фигыль

Алмашлык

Рәвеш

кешеләр

холкын

фигылен

төсен

галимгә

наданга

фикер

кеше        

матур

ямьсез

кайнар

гамьсез

батыр

куркак

саран

юмарт

кешелекле

эшлекле

вәгъдәсез

мәгънәсез        

яхшы

начар

ансат

беләбез

саныйбыз

китәбез

дибез

аерабыз

булмаса

бүләбез

йөртәбез

белмибез        

без

бөтенесен

кайсын

үзебез

кем

шуны

кайчак

2. Һәр кеше үзенә бирелгән сүз төркеме урында фикер йөртә Һәм бу сүз төркеме турында сөйләргә әзерләнә. Чиратлашып, түгәрәк буенча сөйләп чыгалар.(СИНГЛ РАУНД РОБИН)

- Нинди сүз төркеменә исем дибез?

- Фигыльгә төшенчә бирергә.

- Сыйфат нәрсәне белдерә һәм башкалар. Һәр өстәл җавап бирә, №1 чыгыш ясый. ә калганнар тыңлый, тикшерә, төзәтә.     Үзбәя

- Нинди сүз төркеменә исем дибез?

- Фигыльгә төшенчә бирергә.

- Сыйфат нәрсәне белдерә һәм башкалар. Һәр кеше җавап бирә, №1 чыгыш ясый. ә калганнар тыңлый, тикшерә, төзәтә.

 - Таблицада нинди сүз төркемнәре юк?

К.Җ.-Таблицада сан төркеме юк.

- Сез сан турында нәрсәләр беләсез?

-Тагын нинди сүз төркемнәре юк?

К.Җ.-Теркәгеч,бәйлек,кисәкчә.

-Әйдәгез дәреслекләрне ачыйк.180 нче күнегүне эшләп китик.Бирелгән сүз төркемнәрен өч баганага аерып язарга.

Җавап: Кисәкчәләр: генә, ич, -мы, үк, -дыр, кына, -мени;

             Теркәгечләр: һәм, ләкин, әмма, ә, тик;

              Бәйлекләр: кадәр, кебек, шикелле.

-Бу сүз төркемнәре безнең ярдәмлек сүз төркемнәре дип атала.Ә алда әйтелгәннәре мөстәкыйль сүз төркемнәренә керә.

-Ни өчен мөстәкыйль сүз төркемке дип атыйбыз.

К.Җ.

     Үзбәя.

VI. Тест биремнәрен үтәү.

“Исем”

1. Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт

А) предметны белдерә;

Б) предметның билгесен белдерә

В) предметның санын белдерә

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә

А) кем? нәрсә?

Б) нишли? нишләде? нишләр?

В) нинди? кайсы?

3. Артык сүзне тап.

Бала, бака, бара, бәрән.

“Фигыль”

1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт

А) предметны белдерә;

Б) предметның билгесен белдерә

В) предметның эшен, хәрәкәтен  белдерә

2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

А) кем? нәрсә?

Б) нишли? нишләде? нишләр?

В) нинди? кайсы?

3. Фигыльләрнең антонимын тап.

Килә - ... ,

Керә - ... ,

Шатлана - ... .

“Сыйфат”

1. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт

А) предметны белдерә;

Б) предметның билгесен белдерә

В) предметның санын белдерә

2.Сыйфат  нинди сорауларга җавап бирә?

А) кем? нәрсә?

Б) нишли? нишләде? нишләр?

В) нинди? кайсы?

3. Артык сүзне тап.

Сары, матур, укучы, каты.

Өзекне укырга, ялгызлык исемнәрен табарга,килешен билгеләргә

Илдар абый Әхәтов урман саклый. Ул Айдашка атланып бара. Аларга Актырнак та ияргән. Илдар абыйга юлда Идрис белән Зөфәр очрады. Малайлар Кушнарат авылыннан Каенсарга баралар икән. Алар Мишә елгасында бергәләп су коендылар.

 4.  Бирелгән чиста кәгазьдә һәр укучы  сүз төркеменең бер билгесен яза. Эш ахырында якынча модель төзелә.    (РАУНД ТЕЙБЛ)  1 укучы (№2) чыгыш ясый

5. Экранда исем моделе яктыртыла һәм класс җавапны чагыштыра һәм тулыландыра.

Шулай ук башка сүз төркемнәре модельләре тыңлана, чагыштырыла. Яңалык эзләнә. Модель дәфтәргә языла.   Үзбәя.          (КОННЕКТ – ЭКСТЕНД -ЧЕЛЭНДЖ)\

Укучы дәфтәрендә 6 модель дә языла  

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

IV. Өй эше:

а) 177 нчы күнегү (мәҗбүри).

ә) 178 нче күнегү (ярымиҗади).

б) “Сүз төркемнәре” темасына кроссворд төзергә. Иҗади эш.

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

Урок-презентация "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Урок по татарскому языку моңно проводит с учаәимися в 6 класса, который является татарским и обучается по стандартной программе: 4 часа в неделю....

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау

 6нчы сыйныф ."Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау" темасы буенча үткәрелгән дәрескә  презентация. 1.Алмашлыклар турындагы белемнәрне ныгыту.2.Бәйләнешле сөйләм телен, фи...

Разработка урока на тему "Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау"

Тема: Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлауМаксат: 1. Укучыларның белемнәрен системалаштыру;2. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау;3. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.Җиһазлау:...

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

Сингапур алымнары кулланып төзелгән дәрес....