Галиева Алсу Фанисовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Быть точным, быть ясным и насколько можно, простым!

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Чтение

Увлечения: Кулинария

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Малые Уруссу Ютазинский район

Место работы: МБОУ "Мало-Уруссинская ООШ" ЮМР РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galieva-alsu

О себе

Мин - Укытучы.

(Эссе)

                                                Минем  исемем бөтенегезгә таныш

                                                                                                                                                                                          Горурланып әйтәм –Укытучы!

                                     Бала күңелендә илгә, җиргә,

                           Үз  теленә  сөю уятучы.

                                                    Укытучымын!  Чәчкән орлыкларым

                                 Акыл җимешенә әйләнгән.

                                        Чөнки илем, халкым киләчәге

                                    Минем хезмәтемә бәйләнгән.

(укытучылар иҗаты)

Укытучы ... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган  мәхәббәт  хисләре  тупланган бу сүздә... Чыннан да, гади сүз түгел бу... Тормышны яхшылыкка үзгәртүче, дөньяга матурлык өстәүче,  кечкенә  

сабыйлардан зур Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан  ул - Укытучы.

Һәрбер кеше бу дөньяда укытучы була ала микән?    Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

Моннан, 19 ел элек, мин дә нәкъ менә шушы һөнәрне үз тормышымда сайладым. 19 ел буе Ютазы районы Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларга үзебезнең туган телебез – татар телен укытам. Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та, хәтта башымда андый фикер дә туганы булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым. Балаларга шул ук вакытта аларның яшьтәше, дусты булырга тырыштым, ләкин шул ук вакытта укучыларның булган барлык сорауларына җавап табучы, барысын да аңлатып, җайга салып торучы Укытучы була белдем.

Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта балага, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше бала белән үз мөнәсәббәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш шәкерт олы тормышка яраклаша һәм үз урынын таба. Әлбәттә, күп очракта, боларның барысы белән дә ата-ана шөгыльләнә дип уйларсыз. Әйе, килешәм, ләкин бала үзенең барлык булган вакытын диярлек мәктәп диварларында үткәрә һәм ата-аналар ышанып, аларны безнең кулларга – укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.

Мин – ана теле укытучы. Татар теле   укытучысы   укучыны  аңлап укырга,язарга,  дөрес  һәм  аңлаешлы  сөйләмгә  өйрәтергә,  хезмәткә  җаваплы  караш,  кешеләргә  карата әхлаклылык, кешелеклелек, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш, гомумән, бөтен яктан үсеш белән тәэмин ителгән, иҗади әхлакый толерант шәхес тәрбияләргә тиеш.

Бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас».

Укучыларга әхлакый тәрбия бирү өстендә эшләү - минем төп бурычым булып тора.

Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле!  Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без  -  шул аклыкка  тирән  юллар  сызучылар.   Күккә  карыйм.  Ап-аяз  күктә  йолдызлар 

 җемелдәшә.  Алар  гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та  җибәрделәр.  Чын 

күңелдән  сөенәм  мин  алар  өчен.  Шулар  белән  горурланып,  үземә  бетмәс 

көч алып яшим. Күңелгә тагын шигырь юллары килә:

«Галәмдә йолдызлар кабына.

Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.

Укытучы –

Хезмәтләр хезмәте хуҗасы-

Яшьләрнең мәңгелек юлдашы» (Э. Мөэминова).

 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

 

А.С. Макаренко "Педагогическая поэма"

Моё портфолио

Уважаемые посетители моей странички, позвольте представить Вам результаты моей деятельности и достижения моих учеников. Полагаю, что в дальнейшем в моем портфолио появятся честно заслуженные награды.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы