Внеклассное мероприятие "Азан"
методическая разработка (7 класс)

Галиева Алсу Фанисовна

Конспект внеклассного мероприятия для учащихся 7-9 классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл azan.docx31.62 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

“Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Авылларда Азан тавышы

тынмасын иде!

(5-6 сыйныфлар өчен класс сәгате  эшкәртмәсе)

                                                   

                                                        Төзүче: Галиева Алсу Фәнис кызы,                                

                                     беренче квалификацион

                                                        категорияле туган (татар) теле һәм                      

                                 әдәбияты укытучысы

Кече Урыссу, 2020 нче ел

МАКСАТ: Кече Урыссу  авылындагы мәчет тарихы белән танышу, проект эшен башкаруга кызыксыну уяту, укучыларда авыл тарихын өйрәнүгә теләк булдыру, ислам диненә карата ихтирам тәрбияләү.

Предметара  нәтиҗәләр:

         Танып-белү гамәлләре:

-танып-белү юнәлешендәге максатларны билгеләү; укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве.

        Коммуникатив УУГ:

-тыңлый белү;

-коллектив фикер алышуда катнашу;

-сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

-төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

-үз фикерен дәлилли белү, тормыштан мисаллар китерү;

-төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;

-үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

-күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

-мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек итү инициативасы күрсәтү;

-коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;

-үз фикерләрен телдән һәм язмача җиткерә белү;

-башкаларны тыңлый, киңәш бирә белү;

- проектлар яклау;

-иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

        Регулятив УУГ:

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

        Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

-шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү;

-милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;

-әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү;

-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

-үз алдыңа максат кую, аңа ирешү юлларын эзләү;

-уңышларыңа яки уңышсызлыкларыңа, аларның сәбәпләренә дөрес бәя бирү;

-индивидуаль эшчәнлек стилен формалаштыру:

-төрле мәгълүмат чараларын (интернет ресурслар, музей материаллары һ.б.) танып-белү һәм аралашу вакытында куллану;

-активлыкка, мөстәкыйль, иҗади фикер йөртергә;

-үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү.

Җиһазлау:  фотокарточкалар, музей экспонатлары.

Төп төшенчәләр: АЗАН, МӘЧЕТ, ХАҖИ

Предметара бәйләнеш:  тарих , татар әдәбияты

Үткәрү формасы:төркемнәрдә эшләү.

II. Оештыру моменты (эшчәнлеккә әзерлек).

Укытучының изге теләкләре, бүгенге эш өчен кирәкле сыйфатларны билгеләү.

Укытучыны сәламләү.

Азан тыңлау, сөйләшү.

Укытучы:Әле аудиоязманы да сез нәрсә ишеттегез?

К.Җ. АЗАН.

Укытучы:Аны тыңлаганда сездә нинди хисләр туды.

К.Җ,:Күңелгә рәхәт булды,тынычлык урнашты.

 Укытучы: Ә нәрсә соң ул азан? Сезнең аны тагын кайда ишеткәнегез бар.

К.Җ.  Азан намаз вакыты җиткәч әйтелә. Беренчедән, ул – намазга чакыру булса, икенчедән Ходайны зурлау сүзләре дә.  Ул безнең авылда көнгә биш тапкыр ишетелә.Аны мәчеттә Камил хаҗи бик оста,моңлы итеп әйтә.

Укытучы: Шигырь укыла.Азанга бигеләмә бирелә. Күренекле шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй:

Әйт азан!

Таң атты кошларда уянып сайрасын!

Кычкырып торгыз баен,

ярлы гавамен, мулласын!

Изге тәкъбир яңгырасын

Барчасы бассын

Ходайның каршына

Һәм матур таң атканын

һәркем ишетсен аңласын.

Бер гаҗәпләнсен кояш, таң,

җен, фәрештә, җир, адәм

Бар да торсын, мактасын тәңрен, яраткан Алласын!

- дип моннан бер гасырдан да артыграк элек язган. Азан әйтүче ир-егет мөәзин дип атала. Хатын-кызның тавышы гаурәт булганлыктан ул азан әйтми.

Укытучы:

Безнең һәрберебезнең газиз  туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр  авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә аның моңлы азан тавышларын янгыраткан мәчете авылның бернәрсә белән чагыштырып булмый торган  иң изге, бөек урыны.  Алардан иман, нур бөркелә. Азан кешеләрне, авыл халкын Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы кешедә матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кылып намазга баса, күңелендә рухи байлык туплый. Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кыла. 

III. Проблемалы ситуация булдыру.

Укытучы:Слайдка карыйбыз.Нәрсә күрәсез?

К.җ.Бу фотоны без узган дәрестән тыш чарада музейдан таптык.Бу безнең авылның мәчете булган бина.Без бу фотоны караганда иптәшләремдә авыл мәчете тарихын өйрәнү теләге туды.һәм без мәчет тарыхы турында проект эше төзергә булдык.Буген без  авылда беренче мәчет төзелү,беренче мулла кем булуы турында мәчеткә барып,авылдашларыбыз ярдәмендә бик күп мәглүмат җыйдык.

IV. Яңа материал аңлату.

Укытучы: Димәк, без бугенге дәресне ничек дип атыйбыз.

К.Җ.Кече Уруссу авылындагы мәчетләр тарыхыны багышланган “Азан тавышы тынмасын иде!”дигән проект эше төзибез.

Укытучы:нәрсәләр эшләрбез,нинди максатлар куярбыз.

К.җ.

-проект эшен газета чыгару формасында башкарырбыз;

-мәчетләр тарыхы белән танышырбыз;

- Авылның беренче мулласы һәм башка муллалары белән танышырбыз.

-чакырылган мәчетебез кунакларын тыңларбыз.

V. Мөстәкыйль эш. Төркемнәрдә эш.

Укытучы:Ә хәзер эшне башлыйбыз.Мин сүзне.Камиләгә бирәм.Ул бүген җитәкче ролен башкара.Сүзне аңа бирәм.

Алина:Исәнмесез,хәерле көн хөрмәтле кунаклар һәм дусларым.Бүген без бергәләп стенд газета төзербез.Газет чыгару өчен без авылдашларыбыздан бик күп мәгълүмат тупладык.Мәчеткә экскурсия ясадык.Шул мәгълүматлар белән танышып китик.

1 төркем – эзләнү вакытында туплаган мәчет тарихы турында таныштырыр.

2 төркем –Газизуллин Камил  мулла белән ташыштырып китәр.

3 төркем-Абдуллин Камил мулла белән ташыштырып китәр.

4 төркем- мәчет кунаклары хәзерге мәчет тормышы турында сөйләп китәр.

Эшне башлыйбыз.

-Беренче төркемгә сүзне бирәм.Рәхим итегез.

-Рәхмәт.

-Икенче төркемгә сүзне бирәм.Рәхим итегез.

-Өченче төркемгә бирәм сүзне.

-Бугенге көндә үзебезнең авылның мәчетенә мин сокланып туя алмыйм.Анда һәркөнне эш кайнап тора.Моны сөйләп китәр өчен мин сүзне кадерле хөрмәтле кунаклар сезгә бирәм.

-Хөрмәтле кунаклар1 Сезнең эшләгән эшләрегез кылган изгелекләрегез өчен зур рәхмәт.

Укытучы:Быел мәчетебгә 20 ел булды.Бу зурлап бәйрәм ителде.Шуңа багышлап  альбом төзелде.Сезгә шул альбомны карап китергә була.

Алина:

-Ә хәзер барыгызны бирегә чакырам.Газет чыгару өчен вазыйфалар бүлешик.

Эш бүленеше:

1.Баш редактор- үзем булам.

2.Рәссам-бизәүче-Камилә

3.Сүзлек белән эшләүчеләр-Инзилә

4. Матур әдәбият белән эшләүчеләр-Аяз,Әдилә,Раил.

Сөйләп киткән чыгышларыбызны газетага урнаштырыйк.Эшне башлыйбыз.

VI. Проектны яклау.

-Без  газетның исемен “Авылларда Азан тавышы тынмасын иде! -дип атала.Анда түбәндәгеләрне урнаштырдык:

- Мәчет тарихы;

 -Муллалар турында белешмә;

  -Мәчет тормышы.

Укытучы: Кабаттан  1990 елда мәчетле булу  - халкыбызның озак еллар күңелләребез түрендә йөрткән иң изге хыялы. Динебезнең өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү, безгә, хәзерге заман кешеләренә күрү насыйп булды. Моның кадерен белеп яшәү Аллаһы Тәгалә каршындагы һәрберебезнең изге бурычы. Мәчет - Аллаһ йорты буларак, кешеләрне тынычлыкка, татулыкка, үзара ихтирамга өндәүче саваплы урын. Укылган азаннарыбыз халыкны намаз гыйбадәтен кылырга чакыру гына түгел, авылларыбызга иман нурын тарата, шайтанны качыра. Тыңлаучыларның күңелләрен назлый, җаннарыбызга рәхәтлек бирә. Дулкыннары еракларга, иген кырларыбызга, болыннарыбызга яңгырый. Халкыбызга Аллаһының бөеклеген кат-кат искә төшерә.

II. Рефлексия . 

Бүгенге дәрестән тыш чарада эшләгән эшебездән сез канәгатьме ,бу турында ниләр әйтә аласыз?

-Әлеге газетны сез кайларга эләр идегез? Ни өчен?

К.җ.Бу эшне мәктәпнең игъланнар тактасына куеп иптәшләремдә мәчет турында  кызыксыну тудырыр идем.

К.җ.музейга куяр идек.һ.б.

Дәрескә йомгак.

Музейда укучылар менә мондый бик зур экспонат бар.Бу 1923 елгы коръән китабы.Без бу турыда алдагы класс сәгатьләрендә өйрәнербез.

Шигырь укып тәмамлана.

 Әй, азаным, моңлы азан, нурлы азан,
Яңгырап тор һәрдаим син манардан.
Килмәс илгә бәла-каза һичбер вакыт,
Саф күңелле һәм иманлы булыр халык.

Сусыз тилмергән җиһандай корылыкта
Тилмерәдер җаннарыбыз иман юктан.
Барып җит син һәр татарның йөрәгенә,
Очлырак бул син атылган һәрбер уктан.

Тамчы тамып таш тишә, дип сөйлиләр,
Шул тамчы бул син татарның йөрәгенә.
Динсез каткан күңелен син җебетерсең,
Иманлы татар дөньясын тергезерсең. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в стран иностранных слов" Внеклассное мероприятие по русскому языку "Путешествие в страну иностранных слов"

Цель данного мероприятия в занимательной форме  показать разные уровни функционирования русского языка: как одного из мировых языков, как языка народов, населяющих Россию, как государственн...

Методическая разработка уроков и внеклассного мероприятия «Проектная деятельность учащихся на уроках развития речи и внеклассном мероприятии по теме «Русские народные промыслы»

Проектная деятельность – один из лучших способов для совмещения современных информационных технологий, личностно-ориентированного обучения и самостоятельной работы учащихся. Главное – продумать ...

Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту. Методические разработки внеклассных мероприятий по физической культуре и спорту.

Аннотацияк учебно-методическим  разработкам внеклассных мероприятий  по физической культуре с использованием нестандартного оборудования. 1....

Методическая разработка внеклассного мероприятия по математике «Что такое коррупция». (8-9 классы) Внеклассное мероприятие по математике «Что такое коррупция»

Данная методическая разработка внеклассного мероприятия   «Что такое коррупция?»  составлена и применялась как внеклассное мероприятие по дисциплине “Математика»   для обучающ...

Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник). Внеклассное мероприятие, посвященное 23 февраля (военно-спортивный праздник).

-соединить спортивно-оздоровительную работу с патриотическим воспитанием   школьников   -развивать у детей мотивацию к занятию спортом   - формирование спортивных к...