Внеклассное мероприятие "Карга боткасы"
методическая разработка (5 класс)

Галиева Алсу Фанисовна

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы" разработано для учащихся 5 класса 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.docx23.65 КБ

Предварительный просмотр:

«КАРГА БОТКАСЫ»

Алып баручы:

Яз килә, яшәреп,

Яшәреп тә төш ярып!

Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар ямьле язны жылы яктан кара каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрэм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары, кулларын карга канатын каккан шикелле кагып, урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөргәннәр.

Карга әйтэ: кар! Кар!

Туем житте, бар, бар!

Ярма, күкәй алып бар!

Сөтен, маен салып бар!

Ипи, итен алып бар,

Карр, карр, карр!

Алып баручы Шуннан соң кешелэр азык-төлек алып, су буйларына яки тау итәгенә жыелганнар. Анда казан асып, ботка пешергәннәр, уеннар уйнаганнар, төрле биюләр биегәннәр. Бәйрәм бергәләп ботка ашау белән тәмамланган. Ләкин ботканы үзләре генэ ашап бетермәгәннэр, кошларга да «Рәхмэт кошкайлар , безгэ яз алып килдегез» дип калдырып киткәннәр.

Алып баручы

Хөрмәтле кунаклар һәм балалар! Хәзер без сезгә менә шушы борынгы бәйрәмне – яз бәйрәме булган Карга боткасын уйнап күрсәтербез.

 Өй күренеше. Балалар такмак әйтеп киләләр.

Өйдəме түтəй?

Җәтрәк бир күкәй,

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

Оның булса, он чыгар,

Пешерербез без чумар.

Шикәр кирәк, тоз кирәк, Чыгар, түтәй, тизрәк!

Синең кебек уңган түтәй

Бу дөньда бик сирәк.

Түтәй кәрҗингә күчтәнәчләр сала.

Түтәй. Мәгез, мә, үскәннәрем, рәхим итегез. Каргалар безнең сыйдан да авыз итсеннәр.

Балалар. Рәхмәт сезгә, мең рәхмәт, матур түтәй. Карга туе! Карга боткасы! Бәйрәмгә рәхим итегез, әйдәгез, әйдәгез, тизрәк килеп җитегез! Бергәләп язны чакырыйк, ул тизрәк килсен! Балалар чыгып китәләр.

Казан күтәреп бабай һәм ике әби килеп керә.

Бабай. Аллага шөкер. Килеп җиттек. Балалар килеп җиткәнче казан аса торыйк. Әсмабикә казанны кай төшкәрәк асыйк икән?

Әсмабикә. Миңнулла, әйдә монда асыйк. Гомер-гомергә без шушында карга боткасы пешердек бит.

Балалар керәләр. Җырлыйлар.

Кояш, кояш, кыздыр ныграк,

Салкыннар китсеннәр
Чәчәкләр калыксын аланда,

Кар эреп бетсен, кар эреп бетсен.

Яз килсен тизрәк

Кояш, син елмай.

Бу безгә язны китерсен,

Иң күңелле ай, иң күңелле ай.

Бибикамал. Тавышланмагыз, балакайлар. Тыныч гына сөйләшегез, югыйсә каргаларны куркытырсыз. Әйдәгез, безгә булышыгыз.

Бер бала бабайга утын ярыша, берсе казанга су китереп сала, берсе кәрҗин бушата.

Әсмабикә. Ягез әле, үскәннәрем. Бәйрәмгә килгәч, бәйрәм булсын. Каргалар да аңлар бүген безне. Бергәләшеп җырлап, уйнап алыйк.

Бабай. Менә шәп булды, казан асылды. Я, кайсыгыз казанны котлап китәр.

Кызлар. Без беренче, без беренче! Балалар җырлыйлар.

Карга әйтә: кар, кар!

Утлы учак бар, бар!

Ботка куярга кирәк
Ит тә кушарга кирәк.

Малайлар. Әйе шул, шулай шул,

Ит тә турарга кирәк,

Ите безгә – ирләргә,

Ә боткасы – кызларга!

Кызлар. Әйе шул, шулай шул

Майлы ботка кызларга

Ите булсын егетләргә

Егетләр көчле булсын

Гайрәтләре ташып торсын!

Бабай. Әйдәгез, балалар, инде каргаларны чакыра башлагыз. Килсеннәр, бәйрәмне күрсеннәр, җырларны ишетсеннәр. Безнең белән бергә боткадан авыз итсеннәр.

Балалар.

Карга, карга, карга, карга,

Баса, баса ак карга,

Кил инде син, кил тизрәк,

Безгә бит бәйрәм кирәк.

Кил син, ләкин шуны бел:

Безгә чын бәйрәм җитсен

Карга туе, яз туе

Гасырлар буе китсен.

Бибикамал. Менә рәхмәт, балакайлар, менә ичмасам булдырдыгыз!

Бабай. Кунакларны чакырыр вакыт та җитәдер инде. Әбекәйләр, ничек анда, ботка өлгерәме?

Әсмабикә. Өлгерде инде, өлгерде. Аллага шөкер. Бабай, бар син авылдан, кунакларны чакырып кил. Авылдашларыбыз да бу күңелле бәйрәмне күрсеннәр, безнең белән бергә уйнасыннар, көлсеннәр.

Бабай. Хәзер, хәзер, әбекәйләр. Хәзер чакырып киләм.

Бибикамал. Әйдәгез әле, балалар, кунаклар килгәнче уйнап-җырлап, биеп алыйк.

Балалар. Әйдәгез!

Әсмабикә. Әйдәгез , балалар, “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алыйк.

Балалар уйныйлар.

Бибикамал. Без яшь чакта егетләр белән капма-каршы такмаклар әйтешә идек. Әйдәге, такмак әйтешик.

Такмак әйтешәләр.

Бабай. Кунаклар килә. Каршы алыгыз.

1 бала.

Хуш киләсез, үтегез

Түрдән рәхим итегез.

Бездә бүген зур бәйрәм

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

2 бала.

Кулны-кулга алышып,

Кошлар кебек сайрашып

Уйнасак шулай бергә

Күңелсез булмас бер дә!

Әсмабикә. Кадерле кунаклар, балалар, әйдәгез “Чүпләмле” уйнарга!

“Чүпләмле” уены уйнала.

Бибикамал. Тәмле карга боткасы

Кызлар телен йотмасын

Бигрәк тәмле, бигрәк тәмле

Бигрәк тәмле боткасы.

Бабай. Кунаклар, балалар, иң элек каргаларны сыйлап китик. Канат очларында язны алып килгән өчен аларны сыйлыйк. Алар да бәйрәм боткасын авыз итсеннәр.

Балаларның учларына ботка салып чыга.

Әсмабикә.

Менә бусы –Җир анага.

Түбәсенә туклыгың бир,

Тамырына ныклыгың бир.

Бибикамал.

Менә бусы — күккә,

Яңгыр бирсен.

Кояшлы, җылы көннәр булсын!

Илгә туклык, гаиләгә иминлек килсен!  

 Аннан балалар боткаларын кар өстенә чәчәләр. Карга киеме кигән балалар ботканы ашыйлар.

Каргалар.

Кар! Кар! Кар!

Тәмле булды боткагыз!

Язлар килсен мул булып

Иген уңсын кыр тулып

Дуслар булсын һәр җирдә

Тынычлык булсын илдә!

Әсмабикә. Ә монысы сезгә, кунаклар. Сыйланыгыз. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы.

Кояш, чык, чык, чык

Тәти кашык базарда

Ботка пешә казанда

Батыр карны елак ит,

Җылың белән кунак ит.

Алып баручы.

 Үз илебездә,үз телебездә,үз җиребездә

Бәйрәм белән котлыйбыз сезне.

Илебезнең,елыбызның

Имин булсын һәр көне

Алып баручы.

Булдырдыгыз,укучылар.Афәрин!

Җырларыбыз юлдаш булсын,

Юлдаш булсын,яңгырап торсын.

Эшләрегез уңнан булсын,

Илебезне бизәп торсын

Алып баручы.

Ә хәзер әйдәгез карга боткасын авыз итәргә рәхим итегез..


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированная образовательная деятельность по обучению детей татарскому языку в ДОУ "КАРГА БОТКАСЫ - ВЕСЕННИЙ ПРАЗДНИК "КАША ДЛЯ ГРАЧЕЙ"

Первыми вестниками Весны являются грачи. С давних времён наш народ с уважением относился к этим птицам. И в честь их прилёта люди устраивали праздник «Карга боткасы» - «Каша для грачей». Главными учас...

Карга боткасы (Воронья каша).

Мероприятие для русскоязычных учеников. Праздновать встречу весны татары начинали со встречи птиц....

Карга боткасы

Весеннее развлечение для  детей...

«Татар халык бәйрәме “Карга боткасы”»

“Карга боткасы”бәйрәме белән таныштыру;укучыларның лексик байлыкларын тулыландыру;өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү;татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну хисе уяту....

"Карга боткасы" темасына технологик карта.

Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 нче сыйныф, рус төркеме....

Карга боткасы

Карга боткасы...

Сценарий праздника "Карга боткасы"

Сценарий проведения праздника "Карга боткасы" в рамках районного семинара учителей татарского языка и литературы...