Карга боткасы (Воронья каша).
классный час (5 класс) по теме

Ситдикова Эльвира Атласовна

Мероприятие для русскоязычных учеников. Праздновать встречу весны татары начинали со встречи птиц.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Бөгелмә шәһәре 6нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Ситдикова Эльвира Атласовна.

Карга боткасы.

Бу бәйрәм  март ахырында яки апрель башында башлангыч сыйныфларда рус балалары белән  үткәрелә.

Җиһазлау: кошларның рәсемнәре, киемнәре, әбинең, балаларның татар милли киемнәре, казан, кашыклар, тоз, ярма

Техник җиһазлары: манитофон (дискта кош тавышлары), проектор, компьютер, караоке диск .

Бәйрәм үтәлеше.

Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар, укытучылар, укучылар!

Яз:    Исәнмесез, кадерле дуслар!

Алып баручы: Исәнмесез, исәнмесез, сез кем буласыз?

Яз:       Мин, ямьле яз!

             Мин ерактан килдем сезгә,

Язлар иленнән.

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән җыеп алып,

 Тездем күлмәккә

 Иң-иң матурларын алдым

 Сезгә буләккә.

Җыр “Яз”.

Алып баручы:      Ямьле яз, кайда синең айларың-дусларың?

               Кызлар, беренче язның аен әйтегез әле?

Балалар залдан:     Март. 

Ай-кызы чыга.

Март:      Мин март.

Кара каргалар килде.

Түбәдән тамчы тама.

Көндез көн җылы була.

Суына кичкә таба.

Алып баручы:     Малайлар, икенченче язның аен әйтегез әле?

Балалар залдан:   Апрель.

Апрель:   Гөрләвекләр агалар,

Күктән кояш елмая.

Каңгылдашып торналар

Тезелеп үтте бая.

Алып баручы:    Балалар, язның соңгы ае нинди?

Балалар залдан:  Май.

Май:        Шаулап акты гөрләвекләр

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрдә дә, авылда да

Яңгырады яз җыры.

Балалар сәхнәдән төшәләр, залдагы балалар янына килеп, теләкләр әйтәләр.

1 укучы:       Җырлыйк әле,

Җырлыйк әле алтыны.

Җырласаң да килешәдер

Бүген бит бәйрәм көне.

2 укучы:       Өйдәме,түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

3 укучы:      Май кирәк, ярма кирәк,

  Карга туена бар да кирәк.

4 укучы:    Тагын булса он чыгар

Пешерербез без чумар.

Шикәр кирәк, тоз кирәк

Чыгар түтәй, тизрәк.

5 укучы:    Казанга бармак кирәк

Балыкка кармак кирәк.

Шәкерткә акча кирәк

Карга туена бар да кирәк.

Балалар сәхнәгә менәләр. Ак әби чыга.

6 укучы:    Карык – карык карга таз.

Хатаның үлгән былтыр яз.

Каенсарда казан ае.

Балаларның һаман ач.

Казан асмый ярамас.

7 укучы:   Ә әбекәй, әбекәй,

Пешер безгә тәмлекәй.  

Пешер безгә ботка да,

Пешер бераз әлбә дә.

Тагын булсын күкәй,

Шикәр белән тәмле чәй.

Рәхмәт әйтеп, әбекәй

Без итәрбез чәбекәй.

Ак әби:       Булыр, балалар бары да булыр.

Карга килер – казан асар.

Торна килер – тоз салыр.

Саескан килер – салма салыр,

Песнәк килер – пешерер,

Чыпчык килер – тикшерер,

Карга ашап бетерер

Кап та коп!

Алып баручы: Утыр, Ак әби, урындыкка, ә балалар бииләр, җырлыйлар, уйныйлар,                                 кошларны сыйлыйлар. Ботка пешә, ә без уйныйк әле.

Бию.

Алып баручы:   Балалар, сезнең кошларның тавышларын ишетәсегез бармы?  

Кошларның тавышлары ишетелә.

Тавышларны ишеткәч, кошлар чыгалар. Берсе кара карга, берсе грач.

Сыерчык:    Ерак-ераклардан канат кагып

                       Диңгезләрне кичеп, арып-талып

                       Туган җиребезне сагынып кайттым

                       Җылы яктан сәлам алып кайттым.

Скворец:      Вот я, скворушко,

Греюся на солнышке.

Я находчив, ловок, смел.

Я сегодня в огороде

Всю капусту осмотрел.

И со всех листов капустных

Червяков поел! Как вкусно!

Карлыгач:   Койрык озын, ак түшем

Кыска томшык мин үзем

Соңга калып киләм мин

Чебен, черкиләр чүплим

Үз эшемне беләм мин.

Ласточка:     Спереди у меня рыльце

                       Сзади вильце.

                       Хоть и птичка я мала,

                       Зато за морем была.

Күке:            Бала чыгармыйсыз, диеп

Гаеплисез, мин беләм

Йонлач кортларны аулыйм мин

Мактаулы шуның белән.

Кукушка:    Солнцем залита опушка

Разогрелся летний день.

Я, проказница-кукушка,

Куковать уселась в тень.

Сандугач:    Төскә-биткә бәхәссез

Гап-гади кош мин үзем.

Тавышымны тыңлап кара,

Кемлегемне белерсең.

Соловей:      Маленький да серенький

                       С виду не приметный.

                       Голос звонкий, нежный.

                       Кто же я такой? Соловей.

Кара карга: Килдек, килдек, очып ерак җирдән,

Курыкмыйча ачы, салкын җилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без.

Гафу, дуслар, озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап, тизрәк

Бала-чага үрчетергә кирәк.

Грач:             Я, черный грач,

                       Полевым червям враг.

                       За трактором хожу

                       Ни одного не пропущу.

Алып баручы:  «Ай, былбылым» җырлыйк әле.

 Караоке куела.

«Ай, былбылым».

(Татар халык җыры)

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыдельнең камышы.

Таң алдыннан чут-чут килә

Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделдә таң ата.

Таңнар ата, өзелә үзәк,

Җырлата да елата.

Ай былбылым, вай былбылым,

Кунып сайрый талларга.

Синең хакта серләремне

Сөйлим сандугачларга.

Алып баручы:  «Оча, оча, карга оча…» уен уйныйк әле.

Ак әби: Балалар, уеннарыгыздан туктап торыгыз, ботка пеште, чәй кайнады.

Алып баручы: Ак әби, кемгә ботка була?

Ак әби:  Менә бусы җир-анага.

Җир-анасы – җирән сакал

Түбәсенә туклыгын бир,

Тамырына ныклыгын бир,

Ил өстенә муллыгың бир

Ил эчендә безгә дә бир.

Менә бусы – суга.

Су иясе тотмасын.

Менә бусы – күккә.

Яңгыр бирсен!

Кояшлы җылы көннәр бирсен!

Бусы каргаларга.

Канат очларында язны алып килгән өчен. (казанны кошларга бирә).

Каргалар:   Кар, кар, тәмле ботка бар, бар.

 Кар, кар, әйбәт дуслар бар, бар.

Ак әби: Ә калганы сезгә, балалар.

Балалар: Рәхмәт сезгә, рәхмәт яусын!

1 укучы: Уйнадыгыз гөр килеп,

Җырладыгыз бергәләп.

Әйтерсең сез бакчадагы

Очып йөргән күбәләк.

2 укучы: Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

3 укучы:  Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Алып баручы:  Безнең күңелле бәйрәмебез тәмамланды. Сау булыгыз, кадерле дуслар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированная образовательная деятельность по обучению детей татарскому языку в ДОУ "КАРГА БОТКАСЫ - ВЕСЕННИЙ ПРАЗДНИК "КАША ДЛЯ ГРАЧЕЙ"

Первыми вестниками Весны являются грачи. С давних времён наш народ с уважением относился к этим птицам. И в честь их прилёта люди устраивали праздник «Карга боткасы» - «Каша для грачей». Главными учас...

Карга боткасы

Весеннее развлечение для  детей...

«Татар халык бәйрәме “Карга боткасы”»

“Карга боткасы”бәйрәме белән таныштыру;укучыларның лексик байлыкларын тулыландыру;өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү;татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну хисе уяту....

"Карга боткасы" темасына технологик карта.

Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 нче сыйныф, рус төркеме....

Карга боткасы

Карга боткасы...

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы"

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы" разработано для учащихся 5 класса...

Сценарий праздника "Карга боткасы"

Сценарий проведения праздника "Карга боткасы" в рамках районного семинара учителей татарского языка и литературы...