Карга боткасы
творческая работа учащихся (5 класс)

М.Гульнара Ш.

Карга боткасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karga_botkasy.docx26.51 КБ
Файл karga_botkasy.pptx850.57 КБ

Предварительный просмотр:

Эчтәлек

Кереш........................................................................................................................2 Төп өлеш

  1. Бәйрәмнең тарихы………………………………………………………….4
  2. Көтеп алынган бәйрәм…………………………………………………… .5

3. Милли традицияләрне саклау – безнең бурыч………………………........5

Йомгаклау.................................................................................................................7

Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................................................8

«Карга боткасы»

I. Кереш

Татар халкы - бик борынгы халык. Ул элек - электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык - искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу -татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Әгәр татар халкының үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Җыр минем халкымның аерылмас юлдашы булган. Кайгы-хәсрәтне, сагыну-сагышны алар җыр белән басканнар. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Шунысы аяныч , бүгенге көндә әби-бабаларыбыздан килгән күп кенә бәйрәм һәм йола күренешләре югалып бара . Менә шуны истә тотып, без туган ягыбызда онытылып бара торган милли йолаларның берсе - “карга боткасын” өйрәнергә уйладык .

Эшнең максаты: эзләнү эшчәнлеге өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, туган ягымның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тикшереп, татар халкы тарихын өйрәнүгә өлеш кертү.

Бурычлар: төрле бәйгеләрдә чыгыш ясау күнекмәләре һәм аралашу этикасы булдыру, интервью алырга өйрәнү.

Эзләнү методлары: күзәтү, әңгәмә (интервью), төрле әдәби чыганаклар белән эшләү, чагыштыру.

 Көтелгән нәтиҗә:

-Әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләнә. Балалар ана телендә дөрес һәм матур итеп аралашырга өйрәнә.

-Татар халкының электән килгән бәйрәмнәрен,йолаларын өйрәнәләр.

-Халык-аваз иҗаты белән кызыксаналар,аңа хөрмәт белән карыйлар.

Гипотеза

Татар халкының милли бәйрәмнәре һәм йолаларында халыкның олысы-кечесе актив катнаша, һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибендә үзенә сеңдерә һәм гүзәл сыйфатлар тәрбияли дип уйлыйм.)

II Төп өлеш

  1. Бәйрәмнең тарихы.

«Карга боткасы» ның мәгънәсе, тарихы нинди, тамырлары кая тоташкан икән дигән сорау туа.

Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре Идел буенда яшәгән башка күрше милләт халыклары: башкорт, мари, удмурт, шулай ук руслар белән зур уртаклыкны күрсәтә.Борынгы төркиләр, башка күп халыклар кебек үк, яз җитүен түземсезлек белән көтеп алган. Борынгы татар халкында язны кара каргалар алып килә дигән ышану булган.

Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне карга боткасы йоласы уздырылган. Карга туе кара каргалар килгәч уздырылган. Карга боткасыннан каргалар өчен дә өлеш чыгарылган.

Бу йоланың килеп чыгуын аңлау кыен түгел : борынгы игенче ел фасыллары алмашынуының закончалыкларын аңламаган. Шуңа күрә кыш мәңге дәвам итеп, яз җитмәскә мөмкин дип уйлаганнар. Шундый бәла килмәсен өчен, язны чакырып, аны йолалар ярдәмендә тизрәк җиткерергә тырышканнар.

Бу көнне яшьләр яки балалар өй саен «карга боткасы» өчен ярма, май, он, йомырка җыйган. Балалар куллары белән карга канат каккан шикелле кыланып урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә чакырганнар.

Ярма-майларны җыеп бетергәннән соң, яшьләр авыл читенә, тау башларына, су буена яки башка авыл халкы җыела торган берәр урынга юнәлгән. Анда казаннар асканнар, авыл әбиләре, апалары җыелган ризыклардан ботка пешергәннәр. Яшьләр бу вакытта төрле уеннар уйнаган. Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган. Калган ботканың бер өлешен җир - су ияләренә дип җиргә салып калдырганнар. Ә бер өлешен авылга алып кайту мәҗбүри булган. Халыкта «карга боткасы» ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый дип ышану яшәгән.

«Карга боткасы» - уеннар, такмаклар, «тылсымлы» әйтелмәләр ярдәмендә җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләгә иминлек, язның , кояшлы җылы коннәрнең тизрәк килүен теләп , табигать көчләренә эндәшү , кырда пешерелгән ботканы җиргә , суга сибеп , җир-ананы хөрмәтләү , явыз рухларны куалау йоласы булган .

Каргаларны изгеләштерү, алар кайтуын бәйрәм итү йоласы бик борынгы заманнардан каргаларның җиргә җан алып кайтуы белән бәйле булырга да мөмкин.

Тора-бара бу йолалар үзенең борынгы сыйфатларын югалтып , язгы бәйрәмгә әверелеп калган. Бүгенге көндә язгы бәйрәм дә кимеп бара.

  1. Көтеп алынган бәйрәм.

Бу йола - бәйрәм районыбызның берничә авылында гына сакланып калган.

Бәйрәм май аеның беренче көннәрендә уткәрелә. Иртәгә ботка пешерәсе дигән көнне, һәр йортта хуҗабикәләр төрле-төрле ярмалар, май, тоз, йомырка, ит, борчак, бәрәңге әзерләп куялар. Иртән таң атуга 7-13 яшьлек малайлар, янчык, чиләк, сумкалар тотып өйдән-өйгә кереп боткага азык-төлек җыялар. Балалар капкадан керүгә, хор белән :

« Карга әйтә: кар, кар,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сый, маеңны салып бар».

«Карга әйтә: туем җитте Ярма, күкәй алып бар, Сөт -маеңны алып бар, Ипи-чәең алып бар.. Өйдәме тутәй, тизрәк бир күкәй. Бирсәң безгә өч күкәй Тавыгың салыр йөз күкәй” ,- дип кычкыралар.

Хуҗабикә әзерләп куйган әйберләрен балаларның савытларына бушата. Һәр төр азык аерым савытка салына. Әйберләрне алып бетергәч , балалар тагын хор белән “Бал-бал күкәй, рәхмәт түтәй”- дип кычкыралар.

Бу вакытта авылның яше, карты, бигрәк тә әбиләр оныкларын җитәкләп, матур киемнәрен киеп, кашык-савыт алып болынга җыела.

Ботка пешүгә дуслар ,танышлар җир өстенә өстәл көйләп ботка белән сыйланалар. Ашап туйгач балалар төрле уеннар уйныйлар. Өлкәннәр дөнья хәлләрен ,хәл-әхвәлләрен сөйләшәләр .

  1. Милли традицияләрне саклау – безнең бурыч

Бала - чаганың йорттан - йортка кереп йомырка, төрле тәм - томнар җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган .Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сөйләшкәннәр, аралашканнар . Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы яки оялчанмы - гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Икенче яктан исә, балалар да өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын, түземлелеген сынаган.

III. Йомгаклау

Туган як тарихын, аның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү ни өчен кирәк соң?

Эшебездә шушы сорауларга җавап эзләдек. Эзләнү барышында төрле әдәби чыганакларны өйрәндек, әңгәмәләр кордык, шактый мәгълүмат тупладык һәм аларны анализлап , иҗади эшебездә кулландык

Димәк, онытыла барган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне кире кайтарырга кирәк. Безнең алдагы максатыбыз:

- «Карга боткасы» бәйрәме быел районыбызның кайсы авылларында үткәрелгән шуны билгеләргә һәм яңа мәгълүматлар тупларга

- Киләсе уку елында бу бәйрәмне үзебезнең лицеебызда да үткәрергә.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Вәлиуллин М.А. Балачак илендә. Башлангыч сыйныф укытучыларына, сыйныф җитәкчеләренә кулланма. – Казан, 2009
  2. Халикова Р.Ш.  Раушан көзге. – Казан, 2009


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Карга боткасы Карга боткасы

Слайд 2

Б үгенге көндә әби-бабаларыбыздан килгән күп кенә бәйрәм һәм йола күренешләре югалып бара . Менә шуны истә тотып , без туган ягыбызда онытылып бара торган милли йолаларның берсе - “карга боткасы “н өйрәнергә уйладык . Эшнең максаты: эзләнү эшчәнлеге өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, туган ягымның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тикшереп, татар халкы тарихын өйрәнүгә өлеш кертү. Бурычлар: төрле бәйгеләрдә чыгыш ясау күнекмәләре һәм аралашу этикасы булдыру, интервью алырга өйрәнү.

Слайд 3

Борын - борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр , ди . Алар ямьле җылы яктан кара каргалар алып килә икән , дип уйлаганнар . Шуның өчен карлар эреп , сулар ага башлагач , аны оештырганнар . Аны “ Карга боткасы ” дип атаганнар . Борын - борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр , ди . Алар ямьле җылы яктан кара каргалар алып килә икән , дип уйлаганнар . Шуның өчен карлар эреп , сулар ага башлагач , аны оештырганнар . Аны “ Карга боткасы ” дип атаганнар .

Слайд 4

Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән –өйгә йөргәннәр-йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар . Шулай авылны урап уткәннән соң, ярма, май, сөт алып , табигатьнен иң куркәм җиренә - ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче , төрле уеннар уйнаганнар , җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң,бергәләп, ботка ашаганнар . Ботканы балалар узләре генә ашап бетермәгән, аның куп өлешен , каргаларга дип , ялан өстенә сибеп калдырганнар , чишмә суына корбан иткәннәр .

Слайд 5

Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык , күкән яңгыр , кояштан җылылык табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары – таннары белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен , язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр. Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык , күкән яңгыр , кояштан җылылык табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары – таннары белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен , язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированная образовательная деятельность по обучению детей татарскому языку в ДОУ "КАРГА БОТКАСЫ - ВЕСЕННИЙ ПРАЗДНИК "КАША ДЛЯ ГРАЧЕЙ"

Первыми вестниками Весны являются грачи. С давних времён наш народ с уважением относился к этим птицам. И в честь их прилёта люди устраивали праздник «Карга боткасы» - «Каша для грачей». Главными учас...

Карга боткасы (Воронья каша).

Мероприятие для русскоязычных учеников. Праздновать встречу весны татары начинали со встречи птиц....

Карга боткасы

Весеннее развлечение для  детей...

«Татар халык бәйрәме “Карга боткасы”»

“Карга боткасы”бәйрәме белән таныштыру;укучыларның лексик байлыкларын тулыландыру;өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү;татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну хисе уяту....

"Карга боткасы" темасына технологик карта.

Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 нче сыйныф, рус төркеме....

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы"

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы" разработано для учащихся 5 класса...

Сценарий праздника "Карга боткасы"

Сценарий проведения праздника "Карга боткасы" в рамках районного семинара учителей татарского языка и литературы...