Карга боткасы
план-конспект на тему

Весеннее развлечение для  детей

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon karga_botkasy.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

КАРГА БОТКАСЫ

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдә кояш, кошлар сүрәтләре төшерелгән. Матур көй уйнатыла. Балалар залда утыралар.

1 нче алып баручы:

  Тамчы тама кыектан,

Турылап та кыеклап

Тамчы тама тып та тып

Булмый язны туктатып!

 Төнлә суык шартта шарт

Кайсы ай бу? (Әйе март)

Яз – табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Хәзер язның беренче ае гына . аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин, кояш барыбер үзенекен итә,җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар.көннәр озыная бара.

Яз кояшы емаеп карау белән, бөтен табигатҗ кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлый: каргалар, сыерчыклар, торналар. Ә песнәкләр һәм чыпчыклар тагында күңеллерәк чыркылдаша башларлар. Язгы җылы җил агачтагы яшҗ бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзаялар баш калкытыр.

Ә бүген әле март кына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз – матур, шатлыкларга  бай, күңелле вакыт. Түрдән уз, яз!  

2 нче алып баручы:

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп , кояш көлә

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә

Әйтегезче кайсы вакыт

Яздагыдан ямлерәк

Кыш айларын да яратам

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, көктә алсу

Нур сибеп, кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

 1 нче алып баручы: Әйдәгез әле 4 нче һәм 6 нчы төркем балалары “Яз килә” дигән җырны җырлап күрсәтсеннәр

2  нче алып баручы: Балалар, карагыз әле, Кара каргалар килгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.

Кара каргалар. Исәнмесез, балалар!

1 Кара карга:

Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә,              

Без кайтабыз сагындырган

Туган үскән җирләргә.

2 Кара карга:

Көннәрне юлда үткәреп,

Куанышып сезгә очтык,                  

Канатларга күтәреп,                 

Сезгә яз алып кайттык.

3 Кара карга:

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы 

Сагынып көткән яз килә!

4 Кара карга:

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам          

Әмма яз күңеллерәк!

1 нче алып баручы:  Әйдәгез әле, балалар, “Очты, очты, каргалар!” уенын уйнап алыйк.(барлык балалар белән)

“Очты, очты, каргалар!” уены

      Балалар түгәрәк ясап басалар. Алып баручы түгәрәкнең уртасына чыга һәм: “Очты, очты, казлар очты!” – дип, кулы белән очкан сыман хәрәкәт ясый. Башкалар аның артыннан кабатлый. Шулай берничә кат оча торган кошларны, әйберләрне 9самолет, вертолет, шар һ.б.) очыргач, искәрмәстән генә: “Очты, очты, курчаклар очты!” – дип очмый торган берәр әйбернең исемен атый.Бу вакытта түгәрәктәгеләр кулларын күтәрмәскә тиеш.

2 нче алып баручы:   Карагызчы, нинди матурлык, җиргә ямь биреп, Яз килә, Яз килә!

Яз. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнме, Яз!

Яз. Гайбәт бетсен телегездә,

Орыш бетсен илегездә

Ачу китсен йөзегездән-

Шулай икән, киләм сезгә!

Яз. Бурычларны кичерегез,

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә,

Йөрәгемә юл салыгыз,

Шулай икән, киләм сезгә!

Яз. Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз,

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз –

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз!

1нче алып баручы:

Әй, дуслар, килегез,

Күңел ачу көнебез

Татарча матур итеп

Без биибез, күрегез!                      

Татарча бию.

2нче алып баручы

Яз иртәсен котлагандай матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт,

Бизәкләгән төсле булды бөтен һава,

Кар өстенә шыбыр-шыбыр Ләйсән ява!  

“Кояш белән яңгыр” уены уйнала. (4-6-8 нче төркем балалары уйный) Зонтиклар белән

       Тәрбияче: “Әйдәгез, балалар, шундый матур кояшлы көндә уйнарга чыгыйк!” – ди. Балалар матур көйгә зал буйлап йөриләр, кулларын чәбәклиләр. Тәрбияче: “Яңгыр килә!” – диюгә, тәрбияче тоткан кулчатыр астына йөгереп килеп качалар. Уен берничә тапкыр кабатлана.

1 нче алып баручы:

Әй, дуслар, килегез

Күңел ачу көнебез,

Әйдәгез, күмәкләшеп,

Бергә җырлап алабыз 12 нче төркем балалары “Туган ил” җырын җырлап күрсәтәләр 

             

Хуҗа Насретдин керә. (Музыка уйнала)

2нче алып баручы:  Әссәламегаләйкем, Хуҗа Насретдин!

Хуҗа Насретдин. Вәгаләйкем әссаләм! Исәнмесез! Әйтегез әле, бу Буа базары буламы?

Балалар: Юк!

Хуҗа Насретдин: Бик зур күренә! Казан базарыдыр, ахрысы! Сөбханалла!

1 нче алып баручы:  Хуҗа Насретдин, бу базар түгел, бу бит балалар бакчасы.

Хуҗа Насретдин: Яхшы, яхшы, миңа бакчада да ярый. Бакча булгач, анда ял итеп тә алырмын.

2 нче алып баручы:  Хуҗа Насретдин! Ә бүген бездә  бәйрәм. Ә сез безнең олы кунагыбыз булырсыз. Сезне бик күп мәзәк, мәкаль, табышмак, такмаклар белә дип ишеткән идек. Безгә дә сөйләмәссез микән?

Хуҗа Насретдин: Була ул, тыңлагыз! Мин мәкальне башлармын, сез тәмамларсыз.

Тырышкан табар... (Балалар: Ташка кадак кагар)

Кем эшләми... (Балалар: Шул ашамый)

Ялкау утырып йоклый... (Балалар. Ятып ашый)

1 нче алып баручы:  Ә хәзер ,әйдәгез, уйнап алыйк.

Зур төркемдәге балалар белән уеннар оештыру:

 “Җир сукалау” уены 5-10-12-13 нче төркем балалары уйный 2 шәр бала (Музыка уйнала)

Уенда ике бала катнаша. Алар залның бер ягында, ә залның икенче ягына –  озын бау бәйләнгән уенчык тракторлар. Уйнаучылар, тәрбияче сигналы буенча, бауны йомгакка чорный-чорный, тракторларны үзләренә таба тартып китерәләр. Тракторы алдан килгән бала җиңүче була.

“Күңелле саннар” уенын 12-5-10 нчы төркем балалары уйный (Музыка уйнала)

“Түбәтәй” уенын 4-6 нчы төркем балалары уйный

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

                  Түп-түп, түбәтәй,

                  Түбәтәең укалы.

                  Чиккән матур түбәтәең

                  Менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса,  шул яз турында шигырь сөйли.

2 нче алып баручы:

Яшьләр өчен шатлык син,

Картларга да тансык син,

Халык үлмәс-син үлмәсәң,

Мәңге яшә, Насретдин!

Биеп алчы, Насретдин!

Ялындырма, Насретдин!

Насретдин бии.

Хуҗа Насретдин. Миңа китәргә кирәк,

Атым, кузгал, юлга,

Төшке намазым кала!

1 нче алып баручы: Балалар  әле безнең язга карата теләкләребездә бар шуларны тыңлап китик әле

7 нче төркем баласы

Әйтче, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең?

Иң матур җир - Туган җир ул,

Онытма моны, балам!

Еллар тыныч булсын!

Игеннәр мул булсын! 

.

10 нчы төркем баласы:

 Яңгыр, яу, яңгыр яу,

Иләкләп, чиләкләп,

Пәрәмәчләп, коймаклап.

Арышларның башагы

Ач булмасын, тук булсын,

Сыерларның сөтләре

Аз булмасын, күп булсын!

4 нче төркем баласы:

 Кояш чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда.

Тәти кашык базарда.

Кирәкми безгә салкын,

Кирәк безгә саф алтын.

6 нчы төркем баласы

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,

Кешеләрне, табигатьне,

Саклагыз сез аларны.

2 нче алып баручы:

Таңнар саен хәерле көн телим

Аяз күкләр телим җиремә

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә

1 нче алып баручы:

Юлчыларга хәерле юл телим

Чәчәкләргә карап елмаям

Җиргә якты җылы нурын сипкән

Кояшыма карап сокланам.

2нче  алып баручы:

Ә хәзер сезнең өчен 4-6 төркем балалары “Күмәк бию” биеп күрсәтерләр

1нче  алып баручы: Кадерле балалар, хөзмәткәрләр шуның белән бүгенге бәйрәмебез тәмам. Балалар, кошларны сакларга, якларга аларны рәнҗетмәскә  кирәк. Игътибарыгыз  өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированная образовательная деятельность по обучению детей татарскому языку в ДОУ "КАРГА БОТКАСЫ - ВЕСЕННИЙ ПРАЗДНИК "КАША ДЛЯ ГРАЧЕЙ"

Первыми вестниками Весны являются грачи. С давних времён наш народ с уважением относился к этим птицам. И в честь их прилёта люди устраивали праздник «Карга боткасы» - «Каша для грачей». Главными учас...

Карга боткасы (Воронья каша).

Мероприятие для русскоязычных учеников. Праздновать встречу весны татары начинали со встречи птиц....

«Татар халык бәйрәме “Карга боткасы”»

“Карга боткасы”бәйрәме белән таныштыру;укучыларның лексик байлыкларын тулыландыру;өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү;татар халык бәйрәмнәренә карата кызыксыну хисе уяту....

"Карга боткасы" темасына технологик карта.

Әдәби уку дәресенә технологик карта. 4 нче сыйныф, рус төркеме....

Карга боткасы

Карга боткасы...

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы"

Внеклассное мероприятие "Карга боткасы" разработано для учащихся 5 класса...

Сценарий праздника "Карга боткасы"

Сценарий проведения праздника "Карга боткасы" в рамках районного семинара учителей татарского языка и литературы...