Разработка урока
методическая разработка (8 класс)

Галиева Алсу Фанисовна

8 нче класслар өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл masel_galiev_konkurska_esh.docx34.13 КБ

Предварительный просмотр:

Класстан тыш уку. 8 класс укучылары өчен.

Тема: Җирдә нигез тамыр кирәк, хәтта җансыз ташка да...

Максат: Марсель Галиевнең биографиясен өйрәнү, «Нигез» повестен укып анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү; сентименталь рухтагы әсәрләр укырга күнектерү; тарихи үткәнебезгә ихтирам, тәрбияләү; туган җирнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – катлаулы текст белән эшләү, иң әһәмиятлесен таба белергә өйрәнү.

Предмет – Марсель Галиев иҗаты белән танышу, “Нигез” повестен уку.

Шәхескә кагылышлы – тарихи үткәнебезгә ихтирам тәрбияләү; туган җирнең, туган нигезнең кадерен белергә өйрәтү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру.

Шәхси: туган җирнең кадерле булуын аңлау; тарихи үткәнебезгә игътибарлы булу.

Регулятив: үз фикерләрен әйтә белү.

Танып белү: укытучының сорауларына җавап бирә белү;эпик әсәрне анализлау алымнарын үзләштерү; эчтәлеккә карата үз фикерләрен белдерә һәм бәя бирә белү.

Коммуникатив: укуытучының, сыйныфташларының сорауларына җавап бирә белү; үз фикерләрен телдән яки язмача җиткерә белү.

Материал: М.Галиев “Нигез”повесте.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), М.Галиевнең тормышы һәм иҗаты турында презентация, китаплары.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру

Психологик уңай халәт тудыру.

2. Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы..

- Укучылар, дәресне Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән башлыйсым килә. (Милли көй яңгырый. Экранда Гали авылы күренеше. )

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәү өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә —

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле,

Туган ягы кирәк кешегә.

(Укучыларның игътибары экранга юнәлтелә.

Укытучы:

  1. Шигырьдә сүз нәрсә турында барды?

К.Җ.:-Шигырьдә сүз туган як турында барды.

2. Нәрсә соң ул туган як?

К.Җ.:- Туган як ул — туган өй, тәпи басып киткән җир.

3. Сез үзегезнең туган ягыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз?

К.Җ.: - Минем туган җирем дөньяда тиңе булмаган чәчәкләргә бай. Яшәү куанычы белән очып йөргән күбәләкләргә, кошларга бай. Ерак җирләргә ургылып агучы елгаларда да, тешләрне камаштырырлык салкын сулы чишмәләрдә дә минем туган ягым.

5. Әдәбиятта Туган җир, туган ил, туган туфрак темасы бик күп

әсәрләрдә чагыла. Ни өчен кешегә Туган ягы кадерле икән?

К.Җ.: -Чөнки анда һәр нәрсә күңелгә якын. Анда аның туган йорты,якын кешеләре: әти-әнисе, әби-бабасы яши.

6. Без сезнең белән туган якка багышланган нинди әсәрләр беләбез?

К.Җ.: - Г.Тукай “Туган авыл”, Г.Ибраһимов “Алмачуар”, Г.Бәширов “Туган ягым-яшел бишек.”Һ.б.

7. Туган авыл!Туган йорт!Бу сүзләрне башкача ничек әйтеп була?

К.Җ.: -һәркем туган йорт,һәркем яши торган авылдагы йорты,яши торган нигезе

8. Әйе.Туган йорт-ул синең яши торган йорт,синең  туган нигезең.Укучылар

туган җир, туган нигезнең кадерле булуы турында язган әдипләребез

арасында  Марсель Галиев та бар.

Укытучы:

-Алдыгыздагы матур китапны ачтык,М.Галиевның нинди әсәрен укыячакбыз,исемен карыйбыз.

-Бүгенге безнең дәреснең темасы ничек булыр?

К.Җ. М.Галиевның “Нигез” повесте белән танышу

Укытучы: Кем эйтер  дәреснең максаты нинди булыр?

К.Җ.  М.Галиевнең “Нигез” повестен уку,эчтәлеген аңлау,сорауларга җавап бирү Һ.б.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Язучының иҗаты, тормыш юлы турында мәгълүмат.

1) – Марсель Галиев иҗаты сезгә танышмы?

2) Язучы турында презентация карау яки укытучының портрет, китапларын күрсәтеп сөйләве.

2. “Нигез ” хикәясенең 1нче өлешен уку.

А) Өянке образына багышланган бүлекне укытучының сәнгатьле укуы, Укучыларны чылбыр буенча укыту Укучылар укытучының сорауларына җавап бирү рәвешендә үз сүзләре белән эчтәлек сөйлиләр.укучылар тыңлыйлар.

Укытучы:-Ә хәзер сорауларга ңавап бирербез.

  • Нәрсә турында сүз бара? Вакыйга кайда бара?
  • Өянке образы ни өчен бирелгән? Сезнең өй янында нинди агач үсә?

Аны кем утыртканын беләсезме?

  • Бу бүлектә Өянке нәрсәләрне күзәтә? Үткәннәрдән Өянке нәрсәләрне

хәтерли?

  • Бу өлештә сынландырулар бармы? Укып күрсәтегез.
  • Әсәрдәге символик образларны табу (укытучы ярдәмендә):

Өянке – туган нигез;

Кулъяулык – бирелгән вәгъдәгә тугры калу, көтү;

Боҗралар – хәтер.

  • Бу өзектә нинди йола турында әйтелә? (печән өмәсе)

Укытучы:  -Укучылар “Печән өмәсе”-бу татар халкының җәйге бер йоласы. Борынгы йолаларның барысы да крестьян хезмәте белән, авыл хуҗалыгы эшләре белән, табигать кануннары белән бәйле булган. Һәр йоланың дә үз вакыты, үз тәртибе булган.Ә хәзер сингапур структурасы ярдәмендә татар халкының йолалары ни өчен кирәк булуын ачыклап китик. 2 төркемгә бүленеп утырыйк.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН (“подумай-запиши-обсуди в команде”) – һәр укучы башта уйлый, аннары фикерен дәфтәргә яза. Эшне төгәлләгәннән соң, төркемдә аңлаша, сөйләшә.

   Мин сезгә берничә сорау берермен.Башта 10 секунд уйларга бирелә.Аннан үзегез сорауга җавапны дәфтәрләрдә 1 минут язалар , төркемнәрдә 2 минут фикер алышасыз

-. Татар халкының йолалары, бәйрәмнәре турында нәрсәләр әйтә аласыз? Аларны без өйрәнергә тиешме  ?

К.җ. Без татарлар үзебезнең йолаларны бәйрәмнәрне өйрәнеп,үзебездән соң килгән буынга тапшыра барырга тиеш.Мәсәлән, Кич утыру йоласы.Җыелышып ял иткәндә һәркем үзенең кул эшен башкара.Монда  кеше вакытын бушка уздырырга тиеш түгел.Һәркем эш белән шөгыльләнергә тиеш.

К.җ.Борынгы йолаларда өлкән буын кешеләре яшь буынга бик күп файдалы киңәшләр биргән.Мәсәлән, авыр хезмәтне бергә башкарырга,ярдәмләшеп яшәргә,һ.б.

Укытучы:

-Димәк, татар халкының йолалары, бәйрәмнәрен белү кирәк.  Безнең әби-бабаларыбыз аны бүгенге көнгә кадәр саклап алып килгәннәр. Һәм инде вахабичылык, наркомания, эчкечелек чәчәк аткан заманда шушындый кара афәтләргә кушылып китмичә, үзебезнең киләчәгебезне уйлап, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган матур гореф-гадәтләрне саклап буыннан буынга тапшыру сезнең изге бурычыгыз булып тора.

-Ә хәзер әсәрне укуны дәвам итәбез.

Б)Укучыларны чылбыр буенча укыту Укучылар укытучының сорауларына җавап бирү рәвешендә үз сүзләре белән эчтәлек сөйлиләр. Сорауларга җавап бирү:

  • Вакыйгалар кайда дәвам итә? Кемнәр турында сүз бара?
  • Сугышта исән-сау калырга хыялланган Байтирәк нәрсә турында

уйлаган? Уйларын кайчан тормышка ашыра? Шул юлларны табып укыгыз.

К.Җ. : “Госпитальдә ятканда, гел бер уй уйлый идем: исән-имин калып, шушы өянке төбенә кайтып бер утырсам, үлсәм дә үкенмәм, дип... ун елдан артык вакыт үткән, менә беренче тапкыр киләм. Әйткәнен оныта шул адәм баласы...”

  • Байтирәкнең хатыны кем исемле? Алар ничек танышканнар? (әсәрдән

кабат шул урыннарны табып уку)

  • Өянке турында Байтирәк нинди сүзләр әйтә? Укыгыз.

К.Җ.: “Әткәйдән калган мирас бит бу безнең... Берәрсе кисеп аударгандыр дип, иртәләрен куркып уянам.”

  • Аның Хикмәтулла исемле абыйсы барлыгын ничек белеп була? Алар

үзара дус яшиләрме?

  • Өянкенең гомерен кем саклап кала? Әсәрдән шул урыннарны табып

укыгыз, үз сүзләрегез белән сөйләгез.

  • Сугыш вакытында авыл кешеләре нинди авырлыклар күргәннәр?

(укучыларның җаваплары тыңлана, хаталар булса, бергәләп төзәтелә. Укытучы укучыны дөрес итеп җөмлә төзергә өйрәтә.)

Укытучы:

-Сугыш.Бу сүзне ишетүгә күз алдына меңәрләгән кешеләрнең авыр язмышлары күз алдына килә.Сугыш вакытында яшәүче авыл кешеләренең күпме авырлыклар кичерүен әсәрдәндә күрдек.Укучылар, сезнең туганнарыгыз арасында сугышта катнашучы,сугыш елында авылда тормыш иткән кешеләр бармы?Алар турында нәрсә әйтә аласыз?

К.Җ.Минем әбиемнең әтисе Мәсгуть бабаем бар иде.Ул күптән түгел генә вафат булды.Бабай сугышта яраланып кайтып,сугыш елында Баланлы авылында бригадир булып эшли.Сыңар аяк,сыңар кул белән иген үстереп,иген урганнарын,кышын җилкә белән ташып мал ашатуларын,фронт өчен барт көчен кызганмавын ул горурланып сөйли торган иде.( тагын бер укучыны тыңлау)

Укытучы: Укучылар без дәрестә әсәрне тулысынча укып бетерә алмыйбыз.Кемне әсәрне ахыры кызыксындыра ул өендә дәвам итеп укыр дип ышынам.Чыннан да,язучы әсәрне бик матур аңлаешлы телдә язган.Туган җир төшенчәсен Нигез төшенчәсе белән янәшә куйган.Һәр кешенең туган йорты аның тормыш итү урыны,яшәү нигезе.Туган йортыбызны онытмыйк.

III. Рефлексив бәяләү

  1. – Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Марсель Галиев турында

нәрсәләр белдегез?

  • “Нигез” сүзе “туган җир” мәгънәсенә туры киләме? Байтирәк өчен

туган җирдә нәрсә бик кадерле? Ул үзе бу турыда нинди сүзләр әйтә? (Шушыннан бит күпме ирләр сугышка китте. Авыл күздән югалгач, иң соңыннан шушы Өянке хушлашып калды безнең белән. Яу кырындагы ирләрегезнең хәтерен кисәргә ничек кулыгыз бара?!)

  1. Укытучы нәтиҗә ясый: М. Галиевнең бу әсәрендә сюжет сызыгы –

Өянкенең кичерешләре. Аңа ел саен боҗралар өстәлә бара, ягъни һәркемнең күңел кичерешләрен, бар яңалыкны үзенә җыя. “Авылдашлар”ы авырлык килсә дә, шатлыклары булса да, Өянке янына киләләр. Кайтканны каршылаучы да, киткәнне озатучы да – Өянке. Башкалар белмәгәнне дә белә, ул – тарих.

  1. Әсәрдәге тагын кайсы образлар истә кала? Кайсы яклары белән?
  2. Дәрескә гомуми бәя. Укучыларга билге кую.
  3. Өй эше: а) әсәрнең ошаган абзацын сәнгатьле укырга өйрәнергә, шул өзек буенча 2 сорау төзергә;

ә) эш дәфтәренә Өянке сүзен төрле килешләргә куеп, җөмләләрне тутырып язырга.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»

Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"

Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...

методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.

Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в  6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта

Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...

Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"

Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...

Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"

Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...