ПРОЕКТ “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”
проект (7 класс)

Галиева Алсу Фанисовна

 Милли мәдәният нигезендә гомумкешелек культурасы формалаша. Балаларны тарихи чыганаклар, туган як мәдәнияте белән таныштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү белән без, укытучылар һәм ата-аналар, аларны гомумкешелек үзкыйммәтләре белән таныштырырга омтылабыз. Яшь буынны тәрбияләүдә туган төбәкнең мәдәниятен өйрәнү, укучыларны шушы чыганаклар аша тәрбияләү, милли үзаңнарын үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу аспект әле фәнни-методик әдәбиятта да тулысынча өйрәнелмәгән, тәрбия өлкәсендә бу максаттан милли-региональ сыйфатларның җитмәве күзәтелә.

Укучыларны укыту һәм тәрбия  программасын анализлаудан күренгәнчә, мәктәптә әхлакый-патриотик тәрбия аксый, укучыларда үз гаиләләренә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү, туган илгә тугрылык, туган як белән  горурлану хисләре уяту игътибарга алынмаган.

Бу проектта аеруча мөһим мәсьәлә булып укучыларны авылда яшәүче өлкән буын кешеләре белән таныштыру,  ата-аналарны проектка җәлеп итү, алар белән уку-аңлату эшләре алып бару тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_shushy.docx46.76 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Кече Урыссу төп гомуми  белем бирү мәктәбе

                         ПРОЕКТ

“Шушы яктан, шушы туфрактан без...”

     

                Төзүчеләр: Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы    

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

                        “Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең

                        1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты

                         укытучылары Галиева Алсу Фәнис кызы,

                         Юсупова Зөлфия Варис кызы

Кече Урыссу – 2019

   Проектның актуальлеге

 Милли мәдәният нигезендә гомумкешелек культурасы формалаша. Балаларны тарихи чыганаклар, туган як мәдәнияте белән таныштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү белән без, укытучылар һәм ата-аналар, аларны гомумкешелек үзкыйммәтләре белән таныштырырга омтылабыз. Яшь буынны тәрбияләүдә туган төбәкнең мәдәниятен өйрәнү, укучыларны шушы чыганаклар аша тәрбияләү, милли үзаңнарын үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу аспект әле фәнни-методик әдәбиятта да тулысынча өйрәнелмәгән, тәрбия өлкәсендә бу максаттан милли-региональ сыйфатларның җитмәве күзәтелә.

Укучыларны укыту һәм тәрбия  программасын анализлаудан күренгәнчә, мәктәптә әхлакый-патриотик тәрбия аксый, укучыларда үз гаиләләренә, үз халкына мәхәббәт тәрбияләү, туган илгә тугрылык, туган як белән  горурлану хисләре уяту игътибарга алынмаган.

Бу проектта аеруча мөһим мәсьәлә булып укучыларны авылда яшәүче өлкән буын кешеләре белән таныштыру,  ата-аналарны проектка җәлеп итү, алар белән уку-аңлату эшләре алып бару тора.

         Проектның тибы: өйрәтү-тәрбияви.

         Проектның дәвамлылыгы: 3 ел

Проектның җитәкчеләре: Галиева Алсу Фәнис кызы – Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, Хабибуллина Светлана Рәис кызы -         Ютазы районы МКУ “Мәгариф бүлеге”  милли тәрбия бирү буенча методисты.

         Проект эшчәнлегендә катнашучылар: Йосыпова Зөлфия Варис кызы-Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Зарипова Алсу Алинур кызы-Кече Урыссу мәктәбенең музыка һәм сынлы сәнгать укытучысы; Галимова Роза Зәкәрия кызы-Кече Урыссу мәктәбе китапханәчесе, укучылар (6-15 яшь), сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар, Ибраһимов К.Н., Кашапова З.К., авылда яшәүче өлкән буын кешеләре.

Проект партнерлары:

Гәрәева Лилия Җәүдәт кызы-Ютазы районы Бөтенроссия татар конгрессының җирле бүлеге рәисе; Әминова Зөлфия Җәүдәт кызы-Ютазы районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе; Афлятунова Люция Әнис кызы, Солтанова Айгөл Фәрит кызы-авыл китапханәчеләре, Газизуллина Гөлнара Шәит кызы-мәдәният йорты директоры

Проектның шәхси сайты: (http://project3571036.tilda.ws)

Проектның максаты:

1. Туган якны, туган нигезне, төбәкне, аның табигатен, халкын, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

2. Кече Урыссу, Ташкичү җирлегеннән чыккан сәнгать кешеләре,  аларның иҗаты турында  тирәнрәк  мәгълүмат бирү; авылда сакланып калган милли гореф-гадәтләрне, милли бәйрәмнәрне барлау.

3. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Проектның максатларын тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

1. Кече Урыссу, Ташкичү авылларының тарихын өйрәнү.

2. Ташкичү авылыннан чыккан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Кашапова Зимфира Кәшиф кызының тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү.

  3. Ташкичү авылыннан чыккан Рәсәй рәссамнары берлеге әгъзасы Ибрагимов Камил Нәбиәхмәт улының тормыш һәм иҗат юлын тәрбияләү.

            4. Кашапова Зимфира Кәшиф кызына, Ибрагимов Камил Нәбиәхмәт улына багышланган проектлар һәм альбом төзү.

5. Авылдагы өлкән буын кешеләреннән гореф-гадәтләр, милли һәм дини бәйрәмнәр  турында мәгълүмат җыю.

  1. Мәктәп музеенда сакланучы экспонатлар белән танышу.

            Проектның проблемасы:

  1. Ата-аналарның, укучыларның туган як тарихы белән аз кызыксынулары.
  2. Укучыларның җирлегебездән чыккан танылган шәхесләр турында аз белүләре.
  3. Укучылар һәм ата-аналар тарафыннан милли гореф-гадәтләрнең һәм бәйрәмнәрнең онытылуы.

             Проектның идеясе:

1. Укучыларның туган як тарихы  турында алган белемнәрен тормышта  куллану.

2. Туган  яктан чыккан танылган шәхесләр иҗатына кызыксыну уяту.

3. Авыл халкының көндәлек тормышында милли гореф-гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне торгызу.

4. Укучылар, ата-аналар белән иҗади-мөстәкыйль эшләү өчен шартлар тудыру.

         Эш төрләре:

- Ибрагимов Камил Нәбиәхмәт улының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;

- картиналар күргәзмәсе белән танышу;

- рәсем конкурсы;

- Кашапова Зимфира Кәшиф кызының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу;

- Зимфира Кәшиф кызы белән очрашу үткәрү;

- видеоязмалар карау;

- танылган шәхесләрнең туган нигезләренә экскурсия;

- милли бәйрәмнәрнең тарихын өйрәнү;

- авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән очрашулар уздыру;

- КФУның өлкән укытучысы, “Ак калфак”, бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый  оешма рәисе Идрисова Кадрия Рәис кызының “Тәрбия баскычлары” хезмәте белән танышу;

- район, республика күләмендә үткәрелгән театр бәйгеләрендә катнашу;

- ата-аналар һәм укучылар белән берлектә проектлар,  альбом төзү.

Проект эшчәнлегенең этаплары

Әзерлек этабы:

-Проектны камилләштерүнең планын төзү;

-проект буенча материал әзерләү;

-танылган шәхесләр белән очрашу чарасына эшкәртмә төзү;

-авылда яшәүче өлкән буын кешеләре белән очрашу эшкәртмәләре төзү;

-ата-аналар белән укучыларның бердәм проектларының темасын сайлау;

-“Шушы яктан, шушы туфрактан без...” сайтын булдыру.

1 нче этап (2019-2020нче уку елы)

-танылган шәхесләрнең тормыш һәм иҗаты юлы белән таныштыру,

- картина күргәзмәләрен карау,

- видеоязмалар карау,

-рәсем конкурсы,

- танылган шәхесләр белән очрашуларда катнашу,

-театраль бәйгеләрдә катнашу;

- проектның беренче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау;

- танылган шәхесләргә багышланган альбом төзү;

- ата-аналар һәм укучылар белән берлектә альбом төзү;

- педсоветта, ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау;

- проект сайтын булдыру.

  1. нче этап (2020-2021 нче уку елы)

-Хусаенова Әлфия катнашында “Ел фасылларына караган йолалар. Каз өмәсе” темасына очрашу үткәрү;

-Таҗиева Мөнирә катнашында “Аулак өйләр, кич утырулар” темасына очрашу үткәрү.

-Хафизова Нәзифә катнашында “Ел фасылларына караган йолалар. Язгы чәчү” темасына очрашу үткәрү;

-Абдуллина Рәзинә катнашында “Дини йолалар: Корбан гаете, Ураза гаете, Мәүлид кичәсе” темасына очрашу үткәрү;

-Мәктәп музеендагы Сафиуллин Әнәс (1960-1980 еллардагы күмәк хуҗалык рәисе, Газизуллин Хикмәтулла көндәлекләре белән танышу (1975-1997 еллардагы күмәк хуҗалык зоотехнигы);

- проектның икенче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау;

- “Авылларда азан тавышы тынмасын!” дигән темага газета чыгару;

- педагогик киңәшмәдә, ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау;

- проект сайтын тулыландыру.

         3 нче этап (2021-2022 нче уку елы)

- Ильясова Вәсилә катнашында “Кече Урыссу авылындагы гаилә йолалары” темасына очрашу үткәрү;

 - Рәис һәм  Әфидә Зиннәтуллиннарның “Туй йоласы” истәлекләре белән танышу;

- Насих һәм Әлфия Хусаеновларның гаилә альбомы белән таныштыру;

- Абдуллин Камил катнашында очрашу үткәрү.  “Бала туу” йоласы: “Исем кушу-Бәби туе”;

-“Әбиемнең серле сандыгы” кичәсен үткәрү;

- проектның өченче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау;

- педагогик киңәшмәдә, ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау;

-сайт тулыландыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

- Ата-аналар һәм укучылар белән берлектә танылган шәхесләргә багышланган альбом төзү;

- “Авылларда азан тавышы тынмасын!” дигән темага газета чыгару;

-“Шушы яктан, шушы туфрактан без...” сайтын булдыру.

Эш барышы.  1 нче этап (2019-2020нче уку елы)

Эш төрләре

Үткәрү вакыты

Җаваплылар

 1.

                                            

1. Проект эчтәлеге белән танышу.

2.“Безнең  туган ягыбыз”- мәктәп музеена экскурсия.

3. Кече Урыссу, Ташкичү авылы  китапханәләренә сәяхәт.

4. “Шушы яктан, шушы туфрактан мин”. Әңгәмә.                                                                                                       

Сентябрь

Туган тел, тарих укытучылары

Авыл китапханәчеләре

2.

1. Ибраһимов Камил Нәбиәхмәт улының тормыш һәм иҗат юлы белән танышу.

 2.Ибраһимовның “Пионнар”, ”Ветерок”, ”Көз” картиналарын өйрәнү.

3. Ибраһимов Камил Нәбиәхмәт улының картиналар күргәзмәсендә катнашу.

 4. Ибраһимов Камил Нәбиәхмәт улы белән очрашу.

Октябрь

Татар теле тәрбиячесе

Тәрбиячеләр

Музыка җитәкчесе

3.

1. Ата-аналар белән берлектә “Ибраһимов К.Н. – танылган рәссам” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрү.

2. “Әгәр мин рәссам булсам...” рәсем бәйгесе.

3. Укучылар һәм ата-аналар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештыру.

4.Бәйгегә нәтиҗә ясау.

Ноябрь

Туган тел укытучылары

Сынлы сәнгать укытучысы

Ата-аналар

4.

1.Ибраһимов К.Н. тормыш һәм иҗат юлына багышланган проект төзүгә әзерлек.

2.Проект төзү.

3.Проект яклау.

Декабрь

Туган-тел укытучылары

Ата-аналар

5.

1.Танылган мәдәният хезмәткәре Кашапова З.К. тормыш һәм иҗат юлы белән танышу.

2.“Кем ул –актер?” дигән темага әңгәмә.

3.Кашапова З.К. катнашындагы видеоязмалар карау.

4.Кашапова З.К. белән очрашу. “Мин тормышымнан канәгать…»

Гыйнвар

Туган тел укытучылары

Сынлы сәнгать укытучысы

6.

1.З.К.Кашаповадан актерлык осталыгына өйрәнү дәресләре. 

2.Район һәм республика күләмендә үткәрелүче театр бәйгеләренә әзерлек.

Январь

Туган тел укытучылары

Кашапова З.К.

7.

1.Ата-аналар һәм З.К.Кашапова катнашында сыйныф сәгатьләре үткәрү. “Һавасы саф, суы тәмле, халкы тырыш туган ягымның...”

2.Кашапова З.К. катнашындагы видеоязмалар карау.

3.З.К.Кашапова үскән нигезгә сәяхәт.

4.Кашапова З.К. башкаруында шигырьләр тыңлау.

Февраль

Туган тел укытучылары

Ата-аналар комитеты

8.

1.Зимфира Кәшиф кызының әнисе белән әңгәмә.

2.“Әниемнең җылы кочагы...” Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә.

3.Әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар бәйгесе.

Март

Туган тел укытучылары

Сыйныф җитәкчеләре

9.

1.З.К. Кашапованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган проект төзүгә әзерлек.

2.Проектлар өстендә эш алып бару.

3.Проектларны яклау.

Апрель

Туган тел укытучылар

Укучылар
Ата-аналар

10.

1.Проектның беренче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау.

2.-Ата-аналар һәм укучылар белән берлектә танылган шәхесләр турында мәгълүмат бирүче OR –код булдыру.

3.Педсоветта, ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау.

Май

Туган тел укытучылары

Сыйныф җитәкчеләре

Ата-аналар

                                       

2        нче этап (2020-2021 нче уку елы)

Эш төрләре

Үткәрү вакыты

Җаваплылар

1.

1. Ел фасылларына караган йолаларны барлау.

2. “Каз өмә”се үткәрү тарихы.

3. “Каз өмә”сендә җырлана торган җырлар.

4. “Каз өмә”сендә уйнала торган уеннар.

сентябрь

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

2.

1.Абдуллина Рәзинә катнашында “Дини йолалар: Корбан гаете, Ураза гаете, Мәүлид кичәсе” темасына очрашу үткәрү.

2. Мөнәҗәтләр белән танышу.

3. Авыл мәчетенә экскурсия.

октябрь

Туган тел укытучылары

Абдуллина Рәзинә

3.

1. Хусаенова Әлфия катнашында “Ел фасылларына караган йолалар. Каз өмәсе” темасына очрашу үткәрү.

2. “Каз өмә”сен үткәрүгә әзерлек.

3. “Каз өмә”сен үткәрү.

ноябрь

Туган тел укытучылары

Хусаенова Әлфия

4.

1.Видеоязмадан ”Кич утырулар” күренешләрен карау.

2.”Чүпләмле”, “Дүртле” биюләрен өйрәнү.

декабрь

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

5.

1.Таҗиева Мөнирә катнашында “Аулак өйләр, кич утырулар” темасына очрашу үткәрү.

2. “Аулак өй” күренешенә әзерлек.

гыйнвар

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

Таҗиева Мөнирә

6.

1.”Аулак өй” күренешен сәхнәләштерү.

2. Сайтны тулыландыру.

февраль

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

7.

1.Хафизова Нәзифә катнашында “Ел фасылларына караган йолалар. Язгы чәчү” темасына очрашу үткәрү.

2. “Язгы чәчү” йоласына караган мәгълүматлар туплау.

март

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

Хафизова Нәзифә

8.

1. Мәктәп музеендагы Сафиуллин Әнәс көндәлеге белән танышу (1960-1980 еллардагы күмәк хуҗалык рәисе).

2. Мәктәп музеендагы Газизуллин Хикмәтулла көндәлекләре белән танышу (1975-1997 еллардагы күмәк хуҗалык зоотехнигы).

апрель

Туган тел укытучылары

Музей җитәкчесе

9.

1. Проектның икенче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау.

2. “Авылларда азан тавышы тынмасын!” дигән темага газета чыгару.

3.Педагогик киңәшмәдә, ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау.

май

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

10.

“Синең хакта җырларым” исемле Ташкичү авылының 100 еллыгына багышланган чарада катнашу.

август

Мәктәп коллективы

3 нче этап (2020-2021 нче уку елы)

Эш төрләре

Үткәрү вакыты

Җаваплылар

1.

1. Укучыларга гаилә йолалары турында мәгълүмат бирү.

2. Гаилә йолалары турында видеоязмалар карау.

сентябрь

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

2.

1.Ильясова Вәсилә катнашында “Кече Урыссу авылындагы гаилә йолалары” темасына очрашу үткәрү.

2.”Өй туе”н үткәрү

октябрь

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

Ильясова Вәсилә

3.

1. “Кыз ярәшү” йоласының үзенчәлекләре белән танышу.

2. “Бирнә әзерләү” йоласының үзенчәлекләре белән танышу.

3. “Килен төшерү” йоласының үзенчәлекләре белән танышу.

ноябрь

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

4.

1. Рәис һәм  Әфидә Зиннәтуллиннарның “Туй йоласы” истәлекләре белән танышу.

2. Зиннәтуллин Әфидә алып килгән бирнә белән танышу.

декабрь

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

Рәис һәм  Әфидә Зиннәтуллиннар

5.

1. Насих һәм Әлфия Хусаеновларның гаилә альбомы белән таныштыру.

2. Хусаенова Әлфиянең бирнәсе белән таныштыру.

гыйнвар

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

Насих һәм Әлфия Хусаеновлар

6.

1. “Бала туу” йоласы: “Исем кушу-Бәби туе”, “Бәби ашы” турында мәгълүмат бирү.

2. Абдуллин Камил катнашында очрашу үткәрү.  “Бала туу” йоласы: “Исем кушу-Бәби туе”.

3. Абдуллина Рәзинә катнашында очрашу үткәрү “Бәби ашы”.

февраль

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

Абдуллин Камил

7.

1. Бирнә сандыгы белән танышу кичәсенә әзерлек.

март

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

8.

1. “Әбиемнең серле сандыгы” кичәсен үткәрү.

апрель

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

9.

1. Проектның өченче этабында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау.

2. Сайтны тулыландыру.

3.Педагогик киңәшмәдә, ата-аналар җыелышында презентация ярдәмендә чыгыш ясау.

май

Туган тел укытучылары

Музыка укытучысы

Проектны тормышка ашыру чыгымнары:

Матди-техник җиһазланышы -  250 000 сум

Театр костюмнарын тегү өчен төрле фактур-тукыма сатып алу, фурнитура -  200 000 сум

Административ һәм башка чыгымнар -  50 000 сум

Барлыгы  - 500 000 сум

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Авыл мәчете язмалары.
  2. Китапханә материаллары.
  3. Мәктәп музее материаллары.
  4. Ташкичү авылы китапханәсендәге материаллар, фотолар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шагыйрә К.Булатова белән очрашу үрнәге....

Туган яктан илһам алып...

Азнакай районында туып-үскән шагыйрьләр һәм язучылар иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Авторлык программасы "Шушы яктан, шушы туфрактан без"

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши тор...

Шушы яктан, шушы туфрактан без!!!

Электив  курс  өчен  авторлык  программам....

Дәрес эшкәртмәсе : "Үсемлекләрнең туфрактан туклануы"- 6 сыйныфта биология дәресе

    Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белемнәр үзләштерү.      Максат: үсемлекләр мисалында туклану процессы турында күзаллауларны киңәйтү....

“Шушы яктан, шушы туфрактан ул”

Драматург Ризван Хәмиднең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә...