"Шушы яктан, шушы туфрактан без..." (әдәби-музыкаль кичә)
материал по теме

Родной язык и литература

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shushy_yaktan_shushy_tufraktan_bez.2014.doc78 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы

Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбе

Шушы яктан,

 шушы туфрактан без...

(әдәби-музыкаль кичә)

  Төзеде: югары категорияле                            

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Ф.Г.Гыймазова.

2014

«Иске Абдул» җыры.

1 а. б. И туган җир!

Күпме гизсәм дә мин

Чит җирләрне, ятлар төбәген.

Күңел кыйблам минем – туган туфрак,

Абдулым, дип тибә йөрәгем.

2 а. б. Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунак-лар! Бар табигать кышкы йокыга талган бер мәлдә Сезне Иске Абдул урта мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүген без Сезне, хөрмәтле кунаклар, «Шушы яктан, шушы туфрактан без...» исемле кичәгә чакырабыз. Шушы кичәдә туган җиргә, туган туфракка тирән мәхәббәтебезне, авылдашлары-бызга булган ихтирам һәм горурлык хисләрен җыр-биюләр, шигырь-уеннар аша җиткерербез.

Җыр.

1 а. б. Туган ил, туган җир, туган туфрак! Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкып торган якты кояш белән алтын айга да тиңе юк аның!

2 а. б.  Туган-үскән җир ул – иң зур китап,

Күпме язмыш аңа язылган?

Туфрагыннан икмәк исе килә,

Чәчәк исе килә языннан.

Туган-үскән җир ул – иң зур бәхет,

Бәхете ул һәрбер кешенең.

Моңа, дуслар, чит җирләрдә яшәп,

Тормыш итә-итә төшендем.

1 а. б. Читтә йөргән чакта, сагындырып,

 Керер өчен төнлә төшеңә,

 Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

 Туган ягы кирәк кешегә.

2 а. б.  Әйе, туган җир, туган йорт, туган авыл, ватан – кеше өчен иң кадерле, җанга якын сүзләр.

    Туган ил кеше өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янында-гы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр суза торган тургайлардан башлана.

1 а. б.  Җир йөзендә шундый авыл бар –

  Тургайлары матур сайрыйлар.

  Инеш-чишмәләре агарга

  Җырлап торган көйләр сайлыйлар.

2 а. б.  Горур сүз әйт, сорасалар,

  Ни кавемнән? Нинди җирдән?

  Киләчәккә аек карар

  Үз тарихын анык белгән!

1 а.б. Ә тарихыбыз безнең еракларга барып тоташа. 1654 нче еллар җәендә Әгерҗе районы Салагыш авылы тирәсендәге Ырыс дигән авылдан Габдулла һәм Юсый исемле кешеләр авылга нигез салалар, аңа Габдулла дип исем ку-шалар.

2 а. б.  Иң беренче бу урынга

  Габдулла бабай килгән.

  Чордашлары авылыбызга

  Аның исемен биргән.

1 а.б. Вакытлар узу белән, Габдулла авылын кыскартып, Габдул дип, ә рус дәүләт хакимиятендә исәпкә алынгач, документта «Абдул» дип атый баш-лыйлар. 1850 нче еллар тирәсендә тагын бер авыл аерылып чыккач, анысын «Яңа Абдул», ә безнең авылны «Иске Абдул» дип атыйлар. Быел авылга ни-гез салынуга 360 ел тула.

2 а. б. Мәктәбебезнең дә зур тарихы бар. Авылыбызда 1928 нче елда мәктәп төзелә башлаган, 1932 нче елда ул сафка баскан. Ә без укый торган яңа мәктәп 1972–1976 нчы елларда төзелгән. 1977 нче елның 14 нче гыйнварында мәктәп бинасы ачылган.

1 а. б. Ул көннән соң күпме сулар аккан, күпме гомер үткән. Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 37 ел вакыт артта калган. Садый-кова Гөлбостан, Әхтәмова Оркыя, Габдрахманова Халисә, Мөхәммәтдинова Роза, Хатыйпова Тәкыя, Мәрдәнова Маһирә, Абдуллина Гөлсинә, Гайнетди-нова Фәния, Мәрдәнова Мәүлидә, Минһаҗева Хәнифә, Минһаҗев Гаяз,  Дәү-ләтшин Зөфәр, Дәүләтшина Галия, Хөсәенова Клара, Әхтәмова Тәзкирә һәм башка бик күп апа-абыйлар мәктәбебездә зур хезмәт куйган, фатиха биреп, яшьләрне олы тормыш юлына озаткан.

1 а. б. Кош баласы канат белән туа,

           Һаваларга менеп югала.

           Кешеләр дә кош баласы кебек

           Үз язмышын эзләп юл ала.    

2 а. б.  Кеше гомере мәктәп юлы аша

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын ера-ера,

Киләчәккә юлы сызыла.

1 а. б. Ә бүгенге очрашуда кадерле кунакларыбызның берсе булган Тәзкирә апа Әхтәмованың юлы бер генә: гомерне яшь буынга багышлау. Шушы авыл-да туып үскән, мәктәпне тәмамлагач, туган мәктәбенә килеп, анда 37 ел пе-дагог-оештыручы булып эшләгән тынгысыз йөрәкле Тәзкирә апаны якын-тирәдә белмәгән кеше, мөгаен, юктыр. Хөрмәтле  Тәзкирә апа! Сез һәрчак безнең белән тыгыз элемтәдә торасыз. Ул гына да түгел, әниегез – РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы, башлангыч класслар укытучысы Гөлбостан апаның матур-матур шигырьләрен безгә җиткерәсез. Очрашуларга да еш ки-ләсез. Ә бүген мәктәпкә нинди хисләр белән килдегез? Хисләрегезне безнең белән дә уртаклашсагыз иде.

 

Әхтәмова Тәзкирә апа чыгышы.

2 а. б. Рәхмәт Сезгә, Тәзкирә апа!

           Бәхет китерсен һәр көнегез,

           Күңелегездә булсын шат җырлар.

 Бер кайгысыз үтсен көннәрегез –

 Бездән теләк Сезгә шушылар.

Җыр. «Рәхмәт Сезгә».

1 а. б. Гомер дигәнең бик тиз уза да китә икән. Юкка гына  җырда «Узган го-мер кире кайтмый, сулар үргә акса да», – дип җырланмыйдыр шул. Әле кай-чан гына өлкән укытучылар балаларда туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияләү өлкәсендә тырышып хезмәт куйган булса, бүген ул укучылар үзлә-ре, укытучы буларак, яшь буынга белем һәм тәрбия бирәләр.

2 а. б. Шунысы куандыра: укытучылар арасында шушы төбәктә туып үскән, үзләренең язмышларын игелекле хезмәткә багышлаган укытучыларыбыз –Гүзәлия апа Бикмөхәммәтова, Фәнүзә апа Хуҗина, Әзһәния апа Мәүләвиева, Нуриман абый Мәүләвиев, Рәмзия апа Сафина, Ясирә апа Мөнәвирова, Фирүзә апа Фәрвәева, Айнур абый Габидуллин һәм китапханәче Лилия апа Хуҗина, иңне иңгә куеп, туган мәктәпләрендә хезмәт итәләр.

Укытучы чыгышы.

1 а. б. Хөрмәтле укытучылар!

           Без беләбез: Сезгә җиңел түгел,

           Күпме язмыш Сезнең кулларда.

           Ләкин ышаныгыз, без булырбыз

           Сез күрсәткән туры юлларда.

           Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

           Без очарбыз туган төбәктән.

           Кайда гына ләкин булсак та,

          Гел сакларбыз Сезне йөрәктә, – ди бүгенге көндә Сезнең хакта күпсан-лы укучыларыгыз һәм җыр аша чиксез рәхмәтләрен җиткерәләр. Рәхим итеп тыңлагыз!

Җыр.

2 а. б. Инженермы, табибмы ул, төзүчеме,

           Нефтьчеме, кырда иген игүчеме,

           Кем булса да –

           Акыллы һәм көчле булып,

           Килеп баса ил алдына кеше булып!

           Шул чакта укытучы чын күңелдән шатлана,

           «Ул бит минем укучым!» – дип горурлана.

    Чыннан да, ничек горурланмасын укытучы! Аның укучылары арасында кемнәр генә юк!  Хуҗалыкның алдынгы комбайнчы Ренат Габидуллин, шо-фёр Фәндус Харисов, сыер савучы Раушания Сәгыйдуллина һәм мактауга лаек башка бик күпләр безнең мәктәптә белем алган. 2002 нче елда уздырылган такмазачылар бәйгесендә беренче урынны алган Шәрәфиәхмәт  Әхмәтҗанов,  колхозчыларның 3 нче Бөтенсоюз делегаты Мөхлисулла Габидуллин, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Гыйльмулла Гәрәев, Татарстанның һәм РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре  Сәлимә Сәйфиева, милли көрәш буенча Татарстанның спорт мастеры, өч тапкыр РСФСР чемпионы  Раббани Шәрипов, «Почёт билгесе» һәм Ленин ордены кавалеры, Татарстанның атказанган врачы Индус Шакуров һәм башка бик күп хөрмәтле кешеләр чыккан безнең яктан. «Күңел серләре» һәм «Энҗе бөртекләре» исемле 2 китабы дөнья күргән шагыйрь Шәйхенур Хафиз да – безнең авылныкы.

1 а. б. Туган авылым, Иске Абдулым,

           Синдә калды яшьлек эзләрем.

           Үсмер чакта төрле китаплардан

            Күңелемә назлар эзләдем.

           Туган авылым, яшел урманнарың

           Җуелырлык түгел йөрәктән.

 Ургып аккан көмеш сулы чишмәң

 Тартып тора безне ерактан.

 Туган авылым, иген кырларың

 Алтын башакларга төренә.

 Урамнарың буйлап атлаганда,

 Якты киләчәгем күренә.

 Туган авылым, сиңа багышлап,

 Тәүге юлларымны язамын.

 Канатларым синдә чыныкканга,

 Яшь имәндәй нык вә тазамын,– дип язган шагыйрь авылыбыз турында.

2 а. б.  Агач гомерен билгелиләр  – боҗралардан,

Атның яшен билгелиләр –  карап тешенә,

Балыкныкын – тәңкәдәге сыры белән,

Кеше гомерен – җырлый торган җыры белән,

салган эзе, юлы белән.

Бәялиләр карап эшенә!..

1 а. б. Бигрәк тә С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сафин белән горурланабыз без һәм аңа йөрәк түреннән чыккан чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хез-мәткәре исеменә лаек булган җитәкчебез мәктәпкә һәрдаим булышлык күр-сәтә, безнең белән тыгыз элемтәдә тора. Хәзер сүзне Сезгә бирәбез. Рәхим итегез, Марат абый!

Сафин М. Т. чыгышы.

1 а. б. Туган илем, туган җирем,

 Сездә минем бәхетем.

 Ватанымның улы булу –

 Патшалыгым, тәхетем.

 Кызыктырмый башка илләр,

 Кирәкми кеше җире.

 Үз илемнең, үз җиремнең

           Шифалы искән җиле.

2 а. б. Гап-гади авылда туып үскән, безнең мәктәптә белем алган ике укучыбыз – Алсу Мөхәммәтдинова һәм Фируза Хәзрәтова – фән кандидатла-ры.  Алар да – безнең йөз аклыгы.

1 а. б. Югарыда исемнәре телгә алынган авылдашларыбыз хакында «Шушы яктан, шушы туфрактан без...» – дип горурланып җырларга гына кала.

 

Җыр. «Шушы яктан, шушы туфрактан без».

2 а. б. Безнең як кешеләренең киң күңелле, сабыр холыклы булуларына һәркем таң кала. Әйе, күпме авырлыклар килсә дә сынмаган, сыгылмаган авылдашларыбыз.

Җир-ана (музыка астында). 

 Тыңлагыз, улларым, кызларым!        

Үлемсез Җир-ана моң-зарын:

Ватаным тудырган ирекне буарга,

Сезне яңадан җирсез дә, сусыз да итәргә,

Каныгызны еландай имәргә,

Кара көч дөньясы коралга тотына.

Кара дошман – кара болыт,

Каплый ил күген.

Канга – кан, җанга – җан,

Я – җиңү, я – үлем!

(Музыка көчәя)

1 а. б.  1941 нче елның  22 нче июнь таңы туып кына килә иде. Тыныч авыл һәм шәһәрләребезне сугыш ялкыны чолгап алды.

2 а. б. Алар да яшь иде,

           Янып эшли иде.

           Ил чакыргач, эшне куеп,

           Өскә шинель киде.

           Урылмаган иген калды

            Басуларны тутырып.

Кузгалдылар, югалдылар

            Вагоннарга утырып.

1 а. б.  Соңгы тапкыр кичә кояш көлде,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, таң атмады, –

Алды җирне сугыш ялкыны.

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шунда тешне кысып,

«Без җиңәргә тиеш ничек тә!»

«Землянкада» композициясе.

2 а. б . Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын,

Комсыз сугышны...

Алай икән, ник соң ул сугышны

Уйласаң да кыса сулышны?

Авылыбызның  132 солдаты

Өйләренә

Ни сәбәпле кайтмый калган соң?

Ә малайлар

Ник әтисез калган аннан соң?

Нигә соң ул сугыш

Авылдагы

Һәрбер йортны мең кат тетрәткән?

Хирурглар ярчыкларын һаман

Чүпләп бетералмый күкрәктән?

Яудан соң да

Ник солдатлар түгел,

Үлем кәгазьләре агылган?

Йә, кем әйтә ала

Ул сугышны

Узмаган дип безнең авылдан?!

Җыр. «Күрәсем килә».

                          2 а. б. Әйе, ил азатлыгы өчен барган каты сугышларда авылдашларыбыз туган иле, туган туфрагы өчен үзләрен аямадылар. Алар арасында Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, II дәрәҗә Дан ордены, ике «Батыр-лык өчен» медале иясе Фәйзрахман Суфьянов, 3 орден һәм батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Габдулла Нәбиуллин, очучы Гает Вәлиев, Лот-фулла Сибгатуллин, II һәм III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Бәхтегәрәй Сәе-товлар да бар. Шәехов Хөҗәт, Хуҗин Хәмәтдин, Зыятдинов Касыйм, Фәхертдинов Габдулла, Сәгыйдуллин Габдулла Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Кызганыч, батыр йөрәкле авылдашларыбызның күбесе инде арабызда юк. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез.

1 а. б. Көннәрегез авыр булды,

           Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

           Ә шулай да борчылмагыз,

           Ватан өчен җанын биргәннәр

           Мәңге яши, алар үлемсез!

           Ә хәзер, хөрмәтле кунаклар, яу кырында батырларча һәлак булган,  сугыш кырларында хәбәрсез  югалган, туган авылына әйләнеп кайтып та, сугыш яраларыннан вафат булган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк.

Бер минут тынлык.

1 а. б. Менә шундый батыр йөрәкле авылдашлар үрнәгендә тәрбияләнә яшь буын. Кечкенәдән үк илне, җирне сөяргә, хезмәт яратырга, кешеләргә хөрмәт белән карарга, кыю, батыр булырга өйрәнә, илне саклаучылар сафына басарга әзерләнә. Безнең авылда яше җитү белән армия сафларына бару күркәм традициягә әйләнгән. Илне саклау – ир-егетнең изге бурычы икәнен әти-әниләр дә, егетләр дә яхшы аңлый, авылдашлары йөзенә кызыллык китерми. Алар турында газеталарга язалар, әти-әниләренә, гаиләләренә рәхмәт хатлары  килә. Армия сафларына киткәндә, егетләр, мәктәпкә килеп, яраткан укытучыларыннан хәер-фатиха алалар һәм хәрби хезмәттән кайткан көндә үк солдат егетләр туган мәктәпләренә килә, укытучылар, укучылар белән очраша.

2 а. б. Һәр егет килә мәктәпкә. Ләкин авылдашыбыз Хуҗин Рамилгә генә яраткан мәктәбенә килергә насыйп булмады. Ул, хәрби бурычын үтәгәндә, армия сафларында вафат булды. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге саклана. Рамилнең  әнисе бүген бу залда утыра. Хөрмәтле Тәкыя апа, йөрәк ярагызны кузгатуыбыз өчен, зинһар, кичерегез безне. Шулай да яшьләргә әйтер сүзегез юкмы?

Тәкыя апа чыгышы.

2 а. б. Ә хәзер игътибарыгызга «Рамил» бәетеннән өзек тәкъдим итәбез. Бу бәет укучыбыз Рамил рухына дога булып барсын.  

«Рамил» бәете.

1 а. б. Кеше тормышы гел сынаулардан тора. Егетнең асылы шул кыенлык-ларны җиңгәндә беленә дә инде. Хәзер сүзне шул асыл затларның берсе – әф-ган сугышы ветераны Айбулат Мөнир улы Якуповка бирәбез. Рәхим итегез!

Якупов А. М. чыгышы.

Әфганчылар  биюе.

2 а. б. Солдат булып кулга корал алдым,

           Куркынычта халык язмышы.

 Һәр кайгыдан өстен шушы кайгым,

 Һәр кайгыдан авыр һәм ачы.

 Көрәшләргә чыктык, ил чакыргач,

 Газиз башлар ниләр күрмәде!

 Нинди генә суны кичмәдек тә,

           Нинди генә утка кермәдек, – дип искә ала ул көннәрне әфганчылар. Шунысына шөкер, әфган сугышында булган ун якташыбыз да исән-имин туган якларына әйләнеп кайтты.

1 а. б. Әгәр сугыш булса, яңадан да

Җир сыкраныр авыр ярадан.

Яшь егетләр китәр яу кырына

Кайтмас өчен өйгә яңадан.

Әгәр сугыш булса, тагын ятим

Калыр безнең газиз аналар.

Күпме туйлар булмый калыр илдә,

Тумый калыр күпме балалар!

Әгәр сугыш булса, ул чагында

Читләп үтмәс үлем безне дә.

Каһәр суккан сугыш мәрхәмәтсез, –

Аямас ул беребезне дә!

Беребез дә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә.

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә!

2 а. б. Әгәр кирәк икән, без дә

Курыкмыйбыз үлемнән.

Ялкын эченә керербез

Авылдашлар эзеннән.

Һәм аларның батырлыгын

Һәркайсыбыз кабатлар.

Без – аларның оныклары,

Без – булачак солдатлар!

«Без – булачак солдатлар!» композициясе.

1 а. б. Менә шулай мәктәптә үк чыныгып үсә яшьләр, Ватан сакчылары бу-лырга әзерләнә.

 

2 а. б. Авылда уздырылган бер генә чара да мәктәп укытучыларыннан,  укучыларыннан башка үтми дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Шәһәрдән шактый читтә урнашкан гади генә Иске Абдул авылында кечкенә генә гадәти мәктәптә эш кайный, укучылар актив тормыш алып бара: укуда да сынатмыйлар, спортта да үзләрен аямыйлар, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт табалар. Игътибарыгызга «Шалкан» әкиятенең заманча вариантын тәкъдим итәбез.

«Шалкан» әкияте.

1 а. б.  Әйе, шушы авылда туып, җырларда жырлана торган Бәллүр чишмәнең татлы суын эчеп үскән, чит-ят җирләргә китмичә, бәхетләрен туган авылда, туган туфракта тапкан,  горурланырлык, үрнәк алырлык кешеләр яши бездә. РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы, ветеран укытучы Зөфәр абый Дәүләтшин үзенең тәүге китабын юкка гына «Авылым – горурлыгым» дип атамагандыр. Шулаймы, Зөфәр абый?

Дәүләтшин З.Ш. чыгышы.

2 а. б.  Хөрмәтле кунаклар!

          Мин чит җирдә гөл-чәчәкләр исним,

Тотып алып җирдән кулыма.

Ләкин аны күпме иснәсәм дә,

Һава җитми, сулыш кысыла.

Чит җир табигате азык бирми,

Күңелемә, хискә, тойгыга.

Үз авылымның хәтта әреме дә

Шифа булыр кебек тоела.

Әй авылым, энҗе чәчкә үсә торган җир,

Сагындым, бик сагындым сине, изге җир! – дип саргаеп яшәргә язмасын иде безгә.

    Үзебезнең туган җирдә халыкка хезмәт итү, кешеләргә кирәк булу, аларга яхшылык кылу – зур бәхет түгелмени дөньяда!?

1 а. б. Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер,

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

Шушы якта безнең хезмәт калсын,

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шул туфракта язсын яшәргә!

2 а. б. Мин яратам сине, туган  ягым,

Болыннарың, урман, тавыңны.

Челтерәп аккан чишмә суларыңны,

Су буенда зифа талыңны.

Мин яратам синең иркен, ямьле

Җир җиләкле яшел аланың.

Көзләреңдә тулып өлгерүен

Миләшеңнең, кызыл баланның.

Мин яратам синең эш сөючән,

Шат күңелле, зирәк халкың да.

Яши алмам, ахры, синнән башка,

Күңелем һәрчак сиңа талпына.

1 а. б. Хөрмәтле кунаклар!

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды кичәбез.

Мондый очрашулар еш булыр

Гаеп итми китсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса,

Гөрләшербез тагын җыелып.

2 а. б. Мөхтәрәм кунаклар! Әгәр безгә килгәнгә йөрәгегездә үкенү хисе ту-маса, шушы вакыт аралыгында  авылыбыз, аның күркәм халкы, мәктәбебез турында аз гына булса да сезнең күңелләрдә дә  җылы хисләр уянса, без бик шат булыр идек.

1 а. б. Хөрмәтле кунаклар!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Изге теләкләр белән, кунаклар,

Тәмамлана бүгенге кичәбез.

Илнең, җирнең, тыныч көннең

Кадерен белеп, озак яшәгез!

Һәркайсыгызга, һәркайсыбызга «Шушы яктан, шушы туфрактан без», – дип, горурланып яшәргә язсын!

2 а. б. Хушыгыз! Бәхетле булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шагыйрә К.Булатова белән очрашу үрнәге....

Индивидуальное коррекционное занятие по коррекции звукопроизношения «В гостях у Шуши».

Конспект занятия составлен для работы с ребёнком 9 лет.Диагноз: РОПЦНС, синдром детского аутизма.Логопедическое заключение: НОНР, нарушено произношение звуков Ш, Ж, Р, РЬ. Пассивный словарь знач...

Авторлык программасы "Шушы яктан, шушы туфрактан без"

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши тор...

Шушы яктан, шушы туфрактан без!!!

Электив  курс  өчен  авторлык  программам....

ПРОЕКТ “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”

Милли мәдәният нигезендә гомумкешелек культурасы формалаша. Балаларны тарихи чыганаклар, туган як мәдәнияте белән таныштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү белән без, укытучылар һәм ата-ана...

Дәрес эшкәртмәсе : "Үсемлекләрнең туфрактан туклануы"- 6 сыйныфта биология дәресе

    Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белемнәр үзләштерү.      Максат: үсемлекләр мисалында туклану процессы турында күзаллауларны киңәйтү....

“Шушы яктан, шушы туфрактан ул”

Драматург Ризван Хәмиднең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә...