Шушы яктан, шушы туфрактан без!!!
методическая разработка на тему

Гарипова  Зөлфирә Зөлфәт  кызы

Электив  курс  өчен  авторлык  программам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorlyk_programmasy_garipovaz.z.pptx2.19 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Балык Бистәсе муниципаль районы Урахча төп гомуми белем бирү мәктәбе Шушы яктан , шушы туфрактан без! Авторлык программасы Авторы: Гарипова Зөлфирә Зөлфәт кызы.

Слайд 3

Балык Бистәсе.. Шушы яктан, шушы туфрактан без! Милли төбәк компоненты кертеп татар әдәбиятын өйрәнү. (программа,8- 9 класста татар әдәбияты дәресе өчен электив курс, 34 сәгать) Аңлатма язуы. Үз халкыңның тарихы, ата-бабаларның тормышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Балык Бистәсендә шигырь язучылар кайбер башка төбәкләргә караганда нигә күбрәк туа икән? Бәлки - Балык Бистәсе моңлы яктыр. Шулай ук биредәге табигатьнең төрлелеге - урманнары, Чулман буендагы киң болыннары, су баса торган үзәннәрдәге бихисап күлләре дә шигърияткә килүдә зур этәргеч булып торадыр, һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Ни өчен дигәндә, Балык Бистәсенең су юлында сөенечләр көенечләр белән очрашкан. Ак пароходлар, җитез метеорлар әткәй- әнкәйләрдән, сөйгән ярлардан аерып, әле Казанга, әле Түбән Кама белән Чаллы ягына алып киткәннәр. Мөгаен, бу якларда җан тетрәтердәй аерылу җырлары да мулрак сибелгәндер. Борынгыдан ук ярсу рухлы, эшчән, егәрле бабайлар яшәгән як бит бу, Казан яулап алынгач та, озак тартышкан, баш бирмәгән төбәк бит бу! Шундый халык яшәгән урында җыр туа, шигырь туа, шагыйрь - язучылар туа. Равил Фәйзуллин, Вакыйф Нуруллин , Кадыйр Сибгатуллин , Әхәт Сафиуллин, Сәет Шәкуров, Роберт Әхмәтҗанов , Әхәт , Рәкыйп , Ринат Гаффарлар кебекләр туа . Алар юкка гына әдәбия т -сәнгатькә гашыйк булып үсмәгәннәрдер. Туган җир... Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты , йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Ьәр авылның үзенә генә хас , кабатланмас , истә кала торган урыннары бар. Туган ягыбызның кырлары , басулары , шаулап торган урманнары җаннарыбызга рәхәтлек биреп , туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Чулман дулкыннары шаулавы , Арыш урманнарындагы моңлы кошлар сайравы , татар гармуннарының үзәк өзәрдәй авазлары кушылып , бу моңны тагын да баеталар . Үзе җыр булып еракларга агып ягучы Чулман елгасының биек ярларына утырган ад ә м, тәнендә җаны булса , я җырлап җибәрер , я каләмгә тотыныр ... Бу як кешеләренә аерым бер кызыксыну һәм ярату белән карыйм мин. Шуңа күрә дә , авторлык программам аларның бай иҗади мирасына багышлана.

Слайд 4

Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-региональ компонент кертүнең хокукый нигезе булып тора. Төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы дәүләт стандарты нормаларыннан чыгып төзелә. Анда күзалланган белемне укучыларга җиткерү, аларда эстетик кануннарга нигезләнеп фикер йөртү һәм хис итү культурасы булдыру, милли үзаң тәрбияләү, сәнгати бәя бирергә өйрәтү. Укытучыдан тирән белем, мөстәкыйль фикер йөртү сәләте булуны, эшкә иҗади якын килүне таләп итә. Әмма укучыларны туган якта туып үскән каләм ияләренең иҗаты белән таныштырмый торып, әдәбияттан үзләштерергә тиешле белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый. Укучы мәктәп чорында һәр предметтан үз төбәге буенча мәгълүмат алып, нәни ватанының патриоты булып үсәргә тиеш. Курс өйрәнгәндә укучылар тарафыннан интельлектуаль һәм эмоциональ эшчәнлек төрләре файдаланыла. Мәсәлән, теманы тикшергәндә укучылар татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен файдаланалар, шул ук вакытта белемнәрен тирәнәйтәләр һәм яңа белемнәр алалар. Алган белемнәрен практик дәресләрдә иҗади файдалану укучыларга әхлакый канәгатьлек бирә, алга таба предметны өйрәнүгә кызыксыну уята һәм эмоциональ кәеф булдыра. Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Укучылар лекция-практик дәресләрдә билгеле бер күләмдә белем алалар һәм биремнәрне үзләре мөстәкыйль башкаралар, ә аннары күмәк рәвештә фикер алышалар. Парлы һәм группалы эш алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарияләр, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр.

Слайд 5

Программаның структурасы . Программа өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән. Бу программаның максаты: туган якны, туган нигезне, төбәкне – Балык Бистәсе төбәген, аның табигатен, халкын, аның үткәнен, хәзергесен, халкыбыз һөнәрләрен, иҗатын өйрәнү аша укучыларны рухи яктан бай, иҗади сәләтле, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү. Программа әдәбият укытуда түбәндәге бурычларны хәл итәргә ярдәм итә: Балык Бистәсе төбәгендә һәм Балык Бистәсеннән читтә яшәп, ләкин безнең төбәктән булган иҗат итүче һәр язучы, шагыйрьнең иҗаты белән таныштырырга, аларның иҗаты турында гомумиләштерелгән фикер әйтә белергә өйрәтергә. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, аларны фәнни һәм иҗади эзләнү эшенә җәлеп итү, Балык Бистәсеннән чыккан журналистлар иҗатына таянып, журналистика өлкәсе белән кызыксыну уяту. Якташ язучылар иҗатының гомумтатар әдәбияты тарихында тоткан урынын билгеләү. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның иҗат активлыгын көчәйтергә этәргеч бирү- милли үзаң тәрбияләү. Курсның юнәлеше: Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү. Балаларны якташ язучыларыбыз иҗатларына нигезләнеп үзара аралашу культурасына өйрәтә. Балаларның милли телен баету. Сәләтле балаларны ачыклау.

Слайд 6

“Балык Бистәсе.. Шушы яктан, шушы туфрактан без!” электив курсы белем биреп кенә калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Электив курсның эчтәлеге турыдан-туры мәктәптә татар әдәбиятын укыту буенча төп курс программасына өстәмә буларак тәкъдим ителә. Туган төбәге белән кызыксынган, матур әдәбият әсәрләрен укырга яраткан укучыларга түгәрәк эше планы буларак та тәкъдим итәргә мөмкин. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр: сүз сәнгатенең образлы табигате; өйрәнгән әдәби әсәрнең (шигырьнең)эчтәлеге; Якташ язучыларыбызның тормыш һәм иҗат юлларының төп факторлары; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү; әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясын ачыклау; геройларга характеристика бирү; сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу; әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру; автор позициясен ачыклау; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (шигырьне) сәнгатьле итеп уку; кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану; өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерне белдерү; укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү; укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу; ;

Слайд 7

татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү; эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү; аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле белешмә әдәбият, вакытлы матбуга, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү. Көтелгән белем нәтиҗәләре 1.Якташларыбыз турында мәгълүмат алу. 2.Әдәби әсәрләрне анализлый белү. 3.Дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү 4.Укучыларда милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту. 5.Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

Слайд 8

№ Тема Сәг Үткәрү формасы Өстәмә эш 1. 1нче бүлек Балык Бистәм-туган ягым 1 әңгәмә, лекция сочинение 2. Районыбыз тарихы 1 әңгәмә, лекция Район тарихына караган материаллар туплау 3 Районыбызның туган як музеена сәяхәт 1 Сәяхәт-дәрес Иҗади эш “Туган ягымның киләчәге” 4 Балык Бистәсе төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары 1 Эзләнү-тикшеренү эше Иҗади эш.Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре 5 “Җиде бабаңны беләсеңме?” Шәҗәрәләр төзү 1 Гамәли эш Шәҗәрәләр төзү 6 Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре 1 Эзләнү-тикшеренү эше Туган ягыбызда тел үзенчәлекләрен өйрәнү 7 Район матбугаты тарихы. ”Авыл офыклары” газетасы үсеше 1 Редакциягә сәяхәт Вакытлы матбугатка күзәтү,төбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу 8 Районыбыздан чыккан күренекле кешеләр (һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары) 1 Әңгәмә, күзәтү Реферат язырга 9 2нче бүлек Данлыклы шәхесләребез. Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру 1 Лекция,күзәтү Презента ц ия ясарга Календарь-тематик план

Слайд 9

10 2.1 Язучы,шагыйрьләр “Тургай тәрәзәсе”китабы авторы – Р.Әхмәтҗанов иҗаты 1 Лекция,сәнгатьле уку,әңгәмә Ошаган шигырьләрне ятларга 11 Мәңге яшисе килә... Фәтхерахман Әхмәдиев 1 Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә Шигырьләрен укырга 12 Зәйнәп Бәширова 1 Лекция, сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырь язарга 13 Әхәт Гаффар 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Шигырьләрен укырга,ятларга 14 Рәсимә Гарифуллина 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Шигырьләре буенча фикер алышу 15 Вакыйф Нуруллин 1 Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә Китап укучылар конференциясе 16 Әхәт Сафиуллин 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Китап укучылар конференциясе 17 Миннур Сафиуллин. “Балан тәлгәшләре” җыентыгы белән танышу. 1 Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә Шигырьләрен укырга,ятларга 18 Кадыйр Сибгатуллин 1 Лекция, сәнгатьле уку,әңгәмә Шигырьләрен укырга 19 Миргазиз Укмасый 1 Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә Шигырьләрен укырга 20 Вазыйх Фатыйхов белән очрашу.Иҗаты белән танышу. 1 Очрашу,әңгәмә “Бер йотым мәхәббәт”дискын тыңлау. 21 Равил Фәйзуллин 1 Лекция, ,күзәтү, әңгәмә Мәкаләләр бәйгесе 22 Мансур Шиһапов 1 Әңгәмә, лекция, күзәтү Презентация ясарга. 23 Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова 1 Әңгәмә, күзәтү Бер шигырен анализларга.

Слайд 10

24 2.2 Артистлар Рауза Хәйретдинова 1 Әңгәмә, күзәтү Театральләштерелгән күренеш әзерләү 25 Иск әндәр Мотыйгуллин – Татарстан Республикасының атказанган артисты. 1 Лекция, күзәтү әңгәмә “Мунча ташы”ннан өзекләр карарга. 26 Равил Шәрәфиев 1 Әңгәмә, күзәтү 27 Хәлим Җәләлов 1 Әңгәмә, лекция, күзәтү Материаллар тупларга 28 Зөфәр Билалов-Балык Бистәсе сандугачы 1 Әңгәмә, күзәтү Җырларын тупларга 29 Гүзәл Җәләлова Илназ Минвалиев 1 Очрашу,әңгәмә Материал тупларга. Концертын карарга 30 Венера Шәмиева Эльвира Хамматова 1 Лекция, күзәтү әңгәмә Җырларын тыңларга 31 2.3 Журналистлар Флёра Абдуллина 1 Лекция, күзәтү әңгәмә “Татарлар” тапшыруын карарга Фәнни эш - реферат язарга 32 Раиф Гыймадиев 1 Лекция, күзәтү әңгәмә “Җир сулышы” тапшыруын карарга 33 Идрис Аметов 1 Лекция, ,күзәтү әңгәмә “Минем яраткан журналистым”-хикәя язарга 34 Йомгаклау.Зачет-дәрес 1 Зачет-дәрес

Слайд 11

Программаның эчтәлеге (34 сәгать). Программа 2 зур бүлектан тора. 1 бүлек. Балык Бистәм – туган ягым! (8 сәгать). Укучыларны районыбыз тарихы, туган як музее, Балык Бистәсе төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары, район матбугаты тарихы. ”Авыл офыклары” газетасы үсеше, районыбыздан чыккан күренекле кешеләр (һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары) белән танышу. 2 бүлек. Данлыклы шәхесләребез. (26 сәгать) Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән танышу. 2.1. Язучы,шагыйрьләр. (14 сәгать) Якташларыбыз турында мәгълүмат туплау. Әдәби әсәрләрне(шигырьләрне) анализлау. 2.2 Артистлар.(7 сәгать). Спектакльләрдән өзекләр карап фикер алышу. 2.3 Журналистлар.(4 сәгать) “Татарлар”, “Җир сулышы” тапшыруларын карап, журналистларыбыз иҗатына күзәтү ясау.

Слайд 12

Кулланылган әдәбият: Аметов И.Г. “ Алар сине зурлый. Балык Бистәсе”.-Казан:РИЦ “Школа”, 2007. “ Авыл офыклары” газетасы,2001- №60-70,2014- №14 Әхмәдуллина-Архипова Г.К. “Ялгышу”:Повестьлар.-Казан: Яңалиф,2005. Әхмәдуллина-Архипова Г.К. “Син бар..”:Шигырьләр.-Казан: РИЦ “ Школа” 2008. Гәрәева Г.Х “ Без-Балык Бистәсеннән”-Казан:РИЦ”Школа”,2009.-248б Гарифуллина Р.А. “Бүген ярат!” Шигырьләр.-Казан:ДУП ПНК “Идел-пресс”, 2001. “Мәйдан” журналы №9, 2003 ел. Радуга над Камой. Сборник стихов.- Рыбная-Слобода, 2011 Сафиуллин Ә.Х. “Йомгак очы”.Маҗаралы повесть.Казан: “ Дом печати” нәшрияты.-2002.112бит Сафиуллин Ә.Х. “Тормыш сукмаклары” Повестьлар,хикәяләр,эсселар.-Казан:Татар.кит.нәшр., “ Школа”,. Сафиуллин Ә.Х. “ Туган якның таң җилләре” . Шигырьләр, җырлар.- Казан: ГУП ПИК “Идел-Пресс” 2002. Солтан Ф.С. “ Баллы миләш”: шигырьләр, хикәяләр.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2011 Трофимова М.И. “ Рыбная Слобода. Живые голоса.(Популярные очерки об истории и людях Рыбной Слободы).- Казань, Идел-Пресс. 2006 Фатыйхов В.Х. “ Тормыш кормыш”: Шигырьләр.-Казан: Идел-пресс,2003. Фәйзуллин Р.Г. “Мәңгелек мизгел”: шигырьләр.- Казан: Татар.кит.нәшр.,2012 Шәймәрданов Р. “Җанымның фасыллары”.Казан: “ Сүз” нәшрияты, 2013. Шиһапов М.Ә. “ Җырлыйсы җырларым бар әле”. Җырлар, шигырьләр, публицистика.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2005. Хәйретдинова Р.К. “ Гомер сәхнәсе”. Истәлекләр, хатирәләр.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2006.