Авторлык программасы "Шушы яктан, шушы туфрактан без"
элективный курс по краеведению (10 класс) на тему

Вафина Гулия Илдусовна

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән танылгын шәхесләр, төбәк фольклоры белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле  белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.

Без Биектау төбәгенең шифалы туфрагында  туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avtorlyk_programmasy-2.docx29.73 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем   мәктәбе”

Мәктәпнең методик берләшмә  утырышында каралды

Беркетмә №   ,  

 “___” ___________ 2014 нче ел.

                           Район методик берләшмәсе

                           утырышында каралды һәм расланды.

                           Беркетмә №___

                           “___” ___________ 2014 нче ел.

Раслыйм:

Мәктәп директоры:

Хәсәнов Р. Б.

 “___” ________  2014 нче ел.  

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

9 нчы сыйныфта электив курс өчен

авторлык программасы

                                                                               Төзеде: I нче категорияле

                                                               татар теле һәм әдәбияты    укытучысы                                                              

                                             Вафина Гөлия Илдус кызы

Дөбъяз, 2014 нче ел.

Аңлатма язуы

           Туган як...Туган туфрак... Туган төбәк... Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Милли төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый-географик мохитен, традицияләрен чагылдырган укыту материалын берләштерә.Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Укучыларны туган якта туып үскән танылгын шәхесләр, төбәк фольклоры белән таныштырмый торып, әдәбияттан алар үзләштерергә тиешле  белемне тулысынча алалар дип әйтеп булмый.

Без Биектау төбәгенең шифалы туфрагында  туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз.

”Шушы яктан, шушы туфрактан без”дип исемләнгән электив курс түбәндәге максатны куя:

  Биектау төбәгенә  бәйле  язучылар, сәнгать кешеләренең иҗаты, туган як  фольклоры турында  тирәнрәк   өйрәнү.

Төп бурычлар:

1. Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен, эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.

2. Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.

3. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

4. Укучыларның дәрестә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү һәм ныгыту, эзләнү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Көтелгән белем нәтиҗәләре:

- Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.

- Әдәби әсәрләргә  анализ ясый белү.

- Әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү

- Укучыларда милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту.

          - Үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү  һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

 ”Шушы яктан, шушы туфрактан без” электив курсы белем биреп кенә калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.

        

Программаның төп эчтәлеге

Төп  темалар

Сәгать саны (барлыгы)

Теория

Практика

Контроль

1

Район тарихы, этногафиясе

12

5

7

2

Районыбызың күренекле язучылары һәм сәнгать әһелләре. Язучылар, шагыйрьләр

13

8

5

3

Сәнгать әһелләре, галимнәр

9

6

3

4

Йомгаклау.Зачет-дәрес

1

1

        

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем   мәктәбе”

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

9 нчы сыйныфта электив курс өчен

авторлык программасы

                                                             Төзеде: I нче категорияле

                                                               татар теле һәм әдәбияты    укытучысы                                                              

                                             Вафина Гөлия Илдус кызы

Дөбъяз, 2014 нче ел.


Календарь-тематик план

Тема

Сәг. саны

Үткәрү формасы

Дәреснең максаты

Өйрәнелә торган темага карата сораулар

Мөстәкыйль  эш төрләре

1.

Биектавым – туган ягым

1

Презентация карау, сөйләү

Туган ягыбыз матурлыгын күрә белергә өйрәтү; туган төбәккә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү

Туган як ни өчен йөрәккә якын, кадерле?

Биектау турында шигырьләр укырга.

2.

Районыбыз тарихы

1

Әңгәмә, лекция

Биектау районының күп гасырлык бай тарихы белән таныштыру.

Районыбыз тарихы каян башлана?

Район тарихына караган материаллар туплау

3-4

Районыбызның “Туган якны өйрәнү” музеена сәяхәт

2

Сәяхәт-дәрес

Район тарихы музейларда ничек чагыла?

Иҗади эш “Туган ягымның киләчәге”

5-6

Биектау төбәгенең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары

2

Эзләнү-тикшеренү эше

Төбәккә бәйле борынгы гадәт-йолалар белән таныштыру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү.

Бары Казан арты төбәгендә генә үткәрелгән нинди гадәт-йолалар булган?

Иҗади эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре

7-8

“Җиде бабаңны беләсеңме?”

Шәҗәрәләр төзү

2

Гамәли эш

Укучыларга шәҗәрә төзүнең әһәмиятен аңлату, нәсел агачын төзәргә өйрәтү.

Нәсел агачын төзү ни өчен кирәк?

Шәҗәрәләр төзү

9

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре-диалектлар

1

Эзләнү-тикшеренү эше

Казан арты төбәге сөйләшенең үзенчәлекләрен билгеләү; укучылар белән берлектә диалектларны туплау.

Биектау төбәгенә нинди диалектлар хас?

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләрен өйрәнү

10-11

Район матбугаты тарихы. ”Биектау хәбәрләре” газетасы үсеше

2

Редакциягә сәяхәт

Район матбугаты барлыкка килү тарихын өйрәнү

Район матбугаты үз тарихында нинди үсеш баскычлары үткән?

Вакытлы матбугатка күзәтү, төбәгебез-

дән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу

12

Авылыбыздан чыккан күренекле кешеләр (һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары)

1

Әңгәмә, музейга экскурсия

Музей материалларын файдаланып, авылыбызның хезмәт батырлары турында мәгълүмат туплау.

Авыл үсешенә өлеш керткән һөнәр ияләре кемнәр алар?

Матбугат битләреннән мәкаләләр тупларга

13

Данлыклы шәхесләребез.

Районнан чыккан язучылар һәм сәнгать әһелләре белән таныштыру

1

Лекция, күзәтү

Биектау төбәгеннән  бәйле  язучылар, сәнгать кешеләренең иҗаты, туган як  фольклоры турында  тирәнрәк   өйрәнү

Данлыклы шәхесләребезнең эшчәнлекләрен,

туган төбәк фольклорын өйрәнү нигә кирәк?

Районыбызга һәм тирә-як  авылларга багышлап язылган җырлар  тыңлау

Язучылар, шагыйрьләр

14

  Габдрахман Ильяси -татар драматургиясенә нигез салучы

 

1

Лекция. әңгәмә

Г. Ильясиның тормыш юлы белән таныштыру һәм иҗатына күзәтү ясау.

Г. Ильясиның иҗаты әдәбиятыбыз өчен кайсы ягы белән әһәмиятле?

15

  Күренекле драматургыбыз Хәй Вахит

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Хәй Вахитның тормыш юлы белән таныштыру һәм иҗатына күзәтү ясау.

Хәй Вахитның иҗатындагы төп темалар

  Интернет челтәреннән материаллар эзерләргә, шигырьләре   белән танышырга

16

Хәй Вахитның “Мәхәббәтең чын булса” драмасы белән танышу

1

Лекция,  сәнгатьле уку,әңгәмә

Хәй Вахитның “Мәхәббәтең чын булса” драмасы белән танышу, тема һәм идеясен билгеләү.

  Драманы укып бетерергә

17

 Садри Максуди - беренче татарча милли роман авторы

Лекция, күзәтү әңгәмә

Садри Максудиның күпкырлы эшчәнлеге белән танышу, милләтпәрвәр шәхес, җәмәгать эшлеклесе булуын күрсәтү.

Үз иленнән аерылырга мәҗбүр булган якташыбыз хезмәтләренең әһәмияте нидә?

Китап укучылар конференциясе

18

 Садри Максудиның чит илдәге иҗтимагый эшчәнлеге

1

Лекция, күзәтү әңгәмә

Садри Максудиның иҗтимагый эшчәнлеге белән танышу.

 “С. Максуди хезмәтләренең әһәмияте” исемле темага чыгыш әзерләргә

19-20

 Зиннур Хөснияр – романнар остасы

2

Лекция, сәнгатьле уку,әңгәмә

З. Хөсниярның тормыш юлы, башлангыч иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Хуш, авылым!” романының кыскача эчтәлеге белән танышу.

Авылда туып үскән кеше өчен иң кадерле истәлекләр ниләр белән бәйле?

 Романнан өзекләр укырга

21

 Рафис Корбан – балалар шагыйре

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Р. Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, балалар өчен язылган шигырь җыентыклары белән танышу.

Р. Корбанның балалар өчен язган шигырьләре нинди сыйфатлар белән кечкенә укучы күңеленә ятышлы?

Шигырьләрен укырга

22

Р. Корбановның балалар өчен язган бер пьесалары белән танышу

1

Сәнгатьле уку, әңгәмә

Р. Корбанның балалар драматургиясендәге уңышлары белән таныштыру, пьесаларының идея-эчтәлеген билгеләү.

Р. Корбан пьесаларында кешелеклелек сыйфатларының кыйммәте  ничек аңлатыла?

Әкият-пьесаларын берсен укырга (сайлап)

23

 Солтан Шәмси – милләтпәрвәр прозаик

1

Лекция, күзәтү, әңгәмә

Солтан Шәмсинең иҗади мирасына күзәтү ясау.

  Тарихи әсәрләренең яшь буын өчен әһәмиятен билгеләү

Әсәрләрен укырга (сайлап)

24

  А. Хәсәнов – күренекле прозаик

1

Лекция, күзәтү, әңгәмә

А. Хәсәновның тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатындагы төп мәсьәләләрне билгеләү.

А. Хәсәнов әсәрләрендә табигать һәм кеше бөтенлеге ничек бирелә?

 “Бал корты очышы” әсәре  белән танышырга

25

“Ач, шигърият, серләреңне...” Татар шигырь төзелеше.

1

Лекция, презентация  ярдәмендә иҗади практик эш

1. Татар шигырь төзелеше үзенчәлекләре һәм шигырь төрләре белән таныштыру.

2. Татар һәм япон халкы, шигърияте арасында булган уртак яклар, язу стильләре  турында мәгълүмат бирү.

3. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, иҗатка омтылыш тәрбияләү.

Татар шигырь төзелеше үзенчәлекләре нидә?

Теория сорауларына җаваплар әзерләргә  

26

 Ситдик Айдаров

 (театр артисты)

Әңгәмә, күзәтү

С. Айдаровның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Ситдыйк Айдаров  татар театры тарихында нинди уңышлары белән тирән эз калдыра?

Театральләштерелгән күренеш әзерләү

27

 Солтан Габәши-

татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе

1

Лекция

        Солтан Габәшинең    татар профессиональ музыкасы тарихында беренче буразналарны сызучы талантлы композитор, оста башкаручы, сәләтле педагог, милли сәнгатебезгә күп кенә үзенчәлекле әсәрләрен бүләк иткән кадерле зат булып кереп калуын аңлату

Ни өчен сәләтле композиторның иҗаты вакытсыз сүнәргә мәҗбүр була?

 “Сания”,  “Эшче” операларын тыңларга

28

Салих Сәйдәшев – халыкчан иҗат иясе.

1

Әңгәмә, күзәтү

Якташ композиторыбыз Салих Сәйдәшев иҗатын халыкчан музыка буларак өйрәнү

С. Сәйдәшевнең татар музыкасына алып килгән яңалыгы нидә?

Җырларын тыңларга

29

  Әнвәр Бакиров- күренекле композитор

1

Әңгәмә, лекция, күзәтү

Ә. Бакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, нәсел җепләренең Биектау төбәге белән бәйләнешен күрсәтү.

Ә. Бакиров халык күңеленә нинди хезмәтләре белән кереп кала?

Материаллар тупларга, . “Кемгә сөйлим”, “Әниемнең җылы кочагы”, “Әйткән идең”, “Әгәр белгән булсам”, “Тамчы гөл”, “Мәк чәчәге”  җырларын тыңларга.

30

Клара Хәйретдинова-җырчы

1

Әңгәмә, күзәтү

Көчле тавыш һәм моң иясе Клара Хәйретдинованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу

Моң  чишмәсе кайдан башлана?

 Материаллар тупларга,  Клара Хәйретдинова башкаруындагы җырлар тыңларга

31

Фирдәвес Гарипова – авылларыбыз тарихын өйрәнүче галим

1

Дәрес-лекция; күзәтү әңгәмә

Ф. Гарипованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның фәнни хезмәтләренең кыйммәтен билгеләү.

Авыллар тарихы – олы тарих. Бу фикерне ничек дәлилләргә мөмкин?

 

 

Фәнни эш - реферат язарга

32

Ф. Гарипованың “Авыллар һәм калалар тарихыннан” китабы белән танышу кичәсе

1

Дәрес- презентация

 Районыбыз составындагы бер авылның тарихын сөйләргә әзерләнергә

33

 “Каурый каләм” исемле мәкаләләр язу конкурсы үткәрү. Мәкаләләр язу.

1

Иҗади бәйге

Мәкалә язу күнекмәләрен һәм тел осталыгын үстерү.

 Мәкаләнең төп функциясе нидә?

 

34

 Һич күңелдән китмәс бу тавыш... Васфикамал Саттарова- татар мәдәнияте энҗесе

1

 Дәрес- презентация

Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан радиосы дикторы Васфикамал Саттарова турында мәгълүмат туплап, хронологик тәртипкә салып өйрәнү.

  Ни өчен “Камал Саттарованың изге хезмәте Татарстан радиосы тарихына алтын хәрефләр белән язылган” дип әйтә алабыз?

Сайлап:

1. Альбом эшләргә.

2. Реферат язарга.

34

Йомгаклау. Зачет-дәрес

1

Зачет-дәрес

Курс дәвамында үзләштергән белемнәрне ныгыту

Файдаланылган әдәбият


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шагыйрә К.Булатова белән очрашу үрнәге....

Индивидуальное коррекционное занятие по коррекции звукопроизношения «В гостях у Шуши».

Конспект занятия составлен для работы с ребёнком 9 лет.Диагноз: РОПЦНС, синдром детского аутизма.Логопедическое заключение: НОНР, нарушено произношение звуков Ш, Ж, Р, РЬ. Пассивный словарь знач...

Шушы яктан, шушы туфрактан без!!!

Электив  курс  өчен  авторлык  программам....

ПРОЕКТ “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”

Милли мәдәният нигезендә гомумкешелек культурасы формалаша. Балаларны тарихи чыганаклар, туган як мәдәнияте белән таныштыру, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү белән без, укытучылар һәм ата-ана...

Дәрес эшкәртмәсе : "Үсемлекләрнең туфрактан туклануы"- 6 сыйныфта биология дәресе

    Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белемнәр үзләштерү.      Максат: үсемлекләр мисалында туклану процессы турында күзаллауларны киңәйтү....

“Шушы яктан, шушы туфрактан ул”

Драматург Ризван Хәмиднең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби кичә...