Индивидуальный план самообразования
учебно-методический материал
Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү. Бурычлар: - яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үзбелем күтәрү өстендә даими эшләү; - тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне педагогик эшчәнлектә актив куллану; - методик берләшмә утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле һәм катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм практик күнекмә алу, һөнәри һәм методик осталыкны күтәрү өстендә эшне системалы алып бару; - татар телен укытуны заман таләпләренә туры килерлек итеп оештыру; - яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару; - белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, төрле эш төрләрен һәм яңа педагогик технологияләрне даими файдалану, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уяту; - укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып бару; - сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту; -укучыларны бердәм республика имтиханына һәм тестына нәтиҗәле әзерләү буенча системалы эш алып бару; - район һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашу, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып бару. - халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү; - интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү; - шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга һәм сөйләм телен үстерүгә аеруча нык игътибар итү; - укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү; - яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү. - гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.
Көтелгән нәтиҗә: - татар теле һәм әдәбияты укытуның сыйфатын үстерү, - укучыларда гомумкешелек кыйммәтләренә аңлы караш тәрбияләү, - укучылар арасында гуманлылык мөнәсәбәтләрен ныгыту, - белем дәрәҗәләрен арттыру һәм иҗади фикер йөртү сәләтләрен үстерү, - тормышка әзерлекле, югары әхлак сыйфатларына ия булган камил шәхесләр тәрбияләнүгә ирешү, - башкарылган эшләрне анализлау һәм нәтиҗәләре турында педсоветларда чыгышлар ясау. |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галиева Алсу Фәнис кызының
2017-2025 нче елларга үз белемен
күтәрү өстендә эшләү планы
Шәхси мәгълүмат
1.10 | Квалификация күтәрү курслары (тематикасы, , укылган сәгатьләр саны, белем бирү учереждениесенең исеме,бирелгән елы) | 1.Курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы по теме «Профессиональная компетентность учителя родного (татарского) языка в условиях реализации ФГОС», Автономная некоммерческая организация дополнительного профессионального образования «Академия развития образования», г. Уфа, 72 часа, регистрационный номер 417, выдано 25 сентября 2020 года |
1.11 | Квалификацион категориясе(булган очракта) вакыты, бирелгән елы | I квалификацион категорияле, 2017 нче ел |
1.Мәктәпнең методик темасы:
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында системалы эшчәнлек алымын гамәлгә ашыру аша
белем бирүнең сыйфатын арттыру
2. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик темасы:
“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында укытучыларның педагогик осталык дәрәҗәсен һәм
компетентлылыгын камилләштерү”
3. Методик темам: “Туган (татар) теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы-эшчәнлекле укыту
технологиясе нигезендә укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыру".
Тема өстендә эш 2021 нче елда башлана, якынча 2025 нче елда тәмамлана.
По теме
Индивидуальный план самообразования
Индивидуальный план самообразования по теме "Современные компьютерно-информационные технологии в процессе обучения экологии и географии"...

Индивидуальный план самообразования
Подробный план долговременного плана самообразования с указанием мероприятий, открытых занятий и результатов....

Индивидуальный план самообразования
При составлении индивидуального плана самообразования многие учителя сталкиваются с затруднениями. Надеюсь, что мой план послужит подспорьем для многих при составлении своего собственного плана самооб...

Индивидуальный план самообразования
Цели: повышение качества образовательного процесса; обеспечение развития познавательной и личностной сферы учащихся. Задачи: развивать творчес...

Индивидуальный план самообразования на 2010 – 2013 г.г. по теме: «Использование новейших здоровьесберегающих технологий на занятиях оздоровительной физической культуры»
Цель индивидуального плана самообразования направлена на повышение профессиональной подготовленности в области здоровьесберегающих технологий на занятиях оздоровительной физическ...

Индивидуальный план самообразования
Самообразование учителя есть необходимое условие профессиональной деятельности педагога. Общество всегда предъявляло, и будет предъявлять к учителю самые высокие требования. Для ...

Индивидуальный план самообразования
Индивидуальный план самообразованияна 2011 - 2016 год учителя математики и информатикиТема самообразования «Тест как одна из форм контроля знаний, умений, навыков»...
