"каз өмәсе" Класстан тыш чара.
учебно-методический материал (7 класс) на тему

Галиева Алсу Фанисовна

Балаларга милли гореф - гадәтләрне, йолаларның үткәрелү күренешләрен җиткерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kaz_omse.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы

 “Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

КАЗ ӨМӘСЕ

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинарында үткәрелгән класстан тыш чара

                                                                  Үткәрде:  татар теле

                                                                  һәм әдәбияты укытучылары

Юсупова Зөлфия Варис  кызы,       Галиева Алсу Фәнис кызы,

музыка укытучысы Зарипова     Алсу Алинур кызы

2015 – 2016 нчы уку елы

Максат:

Борынгы гореф-гадәтләрне буыннан  буынга җиткерү, татар халкының милли йолаларына мәхәббәт уяту.

Җиһазлау: татар өе күренеше, каз мамыклары, каз канаты, милли бизәкле чиләкләр.

Бәйрәм барышы.

 1 нче алып баручы:  Хәерле көн, дуслар,  хәерле көн!

                                       Бәйрәмебез котлы мөбарәк булсын!

Безнең татар халкының - әби-бабаларыбызның борынгы заманнарда бик күркәм йолалары, матур бәйрәмнәре күп булган. Сезнең кичке уеннарны, аулак өйләрне, “Нәүрүз”, “Сөмбелә” бәйрәмнәрен күргәнегез бардыр. Тагын бер шундый күңелле йола – “Каз өмәсе”. Көз җиткәч, һәр өйдә каз өмәләре гөрләгән. Каз өмәсе - авыл бизәге, алтын көзнең байлык, муллык, матурлык бәйрәме. Менә без дә бүген Каз өмәсенә җыелдык.

2 нче алып баручы: 

Күмәк хезмәт, уен-көлке
Була каз өмәсендә.
Кызлар, егетләр җыела
Зур шатлык һәммәсендә.
Үкенмәссез килүегезгә.
Кызык булачак монда
Җыр-биюләр дә булачак
Шатлык өстәр уеннар да.

1 нче алып баручы:

 Көзге байлык! Көзге муллык!

Авылда Каз өмәсе!

Яше-карты, бала-чага-

Шау-гөр килә һәммәсе!

Каз өмәсе – көзге бәйрәм.

Ул күптән килгән йола.

Язың ничек булса,

Көзең шулай була

Әби: И-и-и гомеркәйләр... Менә тагын каз өмәләре килеп җитте (тәрәзәдән карап) Нишләп бу кызлар һаман юк, караңгы да төшеп килә.. 

“Каз канаты” көенә кызлар керәләр. Иңнәренә көянтәләр. Берничә хәрәкәт ясыйлар.

2 нче алып баручы:(музыка астында укый)

Кызлар төшә су буена
Казлар кебек тезелеп
Егетләр күзәтеп кала
Кичне көтеп өзелеп.
Иңнәрендә көянтә
Көянтәдә сулары
Бигрәк матур, бигрәк уңган
Безнең өмә кызлары.

Әби: Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр,  үзләре белән су да алып килгәннәр. Бабай, кая син, чык, кызлар килеп җитте.

Бабай табак белән йон күтәреп керә.

Бабай: Нәрсә булды, карчык?

Әби: Бабай, кара әле, нинди матур кызлар килгән безгә. Алар алып килгән суларны алып, самовар гына гөрләтеп җибәр әле.

Әби: Әйдәгез, кызлар, каурыйларны сыдыра башлыйк.

1 кыз: Әби, бу каз мамыкларын нишләтмәкче буласың?

Әби: Каз мамыгыннан пар мендәрләр ясыйм. Минем бит әле кияүгә чыкмаган оныгым бар. Борын-борынгыдан килен булган кыз каз мамыгыннан пар мендәр алып килгән. Бу мендәрләр пар тормышның символы булып торганнар, ә каурыйларын ишек төбеннән алып су буена чәчкәннәр. 

2 кыз: Ә ни өчен каурыйларны су буена чәчкәннәр?

Бабай: Борынгы юраулар буенча, шулай эшләгәндә, киләсе елда да хуҗаның казлары күп бәбкә чыгарырлар дип ышанганнар.

3 кыз: Ә ничек сибә идегез соң аны?

Әби каурыйларны сибеп күрсәтә.

Әби: Алдан барсын әткәсе, арттан барсын әнкәсе, әткәсенә-әнкәсенә иярсен утыз-кырык бәбкәсе.

4 кыз: Менә эш тә бетте. Ә каурыйларны кайчан сибәсез, әби?

Әби: Сөләйман, әйдә каурыйларны су буена чәчеп кайтыйк. Кайтышлый су буе Гафифәгә кич утырырга керербез. Яшьләргә дә аулак өй кирәк бит.

Бабай: Кызлар, без киттек. Өйдә тәртип булсын!

1 нче кыз.

 Өмәбез дә үтеп китте
Эшебезне бетердек.
Сизелмичә кич тә җитте –
Ә хәзер күңел ачыйк.

2 нче кыз.

Бии – уйный сылу кызлар
Чыңлый чулпы төймәсе
Борынгыдан килгән йола –
Татарның каз өмәсе.
 

3 кыз:  Әйдәгез, “Канат җыю” уенын уйнап алыйк.

Кызлар: Әйдәгез!

4 нче кыз: Бер, ике, өч

                  Кем канатсыз

                   Бирегә чык!

5 нче кыз: Нинди җәза бирәбез?

6 нчы кыз: Җырлатыйк! (Зарипова Зарина )

1 нче кыз.Кызлар, егетләр килгәнче, өйне бераз җыештырып алыйк. (өй җыештыралар)

2 кыз: Ә канатларны нишләтәбез?

3 нче кыз. Егетләр килгәч, канат сату уены уйнарбыз. “Канат сату” – кызык уен.

Егетләрнең тавышы ишетелә.

Сандугачның балалары

Талга кунганнар икән.

Кызларыгыз тырышып эшли,

Бигрәк уңганнар икән.

Тәрәзәдән карыйсыз,

Карап кемне таныйсыз?

Карап тилмереп торганчы

Ник чакырып алмыйсыз?

Кызлар: Масаеп йөрмәгез әле,

Уйлагыз керү ягын.

Ишекне бикләп куярбыз,

Шундый сүз булса тагын.

Егетләр: Ишекне ача белмиләр,

Торабыз өшеп, катып.

Ишегегезне күтәреп,

Китәрбез әле кайтып.

Кызлар: Бусага хакын җәлләмә,

Сиңа киңәш шул, егет

Кызлар йөзен күрәм дисәң

Акча түләп кер егет.

Раил: Бусага хакы капчыкта,

Кердек ишек ачыкка

Егетләрнең күчтәнәче

Сезгә булыр тансыкка (күчтәнәч бирә)

Егетләр кереп, кызлар каршына тезелеп басалар.

Вика: Егет, сиңа ни кирәк?

Раил: Пешкән, симез каз кирәк!

           Юк ла, симез каз кирәк.

           Тагын матур кыз кирәк.

Вика:  Каз казанга төшмәгән

            Егет үзе пешмәгән! (сөлге белән суга)

Раил:  Җитәр инде пешердең

            Шыбыр тиргә төшердең

Динара: Канат сатабыз канат

               Яхшысын сайлап карап

               Егет булсаң канат ал

               Алтыныңны чыгарып сал!

Алмаз:  Кыйммәт икән хакыгыз

              Үзегездз калсын канатыгыз.

Динара:  Егет саран булмасын

                Акча җәлләп тормасын
               Кем чын егет –шул алсын!

Барысы бергә: 

Тыпыр-тыпыр, тыпырдатып

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачаек әле

 Тал әйләнә
(уен җыры)

Тал әйләнә, тал әйләнә,
Талга ефәк бәйләнә.
Күргәнче сүзем күп була,
Күргәч телләр бәйләнә.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Тагын бер күрәсе килеп
Үзәк өзелеп тора.

Тал тирәкләр утыртканнар
Агыйдел читләренә.
Алсу алма суы тамган,
Бәгырем, битләренә.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Синең өчен ярларыңның
Үзәге өзелеп тора.

Былбыл булсам бакчаларда
Бер тирәк сайлар идем.
Шул тирәктә сине мактап
Иртә- кич сайрар идем.
Талы, талы,
Талы бөгелеп тора;
Бер генә минут исеңнән
Чыгамы диеп сора.

Эльвина: Егетләр, кызлар! Минем сезгә бүләгем бар.

                  Бию “Чабата”

Владик: Эльвина , бу чабатаңны каян алдың?

Эльвина: Бу чабаталар – минем әбиемнеке. Ул яшь чагында бу чабатаны киеп биегән.

Ә аның әнисе бу чабатаны киеп эшкә йөргән.

Кыз: Бер генә каз өмәсе дә җырсыз, уенсыз үтми. Ә хәзер, әйдәгез, кара-каршы такмак әйтешик.

Такмаклар:

Аргы урамнан килдеңме,
Бирге урамнан килдеңме?
Без сагынганын белдеңме,
Үзең сагынып килдеңме?

Аргы урамнан килмәдек
Бирге урамнан килдек без.
Сез сагынганны белмәдек
Үзебез сагынып килдек без.

Безнең авыл егетләре
Берсеннән берсе матур.
Үзе матур, сүзе матур
Туган илдә бер матур.

Безнең авылның кызлары
Берсеннән-берсе чибәр.
Шул чибәрләр хөрмәтенә
Өздереп җырлап җибәр.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле
Җырлыйк әле иптәшләр.
Җырлап кына түгел әле
Биеп тә алыйк иптәшләр.

Әби белән бабай килеп керә

Бабай:

Эх, безнең дә шундый яшь чаклар бар иде бит! (Бииләр)

А.б.: 

Чал тарихлы горур кешеләр без,

Тынмас моң бар безнең каннарда.

Ата-бабам мирас иткән сукмак,

Дәвам итәр юлын без барда.

Онытылган гореф-гадәтләрне,

Яңартабыз хәзер көннән-көн.

Уен-йолалары, җыр-биюе

Һәр киләчәк көнне бизәсен!

Бәйрәмебезне чәй өстәле янында дәвам итәрбез. Барыгызны да каз коймагы белән чәй эчәргә чакырам. Рәхим итегез!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класстан тыш чара.Юл йөрү кагыйдәләре.

     “ Исән-имин йөрим дисәң        Бел син юл кагыйдәсен”!...

Сыйыфтан тыш чара "Кеше- җирнең гүзәл чәчәге"

Чараны үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм....

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)

Алабуга- музейлар шәһәре (клластан тыш чара)Туган якка мәхәббәт тәрбияләү.Музейларның кеше тормышындагы ролен билгеләү....